+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 март 2021, 16:21

"Уф, димәдем, баш имәдем җилләргә, давылларга..."

Борай районы мәдәният йортында шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә үтте. Чара районның Олы Бадрак авылында туып үскән билгеле журналист, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 100 ел тулуга багышланды.

Борай районы мәдәният йортында шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә үтте. Чара районның Олы Бадрак авылында туып үскән билгеле журналист, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Аны район китапханәләр системасы белән район мәдәният йорты берлектә оештырды. Кичәне әдипнең катлаулы да, авыр да, әмма мәгънәле һәм үрнәкле тормыш һәм иҗат юлы хакында йөрәккә үтеп керерлек фәһемле эчтәлектә, үзенең һәм чара героеның шигъри юлларын кушып, каләмдәше белән җылы очрашу хатирәләрен өстәп, шагыйрә, журналист, Башкортстанның "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасының район бүлекчәсе житәкчесе Рафига Усманова алып барды.Чарада Башкортстан Язучылар берлеге исеменнән шагыйрь, журналист Марсель Сәлимов, кичәнең герое үзенең күпьеллык фидакарь журналистлык хезмәтен салган " Башкортостан" гәзите журналисты Динә Арсланова, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гемир Нуртдинов, китапханәләр системасы директоры, район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова туган ил, туган җирнең чын патриоты булып калган Фаек Мөхәммәтҗанов хакындагы җылы тәэссоратлары белән уртаклашты. Кичә әдипнең авылдашлары, якташлары, туганнары чыгышлары, район үзешчәннәренең дәртле жыр-биюләре белән үрелеп барды.
Чарада, әдәби алмаш әзерләү мәсьәләсен күтәреп, шагыйрә Рафига Усманова үзегең 2009 елдан башлап иҗат белән шөгыльләнүче укучыларга бирелеп килгән үз исемендәге быелгы премиясен район үзәгендәге 2нче гимназиянең уку алдынгысы, татар теле һәм әдәбияты буенча иҗади бәйгеләр җиңүчесе Галия Батыргәрәевага тапшырды.
Фото: Рафига Усманованың шәхси архивыннан.
Читайте нас: