-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
20 гыйнвар 2022, 11:10

Сине эзләп йөрдем

Рәвис килеп керү белән әнисе өстенә очып кунып, сугып җибәрде. Рәвис сискәнде, хәтта әнисенең кулыннан тотып алды:

Сине эзләп йөрдем
Сине эзләп йөрдем

— Әни, нишлисең?
— Нишлисең? Нигә кеше баласын алдап йөрисең?
— Кемне алдаган мин?
— Әле генә Фәнүзә шалтыратты. Ышандырып йөргәнсең, үзе әйтте.
Рәвис ни әйтергә дә белмичә, әнисенең кулын ычкындырды. Димәк, Фәнүзә әнисенә шалтыраткан, барысын да җиткергән.
— Шул хакта сөйләшим, дигән идем әни. — Егетнең тавышы мөшкелләнде. — Ни эшләп карарга икән? Егетләр, кабаланма, диләр.
— Нигә үзең хәл итмисең? Яратканда да егетләрең киңәш биреп тордымыни? Кит инде, кеше шулай өйләнәме?
...Рәвис белән Фәнүзә кичә бик нык кына тиргәшеп алганнар иде. Анысы да инде, егет, нәрсә уйлыйсың, тагын җиде айдан әти буласың, дип әйтте дә салды. Рәвис бу хәбәрне көтмәгән иде, ни кайгырырга, ни шатланырга белмичә, лып утырды. Дөресен әйткәндә, өйләнү кебек җитди мәсьәлә аның тормышында көн тәртибендә тормый иде: “Вәт эләктем...” — дип эчтән генә уйлавы да, үзе дә сизмәстән, тел очыннан ычкынды да куйды. Фәнүзә сикереп торды да, этеп җибәреп, тиз генә киенеп, ишеккә таба атлады. Әрләшүләре дә кешечә булмады бит әле. Фәнүзәсе елый, егете аны туктатырга тырыша, тик юатырлык сүзләр таба алмый. Менә хәзер әнисе дә бу хакта белә икән.
— Әни, әллә өйләнимме?
— Соң, шуны үзең, үз башың белән хәл итә алмыйсыңмыни?
— Кичә елады да куйды, сөйләшеп булмады.
— Сөйләшеп булмады...Бар, күземә күренмә! Үзе белән сөйләш, килешегез! Алай ярамый.
...Рәвис тәүдәрәк эчеп, кыюланып алырга теләгән иде. Азык-төлек кибетенә керде, шешәләр тезелгән киштәгә карап торды, кире уйлады. Урамга чыккач, Фәнүзә яшәгән подъездга атлады. Кереп өлгермәде, такси килеп туктады. Рәвис такси кузгалып киткәнче керми торырга булды. Ул арада булмый, ике зур чемодан тотып, подъезддан Фәнүзә килеп чыкты һәм әйберләрен таксиның багажнигына ыргытты. Рәвис авыз ачып эндәшкәнче, Фәнүзә җилп итеп таксига кереп утырды һәм кузгалып та китте.
Егет ни уйларга да белмәде. Тормышының үзе дә аңлый алмаслык мөһим өлешен югалта баруын сизде. Фәнүзә кая китте икән? Әллә Стәрлетамакка апаларына юлландымы? Акрын гына атлап, Яшьләр сарае янына килде. Парлашып йөргән кызлар, егетләрне күреп, көнләшеп куйды. Ә бит кичә генә ул да бик бәхетле иде.
Иртәгә таң белән эшкә, бераз ял итеп алырга кирәк. Рәвис шым гына фатирына керде, әнисен уятмыйм дип, утны да кабызып тормады, бүлмәсенә үтте. Тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкка күз өйрәнгәч, егет шифоньер янында ике чемодан төсмерләде һәм, үз күзләренә ышанмыйча, караватка карады.
— Кайттыңмы? Кайда йөрисең? — диде караваттагы сын Фәнүзәнең тавышы белән.
— Сине эзләп йөрдем.
— Таптыңмы соң?
— Тапмадым, такси белән алып киттеләр.
— Шунда килеп утырсаң, ни булган? Чемоданнарымны ташып, кулларым калмады.
— Ярый, моннан соң мин синән авыр нәрсәләр күтәртмәм.
— Күтәртми кая барасың, килеп эләктең бит инде!
Егет кайнар сынны кочагына алды.

Рәиф Мәүлиткулов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: