+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 февраль 2021, 12:35

Гүзәл Яхинаның яңа романы ни хакта?

«Зөләйха күзләрен ача» романы белән дан казанган Гүзәл Яхинаның чираттагы әсәре табадан төшкән.

«Зөләйха күзләрен ача» романы белән дан казанган Гүзәл Яхинаның чираттагы әсәре табадан төшкән.

Ул татарлар язмышына бәйле. «Эшелон на Самарканд» романы укучыларын еракта калган 1923 елларга алып кайта.

Китап тышлыгының авторы Андрей Бондаренко, романны мартта сатып алырга мөмкин булачак.

Әсәрнең төп геройлары — эшелон җитәкчесе Деев һәм комиссар Белая, алар Казаннан Сәмәркандка биш 500дән артык баланы эвакуацияләүдә катнашкан.

Романда тарихка уелып калган 1923 еллар сурәтләнә.

Бу хакта язучы инстаграмда хәбәр итте.

Язучының "Зөләйха күзләрен ача" романын халык яратып кабул итте. Әмма анда сурәтләнгән вакыйгалар дөреслеккә туры килми, диючеләр дә булды. Әлеге әсәр буенча сериал да төшерелде. Язучының бу романына да битараф калмаслар дигән ышаныч бар.

Фото: ватантат.ру
Читайте нас: