+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 февраль 2021, 17:55

Бабичка багышланган китап презентациясе үтте

Бүген Уфада “Китап” нәшриятында Равил Бикбаевның “Шәехзадә Бабич. Тормышы һәм иҗаты” китабының презентациясе үтте.

Бүген Уфада “Китап” нәшриятында Равил Бикбаевның “Шәехзадә Бабич. Тормышы һәм иҗаты” китабының презентациясе үтте.
Чара онлайн-режимда үткәрелде. Анда мәрхүм язучының хатыны Фәридә Бикбаева, язучылар һәм әдәбият белгечләре – Зәки Әлибаев, Лариса Абдуллина, Фәрзәнә Акбулатова, Нурлан Ганиев, Гыйниятулла Кунафин, Зөлфия Ханнанова, шулай ук китапханәчеләр һәм китап укучылар катнашты.
Чараны оештыручылар билгеләвенчә, халык шагыйре Равил Бикбаев вафатына кадәр үзенең соңгы хезмәтен эшләп бетереп, нәшриятка тапшырырга өлгергән. Ләкин аңа соңгы китабын кулына алырга язмаган. Билгеле булуынча, 2019 елның 23 апрелендә шагыйрь арабыздан китте.
Китапка баш сүздә Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев хезмәткә зур бәя биргән, аны бу темага иң киңкүләм әдәби әсәрләрнең берсе дип атаган.
Равил Бикбаев бу китап өстендә гомер буе эшләгән. Җентекләп шагыйрьнең биографиясен, иҗатын өйрәнгән. Аның эзләнүләре шагыйрь иҗатындагы моңа кадәр билгесез фактларны ачыкларга ярдәм иткән.
Фәридә Бикбаева билгеләвенчә, Равил Бикбаев Бабич иҗаты белән яшәгән, хезмәте өстендә төннәрен дә эшләгән, күп кешеләр белән очрашкан, мәгълүмат җыйган.
Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреатлары Зөлфия Ханнанова һәм Лариса Абдуллина шагыйрь иҗаты хакында матур сүзләрен җиткерде, илһамланып шигырьләрен укып ишеттерде.
Чараны Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев алып барды.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: