+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 апрель 2021, 13:55

Туган ягыннан илһам алып яши

Язучы, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Барый Ногманов 85 яшьлек күркәм юбилеен кече туган ягында билгеләде.

Кырмыскалы җире талантлы шәхесләргә бик бай. Безнең як халкы үз җиреннән чыккан талантларны һәрвакыт ихтирам итә, алар белән хаклы рәвештә горурлана. Шуларның берсе – язучы, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Барый Ногманов шушы көннәрдә 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде.

Барый Ногманов 1936 елның 8 апрелендә Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылында туа. Урта мәктәпне ул туган районында тәмамлый, аннары Совет Армиясе сафларына чакырыла. Амур өлкәсендә танк частендә хезмәт итә. Благовещенск танк училищесында белем алганда мәктәп елларыннан ук каләм тибрәткән егет әдәбиятка сөюе ныграк булуын аңлый.

Демобилизациядән соң булачак язучы “Башкортостан пионеры” гәзите редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Аннары Барый Ногманов читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Бер вакытта Бүздәк, Иглин, Авыргазы районнары мәктәпләрендә укытучы булып та эшли. В 1967-97 елларда Барый Ногманов БАССРның Телерадиотапшырулар буенча дәүләт комитетында, “Агыйдел” журналында, китап нәшриятында, “Башкортостан” гәзитендә эшли.

Зур әдәбиятка Барый Миңнегалим улы 60нчы елларда килә. 1969 елда аның “Елбабай һәм сәгать” дигән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Үзенең алдагы әсәрләрендә Барый Ногманов заманча тормышны кабул итүнең һәм чагылдыруның югарырак дәрәҗәсенә чыга, көнкүрешнең тирән һәм дулкынландыргыч фәлсәфи мәсьәләләрен күтәрә, кешенең һәм җәмгыятьнең тормыш мәгънәсе, үзара мөнәсәбәте турында фикер йөртә.

Язучының әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре югары бәһаләнде. 1996 елда Барый Миңнегалим улына респуликаның югары бүләге - Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырылды. 2009 елда Башкортстан Язучылар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Башкортстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. И. Морзакаев-Балапанов һәм Ф. Кәрим, шулай ук Кырмыскалы районының Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты. “Башкортстанның атҡазанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем иясе.

Данлыклы якташыбызның күркәм юбилее уңаеннан язучының кече туган ягында әдәби-иҗади кичә узды. Анда Барый Миңнегалим улының туганнары, иҗатташ дуслары, авылдашлары һәм аның иҗатына гашыйк якташлары катнашты.

Иске Бәбеч күпфункцияле авыл клубында язучыга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Якташыбызны тәбрикләргә килгән кунакларЦның чыгышлары район Мәдәният сарае артистларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Урындагы мәктәп, балалар бакчасы һәм, гомумән, Барый Ногмановның иҗатын үз итүчеләрнең чыгышлары бәйрәмне тагын да төрләндереп, ямьләндереп җибәрде.

Әлбәттә, чарада юбилярның тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы байтак матур сүзләр яңгырады. Шуларга кушылып, без дә Барый Миңнегалим улына ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Илһам чишмәләрегез беркайчан да саекмасын!

Фото: район хакимиятенең социаль челтәрдәге битеннән.
Читайте нас: