Матбугат ветераны, яшь хәбәрче чагымдагы ихлас остазымның “Китапсызлык” һәм “Китапсызлык-2” дип аталган шушы язмалары минем еракта калган истәлекләремне яңарткандай булды, уй-фикерләрем белән уртаклашырга кулыма каләм алдым.
Нәрсә соң ул адәм баласын караңгылыктан яктыга алып чыгучы изге китап галиҗәнаплары? Минем өчен ул сулар һавага тиң. Мәктәпкә төшкәнче татарча иҗекләрне кушып укый алуым әткәй, әнкәемнең әдә-биятка, матбугатка хөрмәтен-нән дип уйлыйм. Әткәем Әд-һәмнең Борай районы “Алга” гәзитенең актив авыл хәбәрче-се булганлыгын искә төшерү дә урынлы. Әнкәем Гөлүзә татар халык җырларын, әкиятлә-рен яхшы белә иде. Без шуларның йогынтысында үстек. Фәнзил абыем (инде мәрхүм) саратов, вятка, тальян гармуннарда, хромкада өздереп уйный, күкрәк тавышы белән моңлы итеп җырлый иде. (Бүгенге татар, башкорт эстрадасында тамак, борын белән җырлаучылар “йолдыз” булып йөри).
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән әткәм-әнкәмә, абыема рәхмәтем чиксез. Инде урыннары җәннәттә булсын. Китапка тартылуыма ярдәм иткән Әҗәк урта мәктәбе укытучылары Мөнирә Мәгъзумова, Маһира Вәлиева, Миләүшә Гатауллина, Кадим Шәрипов, Борис Фаюршин, Ирек Фәрхетдинов, Венера Вәлиәхмәтованың исемнәре һәрчак йөрәк түремдә.
Башлангыч сыйныфларда укыганда булган бер күңелсез хәлне дә искә төшереп үтим әле. Укытучы апа мине заклепкалы клеш чалбар кигән, галәмәт озын чәчле, киеменнән тәмәке исе аңкып торган бер абый үзе генә утырган (унынчыда укыгандыр дип уйлыйм) сыйныф бүлмәсенә алып керде. Тез буыннарым калтырап, маңгайга тир бәреп чыкса да, апа кушкач, кулыма китапны алып, шактый йөгерек итеп укый башладым. Аннары апа китапны теге әзмәвергә тоттырды. Бик авырлык белән укый иде бу. Көләсе килә, ләкин куркыта. Әзмәвернең, үгез кызыл чүпрәк күргәндәй, миңа карап алуы да шөрләтә.
Гомеремдә беренче бу “мастер-класс” күрсәтүемнең нәтиҗәсен озын тәнәфестә тойдым. Озак еллар “икеле” атында “берле”ләре белән суккалап наданлык юлыннан һәркөнне мәктәптән өенә җилдерүче озын чәчле абый бер-ике тапкыр тибеп, сугып алды.
Әмма бу күңелсез хәл мине китаптан аермады. Авыл, мәктәп китапханәләреннән алып укыганнардан Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур”, Ибраһим Абдуллинның “Хуш, Рим!”, Зәйнәп Биишеваның “Кимсетелгәннәр” романнары аеруча истә калган.
“Мәңгелек мәхәббәт” дип җырлыйлар. Китапка мәхәббәт аңардан һич калышмый, минемчә. Кайбер гашыйк җаннарның кинәт кенә аралары суына. Ә китап белән алай булмый. Ул шатлыгыңны да, кайгыңны да тоя, кабул итә, өстәвенә, хәзинәләре белән сине яшәү рельсларына кабат бастыра, дөрес юнәлеш күрсәтә. Ул беркайчан да ташламый, сатмый.
Тагын бер гыйбрәтле, фәһемле фактны искә төшерәм. Картәтием Шәйдулла Әхмәдулла улы 1905 елда туган. Октябрь революциясе булгач, яңа хакимнәр, ягъни кызыллар дини китапларны, искелек калдыгы дип, күпләп яндыралар, таптыйлар, ерткалыйлар. Ни үкенеч, гарәп имласындагы китаплардагы дин тәгълиматы гына түгел, дөньяви гыйлем дә көлгә әйләндерелә. Ул вакытта 12 яшьтә булган Шәйдулла Әҗәк авылы тиреслек-чүплегендә ниндидер могҗиза белән янмый калган китапларны төнлә табып алып кайтып, чүпрәккә төреп яшереп куя. Кемдер аны кача-поса гына гарәпчә укырга-язарга өйрәтә. Мин өлкән сыйныфларда укыганда: “Кем иде ул?” — дип төпченсәм дә, картәтием җавап бирмәде. Нишлисең, заманалар шундый иде...
Хәвефле, хәтәр елларда да китаптан аерылмаган, аңа тугры калган әби-бабаларыбызның ныклы рухы алдында баш ию бик дөрес булыр бүгенге китапсызлык чорында!
Шәйдулла Зөбәеров дистә еллар дәвамында авылның мулла-мөәзине вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарды. Үзенең хезмәте өчен югары таксалар куеп, сәдаканы сорап алмады (андыйлар хәзер буа буарлык!). “Сине чакырган кешенең өстәл әзерләп ашатуы сәдакага тиң”, — ди иде. Үрдәк-каз оялары үрүче, күзнең явын алырлык көянтәләр ясаучы, тире иләүче, йорт тирәсе, алмагачлар тулы бакчасы һәм үзе гел пөхтә булган картәтием гади, тыйнак, әмма гыйлемле, мәгънәле тормыш юлы кичерде. Озак авырмыйча, 1988 елның язында якты дөнья белән хушлашты. 12 яшеннән көл арасыннан Аллаһ исеме белән бәйле хәзинәләрне эзләп тапкан картәтиемнең иҗади рухы миңа да күчкән, күрәсең!
Башкортстан “Китап” нәшриятында 2018 елда “Акчарлаклар” әдәби алманахының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде. Мин фәкыйрегезнең дә анда уннан артык шигыре кергән. 51 яшемдә, халыкча әйтсәк, “общак”та булса да китапны кулыма алдым дип сөенергә генә кирәктер, диярсез. Ашыкмагыз! Бу кулга алып, кыштырдатып укый, автограф куеп бүләк итәрлек китап түгеллеген күргәч, кәеф нык бозылды.
Кыскасы, 51 яшемдә электрон китабым дөнья күрде. Быел миңа 55 яшь тула. Мәкаләләрем, җырлар текстлары авторы буларак һәм шигырьләрем аша республикада иҗатымны беләләр, хөрмәт итәләр, китабымны сорыйлар.
Шагыйрь буларак, Язучылар берлеген дә, “Китап” нәшриятын да ихтирам итәм. Соңгы елларда нәшер ителүче китапларның авторлары кабатлана. Күмәк җыентыкларда да — алар, аерым итеп чыгарырга да юлын табалар.
Кибетләрдә китап аз түгел. Зур күләмле, чагу бизәкле, әмма рухи табышсыз макулатура белән кибет киштәләре, китапханәләр тулган. Тузан җыеп яталар. Күптән мәрхүм классикларыбыз һәм бүгенге талантлы берничә автордан башка анда укырлык нәрсә дә чамалы.
Шундыйрак тәкъдимем дә бар. Берлеккә әгъза булып керү өчен ике китап чыгару мотлак, диләр. Чын талантларга гәзит-журналлардагы әсәрләре аша да бәя биреп була бит. Алайга китсә, берлеккә кереп, рәсми рәвештә язучы, шагыйрь булып йөрүчеләр арасында балкып торган талантлар ул кадәр күп түгел. Башкортта Рәшит Назаровка, Рәис Түләккә, татарда Салават Рәхмәтуллага алмаш күренмәве безне сагайтырга тиеш.
Менә минем алда Башкортстан Язучылар берлегенең ХIII съездында (2001 ел) халык шагыйре Равил Бикбаевның отчет доклады. Ул заманда китап хәлләре әлегедән күпкә яхшырак булган. Равил Төхвәт улы, бүгенгебезне алдан күргәндәй, борчылып, болай дип чыгыш ясаган:
“Туксанынчы еллар башында ил күләмендәге хәлләрдә “Китап” нәшриятына җиңелгә туры килмәде. Бәяләрнең котырынып үсүе, чик-чаманы белмәгән инфляция, кыргый базар милли китапның арытабангы яшәешен шик астына куйды. Әгәр дәүләт ярдәме булмаса, башкорт китабы нинди хәлдә булырын күз алдына китерү дә куркыныч. Ә бит китапның һәлак булуы — язучылар, әдәбият өчен генә фаҗига түгел. Китапның һәлак булуы — милләтнең, тоташ дәүләтнең һәлак булуы ул. Бу — дәүләтне туендыручы, аңа яшәү көче бирүче барлык рухи нигезләрнең җимерелүе дигән сүз.
Яңа меңьеллыкта барлык милләтләр һәм дәүләтләр Кыямәт көне белән генә чагыштырырлык зур сынаулар аша үтәчәк. Һәм кулларында милли китап булган илләргә һәм халыкларга яңа чорга капкалар җиңелрәк ачылыр...”
Равил Бикбаевның бу сүзләренә нәрсә генә өстәп әйтергә мөмкин?!
Бүгенге көндә мин Гали бине Әбү Талибның “Нәһҗ әл-бәлага” — “Сөйләм осталыгы юлыннан” дигән гаять зур китабын укыйм. Ислам дөньясында әһәмияте буенча Коръәннән генә калышучы бу рухи хәзинәне татарчага Мөхәммәт хәзрәт Галләм һәм аның фикердәшләре тәрҗемә иткән.
Ислам дөньясының иң зур имамы, фәйләсүфе Гали бине Әбү Талиб менә нәрсә дип әйтеп калдырган: “Лаек булганнан артык данлау — ялагайлык, ә кешегә тиешенчә бәя бирмәү — я телсезлек, я көнләшү”. “Гыйлем — затлы мирас, яхшы гадәтләр купшы яңа киемнәргә тиң, уйланулар — иң саф алтын”.
Хак сүзләр. Гыйлемне без һәрвакыт китап аша алганбыз, киләчәктә дә бу шулай дәвам итәчәк. Һәр электрон басма — ясалма, җитмәсә, ми, акыл эшчәнлеген тоткарлый, адәмне зомбилаштыра. Кәгазь китапларның югалуына юл куймыйк!
Китапны нигә хәзер аз укыйлар яки бөтенләй укымыйлар соң? Минемчә, ясле-бакчаларда, мәктәпләрдә башкорт, татар тәрбиячеләре, педагогларның милли рухы мактанырлык түгел. Матур, ягымлы тавыш тембрлы абый-апалар юк. Китапны дәресләрдә сәнгатьле итеп кычкырып уку, укыту юк дәрәҗәсендә.
Китапның киңкүңеллелеккә, бердәмлеккә, ихласлыкка гына өндәве һәркемгә билгеле. Китаплар буш, арзан, мәгънәсез, өметсезлек чишмәсенә әйләнмәсен иде. Язучылар берлеге, “Китап” нәшрияты, галимнәр, укытучылар белән берлектә, киләсе буыннар китапсызлык чоңгылына төшеп, рухи кыйммәтләрне югалтмасын өчен акыллы, эшлекле чаралар күрерләр, дип ышанасы килә.
Фәрит Фаткуллинның 19 ноябрьдәге мәкаләсен Габдулла Тукайның “Китап” шигыре бизәп тора. Шәехзадә Бабичның “И китап!” шигыре исә менә болай башланып китә:
Ап-ачык тор һәрвакытта,
И китап! Баксам сиңа,
Чын, асыл нигезле җирдән
Күп белемнәр бир миңа!
Бу юлларны язганда шагыйрьгә 15 яшь булган...
Рәзиф Зөбәеров,
эшче хәбәрче, шагыйрь.