+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
20 апрель 2021, 11:10

Үзе шагыйрь, үзе полковник

Рәшит Хафиз улы Басимов 1932 елның 5 октябрендә Дүртөйле районының Күккуян авылында туган. 1950 елда Дүртөйленең 1нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Иминлек органнарының махсус мәктәбендә белем ала. Ул 35 елдан артык гомерен Ватаныбызның иминлеген тәэмин итү эшенә багышлый һәм оперуполномоченныйдан алып оператив бүлек начальнигына кадәр хезмәт юлы үтә.

Полковник Рәшит Басимов поэзияне ярата, эштән бушаган вакытта үзе дә шигырьләр иҗат итә. Аларның күбесе “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны” гәзитләрендә, “Һәнәк”, “Казан утлары” журналларында дөнья күрә. Төрле елларда Башкортстан китап нәшриятында аның шигырьләренең 4 җыентыгы басылып чыга.

Рәшит Басимов 2002 елның 27 апрелендә вафат булды. Сезнең игътибарга аның 1990 елда “Кызыл таң”да басылган бер шигырен тәкъдим итәбез.

Туган ягым

Алтын нурлар балкый йөзләреңдә,
Көмеш томан ята иңеңдә,
Яшәрткеч көч, серле бер илһам бар
Таң байрагын каккан җилеңдә.

Кар чәчәкле карабодай үсә,
Ак канатын җилпи арышың;
Белми әле башка һичбер җисем
Болыннарның мондый сулышын!

Зелпеләрдә, зең-зең дия-дия,
Төклетура көйләп сөйләшә.
Уяларда уйдык-уйдык үсә
Гел мөлаем йөзле миләүшә.

Әйлән-бәйлән уйный каеннарың,
Ак болытлар ага кич-иртән...
Чәчәктәге уңган бал кортыдай
Үземне мин синдә хис итәм.
Читайте нас: