Чара Башкортстандагы дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга юнәлтелгән һәм Башкортстан Башлыгы гранты акчасына Башкортстанда гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән оештырылган .
Бүген язучылар “Яшел чаукалык” шифаханәсендә очрашты. Форумны ачу тантанасында каләм осталарын республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлар Корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова сәламләде.
Азат Бадранов язучылар иҗатының, аларның китапларының бар кешелек казанышы булуын билгеләде, форумның иҗади планнарны тормышка ашырачагына ышаныч белдерде.
Эльвира Аеткулова үз чыгышында заман белән бергә язучыларның да, укучыларның да үзгәрүен, күпләрне борчыган сорауларга нәкъ язучыларның җавап табуын билгеләде.
Тантанада күп каләм осталарына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Форумны ачу тантанасыннан соң, эш осталык дәресләре белән дәвам итте. Аларны Мәскәү, Новосибирск шәһәрләреннән килгән кунаклар үткәрде.
Форум иртәгә дә дәвам итәчәк. Язучыларны Башкортстан Башлыгы белән очрашу көтә.