Сүз дә юк, шушы өлкәләрдә һөнәри җирлектә матур хезмәт үрнәге күрсәтүче язучылар, артистлар, театр актерлары һәм башка сәнгать әһелләре, сәнәгать тармагы һәм җитештерүдән аермалы буларак, “иҗади җитештерүләрен” туктатмады. Халыкка мәгърифәт, аң-белем, матурлык, яктылык, ихласлык таратуны максат итеп куйган зыялыларыбыз укучысы, тамашачысы, тыңлаучысы белән күзгә-күз карашып булмаса да, аралашу форсатын эзләде: Интернет челтәрләрендә махсус мәйданчыклар-дан чыгыш ясады, социаль челтәрләрдә концертлар, әдәби укулар оештырды. Нинди генә заманча алымнар кулланылып оештырылса да, боларның берсе дә элекке, “коронавируска кадәр чор”дагы җанлы әңгәмәләрне, ихлас аралашуларны алыштыра алмады, әлбәттә. Моны аңларга да мөмкин, һәм шундый катлаулы шартларда да зыялыларыбызның, әдипләребезнең рухи саулыгыбызга, әхлакый башлангычларыбызга да хәвеф белән янаган чир алдында югалып калмыйча, милли әдәбиятны баету, аны халыкка таныту, якынайту юнәлешендә башкарган эшләре зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек.
Әлбәттә, пандемия Башкортстан Язучылар берлеге эшчәнлегенә, милли әдәбият алдындагы уй-ниятләребезгә, хыял-омтылышларыбызга да үз төзәтмәләрен кертми калмады. Коронавирусның ни икәнен ишетеп тә белмәгән вакытта төзелгән еллык планыбызны вәз-гыятькә ярашлы көн дә үзгәртергә, күп кенә эшләрне билгесез вакытка кичектерергә туры килде. Мәсәлән, Берлекнең татар әдипләре берләшмәсенең төп эшләренең берсе — кабул ителгән кулъязмаларны уртага салып тикшерү, аларныбәяләү, авторларга киңәш бирү, аларны киләчәктә моннан да яхшырак, камилрәк, матуррак һәм үтемлерәк иҗат итәргә өндәү, иҗади үсешкә этәргеч бирү. Ай саен һич югында икешәр кулъязма тикшерүне планга керткән булсак, ни кызганыч, күмәк чараларда катнашуга чикләүләр кертелгәч, кайбер айларда бу эшне бөтенләй башкара алмый калдык. Шулай да, онлайн рәвештә Әлиф Галимовның шигырьләрен, Фатыйма Гыйльметдинованың чәчмә әсәрләрен, Гөлфизә Кәлимуллинаның балалар өчен проза әсәрләрен һәм Рәзилә Низамованың шигырьләрен тикшерүгә ирештек.
Шул ук вакытта быел Язучылар берлеге сафына кабул итү дә булмады: әлегә татар берләшмәсендә кырыкка якын авторның гаризасы бар. Билгеле, аларны берьюлы кабул итү мөмкин түгел, мәсәлән, узган ел ике кешене кабул иткән булсак, быел исә билгеле сәбәпләр аркасында кабул итү комиссиясе үз эшен бөтенләй оештыра алмады.
Күңел төшенкелегенә бирелми, иҗат итәргә көч-дәрман, илһам тапкан әдипләребезнең уңышлары да бөтенләй юк түгел. Ел башы Марат ага Кәримовның олпат юбилее — 90 яше белән башланып китте, юбилей чаралары шагыйрьнең туган ягы Зианчура районында, кече ватаны Күгәрчен авылында шаулап-гөрләп үтте. Язучылар берлеге идарәсе карары нигезендә Мәдәният министрлыгы һәм республика Хөкүмәте белән берлектә юбилей чараларын март аенда Башкорт дәүләт филармониясендә үткәрү дә ниятләнгән иде, әмма әлеге дә баягы, явыз чир без уйлаганнан җитезрәк булып чыкты. Март аенда З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында ил агасының “Көндәлекләр”е матур китап булып дөнья күрде.
Шулай ук ел башы белән Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы, Язучылар берлеге белән берлектә, 6нчы тапкыр “Җанлы сүз” бәйгесен башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашучылар саны арта, шартлары белән кызыксынучылар һәм көчен сынап карарга теләүчеләр күбәя. Бәйгегә йомгак шулай ук интерактив режимда ясалды. Татар теленә сөю тәрбияләгән, иҗади һәм сәләтле балаларны, үсмерләрне ачыклауга юнәлтелгән, БДПУ һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте белән берлектә оештырылган “Тукай моңнары” республика иҗади бәйгесенә дә онлайн форматта нәтиҗә ясалды.
Әдәбиятта, шул исәптән, балалар әдәбиятында тирән эз калдырган әдибебез Ринат Хәйринең тууына 70 ел тулуга багышланган чаралар шагыйрьнең туган ягы Илеш районында һәм туган авылында үтте. Бирегә башкаладан аның замандашлары, каләмдәшләре, тормыш иптәше Айсылу Зәки кызы кайтып, авыл клубында, китапханәдә, район Мәдәният сараенда матур чараларда катнашты, тамашачылар алдында чыгыш ясады, Ринат Хәйри турында матур истәлекләре белән уртаклашты.
Тынгысыз каләмдәшебез Закир ага Әкбәров, үзәктән читтә булуга карамастан, укучыларын әледән-әле күләмле һәм эчтәлекле әсәрләре белән сөендереп тора. Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй, Татарстанның Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасы үзенең 40 еллыгын үткәрү кысаларында талантлы якташыбыз Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырды, Закир аганың “Еллар һәм юллар” романы әлеге премиягә лаек булу да безнең өчен олы куаныч!
Лаеклы исемнәргә килгәндә, ел дәвамында сәләтле ике каләмдәшебез югары дәрәҗәгә иреште: шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, журналист, галим Илдус Фазлетдинов “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” булса, күптән түгел шагыйрә Рафига Усмановага Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән зур хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Башкортстанның татар язучылары һәм шагыйрьләре үз казанында гына кайнамый, әсәрләренең Татарстанда дөнья күрүче гәзит-журналларда басылулары, ул гына да түгел, читтә югары дәрәҗәләргә ирешүләре — моңа ачык дәлил. Мәсәлән, Татарстан Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби бәйгедә берьюлы дүрт якташыбыз — Фәнзәлия Бәдертдинова (Борай), Радик Нурлыгаянов (Уфа), Фатыйма Гыйльметдинова (Борай) һәм Марат Кәбировның (Илеш-Казан) бүләккә лаек булуы милләттәшләребез өчен горурлык хисләре уята. Шушы көннәрдә генә килеп ирешкән иң соңгы шатлыклы яңалыкларның берсе — Казанда нәшер ителгән “Яңа гасыр тавышы” антологиясенә прозаик Айдар Зәкиевның ике әсәре кертелгән. Афәрин, Айдар!
Билгеле, Башкортстан Язучылар берлегенең шактый күпсанлы татар әдипләре берләшмәсенең эшчәнлеге, шагыйрь-язучыларыбызның иҗади уңышлары белән бер мәка-ләдә генә таныштыру мөмкин түгел. Үз чиратымда, төрле әдәби бәйгеләрдә, иҗади конкурсларда жюри составында эшләгән, секция утырышларында актив катнашкан, җанлы иҗтимагый эш алып барган әдипләребезгә, гәзит укучыларны аларның иҗаты, рухи мирасы белән даими таныштырып баручы “Кызыл таң” гәзитенә, “Тулпар” журналына ихлас рәхмәтемне белдерәм!
Нинди генә авыр чорда да каләм үткенлеген югалтмаган әдипләребезгә яңа елда иҗади уңышлар, сәламәтлек, рухи кыйммәтләребезне баетырлык фәһемле әсәрләр язуларын телим!