+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 август 2021, 18:30

Шамил Вәлиев мемуарлар яза башлады...

Журналист, республика Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев "Уфа мәктәбе укучысының мемуарлары" дигән беренче китабын чыгарды. 500 данәлек беренче тиражны ул нәшрияттан кичә алган.

Шамил Вәлиев мемуарлар яза башлады...
Шамил Вәлиев мемуарлар яза башлады...

Китап хәзерге кешенең классик триадасына - балачакка, яшьлеккә һәм аларның өлкәннәр тормышында гәүдәләнешенә багышланган.

Бүген әле яңа буяулар исе дә кибеп бетмәгән ике нөсхәне Шамил Вәлиев "басманың фонлы героинясы"на - Уфаның 1980-90 елларда укыган 49нчы мәктәбенә тапшырды.

Әдәби-сәнгать басмасында Наталья Якунинаның йөздән артык иллюстрациясе бар, 14 бүлектән торган китапның гомум күләме - 300 биткә якын. Басма мөхәррирләре: шагыйрь, язучы, драматург Айдар Хөсәенов һәм быел май аенда вафат булган журналист Рушан Кирәев.

Китапны Шамил Вәлиевтан аңа социаль челтәрләрдәге битенә язып алырга мөмкин.

Автор китапның рәсми презентациясен үткәрергә планлаштыра, вакыты һәм урын соңрак билгеле булачак. Басманы сату өчен китап кибетләре белән ул әлегә элемтәгә кермәгән.

Социаль челтәрләрдән кулланучылар Шамил Вәлиевны китабы чыгу белән котлаган, тышлыкның оригинальлеген билгеләп, китапның аудио- һәм электрон версиясен эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәләр.

Фото: "Башинформ".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: