+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
17 апрель 2021, 09:58

«Газиз замандашларыма — инстадашларыма…»

Кайчан гына әле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәр иртәдә безне социаль челтәрдә шулай сәламли иде. Хәзер дә сәлам бирәчәк.

Кайчан гына әле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәр иртәдә безне социаль челтәрдә шулай сәламли иде. Хәзер дә сәлам бирәчәк.

Әмма китап битләреннән.

Шагыйрь вафатыннан соң нәкъ бер ел узгач, аның «Газиз замандашларыма — инстадашларыма…» исемле җыентыгы чыккан.

Китапка Роберт Миңнуллинның инстаграм челтәрендә теркәлгәннән соң алып соңгы көненә кадәр өч елга якын вакыт эчендә язылган шигырьләре тупланган.

«Әтиемне Инстаграм сәхифәсен булдырырга озак үгетләдем. Ул бирешмәгәч, 2017 елның июнь көннәрендә телефонын алдым да, бер-ике төймәсенә баскалап, сәхифәсен ачып җибәрдем. Шулай эшләгәнемә бүгенге көнгә кадәр сөенеп туя алмыйм. Инстаграмга өч ел дәвамында өч йөзгә якын яңа шигырьләр теркәлгән. Әтинең хыялын мин тормышка ашырырмын дип уйламаган идем. Тормыш үзенчә итә икән. Бик озак вакыт бу эшкә якын килеп булмады. Шигырьләргә тотынган саен күз яшьләре тулып, җаным сыкрый иде. Ләкин бу эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәклеген төгәл аңладым. Үзем генә моны башкарып чыга алмас идем. Асия Тимирясованың командасына мин бик рәхмәтлемен»», — дигән шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова китапны тәкъдим итү чарасында.

Китапны чыгаруда Тимирязев исемендәге Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясованың ярдәме зур булган. Басма әлеге институтның нәшриятында бер мең тираж белән дөнья күргән.

Шагыйрь гомере шулай китапларында дәвам итә.

"Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый."

Фото: Татар-информ"


Читайте нас: