-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
30 апрель 2021, 09:50

“Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз...”

Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган зур бәйрәм үтте.

Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган зур бәйрәм үтте.

26 апрельдә барлык дөнья бөек Тукайның туган көнен бәйрәм итте. Җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребез матур шигърият, туган тел бәйрәмнәре үткәрде. Әлбәттә, Уфа да читтә калмады,
“Нур” татар дәүләт театры ул көнне гөрләп торды. Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе театр белән берлектә матур бәйрәм оештырды.

Театрда иртә яшь нәфис сүз осталарының бәйгесеннән башланды. “Тукай моңнары” конкурсы финалчылары, бер-берсен уздырып, исткиткеч сәнгатьле итеп, чын артист­ларча килештереп чыгышлар ясады.
Габдулла Тукайның ши­гырьләрен сөйләп, 1-4нче сый­ныфлар арасында Иске Бал-тачның 2нче мәктәбеннән Гөл­шат Әхәтова һәм Туймазы районының Иске Кәкребаш авылыннан Гомәр Хәсәнов беренчелекне яуладылар. Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбеннән Риназ Гыймалетдинов 5-8нче сыйныфлар арасында беренче урынны алуга иреште. Ә 9-11нче сыйныфлардан Дүртөйле районы­ның Иске Баеш авылыннан Азалия Гаделшина һәм Туй­мазының 1нче интернат-мәктә-беннән Гүзәл Галина иң яхшылар дип табылды.
Нәфис сүз осталары жюри әгъзаларын полилингваль чыгышлары белән дә сокландырды. Алар Тукай шигырьләрен берничә телдә сөйләп күрсәт­те. Бу бәйгедә Иске Балтачның 2нче мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Азалия Сабирова Гран-при яулады.
“Гамьле дөнья” номинация­сендә укучылар инде төрле авторларның шигырьләрен сөйләде. Монда беренчелеккә 10нчы сыйныф укучылары — Нефтекаманың 6нчы мәктә­беннән Илвина Зарафетдинова һәм Благовар районы­ның Таң авылыннан Азалия Әх­мәтшина билгеләнде. 2, 3нче урыннарга лаек булган бала­ларның чыгышлары да тик мактау сүзләренә лаек.
Моннан тыш, берничә сек­циядә Тукай шигырьләрен инглиз, урыс, мари, чуваш теллә-рендә сөйләүчеләр дә көч сынашты. Әйтергә кирәк, финалга конкурска видеоязма рәве­шендә җибәрелгән 800дән артык чыгыш арасыннан сайлап алынган, иң-иңнәр дип табыл­ган нәфис сүз осталары үтте.
“Тукай моңнары” җиңү-челәре билгеләнгәч, бәйрәм театр каршында Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Аны “Нур” театры артистлары нәфис сүз, җыр, шигырь белән аралаштырып, оста итеп алып барды. Чарага килгән шагыйрьләр, шигырь сөючеләр үзләренең иҗат җимешләрен, Тукайның шигырьләрен сөйләде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, чараны Тукайга мәд­­хия җырлау кичәсе белән чагыштырды, һәрвакыт бер­дәм, милләтпәрвәр булырга чакырды.
Шагыйрьләр Халисә Мөдә­рисова, Илдус Фазлетдинов­ның Тукайга багышланган шигырьләрен ялкынлы сөйләп ишеттерүе көчле алкышларга күмелде. “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының кү-мәкләп чыгып, җылы чыгыш ясаулары бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе каршында эшләп ки­лүче “Символ” театрының яшь артистлары Тукайның “Пар ат” шигырен оста сәхнә­ләштереп күрсәтте. 65нче Татар гимназиясе укучылары­ның чыгышлары да һәммәсен-дә соклану уятты.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарла­ры-ның милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева үз чыгышында Габдулла Ту­кай­ның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәмнең мө­һим чара булуын билгеләде, бөек шагыйрьгә һәй­кәлнең республикабыз башкаласында урнаштырылуы өчен төбәк җи­тәкче­легенә рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Ханов “Тукай моң-нары”ның республикабызның визит карточкасына әйләнүен теләде, чараны оештыручыларга рәхмәт җиткерде. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, чараның мөһимлеген ассызыклап, һәммәсенә матур теләкләрен юллады.
Чарада Рим­ма Үтәшевага Бөтендөнья татар конгрессы­ның “Татар мил­ләтенә күрсәт-кән олы хез­мәт­ләре өчен” медале тап­шы­рыл­ды.
Чара ахырында Уфа “Нур” театры артисты Марат Хәсә­новның Тукай сүзләренә башкарылган моңлы җыры бер­кем­­нең дә күңеленә үтми калмагандыр:
“...Күңел берлән сөям
бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык
вактын татарның.
Татар бәхте өчен
мин җан атармын:
Татар бит мин,
үзем дә чын татармын...”
Соңыннан килгән кунаклар да, шигърият сөючеләр дә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, бөек шагыйрь рухына хөрмәт белдереп, аңа баш иде. Һәй­кәл янында күмәкләшеп “Туган тел” җыры башкарылды.
Көн кичкә авышканда бәй­рәм театрның Зур залында ма­тур концерт белән дәвам итте. Анда яшь нәфис сүз ос­таларына бүләкләр дә тапшырылды.
Иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән бәйрәм әдәбият, сәнгать яратучыларны, Тукай иҗатын зурлаучыларны берләштерде, онытылмас тәэссоратлар бү­ләк итте.

Ләйсән Якупова.
Читайте нас: