+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 декабрь 2021, 16:05

Яңа ел бүләге

Миләүшә КАҺАРМАНОВА хикәясенең дәвамын тәкъдим итәбез.  

Яңа ел бүләге
Яңа ел бүләге

– Ул заманында менә дигән хәрби, шундый шәп командир иде. Мине ул ут эченнән алып чыгып, җитмеш чакрымны таулар аша иңендә күтәреп үткән. Гомерем белән бурычлымын аңа...

– Ә кайда булды ул хәл... Ой! – Ишеткәннәренә хәйран булган кыз чәен чынаяк читенә агызып торганын да шәйләмәгән икән.
– Әфганда.
– Алай икән... – Шулвакыт Галия күршесенең җәйнең ниндидер бер көнендә зәңгәр берет киеп, шундый ук тельняшкалы, беретлы ир-атларны җыеп, бәйрәм-нәренең азагында һәрвакыттагыча дөнья җимереп сугышып, еш кына күрше-күлән-нең полиция чакыруга барып җиткәннәрен хәтеренә төшерде.
– Ә нишләп ул бүген шундый?.. – Кыз соравын ничек тә йомшаграк бирергә тырышты.
– Нинди — “шундый”?
– Ну... эчкече бит инде Шакир абый, аның нәрсәсен яшерергә.
– Аның башыннан үткәннәрне күрсәң, кичерсәң, сылу, бу дөньяда яшәмәскә дә мөмкин. Шакир абый — ике тапкыр каты яраланып, чак-чак тере калган кеше. Соңгы тапкыр госпитальдә ятканында аны аякка басмас, дигәннәр. Шул вакытта хатыны ташлап киткән. Әфганстаннан безнең гаскәрләрне чыгарган елда ул солдатларын күрәләтә үлемгә алып барган бер операциядән баш тарта, верховныйларны кеше гомерен санга сукмауда гаепли. Шул аркада хәрби трибунал аша аны армия хезмәтеннән читләтәләр. Уйлап карасаң, туган ил алдындагы бурычыңны үтим дип, дистә елдан артык күрәләтә бер чит ил, чит халык арасында газраил белән якалашып йөреп, гаиләңне, саулыгыңны югалт, киләчәккә өметеңне, рухыңны сындыр да, шул ук туган илеңә дә кирәксез булып кал, имеш...
– Ә сез... Сез дә шундый хәлдәмени?
– Минем хәлем... андый ук булмаса да, шундыйның бер чаткысы. – Гаяз авыр көрсенде. – Мин дә шунда аягымны югалтып... һәм алты ел әсирлектә булып кайттым.
Галия бу яңалыкка ышаныргамы-юкмы дигән шикелле, өстәл читенә янтаеп, Гаязның аягына күз төшерде. Аяклары бар түгелме соң, янәсе.
– Протез миндә, белмәгән кеше чатанлауны да шәйләми ул. Аягы гына чепуха, менә монда кайтарылгач, җинаятьче шикелле төрмәдән төрмәгә йөртеп сорау алулары, Ходай кушмаган нәрсәләрдә гаепләүләре йончытты. Авылда да аңлаган-аңламаганы “дух” дип йөртә мине... – Егет “кем икәнемне белдең – куып чыгарсаң да була” дигән кыяфәттә кызга карап алды. – Кайтуыма озатып калган кызым күптән балалар әнисе иде инде, картлар дөнья куйган, төп йортта энем генә. Мин аңкы-миңке килеп йөргәнче энем өйләнде дә бала-чагалы булды. Үземә йорт күтәрергә дәрт таба алмадым, шунда ихата эченә бәләкәй генә алачык бурап алдым да, яшьләргә хуҗалыкта ярдәм итеп көн иткән булдым. Беркем белән дә аралашмадым, һәрвакыт мине нәрсәдәдер гаепле итеп күргән кешеләр белән аңлаша алмам кебек булды. Бәлки, алар күптән бу хакта хәтерләмиләрдер дә, әмма үзем оныта алмадым. Миңа авылдашларым: “Тоткынлыктан сәеррәк булып кайткан”, дигән диагноз куйган, бәлки, шулайдыр да...
– Монда нигә...
– Командирым ел да чакырып хәбәр җибәрә иде. Бер дә килгәнем булмады. Чөнки үзем андый очрашуга әзер түгел идем. Менә бу юлы, нинди кодрәт беләндер, хатны алгач та җыендым да юлга чыктым. Төне буе сөйләшеп утырдык. Шунысы гына үкенечле: командирыма күптән киләсе булган. Ул минем өзелгән өметемне ялгады, ничә еллар кансырап торган җан ярамны шифалы учы белән япты. Олы йөрәкле, көчле рухлы, каһарман кеше... Сезнең кебек кыйммәтле туннар киеп, алтын-көмешкә төренгән һәм дөньяны тик алсу-зәңгәр төсләрдә генә күргән зар-интизарсыз кешеләргә моны аңлавы, бәлки, мөмкин дә түгелдер... Син бит аны эчкече, дисең...
Уңайсыз тынлык урнашты. Киеренке хәлдән котылмак булып, Галия шым гына барып музыка куеп җибәрде. Борылды да:
– Әйдә биик, – диде. Әйтәсен әйткәч кенә кунагының протез аякта икәнлеге кылт итеп исенә төште. “Менә сиңа –тагы да бер ахмаклык!”
Гаязның карашларында башта кинәт кенә каушау чагылып киткәндәй булса да, ул, торып, кызга таба атлады. Чынлап аксый икән. Якын ук килгәч, сизелер-сизелмәс кенә башын игәндәй итте дә, ярыйсы ук кыю кыланып, сыңар кулы белән биленнән кочаклап алды. Аркасына яткан зур каты учтан һәм йөзе каршысындагы киң күкрәктән бөркелгән әйтеп аңлаткысыз татлы да, куркыныч та булган җылылыктан Галиянең башы әйләнде, йөрәге дөпелдәде. Идәнгә кадаклангандай булган үкчәләрен чак аерып алып биеп китте. Үзе еланнан сихерләнгән куян хәлендә каршысындагы зар сеңгән моңлы күзләрдән карашын ала алмады. Бу күзләр… Бу күзләр… Алар бит иркә-ләп… назлап… яратып карыйлар… Алар күңеленең иң төпкел, иң яшерен кылларын табып алып тирбәтәләр… кытыклыйлар… Җылы тыны йөрәген язгы кояш астындагы боз кисәге шикелле эретә… эретә… Каты кысылган иреннәреннән, иртә буразналар ергалаган маңгаеннан, җил-кояшта янып каралган чандыр яңакларыннан бармак очларын гына йөртеп карау теләге тыеп тоткысыз…
Егет башта үзенең иягеннән сизелер-сизелмәс дерелдәп үткән кызның бармак очларына иренен тидерде, тирән тын алып, чәчләрен иснәде, аннары саклык белән тәүдә тамыры дерелдәп торган нәфис муенын, ут булып янган яңакла-рын, аннары алсу иреннәрен үпте…
Исенә килсә, көй туктаган, вальста әйләнмиләр, ә ул, мәңге аерылмастай булып, Гаязның кочагына сеңгән. Кыз чәче тузгыган башына аңы тулырак кайткан саен ныграк каушады, егетнең калын муенын кысып кочаклаган беләкләрен оялуыннан тартып алырга да хәле җитми торды.
– Галия… син шундый тәмлесең… хуш ислесең… – Колагы төбендә генә пышылдап әйтелгән татлы сүзләрдән кинәт күңеле тулды да шатлык яшьләре елга булып агып та китте. – Елама, акыллым, елама… Әйттем бит, сиңа көлеп-елмаеп кына тору килешә… Син бит кышкы кояш кебек.
– Н-нишләп к-кышкы? – Гүя бу мәлдә нәкъ бу хакта белү мөһим.
– Кышкы кояш кадерлерәк була, чөнки ул сирәк елмая. Ә җәй кояшның кыздыруына өйрәнеп бетәсең, сизмисең дә.
Ниһаять, тынычлана төшкән кыз, егетнең күкрәгенә учларын куеп, этеп җибәрде дә кочагыннан ычкынды, өстәл янына килеп, калак-тәлинкәләрнең әле берсен, әле икенчесен тоткалап, кире урыннарына куйды, бокалларны шудырды. Егет моны үзенчә аңлады, уңайсызлангандай итеп чәчен сыпырды да:
– Ярый, Галия, мин кайтыйм инде, соң булып китте. Табын өчен рәхмәт, – дип чыгарга юнәлде.
Шулвакыт Галия нәкъ шушы мәлдә бу фатирда ялгыз кала алмаячагын аңлады. Юк, ул монда ялгыз кала да, ялгыз утыра да, ялгыз яши дә алмый. Әйе-әйе. Яши алмый! Кыз чарасыздан, ни эшләгәнен белмичә, ашыгып киенә башлады. Юк! Ул ялгыз калмаячак!
– Төн уртасында кая җыендың? – Ишек тоткасына тотынган Гаяз кызның ашыгып тун киюенә карап торды да сорамый булдыра алмады.
– Мин? М-мин… Ә син кая?
– Минме? Монда гына, Шакир абыйга бит.
– Алайса… м-мин дә.
– Ничек?.. Шакир абый йоклыйдыр ул…
– Йок-клыймы… Син?..
– Мин?.. – Егет, урамга уйнарга атлыккан җиреннән ишек төбендә туктаткан бала хәлендә кулына шарфын урап, елар чиккә җитешкән кыз янына якын килде. – Нәрсә булды, Галия?
Шундый йомшак, шундый ягымлы итеп бирелде бу сорау! Күңелнең чамасыз тартылудан менә-менә өзеләм дип торган нечкә кылларына май булып тамды. Галиягә бит әлегә тиклем бер генә ир-атның да алай якын килеп, күзләренә назлап карап, “Нәрсә булды?” дип эндәшкәне юк, булмады да.
“Ничек инде “Нәрсә булды?” Күрми-сеңмени, аяк астында идән селкенә, стеналар артка шуа, баш очында түбә зырлап әйләнә… әйләнә…” Тик теле болар хакында әйтә белми, иреннәре бөтенләй икенче төрлене пышылдый:
– Калмыйм монда… Ялгызымны калдырма.
Хәлнең мондый борылышыннан бераз каушап китсә дә, Гаязның да йөрәгендә шушы йомры гына, йомшак кына, сабыйларча саф карашлы елак кызга карата гомердә булмаганча кайнар, ярсу тойгылар уянган иде. Һәм ул, хисләренә баш була алмыйча, соңгы берничә сәгать эчендә генә күңел түрен ялмап алучыны туны-ние белән бергә кочаклап алды да мәңге ычкындырмас булып күкрәгенә кысты:
– Курыкма, Галиям… Мин сине бервакытта да калдырмам.
Уянды. Күзләрен ачмый әле. Ул шулай күзләрен ачмыйча гына уйланып ятарга ярата иртән. Әле йокысы туймаганнан түгел, ә бүлмәдә уйнаган нурдан күзләре чагылыр кебек булганга ята ул. Чөнки йөрәгендә балкыган яктылык бүлмәне дә, бүлмәне генә түгел, фатирын да, хәтта барлык йортны да тутырган бит.
Нинди рәхәт! Ул инде ялгыз түгел, аны яраталар, ул ярата! Тормыш нинди ямьле, татлы, илаһи…
Галия керфекләрен иренеп кенә җилпеп, көтмәгәндә килеп каплаган бәхе-тенең сәбәпчесе яткан якка күз салды да секунд эчендә сикереп тә торды – янындагы урын буш иде. Ой! Таңга таба гына иртә белән торып чәйләр әзерләп, үбеп кенә уятырмын дип хыялланып яткан иде, юньсез, йоклап киткән икән.
Кыз, халатын юл уңае кия-кия, яланаяк көе аш бүлмәсенә ашыкты. Арттан гына килеп, чәй эчеп утыручы сөйгәненең муеныннан кочакларга иде исәбе. Анда булмагач, ваннага юлланды, тик тегесе монда да булмады. Ә-әй! Ул бит ир кеше – тәмәке тартадыр. Тик ир дигәне балконда да юк, балкон ишекләре, үзе көз ныклап ябып, ярыкларын ябыштырып куйганнан ачылмаган.
Аптырауга калды Галия. Шакир абыйларга киттеме икән? Киткәндер шул, үзе төшкәчә йоклап яткач! Мөгаен да көтте-көтте дә, уятырга кыймый чыгып китте инде. Кыз ялан аякларына тапочкаларын гына эләктереп, күз ачып йомганчы күр-шесенең ишеге төбендә тора иде инде. Бер генә тирән итеп тын алды да кыңгырауга басты. Бераз көттергәннән соң ишекне Шакир абый ачты. Галия тәүлектән артык йоклаудан йөзе шешенгән күршесен, тегесе исә иртәнге сәгатьтә халатта көе генә май кояшыдай балкып торган кызны күрүдән аптырап китте.
– Карендәш?..
– Шакир абый?.. Э-э… Ни… Гаяз… мондамы?..
– Гаяз? Ә-ә, ул малаймы? Әллә, мин ни йоклап тик ятам… – Шакир абый Гаязны чакырмак булып кереп китте дә, фатирын урап чыгып, тагы ишеккә килде. – Юк ла ул егет, карендәш, киеме дә юк. Яңа елны бергә каршыларбыз да кайтам, дигән иде, ничек уңайсыз булды бит әле, карендәш, йоклап ятылган…
Галия арытаба инде күршесен тыңламый иде. Әле генә салават күпередәй балкыган дөньясы өстендә кинәт җир ертып аҗаган ялтырады да, колакларны тондырып яшен атты. Аны атты яшен. Гәүдәсе вак кына кисәкләргә челпәрәмә килеп вакланды да тирә-якка чәчрәп очты. Бары күзгә күренмәс җаны гына яралы күбәләк шикелле пырылдап фатирына очып керде.
Ай, Аллаһ… Аллам! Ходай! Киткән! Ташлап киткән!!! Нишләп?! Нишләп алай иткән?! “Калдырмыйм”, “Йөрәгем, ниһаять, үз савытын тапты”, дигән булды бит! “Бәхетем, кышкы кояшым”, дип яратты, иркәләде…
… Ә нәрсә теләгән идең?.. Бер кичтә хасыйл булган адәм, кая барып башын терәргә, кемгә төртелергә белми йөргән ир кеше. “Кал”, дип муенына асылынганнан нишләп баш тартсын?! Чын кебек иде бит әйткәннәре, сөйләгәннәре, күкрәгеннән сыкрап чыккан кебек иде бит хисләре дә… Зәгыйфьләнгән язмышына Галиянең сарыфланмаган назын кушып үрсә, икесе бербөтөн камил, түгәрәк булырлар кебек иде…
…Кемгә кирәгем бар минем?! Кем мине чынлап яратсын?! Кем?! Кем!!!
Ачы күз яшьләре башта юл-юл булып төште, аннары кемузардан йөгерешкән гөрләвекләргә әверелде. Бераздан инде бу дәрья тотып торгысыз булып котырып ургылды. Кыз әле генә, күптән түгел генә күкнең җиденче катында тирбәлгән түшәгендә, буылып-буылып, чәчи-чәчи, озын чәчләрендә бутала-бутала, ястыгын әйләндереп-әйләндереп үкседе. Аннары тынды. Тынды да, үзәген тарта-тарта, күз яшьләре агып беткәч, эчендәге бушлыкны тыңлап ятты. Ярый… Арытаба нәрсә?..
Соравына җавап итеп ишек ачылды. Кем булырга мөмкин?! Нишләп ишеген бикләмәгән инде! Көч-хәл белән чәч-башын сыпыргалап каршы чыкты. Чыкты да тагы да бер тетрәнү кичерде: анда берни булмаган кебек, мәңге шушында көн күргәндәй, Гаяз өс киемнәрен салып тора. Үзе гаепле тавыш белән хәбәрен тезә:
– Бәйрәм көне дә инде бүген, Галия, бөтенләй баштан чыккан, ачык кибет эзләп, бөтен шәһәрне урадым…
Бераз торгач, Галия кычкырып җибәрде:
– Гаяз! Кайда булдың?!
– Кибет эзләдем, дим бит! – Киемнәрен урнаштырып йөргән егет бу тавыштан, ниһаять, кызга туры борылды. – Галиям, нәрсә булды тагы?
– Мин… мин сине киткәндер дип уйладым… Сиңа кирәгем юктыр… уйнагансың да ташлагансыңдыр, дип, курыкты-ым…
Бу бетмәс күз яшьләре каян чыга диген!
Егет көлә-көлә килеп, оялуыннан кушучлап битен каплаган кызны кочты, юешләнеп беткән чәчләрен сыпырды:
– Исәркәем, мин бит сиңа Яңа ел бүләге эзләп йөрдем.
Галия, йөзен ачып, дымлы керфекләре аша елмайды:
– Бүләк?.. Нинди бүләк?... Син бит үзең – миңа Яңа ел бүләге!
Нишләп бәхет шулай сагыш-хәсрәт, күз яшьләре аша килә икән?

Миләүшә КАҺАРМАНОВА.

(Башкортчадан Фәния Габидуллина тәрҗемәсе).

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: