+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 Май 2021, 17:25

Китап сөючеләр бәйрәме

Майның ямьле бер көнендә Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, журналист Зөһрә Исламова белән “Энҗе чәчәкләрдән тамган моң” дип аталган очрашу кичәсе узды.

Майның ямьле бер көнендә Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, журналист Зөһрә Исламова белән “Энҗе чәчәкләрдән тамган моң” дип аталган очрашу кичәсе узды.

Зөһрә Исламованың былтыр Уфаның “Матбугат дөньясы” нәшриятында басылып чыккан “Энҗе чәчәк” һәм “Бәхет ачкычы" китапларының исем туена әдәбият сөючеләр җыелды. Ә алар Дүртөйледә бик күп!

- Зөһрә Исламованың исеме вакытлы матбугат белән танышып баручы, нәфис әдәбиятны яратучы һәркем өчен билгеле. Ачык, аңлаешлы, төпле итеп язылган публицистик мәкаләләре, хикәяләре республикабызның “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы битләрендә һәрдаим басылып тора, - дип сөйләп үтте кичәне алып баручы Зәлфия Сәетова. - Зөһрә Наил кызы чыгышы белән Илеш районының Бишкурай авылыннан. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. Язмыш кушуы буенча гаиләсе белән туган якларыбыздан читтә яшәгәндә дә милләтебез дип җан ата, Себер тарафларында гомер кичерүче татар халкы өчен “Сафлык” клубы оештырып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне саклап калуга үз өлешен кертергә тырыша. Уфага күченгәч, “Кызыл таң” гәзитендә эш башлый, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал”, “Берлек” ижтимагый оешмалары уздырган чараларда теләп катнаша.

Кичә сәнгатьле сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Анда язучы Илдус Тимерханов, шагыйрь Венер Фәттахов, “Ак калфак” татар хатын-кызларының район бүлеге, “Әллүки” халык фольклор ансамбле җитәкчесе, шагыйрә Светлана Васикова, нефтьче, дистәләгән шигырь китабы авторы Фәнис Рәхмәтуллин, "Дулкын" әдәби иҗат клубы әгъзалары Клара Сәфәрова, Тәслимә Әхмәтова һәм башка шәхесләр чыгыш ясады.

Башкортстан һәм Татарстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисткасы, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Илсөяр Газетдинованың Зөһрә Исламова әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле укуы кичәгә әйтеп бетергесез ямь өстәде.

Чараны музыкаль яктан "Ак калфак", "Әллүки" талантлары, үзешчән җырчылар Гөлфинә Әхмәева, Альбина Камалова бизәде.

Кичә ахырында Зөһрә Наил кызы иҗатын иң яхшы белүчеләр дип табылган тамашачыларга үз куллары белән чигелгән калфаклар бүләк итте.

Фото: Фирүзә Исламова.


Читайте нас: