+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 сентябрь 2021, 16:30

Яшь шагыйрьләргә ярдәм йөзеннән

Кырмыскалы районның тагын бер учреждениесе грант иясе булды.

Яшь шагыйрьләргә ярдәм йөзеннән
Яшь шагыйрьләргә ярдәм йөзеннән
Бу юлы сүз Русия Президентының мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсы турында бара. Үзәкләштерелгән клуб системасы татар һәм башкорт телләрендә каләм тибрәтүче яшь шагыйрьләр өчен "Ак күгәрчен" шигърият конкурсы оештыруга 800 мең сумнан артык күләмдә финанс ярдәм алды.

Конкурс күренекле якташыбыз – билгеле журналист, язучы, шагыйрь, драматург, татар һәм башкорт телләрендә иҗат ителгән йөзләгән популяр җырлар авторы, "Кызыл таң" гәзитенең элекке аш мөхәррире Расих Ханнанов истәлегенә багышлана. Әлеге чара туган телләрендә иҗат итүче яшь талантларга ярдәм итү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырырга тиеш.

Бәйгене оештыручылар билгеләвенчә, ул 28 октябрьдән старт ала һәм 2022 елның 1 гыйнварында тәмамланачак. Анда, ничә яшьтә һәм кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, теләге булган һәр кеше катнаша ала. Йомгаклар 2022 елның 21 мартында, Бөтендөнья шигърият көнендә ясалачак. Шунда ук профессионал шагыйрьләр тарафыннан осталык дәресләре дә оештырылачак. Иң яхшы шигырьләр китап булып басылып чыгачак.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: