+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 ноябрь 2021, 18:04

Әкрен тавыш еракка ишетелә

Шагыйрә Фәүзия Рәхимгулованың тууына — 100 ел.Башкорт әдәбиятында хатын-кызлар... Бу исемлекне гадәттә Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Кәтибә Кинҗәбулатова, Фәүзия Рәхимгуловадан башлыйлар.

Әкрен тавыш еракка ишетелә
Әкрен тавыш еракка ишетелә

Әдәбиятта үз исеме, үз тавышы, үз урыны булган Фәүзия Абдулла кызы Рәхимгулова Макар (хәзерге Ишембай) районының Янрус авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бәләкәйдән ятим калу сәбәпле, алтынчы сыйныфтан соң Стәрлетамактагы пионервожатыйлар курсына җибәрелә. 1935 елда Уфага килеп, педагогия рабфагында, техникумында, институтында укый.

Утызынчы еллар ахырында тәүге шигырьләре матбугатта күренгәли башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Черниковкадагы мотор төзүчеләр заводына эшкә бара. Сугыштан соң Макар районының мәгариф бүлегендә инспектор, Ишәй җидееллык мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1947 елда Фәүзия Рәхимгулованың балалар өчен “Якын дус” дигән тәүге шигырьләр җыентыгы чыга. 1952 елда Уфага килеп, “Пионер” журналында бүлек мөдире булып хезмәтен дәвам итә. 1965-67 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда белемен күтәрә. Аннан кайткач, яңа оештырылган “Башкортостан кызы” журналында эшли.
Шагыйрәнең өч дистәгә якын китабы нәшер ителде. Ул күбрәк кечкенә балалар, мәктәп укучылары өчен иҗат итте. Укытучы буларак, бала психологиясен, күңел нечкәлекләрен ача белде. Кечкенә укучыга нотык укымады, ә аны уйланырга, кирәк чакта “дөньясын онытып” шаярырга өндәде.
Өлкәннәр өчен язган лирик шигырьләре авторның үзе кебек тирән хисле, тулы сулы, тыныч. Аның сүзләренә матур гына җырлар да язылды. Хикәяләре дә ышандыру көче, мавыктыргыч булуы, әдәби гадилеге һәм тапкырлыгы белән аерылып торалар.

1961 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1981 елдан БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүзия Рәхимгулова 1995 елда вафат булды. Шагыйрәнең бер гасырлык юбилее уңаеннан бүген без гәзит укучыларыбызга аның яшьлек дуслары-каләмдәшләреннән икесенең 1971 һәм 1991 елларда ясаган чыгышларын, шулай ук ут күрше булып яшәгән яшьрәк буын шагыйрьнең 1991 елда язган шигырен тәкъдим итәбез.

Наҗар Нәҗми,
Башкортстанның халык шагыйре

Фәүзия, синең бала чагыңнан ук ятим калганыңны беләм — бу хакта үзең түгел, Кәтибә сөйләгән иде. Синең урта белем алып, институтның өченче курсына кадәр килеп җитүең үзе бер батырлык түгел идеме соң? Сугыш елларында язышкан хатларда без шигырь турында бер генә сүз дә алып бармый идек. Ул елларның каһәрле өермәсе, язмышларның көтелмәгән тарафлары һәм шартлары шигырь турында уйлаулардан ерак алып киткәндер. Бер уйласаң, сугыш еллары безнең гомер, иҗади язмыш өчен озакка сузылган кыш, соңлап килгән яз сыман булды. Сугыш бетү белән, безнең иҗади бөреләр ачыла башлады башлавын, ләкин агачлар сыман без бер көндә генә яфрак яра алмадык.
Миңа, ир-егет, җитмәсә, буйдак кешегә, ялгыз башны кайда да сыйдырырга мөмкин иде. Ә син гаи­ләле булдың, балаларың булды. Еллар буе алар бе­лән әле районга, әле Уфага күченүләр. Мондый чакларда ышыкланырга үз кыегың да булмаган шартларда, шигырьдән түгел, әллә нәрсәләреңнән дә кул селтәргә мөмкин иде... Ләкин булмый икән! Ана кеше үз балаларын ташлап китә алмаган кебек, йөрәгендә шигырь йөрткән кеше аны үзеннән-үзе чыгарып ташлый алмый икән. Әкрен генә, сиздермичә генә, шау-шусыз гына синең дә шигырьләрең еш кына күренә башладылар...
Күпләребезнең тормыш корулары, беренче тапкыр әни һәм әти булулары, ничектер, бигүк шау-шулы булмасалар да, үзара сизелеп торды, ә безнең күбебез синең өч бала анасы булуыңны сизмичәрәк тә калдык түгелме соң? Бу сүзләрем белән мин, Фәүзия синең иң мөкатдәс тойгыларыңа да кирәкмәгәнгә кагыламдыр, ләкин моның белән мин бары синең тышкы әкренлек, тынычлык астында эчке ашкынулар ятуы турында гына әйтмәкче булам.
Син бер шигыреңдә сәгатьләрнең артык тиз йөрүенә зарланып язасың. Әйе, Фәүзия, сәгатьләр тиз йөриләр, ә вакыт үтә, гомер үтә бара. Без том-том әйберләр яза алмадык, ләкин әле язылып яткан китабың да, аннан соң язылачаклары да, бәлки, иртәрәк, моннан берничә еллар алдарак язылырга тиеш булгандыр. Алда башланмаган көннәр, айлар, еллар бар әле, бар! Без ялт итеп кабынмасак та, бәлки безгә ялт итеп сүнәргә насыйптыр.
Үзем бу сүзләрне язам, үзем моннан берничә еллар элекке шигърият кичәсендә шигырь укыганыңны хәтерлим. Син шулай укыган җиреңнән шигырьнең уртасында әллә нишләп тынып калдың да, шигырь бетте дип уйлап, кул чаба башладылар. Ә син үзеңә хас тавыш белән тыныч кына, әкрен генә: “Бетмәде әле”, — дидең дә дәвам иттең. Чынлап та, Фәүзия, бетмәде әле, безнең языласы нәрсәләр бар әле, бар! Менә тик синең турыда әйтеләчәк фикерләремне хәзергә бетерәм, ләкин алда әйтеләчәкләре бетмәде әле, бетмәде.
1971 ел.
Мостай Кәрим,
Башкортстанның халык шагыйре

Ишембай якларыннан, Макар төбәкләреннән байтак язучы чыккан. Санап китсәң, уннан артык. Араларында көр тавышлылар да, йомшак тавышлылар да, чагу, әче тавышлылар да бар.
Ә менә иң ягымлы, иң тыныч, иң сабыр тавыш Фәүзия Рәхимгулованыкы. Бу тавыш нәрсәдер сорамый, таләп итми, ә ярдәм, ихласлык, күңел тынычлыгы тәкъ­дим итә төсле. Фамилиясе дә аның төп асылына туры килеп тора — Рәхим колы, Рәхимлек колы. Рәхимгулова. Әйтик, Фәүзияне Яубасарова яки Таштимерова дип күз алдына китерү мөмкин булыр идеме? Юк, булмас иде.
Аның исемен дә кычкырып, ачуланып әйтү мөмкин түгел төсле. “Фәүзия!” — дип ничек акырасың инде? “Фәүзия!” — дип өзелеп кенә әйтергә мөмкин. Мин шулай әйтәм дә: “Фәүзия!” Әйтерсең, аны исем-фамилиясе үзе эзләп тапкан. Шушы инсафлы, сабыр, ягымлы тавыш менә ярты гасыр инде башкорт әдә­биятында тынмый яңгырый, ул өн ерак тарафларга барып җитә. Бик күпләрнең йөрәгенә балачакта кереп кала да, аның моңнары гомер буе кешенең юлдашы була. Озын илле елга сузылган аның җыры буыннардан буыннарга күчә, күңелләргә нур, зиһеннәргә өмет өсти.
Балалар өчен язган әсәрләрендә ул еш кына болай ди: “Малайлар, кызлар, сезгә әйтәм. Әтиләр, әниләр, сез дә тыңлагыз!” Йөрәккә үтәр, акылга азык булыр сүзләр әйтелгәч, тыңлыйлар, тыңламый чаралары юк.
Фәүзия Рәхимгулова иҗатының чишмә башын күргән кешемен мин. 1935 елда без Башкорт педагогия институтында укый башладык. Хәзерге басынкы, тартынучан Фәүзиянең үсмер чагын күз алдына китерегез. Ул тынычлардан тыныч иде, әмма йөрәгеннән эркелеп чыккан шигырьләрен без — аның сабакташлары — шунда ук ишеттек. Үзе оялчан булса да, шигырьләре батыр, кыю иделәр. Кызык бер нәрсәне күзәтергә мөмкин әдәбият дөньясында: берәүләр гомер буе үз әсәрләрен арттан этәреп йөртәләр, ә Фәүзия шигырь­ләре аның үзен җитәкләп йөртә. Бу бик әйбәт, ышанычлы. Әйткәнемчә, ярты гасырдан артык бер рухи авылда яшибез. Күңелләре якын кешеләрне мин шулай атыйм, рухи авылдашлар дим. Күзләрендә хәсрәт күргәндә дә аның күңелендә тап сизмәдем, җәбер күргән чакларында да зар сүзләрен әйтмәскә тырышты. Үтә кызыллардан булмасак та, араларыбыз алсу аллар көе сакланды. Үтә кызыллар, беләсез, тиз уңа. Җитмеш яшьтән үткәч, дустыма, замандашыма, каләмдәшемә, сердәшемә шушы сүзләрне әйтә алуыма ифрат шатмын. Сүземне такмак әйтеп тәмамларга телим:

Күз тимәсен Фәүзиягә,
Яңа тулды җитмеше.
Күп халыкны сокландыра
Җитмешенең җимеше.
Җанга азык, җанга сихәт.
Чәчкәне дә урганы.
Йомшак булсын түшәкләре,
Җылы булсын юрганы.
Үзе сабыр, үзе батыр,
Һич тә тормас җебеп ул.
Хәтәр төндә ат урлашыр,
Кыз урлашыр егет ул.
Җитмеш аңа килешеп тора,
Үлчәп теккән киемдәй.
Сиксәнне дә сикереп үтәр,
Горур башы иелми.

Ишембай, 20 декабрь, 1991 ел.

Ут күршем
Фәүзия апа Рәхимгуловага

Судан алып, утка сала тормыш,
Боз сорасаң — утын тоттыра.
Еш-еш кыш яндырып, җәй туңдырып,
Тормыш төрлесеннән йоттыра.

Авыр мәлдә барып сөялергә,
Ут күршем бар, шөкер Аллаһка;
Күземнән үк сүзсез күреп торган,
Бөтен хәлләремне аңлаган.

Үз хәле дә җиңел түгел, беләм,
Азмы кыерсыткан үткәннәр.
Күпме генә киртә кормаганнар
Яшәү йомгакларын сүткәндә.

Кеше, диеп соңгы тиенен бирер,
Авызыннан өзәр азыгын.
Аны күрсәң, көн ачылып китә,
Ныгый төшә өмет казыгы.

Җайлап кына чыккан тавышында —
Үткән гомер, көннәр, ел чыңы.
Багучыдай тыныч кына итеп,
Төшендерә яшәү тылсымын.

Юл йөрибез туган яклар буйлап,
Авыр, дими, хәтта авырын.
Нәрсәләрне генә күтәрмәгән
Апа, синең юка яурының.

Янган йөрәкләрне басар өчен
Салкын табып бирер ут кеше.
Туңган чакта җаннар өрә алыр.
Ялкын бирә алыр ут күршем.

Ирек Кинҗәбулатов.
1991 ел.

Сәхифәне Фәрит Фаткуллин әзерләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: