+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
20 Май 2021, 12:00

“Шигыремнең һәрбер хәреф, сүзе – Яшәлгән бер гомер мизгеле...”

Шигърият белән математиканы нәрсә бәйли? Математика – кырыс саннар, катгый тәртип, төгәллек фәне, сәнгать дөньясына хас сыйфатлар аңа ят кебек. Шигърият – хыялларның чикләр белми талпынуы, хис-тойгыларның азат ургылып, сихри сурәт булып тукылуы... Уртаклык – бары иҗекләрнең төгәллеге дә ритм ныклыгы кебек... Шулай да бу ике канатны тигез җилпеп, математикада да, шигърияттә дә биеклекләр яулаган бөекләр бар. Шигырьләре гасырлар дәвамында ятланган сүз остасы Гомәр Хәйям геометриядә ачышлары белән дә данлана. Математик Николай Лобачевский хисле шигырьләр яза, Казанда аның исемендәге халыкара шигърият фестивальләре үткәрелә.

Шигърият белән математиканы нәрсә бәйли? Математика – кырыс саннар, катгый тәртип, төгәллек фәне, сәнгать дөньясына хас сыйфатлар аңа ят кебек. Шигърият – хыялларның чикләр белми талпынуы, хис-тойгыларның азат ургылып, сихри сурәт булып тукылуы... Уртаклык – бары иҗекләрнең төгәллеге дә ритм ныклыгы кебек... Шулай да бу ике канатны тигез җилпеп, математикада да, шигърияттә дә биеклекләр яулаган бөекләр бар. Шигырьләре гасырлар дәвамында ятланган сүз остасы Гомәр Хәйям геометриядә ачышлары белән дә данлана. Математик Николай Лобачевский хисле шигырьләр яза, Казанда аның исемендәге халыкара шигърият фестивальләре үткәрелә.
Әле басмаханәдән яңа чыккан һәм сөенчеләнгән шигырьләр җыентыгының авторы Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина да хезмәте буенча һәрдаим анык саннар, төгәл гамәлләр белән эш итә. Ул тумышы белән Бүздәк районының Кызылъяр авылыннан. Табигать чолганышында, сайрар кошлар моңын тыңлап, яланнарда җиләк-җимеш җыеп, авыл халкына хас мәшәкатьләргә уралып үтә бала чагы. Югары белем ала. Кияүгә чыга. Ифрат та зур җаваплылык белән икътисадчы вазыйфасын аткара, хәләле белән балалар, оныклар үстерә...
Исәп-хисап өлкәсендә эшләсә дә, гомере буе йөрәгендә җыр-моң бөреләре тулыша. Инде хаклы ялга чыгып, күңел сандыкларына багарлык форсат тугач, пәрдә-коршауларны кыюсыз гына тартып, әлеге бөреләр, шигъри гөлләмәләр булып, нәфис таҗ­ларын ача... Шуңадыр да, бәлки, иҗатчының укучыларга тәкъдим иткән тәүге китабы “Көзен ачыл­ган бөре” дип аталгандыр.
Чык сулары кебек бәллүр
моңлы
Күңелемне назлап
җыр туды, –
дип сурәтли автор шигырь иңгән илаһи мизгелне. Илһамлы җан-нан җыр-шигырьләр агылып тора, җыентыкларга тупланып, китап булып дөньяга чыга.
Тәүгесеннән соң, Тәнзилә Назарова-Исәнбирдинаның “Гомер кәрәзе” китабы нәшерләнде, әле­гесе – “Күңел сандыгы” – иҗат­чының өченче җыентыгы. Шигъри шәлкеме Зәйнәп Биишева исе­мендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Акчарлаклар” күмәк җыентыгына кертелде.
Өченче китабын тәкъдим итеп, автор укучыга:
Күңел сандыгымны ачам,
Ачкычы – шигырьләрем;
Сандыгым эчендә тулы
Хикәя, нәсер, парчалар –
Күңелдән түгелгәне;
Бар бераз гына юмор да,
Елмаеп көлдергәне, –
дип белдерә.
Язылган һәм ташка басылган һәр юлы каләм иясенең шәхсән кичерешләренең “каймагы”, алда әйтелгәнчә, Тәнзилә ханымның “яшәлгән бер гомер мизгеле”. Шуңадыр да, аларга ясалмалылык ят, анда барысы да – самими, табигый. Гади генә тормыштан кабатланмас ямьнәр таба иҗат­чы, сүз-бизәкләрдән нәкышләр каеп, шигъри сәйләннәр тезә. Шигърият – аның җан авазы, күңел халәте.
Туган ягын ярату – һәр гамьле адәми затка хас, каләм ияләренең иҗатында ул – үзәк темаларның берсе. Тәнзилә ханым да, туып-үскән якларына мәдхияләр җыр­лап, кендек каны тамган җир – кеше өчен Җирнең кендеге, дип нәтиҗә дә ясап куя:
Тарту көчен әле тоеп яшим
Эчкән суның,
үскән нигезнең,
Һәркемгә дә гүзәл тик
үз иле,
Туган җир ул –
Җирнең кендеге!
Әсәрләрнең героинясы исә үткәннәрне сагыну, җирсү белән генә чикләнми, аның хатирәләре аша шул чорлардагы авыл мохите, гаилә җылысы, үзара садә, ярдәмчел мөнәсәбәтләр җанлы булып күз алдына баса:
Балачакның гүзәл бер
мизгеле –
Түп-түгәрәк кенә түребез.
Түребезгә түгәрәклек
биргән
Әткәй, әнкәй,
һәм дә җидәү – без.
Тасвирлаулар искиткеч камил, анык шәрехләнеп, тәфсилләп күрсәтелә ки, хәтта ул чактагы көнкүреш, хуҗалык эшләре дә авылда үскән, шуларны тансык­лаганнарның хәтер юшкыннарын юып, истәлекләрне яңартып җибәрә.
Җәннәттәй туган төбәгебез, аның гүзәллекләре, фасыллар алмашынганда төсләр үзгәреше үзгә бер нәзакәт белән сурәтләнә:
Язлар белән сөю
кавышкан чак –
Туй күлмәге кигән
бакчалар.
Ләйсән яңгыр –
кияү сипкән тәңкә,
Ялтыр кәнфит,
көмеш акчалар.
Мәхәббәт тойгылары белән сугарылган әсәрләрдә героиня­ның хәләленә тугрылык, балаларына, оныкларына ярату һәм мәрхәмәт хисләре, алар язмышы өчен борчылу ярылып ята. Алар, үстерелә барып, милләт, Ватан­ның үткәне, бүгенгесе, кичәгесе хакында уйлануларга, алар язмышын хәстәрләүгә барып тоташа, шәхси тәэссоратлар барлык инсаният дәрәҗәсенә күтәрелә, каләм иясенең тик үз булмышына кагылышлы лирика киң гомуми­ләштерү, фәлсәфи фикер белән куәтләнә.
Тәнзилә Фәткылбаян кызының шигъри һәм чәчмә әсәрләре байтак еллар инде “Кызыл таң”, “Башкортостан”, “Өмет” гәзитлә­рендә, “Тулпар”, “Әллүки”, “Һәнәк” журналларында һәрдаим басыла. Матбугат битләрендәге язмаларында җәмгыятебездәге гыйбрәт­ле күренешләргә, җиңелчә көлемсерәп, тиешле бәһа бирелә, чөнки дөньяда агы да, карасы да бергә укмашкан:
Энҗе тәңкәләрен сибеп
Декабрь атлый кыю.
Бер бай сәясмән диярсең –
Куенында Карсылу.
Нинди генә темага язса да, каләм иясендә күзәтүчәнлек, сынчыл караш, күз һәм зиһен зирәклеге тоемлана:
Нечкә итеп кистем
токмачларны
(Егерменче кәтүк җепләре).
Йомырканың сарысын да
кушкач,
Керде аңа кояш төсләре.
Авторның күп кенә әсәрләрен тәүләп укучы буларак, янә аның өч китабын да басмага әзер­ләгәндә мин авторның халыкчан теленә, аның байлыгына да сокландым. Инде сөйләшүебездән төшеп, коелып кала барган гый­барәләрне, сирәк әйтелгән сүз­ләрне урынлы һәм оста кулланып, отышлы чагыштыруларга бәйләп, заманыбызга яңадан кайтара ул.
“Бер йотым су кадәр генә” гомерләребездән баллы кәрәз коярга, яшәүнең кыйммәтен кадер итеп, тормышта тик изгелек, игелек юлыннан атларга өндәүче иҗатчының “Күңел сандыгы” – укучылар алдында. Китап-сандык бикләнеп тормасын, андагы хәзинә, табышлар укыганнарга куаныч та, боекканнарга юаныч та булса иде!
Динә МОРЗАКАЕВА.
Читайте нас: