Шагыйрә һәм галимә Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНАга – 65 яшь.
Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина 1956 елның 15 февралендә Шаран районының Иске Тамьян авылында дөньяга килә. 1979 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1979-82 елларда Шаран районы мәктәпләрендә укытканннан соң, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына эшкә чакырыла. Мәскәү дәүләт педагогия институтында аспирантурада укый һәм башлангыч сыйныфларда урыс телен укыту буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге көндә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.
Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән дүрт шигъри җыентык авторы. Соңгы елларда әдәби тәнкыйть белән дә актив шөгыльләнә. Татар әдәби процессын яктырткан мәкаләләре матбугатта даими күренә.
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Халыкара әдәби фонд һәм Русиянең әдәби фонды вәкиле.
– Сез – укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан уңай кабул ителгән дүрт шигъри җыентык (“Абага чәчәге”, “Мизгелләр йолдызлыгы”, “Күңелем күкләре”, “Күперләр”) авторы. Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе үткәргән утырышларда даими катнашасыз. Шигърияткә килүегез ничек булды? Кемнәрнең шигъри сүзе күңелегезгә якын?
– “Минем хакта белергә теләсәгез, шигырьләремне укыгыз, аларда барысы да әйтелгән”, – дияр идем. Чынлап та, теләсә нинди иҗат үз асылыңа кайту юлын табу һәм аны гәүдәләндерү омтылышыннан барлыкка килә. Минем шигырьләр кем беләндер сөйләшү һәм аларны кемгәдер җиткерү максатыннан түгел, ә үзем белән әңгәмә кору, үз-үземә эчке-тышкы дөньямны аңлау-аңлату ихтыяҗыннан туа.
Шигырьләр – күңел көзгеләре. Алар язучыларныкы гына түгел, ә алар укучыларныкы да. Мин “шигъри даруханә”дән үземә бик кирәген, халәтемә аваздаш булырдаен, минем “авыруыма” ярдәм итәрдәен сайларга тырышам. Кайбер очракта шигырь белән очрашу кичектерелә – вакыт җитмәгәнме, син өлгермәгән буласыңмы? Озак еллар буе А. Ахматова әсәрләре минем өстәл китабына әй-ләнде, соңгы вакытта сирәгрәк аралашам. ХХ гасыр башындагы “көмеш” әдәбият вәкиллә-ренең (А. Блок, М. Цветаева, В. Ходасевич, К. Бальмонт һ.б.) рухи-мәдәни, эстетик-этик кыйммәтләр формалаштыруда роле зур булды. Яшьлек елларында Һ.Такташ якынрак иде. Х. Туфанга ныклап 30 яшьтән соң гына килдем. Студент елларында Р. Гаташ, Р. Фәйзуллин, Зөлфәт һ. б. иҗаты белән актив кызыксындым, урыслардан Е. Евтушенко, А. Вознесенский, Б. Ахмадуллина һ.б. белән “авырдым”. Соңрак –
М. Әгъләмов, Г. Морат, Р. Зәйдуллалар... Б. Пастернак,
А. Тарковский, Д. Самойлов,
Х. Хименес, Т. Элиот, Басё һәм башка бик зур шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырмача соң – 1980-90 еллар кисешкәндә генә очраштым. И. Бродский, Б. Рыжий, Г. Айги... – 2000 елларда... В. Соколов һәм Н. Измайлова шактый вакыт минем әңгәмәдәшләр булдылар... Барысын да санап бетү мөмкин микән?..
Әле, кызыксынып, Казандагы яшь авторларның иҗатын күзәтәм. Аларның иҗатын мин “ошый – ошамый” яссылыгыннан чыгып карамыйм. Алар, минемчә, татар шигъриятенә яңа эстетика алып килә. Әйтергә яраса, классик татар шигърияте – “авыл эстетикасы” кысаларында барлыкка килгән һәм камилләшкән күренеш, ә бүгенге яшьләр иҗатын мин “шәһәр эстетикасы” дияр идем. Дөрес, аларның күбесе авылдан чыккан авторлар, ахры, ләкин аларның дөньяны кабул итүендә глобальләшү һәм мәгълүмати революция тәэсире нык сизелә. Бу үзенчәлек образлар системасында, алар тудырган сурәтләрдә яңа стилистик система рәвешендә тоемлана. Киләчәктә ничек һәм ни рәвешле үзгәрер бу агым – белмим...
Шигырьләр һәм шагыйрьләр минем иң якын дусларым, сер-дәшләрем булып кала. Минем 5 яшьтә китапханәдән алган беренче китабым Дәрдемәнд шигырьләре иде. Соңгылары кемнеке булыр, белмим...
– Бер юбилеегызда коллегагыз Рәүф Идрисов Сезнең хакта: “Лилия Рәшит кызы – Мәскәүдә укып, Мәскәүнең иркен һавасын сулап, 60нчы елларда мәйданга чыккан шагыйрьләр, интеллигенция вәкилләренең фикерләре йогынтысын татыган, демократия җилләрен сулаган, аңлы рәвештә “Әйдә, халыкка хезмәткә!” идеясенә бирелгән шәхес”, – дигән иде. Бу чынлап та шулаймы?
– Читтән ныграк күренәдер, дип уйлыйм. Ә фикер белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Мәскәүгә барып җиткәнче үткән юл бар, гаилә тәэсире бар, әдәбият дөньясы бар... Әгәр дә аңлы яшьтә торгынлык чорын кичермәсәм, пропаганда һәм агитациядән туймасам, теләсә нинди ялган, ясалмалылыкны сиземләү һәм алардан читсенү-җирәнү хисен тоймасам, китап кешесе буларак, гуманитар идеяләр белән яшәүче романтик булып кала алмасам, миндә ниндидер үзгәрешләргә ихтыяҗ да тумас иде. Һәм шуңа, мине Мәскәү генә үзгәртте, дип әйтә дә алмыйм. Үзгәреш өчен нигез кирәк, мотивация кирәк.
Шулай да Мәскәүгә килгәндә исә... Чынлап та, мин анда иң кызык вакытта яшәдем һәм укыдым: 80нче елларның икенче яртысыннан 1991 елга кадәр. Аспирантларның 16 катлы тулай торагы гөрләп тора иде: кем кайсы театрда яңа премьерада булган, кем митингта, кем дистә еллар бастырылмаган яңа-иске әсәрне укып өлгергән, кем Елена Камбурова концертын күргән, кем тулай торакта беренче кооператорлар ачкан тренажер залында шөгыльләнгән, кем “Новый мир” журналы редакциясе белән очрашуда булган, кем “Огонек”ның яисә “Московские новости”ның яңа санын “эләктереп” кала алган, кем халык депутатларының соңгы утырышын караган, кем Сахаров белән хушлашырга бара... Гомумән, Мәскәүдә ул вакытта ук мәгълүмати-мәдәни фон башка иде: ул калынрак, тыгызрак, төрлерәк, иҗадирак, кызыклырак... Үземне, ничә еллар кузыда ятып, ниһаять, канатлану мөмкинлеген алгандай хис иткәнмен, ахры. Бу очракта “тозлы кыяр” принцибын да искә төшерергә буладыр: тозлык яхшы икән, кыярның барысы да тозлана.
Мәскәү дәүләт педагогия университеты (1990 елга кадәр – Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институты) илдәге иң зур уку йортларының берсе иде. Аның аспирантурасында уку үзе зур мәктәп булды. Анда таләпләр дә, аспирантларны әзерләү системасы да тирәнтен уйланылган; ул вакытта төп игътибар формага түгел, эчтәлеккә бирелде. Безнең 3-4 ел буе төп эш урыны Ленин исемендәге китапханәгә һәм күренекле галимнәрнең лекцияләренә йөрү булды. Остазларның безгә карата ихтирамлы мөнәсәбәте, аларга хас чын зыялылык, “мин-минизм”ның өстенлек итмәве, киң эрудиция, таләпчәнлек һ.б. бик күп сыйфатлары безгә үрнәк булды. Хәзер, вакыт үткәч, шулай дип уйлыйм. Һәм мин авыр, ләкин кабатланмас кызыклы “Мәскәү чоры” өчен язмышыма (һәм үземә!) рәхмәтлемен, чөнки ул чор катализатор ролен башкарды, рухи эзләнүләрне тиз-ләтте һәм аларга көч бирде.
– “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” проектларын үткәрү идеясе ничек туды? Аларның төп максаты нинди? Нинди каршылыкларга очрадыгыз?
– Без, университет студентка белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, дигән инануга нигезләнәбез. Студентны иҗа-ди, фәнни эзләнүләр юлына алып керү, беренче адымнарын ясарга этәргеч бирү һәм бу юнәлештә ярдәм күрсәтү, оештыру сәләтләрен камилләштерү, төркемдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм башка бик күп алымнар ярдәмендә студент эшчәнлеген мотивлаштыру юлларын эзлибез. Бу максаттан төрле иҗади очрашулар, кичәләр үткәрү, төрле характердагы мәкаләләр әзерләү, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә катнашуны оештыру кебек чараларны атарга була.
Республика күләмендәге “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” проектларын үткәрү дә шундый чараларга керә. Дөрес, бу конкурсларның төп адресаты төрле: “Җанлы сүз”, иң беренче чиратта, мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүчеләргә һәм аларның укытучыларына юнәлтелгән булса, “Туган як шигърияте” исә татар студентларының татар шигърияте, төбәк әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынуын һәм алар-ның профессиональ әзерлеген тирәнәйтү максатында үткәрелә. Шул ук вакытта һәр икесенең дә катнашучылар даирәсен киңәйтеп була.
Бу эштә төп ярдәмчебез Башкорт дәүләт университеты булуын ассызыкларга кирәк. Һәм, әгәр дә безнең бу башлангычларда иҗтимагый оешмалар ярдәмен тоймасак, татар телле гәзит-журнал, радио-телевидение журналистлары безгә уңай мөнәсәбәт күрсәтмәсә, волонтерлык идеясенә буйсынып эшләүче идеалистларыбыз, ә иң мөһиме – фидакарь укытучыларыбыз булмаса, бәй-геләрне оештыру да, җиңүче-ләрне билгеләү дә, бүләкләү дә бик авыр булыр иде.
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Юбилеегыз белән! Иҗади уңышлар Сезгә!
Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.
(Фотолар Лилия Сәгыйдуллинаның шәхси архивыннан).