+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 февраль 2021, 17:50

Безнең коллективтан — җиденче!

“Кызыл таң”ның элекке журналисты, әдәбият аксакалы Равил Шаммаска “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде.

“Кызыл таң”ның элекке журналисты, әдәбият аксакалы Равил Шаммаска “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде.
Үткән елның 9 ноябрендә 90 яшен тутырган, хезмәт биографиясен тулысынча мәгарифкә, матбугатка һәм әдәбиятка багышлаган Равил Сәхиулла улы Шаммасовның намуслы һәм фидакарь хезмәте шулай лаеклы бәяләнде.
Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында колхозчы гаиләсендә туган, район үзәгендәге татар урта мәктәбен һәм Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган яшь белгеч Зилаер районының Сабыр җидееллык мәктәбендә хезмәт юлын башлый.
Шуннан туган районына кайтып, Яшерган мәктәбендә эшли. Бер үк вакытта гәзитләрдә мәкаләләре һәм шигырьләре басылып тора. Озакламый аны район гәзитенә эшкә алалар. Тәрҗемәче, бүлек мөдире булып хезмәт салгач, 1962 елдан “Кызыл таң”да журналистлык эшен дәвам итә. Җаваплы секретарь урынбасары, әдәби хезмәткәр, партия тормышы бүлеге мөдире була. Үткен каләмле публицист, очеркист булып танылуы белән бергә, шигърият өлкәсендә дә активлыгын киметми, проза әсәрләре дә яза.
Равил Шаммасны 1972 елда Башкортстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире итеп күчерәләр. Тагын да тугыз елдан хезмәт юлы Башкортстан Тынычлыкны яклау комитеты оештыручысы, “Һәнәк” журналы хезмәткәре, Язучылар берлегенең әдәбиятны пропагандалау бүлеге мөдире, Язучылар берлегенең татар телле әдипләр секциясе вазыйфаларында үтә.
Егермедән артык җыентык авторының соңгы елларда сайланма әсәрләренең һәрберсенең күләме 26 басма табак булган икетомлыгы нәшер ителде. Әле 3нче һәм 4нче томнары әзерләнә.
Равил Сәхиулла улының матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге уңышлары рәсми рәвештә электән үк билгеләнеп килде. Аңа “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Фатих Кәрим исемендәге премия бирелде, ул шулай ук БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесе һәм Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.
“Башкортстанның халык шагыйре” исемен бирү турында республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган таныклыкны Равил Шаммаска аның өендә мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев тапшырды. Ул әдәбиятыбыз аксакалының иҗади активлыгы сүрелмәвенә соклану белдерде, аңа республика җитәкчелегенең котлавын, иң изге теләкләрен җиткерде.
“Кызыл таң”ның элекке хезмәткәрләре арасыннан халык шагыйре, халык язучысы дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр саны хәзер, шулай итеп, җидегә җитте. Өлкән каләмдәшебезне югары исем белән ихлас күңелдән тәбриклибез, аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез!
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: