+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 июнь 2021, 11:51

Журналистикабызның бер “генералы” иде

Элекке хезмәттәшебез Рәзил Фазыловның очерклар, көндәлекләр, мәкаләләр җыентыгы басылып чыгу уңаеннан.

Элекке хезмәттәшебез Рәзил Фазыловның очерклар, көндәлекләр, мәкаләләр җыентыгы басылып чыгу уңаеннан.

Аның исемен телгә алуга элек гәзит-журналларыбызны даими укып барган, ягъни матбугат күңелләренә якын булган өлкән һәм урта буын кешеләре тәэсирләнеп китәдер, мөгаен. “Кызыл таң” гәзитендә, “Тулпар” журналында, кайбер башка бас­маларда да аның язмаларын сокланып, куанып, тетрәнеп, тирән уйларга батып укыган чакларын сагынып искә алалардыр, авторны юксыналардыр. Аның бик тә иртә вафаты турында белгәннәр янә бер тапкыр көенәләрдер, бу хакта ишетмәгәннәрдә аның арытаба язмышын белү теләге уянадыр.

Рәзилне мин дә еш кына искә төшерәм. Бигрәк тә хәзерге “матбугат” (бу сүзне ни өчен куштырнаклар эченә алуымны аңлый­сыздыр) битләрен тутырган материалларны күздән кичергәндә. Монда кайчак темалар да актуаль, кызыклы, геройлар да лаеклы, әмма язылышының гына рәте-чираты юк. “Эх, Рәзил кулы тисә икән боларга!” — дип ачынып куям андый чакларда.
ХХ гасырның соңгы утыз елындагы татар гәзит-журналлары битләрендә актарынганда аның очерклары, иҗади портретлары, хезмәт кайнаган урыннардан репортажлары, тормыш-яшәешнең четерекле темаларына мәкаләләре, фельетоннары очраса, аларны, күпләре гәрчә таныш булса да, тәү күргәндәй йотлыгып укыйм. “Рәзил пөхтә кеше иде, аларны җыеп баргандыр, ул язмалар сакланмадымы, кем кулындалар икән? Шуларны мөмкин кадәр тулырак туплап, китап итеп чыгарасы, бүгенге яшь каләмдәшләргә укытасы, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләргә җыенучы студентларга дәреслек-кулланма буларак тәкъдим итәсе иде!” — дип хыялга биреләм.
“Сукырның теләгәне — ике күз”, дигәндәй, беркөнне эш бүлмәмә Рәзилнең тормыш иптәше Мәрьям ханым белән кызлары Рәзилә килеп керде. Рәзилнең иҗат җимешләрен үзнәшер ысулында җыентык итеп чыгару мәшәкатьләренә керешкәннәр икән. Мәр­хүмнең матбугатта чыккан язмаларының күп өлеше аларда кадерләп сакланганлыгын белү үзе бер куаныч булды. Калганнарын эзләп табуда ярдәмләшергә тырыштым, үземчә киңәшләр бирдем.
Мәрьям белән Рәзиләнең куйган максат-ниятләре изге, финанс мөмкинлекләре дә бул­ганлыктан, эш дәррәү башланып китте. Бу­лачак китапның мөхәррире Сәнә Сабир-җанова автор турында кереш сүз язарга тәкъдим иткәч, ул чакта вакытым бик тыгыз булуга карамастан, уйлап та тормыйча ризалаштым.
Әлбәттә, Рәзил Фазыловның тууына 60, 70 ел тулу яки гәзитебез юбилейлары уңаеннан “Кызыл таң”да саллы гына мәкалә язып бастыру омтылышы да булгалады миндә. Вакыт җитмәдеме, фикер тупланып бетмә­деме, ниндидер этәргеч булмадымы... Күләм­ле гомум мәкаләләрдә аның иҗаттагы уңышларына кыскача гына тукталып узудан ары китә алмадым, кызганычка каршы. Ә кирәкле этәргеч менә бу китап булган, күрәсең.
Рәзил минем яшьтәшем, “Кызыл таң”дагы хезмәттәшем, университеттагы сабакташым, Ырынбур далаларында хәрби әзерлек үткәндәге полкташ-коралдашым, Дим буеның матур бер акланында җир алып, йортлар төзеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшелчә-җимеш үстереп мәш килгән чактагы бакчадашым да иде. (Безне якыннан белгәннәр безнең еш кына табындашлар булганлыгыбызны да искә төшерер, мөгаен).
Рәзил 1949 елның башында Дүртөйле районының Йосып авылында гаиләдә баш бала булып туган. Аңардан соң — Рифат, Рәзилә, Рәфисә, Флюр исемле туганнары. Әтиләре Әюп колхозда ветеринар булып эшләгән. Әниләре Нәҗибә — гади колхозчы.
Яшьтәшләремне, ул заман балаларын бәхетле буын дип исәплим мин. Русиянең (СССРның) барлык яшәеш чорында иң зур җимерелүләр, иң күп корбаннар китергән Бөек Ватан сугышы тәмамланганга дүрт кенә ел, тормыш авыр иде әле ул чакта. Әмма ул яхшыруга таба бара иде. “Сугыштан соң 10-12 ел эчендә илнең халык хуҗалыгы аякка басты, тормыш-көнкүреш яхшырды, барлык товарларның, азык-төлекнең бәясе һәр елны 2-3 тапкыр төшә барды”, — дип раслый тарихчылар. Һәрхәлдә, без ачлык-ялангачлык күрми үстек. Халыкның кәефе күтәренке, эшкә җиңнәр сызганулы булуын, авыллар айлап түгел, көнләп яңаруын күрдек. Өлкәннәр дә, балалар да илнең дә, үзенең дә иртәгәсе өчен борчылмады, чөнки ул якты һәм хә­вефсез иде. Адәм баласын киләчәккә ышаныч яшәтә бит! Әнә шуны белү-тою, дөньяның яхшыга таба баруын күрү ХХ гасыр уртасында туган һәм күңелендә иҗат очкыны булган күп балаларның, шул исәптән Рәзилнең дә кулына каләм тоттыргандыр. Авыллар яңаруы, колхозчыларның фидакарь эше турында, шулай ук аерым кимчелекләрне фашлап гәзиткә язар өчен.
Йосыпта сигез сыйныф тәмамлап, Дүр­төйле урта мәктәбенә укырга баргач, Рәзил ул заманда танылып килүче журналист Зиф Имамовларда фатирда торган һәм матбугатка тартылуында аның йогынтысы булган, диләр. (Зиф Нурихан улы — Юкәле авылыныкы. Бераз “Кызыл таң”да да эшләп алды. Ул Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты иде).
1966 елда кулына урта белем турында таныклык алган Рәзил “Чакмагышнефть” идарәсенең мөхәррире Зиф Имамов булган “Чекмагушевский нефтяник” гәзитенә эшкә керә. 1967 елда ул гәзит чыгудан туктагач, идарәнең җир асты скважиналарын ремонтлаучы оператор булып хезмәт юлын дәвам итә.
Нефть чыгару тармагының иң авыр участогында эшләп, бер үк вакытта хезмәт батырлары турында очеркларны “коеп куючы” 19 яшьлек егетне “Кызыл таң”дагы өлкән абзыйлар да күздән яздырмый һәм эшкә чакыралар. Бу 1968 елның гыйнварында була. “Сине стажер итеп кенә алу мөмкинлеге бар. Айлык хезмәт хакың 80 сумнан артмас инде”, — ди мөхәррир Ремель Дашкин. “Тиенегез дә кирәкми, “Кызыл таң”да бушка эшләргә дә әзермен!” — дип калкынып куя Рәзил. Мөхәррир елмаеп карап тора да әйтә: “Акчадан баш тартма. Без әле коммунизмга барып җитмәгәнбез. Ул 80 сум янына 180 сум гонорар да эшләсәң... Министрларның да хезмәт хакы ул кадәр үк түгел әле”.
Рәзил Фазылов истәлегеннән: “Кызыл таң” безнең халыкның, бигрәк тә авылда яшәү­челәрнең канына сеңгән. Авылда да тормыш гел бәйрәмнән генә тормый, күңелсез көннәре дә җитәрлек. Шундый чакларда хат ташучы килеп, “Кызыл таң” калдырып китсә, дөньяга ямь керә, үзенә күрә бер бәләкәй бәйрәмгә әйләнеп куя бу чак. Бу халәтне үземнең әти-әниләремнән дә яхшы беләм.
Миңа да, 19 яшемнән алып, “Кызыл таң”да 25 еллап эшләү насыйп булды. Хәтта гәзитнең 50 еллык юбилей мәҗлесенә килеп эләктем. Әле кичә генә шыксыз нефтьче киемен салган, мондый купшы тантаналарга күнекмәгән егет өчен бераз уңайсыз да иде. Ләкин шуны аңладым: мин акыллы, фикерле, мәдәниятле кешеләр арасына килеп эләккәнмен.
Шул елларда редакция эше белән Башкортстанның кайсы гына төбәкләрендә булырга, кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде. Хәтта Чернобыль һәлакәтеннән соң якташ генерал, Советлар Союзы Герое Николай Антошкин (Федоровка районында туган) белән очрашу өчен Киевка кадәр барып җителде. Кайда да, — урысмы, украинмы, яһүдме ул, яки башка милләт кешесеме, — “Кызыл таң”ны яхшы беләләр. “Нинди гәзит ул?”— дип сораучы булмады”...
Рәзил редакциядә дүрт ай чамасы гына эшләп кала — Туган ил алдындагы хәрби бурычын үтәү вакыты җитә. Төгәл ике елдан, тормыш тәҗрибәсе, акыл туплап, физик чыныгып, шул ук коллективка кайта. Сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлегендә тәүдә — әдәби хезмәткәр, аннары озак еллар мөдир булып эшли. (Шуны да искә төшереп үтим: ул чакта редакциядә 8 бүлек бар һәм һәрберсендә 2-3 журналист утыра иде).
Аңлашыла ки, Рәзил Фазылов үз бүлеге темалары белән генә чикләнеп калмады. Кемнәр, нәрсәләр турында гына язуны тапшырмый иде җитәкчелек аңа! Күп очракта аларны үзе эзләп тапты. Аның югары әдәби таләпләргә җавап бирүче очерклары, хезмәт фронтыннан репортажлары, аерым кеше­ләрдәге яман гадәтләрне, җәмгыятьтәге кайбер хилафлыкларны тетеп салган фельетоннары гәзитнең тоткасы булды. Мин дә аның язганнарын хәбәрчелек эшчәнлегенең тәүге адымнарыннан ук яратып укып бардым, аның кем икәнлеген белмәстән, менә шулай язасы иде, дип кызыгып куя торган идем.
Ул истәлегендә телгә алган 1968 елда — гәзитебез юбилеена әзерлек көннәрендә “Быелдан башлап иң яхшы язмалар авторларына “Ел лауреаты” исеме биреләчәк” дигән белдерү басыла һәм ел саен чит авторлар белән рәттән, “Кызыл таң”ның үз журналистлары да берәмләп кенә мәйдан тота башлый. 1971 ел лауреаты — Рәзил Фазылов. 22 яшендә!
Мин дә, ике еллык армия хезмәтеннән соң Авыргазы район гәзитендә эшли башлаган хәбәрче, 1972 елның августында Башкорт дәүләт университетының филология факультетына читтән торып укырга кердем. Кышкы сессия башланды. Рәзилне шунда беренче тапкыр күрдем. Таза озын буй, бөдрә чәч, өстә затлы кием. Күкрәгендә — СССР Журналистлар берлегенең әгъзалык билгесе. Берлеккә ул 1971 елда кабул ителгән. Үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә. Матбугатта дан казанырга хыялланучы татар һәм башкорт егетләре аны һәрчак уратып алган булыр. (Бәлки, урынсыз чагыштырудыр, “Кызыл таң”ның 50 еллык юбилей чараларында Әнгам Атнабаевны нәкъ менә шундый хәлдә — иҗатына гашыйк кешеләр арасында беренче тапкыр күргән идем.)
Рәзил университетка миннән алдарак кергән. Берара курсташлар да булып алдык. Миннән соң да укыды әле ул. Укуының озакка сузылуы белеме сайлыгыннан түгел, ә аңа артык әһәмият бирмәвеннән, сессияләргә йөрмәвеннән иде булса кирәк. Кайберәү­ләребез кебек, “лекцияләргә йөрисе, контроль эшләр язасы, зачет-имтиханнар тапшырасы бар”, дип аның көяләнгәнен хәтерләмим. Әнә ул имтиханга керә, билет ала, утыра, каушамый, дулкынланмый, үзен хәтта исе китмә­гәндәй тота. Төрле якка сугылмыйча, ышанычлы итеп сөйли. Ә белеме укытучы лек­циясеннән генә бирелгән түгел, тирәнрәк, киңрәк.
1975 ел башында мин дә “Кызыл таң”га эшкә килдем. Бер коллективта 16 ел эшләдек. Соклангыч талант иясе генә түгел, эш аты иде Рәзил. Ул заманда бүлек хезмәткәренең эше үзе язган мәкаләләр белән генә түгел, ә гәзиткә чит авторларны, аеруча яшьләрне җәлеп итү, аларны язу осталыгына өйрәтү белән хәлиткеч дәрәҗәдә бәяләнә иде. Рәзил үзенең бүлеге темалары буенча дистәләрчә бик актив авторлар туплады. Ничә карасаң да аның янында Черниковканың аргы ягындагы нефть эшкәртү заводларыннан, Моторлар төзү берләшмәсеннән, хәтта башка шәһәрләрдән килгән эшче хәбәрчеләр бөте­релә иде. Аларның язмаларын җиренә җиткереп эшкәртә, гәзиттә мотлак чыгару хәстәрлеген күрә иде. Чөнки, гәзит атнага 6 тапкыр чыгуга карамастан, секретариатка тапшырылган барлык материаллар да анда сыеп бетә алмый, аларның иң яхшыларын гына сайлап алып бастыралар иде. Хәер, Рәзил куллары аша үткән язмаларга тел-теш тидерерлек булмады.
Совет чоры матбугатында очеркистлар, ягъни чын мәгънәсендә очерк иҗат итә алучылар бармак белән генә санарлык булды, алар үзенә күрә элита төркеменә керде. Мәсәлән, “Кызыл таң”ның алтмышынчы-җитмешенче еллардагы шундый каләм осталары Илдар Низамов, Равил Шаммасов, Расих Ханнанов, Вафа Мостафин иде һәм балкып торган бер күренеш булып аларга Рәзил Фазылов өстәлде. Үткән гасыр ахырының гадел һәм объектив карашлы публицисты, галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ризван Хаҗиев “Башкортостан” гәзитендәге бер мәкаләсендә республикадагы иң көчле 5 очеркист исәбенә Рәзилне дә керткән иде.
1991 ел җитте. “Бер начарның бер яхшы ягы була”, дигәндәй, милли матбугатның сулышы иркенәйде. Уфада татар телендә бер-бер артлы “Өмет”, “Гасыр”, “Вакыт” һәм башка гәзитләр чыга башлады. Ә әзерлекле журналистлар юлда аунап ятмый. Яңа басмаларны оештырырга, нәшер итәргә “Кызыл таң”чылар китте. 73 яшьлек гәзитебез кадрларга шактый ярлыланып калды. Ни хәл итәсең? Яңа басмалар барлыкка килү үзе бер куанычлы күренеш иде. Рәзил шул елны “Гасыр”га өлкән мөхәррир булып күчте. Тәүге санына 1994 елның 20 августында кул куелган “Тулпар” журналын да ул шатланып каршылады. Һәм 1995 елда анда социаль проблемалар бүлеге мөдире булып эшли башлады. Үткәннең данлы шәхесләре, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга тырышучы замандашлар да булды аның язмаларының геройлары. Әмма материалларының зур күпчелеге бүлегенең исеме үк әйтеп торган юнәлештә иде.
Аның тетрәндергеч һәм четерекле темаларга сан саен диярлек басылып килгән кайбер мәкаләләренең исемнәренә генә игътибар итик. “Зиндан” (төрмәдә кемнәр ни өчен утыра, андагы җан асрау шартлары), “Диваналар күктән төшми” (психиатрия хастаханәсендә эшләүчеләр һәм анда ятучылар турында), “Энә очындагы газраил” (наркоманнар турында), “Ак зәхмәт” (“белая горячка” диагнозын татарчага шулай тәрҗемә иткән, эчә-эчә шундый хәлгә төшкән ир-атлар белән сөйләшү), “Үләт базы” (гаиләдәге низагның коточкыч җинаятькә китерүе), “Чарасыздан “аксөякләр” (сау-сәламәт кешеләрнең эшсез калуы), “Тулай торакта яшәүгә хөкем ителгәннәр” (яшь гаиләләрнең фатирсызлыктан интегүе)...
“Күзелдерек кидерелгән ат”ка аерымрак тукталасы килә. “Күзелдерек” — хәзерге заманда татар телендә бөтенләй диярлек кулланылмаучы сүз. Урысча “шоры” шулай тәрҗемә ителә. Аңлатмалы сүзлектә туры мәгънәсе: өркәк атка читкә карарга комачаулау өчен йөгәндә махсус эшләнгән каплавыч (йөгән күзлеге); күчерелмә мәгънәдә: кешеләрнең хәрәкәтен чикләү, тышауда тоту, күзләрен томалау. Телебездәге бу сүзне искә төшереп, автор туксанынчы елларда тоташ ил буенча гади халыкның куркытылып яшәвен җанлы мисалларда сурәтли. Тормыштагы гаделсезлекләрне фашлаучы язмалары исәбенә аның тагын “Көчленеке тегермән тартамы?”, “Кулак” Сәлимҗанов” һәм башкалар керә.
“Рәзил мондый усал чыгышларың өчен сине ничек үтермиләр?” — дип тә әйтәләр таныш-белешләре еш кына. Ничек кенә булмасын, “Тулпар”ның тиражы 34600 данәгә җитүендә бу каләмдәшебезнең өлеше дә аз булмагандыр. Ул анда 4 ел эшләп кала. Чире көчәеп, аяклары да йөрми башлагач, 1999 елның апрелендә эштән китәргә мәҗбүр була. 22 июньгә каршы төндә йөрәге тибүдән туктый.
Журналның шул ук елның 4нче санында Рәзил Фазыловның “Татар генераллары” дигән язмасы чыгып бара. Автор үзе моны күрми инде. Язма янәшәсендә редакция коллек­тивының хушлашу сүзе урын ала. “Татар журналистикасы үзенең бер генералын югалтты...” дигән җөмлә белән башланып китә ул.
“Рәзилнең иҗат мирасын җыентык итеп чыгару идеясе сездә кайчан туды?” — дип сорыйм аның тормыш иптәшеннән. “Менә дигән хикәяләр, повестьлар да язарга сәләтле иде Рәзил, аларны яза да башлаган иде, — ди Мәрьям Әхәт кызы. — Гәзит-журналларда дөнья күргән очерк, сурәтләмәләрен, кискен проблемалы мәкаләләрен китапка туплау хыялы булса да, Рәзил бу эш артыннан йөрмәде — кемгәдер ялыну, үтенү аның холкына хас нәрсә булмаганлыгын сез дә яхшы беләсез бит инде. Менә хәзер кызыбыз Рәзилә белән аның ниятен гамәлгә ашыру мөмкинлеге барлыкка килде”.
Бергә уйлашканнан-киңәшләшкәннән соң, китапны “Тормыш дәрьясында” дип атадык. Чөнки автор да, аның уңай геройлары да тормыш дәрьясы кичкән, авырлыклар, зур сынаулар аша үткән, һәркайсы үз өлкәсендә фидакарь эшләгән шәхес бит.
Китапта аның Дүртөйле районының Исмаил авылыннан язылган һәм 1966 елның 29 октябрендә “Кызыл таң”да басылган “Хатирәләргә хыянәт итмичә” дигән күләмле мәкаләсе дә бар. Шул вакытта ул инде 17 яшьлек авторның тәҗрибәле журналистлардан калышмавы күренеп тора.
Ә нигездә китап ике өлештән тора. Беренчесе — “Кызыл таң”да 1970-84 елларда басылган, әдәбият һәм журналистика таләпләренә тулысынча җавап бирүче очерклар, икенчесе — 1966-84 елларда шулай ук “Кызыл таң”да басылган мәкаләләр, 1995-99 елларда актуаль һәм кискен социаль темаларга “Тулпар”да урнаштырылган язмалар. Ике заманның, ике системаның — Совет җәмгыятенең һәм аннан соңгы, урысча “лихие девяностые” (“лихой” — “явыз”, “яман” мәгъ­нәсендә) дип йөртелгән елларның якты чагылышы буларак та кабул ителә андагы язмалар. ХХ гасырның соңгы унъеллыгында тоташ ил пыран-заран китерелгәндә... кыска гына вакыт аралыгында сүз һәм матбугат иреге дә булып алган иде. Рәзил андый мөмкинлектән файдаланып калды.
Баштарак әйтеп үтүемчә, “Кызыл таң” җитәкчелеге Рәзилне командировкаларга бик еш йөртте. Дан казанган нефтьчеләр, төзү­челәр, металлурглар, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка дистәләрчә һөнәр ияләре, шулай ук предприятиеләр, хуҗа­лыклар җитәкчеләре турында язар өчен. Алдынгы тәҗрибәне таратыр, килеп туган проблемаларны хәл итүдә гәзит аша ярдәмләшер өчен. Аның мактау дип исәпләнгән һәр чыгышында да ниндидер проблема күтәрелми калмый иде. Аларны ул я үзе “казып чыгара”, я геройлары исеменнән әйттерә.
Менә аның 1972 елда язылган һәм бу китапта да урын алган “Изге туфрак” очеркы. Илеш районының “Правда” колхозы бригадиры, атказанган механизатор Ильяс Мөхәммәтов турындагы очеркы. Бригадир анда “югарыдан” ашыктырган өчен генә чәчүгә чыгуга каршы (чөнки туфрак өлгермәгән) җыелышта үзенең кискен сүзен әйтә. Басуда исә җиңел-җилпе генә эшләп, җирне бозган механизаторны эшеннән читләштерә.
Рәзил Фазылов язмаларын укыганда алар өчен мәгълүмат туплаган чагындагы үз образы да күз алдына килеп баса. Әнә ул министр яисә генеральный директордан интервью ала. Үзен һиммәт, дәрәҗәле тотуы гына түгел, бу тармактагы хәлләрне, проблемаларны энәсеннән җебенә кадәр белеп сөйләшүе түрәнең аңа хөрмәтен арттыра. Четерекле сораулар бирүе дә аның ачуын кабартмый. Нәтиҗәдә, кешеләр егылып ятып укырлык интервью килеп чыга. Тармак җитәкчелегенең аллы-гөлле отчетын социаль челтәрдән алып әвәләгән әкият түгел. Әнә ул ак халат киеп, табиб белән янәшә утырып, психиатрия дәваханәсендә ятучы авырулар белән сөйләшә. Икенче бер вакыт, бу юлы инде өстендә хокук сакчылары формасы, тикшерүче белән бергә, җинаятьчедән сорау алуда катнаша. Әнә ул слесарь-сантехник ярдәмчесе сыйфатында өйдән-өйгә кереп торбаларны тикшерә, ремонтта катнаша. Әнә ул начар киемдә, бераз аракы һәм кабымлык алып, бомжлар җыела торган урынга юл тота, алар белән уртак тел таба, ничек бу хәлгә төшү­ләрен ачыклый. (Бу китапта аның “Чүплектә яшәүчеләр” дигән тетрәндергеч язмасын укыгыз). Әлбәттә, аның һәр материалы республика, ил, дөнья буенча конкрет мәгълүматлар, фактлар һәм белгечләрнең фикерләре белән ныгытылган була иде.
Авыл җирендә атларның тоткан урыны гомер бакый алыштыргысыз булган. Совет чорында да, аңа кадәр дә, аннан соң да. Китаптагы “Сагындыра тояк тавышлары...” язмасын укыганда хатирәләр яңарыр, бу җәһәттән проблемалар һәм аларны хәл итү юллары ачыкланыр. Чирек гасыр элек язылган материал бүген дә актуаль.
Һәм тагын бер нәрсәгә тукталасы килә. Китап укучылар биредәге кайбер сүзләргә карата, “бүген гәзит, журнал, китапларда болай язылмый бит”, дияр. Әйе, тел ул даими рәвештә үзгәреш кичерә. Рәзил язган җит­мешенче-сиксәненче елларда әдәбиятта, матбугатта, сөйләм телендә председатель, секретарь, больница, магазин, класс, культура, квартира, политика, экономика, инициатива, почетлы граждан кебек сүзләр актив кулланылышта иде. Заман рухы саклансын дип, аларның күпчелеген Рәзил язганча, матбугатта тәү башлап басылганча калдыру кирәк дип табылды.
Ә уйлап карасаң, телебездә йөзәр еллар буе булган сүзләрне чүплеккә ташлаудан, әле көнчыгышка, әле көнбатышка табынудан без нәрсә оттык? Телебезнең кадере, гәзит, журнал, китапларыбызның тиражы арттымы? Юк бит!
Каләмдәш-хезмәттәшебезнең иҗат мира­сының бер өлешен тәшкил иткән бу китапны укысагыз, татар теле, татар журналистикасы менә нинди булган һәм булырга тиеш икән, дип уйламый калмассыз.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: