+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 октябрь 2021, 14:55

Мостай Кәрим — республикабыз горурлыгы

Республикабыз матур бәйрәмен билгели. Бу уңайдан безнең төбәктән чыккан күренекле кешеләрне искә алабыз. Шуларның берсе — Мостай Кәрим.

Мостай Кәрим — республикабыз горурлыгы
Мостай Кәрим — республикабыз горурлыгы

Мостай Кәрим — Башкортстанның халык шагыйре, язучы, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашучы, күп кенә сугышчан һәм хезмәт орденнары һәм медальләр кавалеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Республикабызның данлыклы улы Мостафа Сафа улы Кәримов дөнья әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш кертте, классик башкорт әдәбияты традицияләрен яңа дәрәҗәгә күтәрде. Ул хәзерге Башкортстанның кабатланмас образын формалаштырып, бөтен көчен һәм талантын куйды.
Мостай Кәрим иҗаты Башкортстан әдәбиятының һәм бөтен республикабызның гәүдәләнешенә әверелде. Аның китаплары дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. Ил өчен авыр, сынаулы мизгелләрдә дә ул дәшми кала алмады. Аның акыллы сүзе һәрвакыт зур иҗтимагый резонанс тудырды. Ул һәр кешегә аңлаешлы һәм якын. Кешеләр аны югары әдәби осталыгы, таланты һәм сирәк кешелеклелек сыйфатлары өчен бәяли.

Фото: interesnyefakty.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: