“Туй” сүзе бигрәк тирән мәгънәле. Кеше гомерендә дә төрле туйлар була: бәби туе, никах туе, йорт туе... Минемчә, китап туен да шулар исәбенә кертергә мөмкин. Беренчедән, китапларда да – кеше язмышлары. Ә икенчедән, авторның үзенең дә гомеренең бер зур чоры шул китап өстендә эшләп үткән. Әнә шул “туй” дигәндә күз алдына зур бәйрәм чарасы килеп баса. Ә уйлап карасак, ул тантана гына түгел, ниндидер эшләргә үзенчә йомгак ясау яңа башлангычларга юл ачу да бит.
Журналистика ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәнил Әсәнов, Канзәфәр Усаев, Мөхәммәтсәлим Өметбаев премияләре лауреаты, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Мидхәт Рәҗәповның чираттагы, 15нче китабын тәкъдим итү чарасы — “Җитдидән көлкелегә кадәр” дигән китабының исем туе нәкъ шундый форматта үтте. Беренче карашка, аталышы гади генә күренсә дә, эчтәлеге, аның геройлары белән таныша башласаң, бу хезмәтнең нинди зур әһәмияткә ия булуын ныграк аңлыйсың.
Бу саллы китап “Публицистика: булган хәлләргә кыскача анализ”, “Кеше язмышлары”, “Сәхнәдә һәм сәхнә артында”, “Бәлки, елмаербыз” дигән дүрт бүлектән тора. Бу китапка узган гасырның 70нче елларыннан бүгенге көнгәчә язылган әсәрләре кергән.
Бозаяз авылы китапханәсендә узган чарага Мидхәт Гандәлиф улы шушы китабының күпсанлы геройларын бергә җыйды. Күз алдына китерә аласызмы? Әйе, бер табын артында төрле-төрле һөнәр ияләре — күренекле табиблар, укытучылар, сәнгать эшлеклеләре, кыскасы, лаеклы хезмәтләре белән районыбызны данлаган хезмәт кешеләре урын алды. Шуны да әйтергә кирәк: вакытында Мидхәт Рәҗәпов белән төрле сәбәпләр яисә эш буенча аралашырга туры килгән кешеләрнең күбесе мондый искиткеч документаль повестьлар, очерк геройлары булып китәрбез, дип уйларына да китермәгәндер. Ә бүген алар моның өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде, чөнки аларның тормыш юлын шулкадәр оста итеп Мидхәт Рәҗәпов кына сурәтли ала, дип исәплиләр.
Әйткәндәй, авторның кулыннан китап алганнан соң күпләре үзләре турында язылган урыннарга янә күз йөртеп чыкты һәм гади генә күренешләрнең дә шулкадәр оста итеп сурәтләнүен башкаларга да укып ишеттерде.
Шулай, районның Кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Рәвис Хаҗиев талантлы язучының каләменнән берничек тә качып кала алмас иде, чөнки ул үзе дә, китап авторы билгеләвенчә, Ходай Тәгалә тарафыннан бердәнбер данәдә барлыкка китерелгән шәхес. Үсмер вакытында ук фермада эшләүче әнисенә ярдәм итәргә йөргән, ә ул чирләгән вакытта өч ай дәвамында колхоз сыерларын да сауган.
Туймазы районында туып-үскән егет физика һәм математика укытучысы белгечлеген үзләштерә. Тиздән язмыш җилләре аны Кырмыскалы районына алып килә. Биредә ул мәктәп директоры, партиянең район комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире була. Соңрак район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын районның Кулланучылар җәмгыяте рәисе канәфиенә алыштыра һәм бүгенгәчә шул йөкне бик уңышлы, күркәм казанышлар белән тартып килә. Кайда гына эшләмәсен, ул һәрвакыт үзеннән соң якты эз калдыра, һәр коллективта ихласлыгы, ярдәмчеллеге, кешелеклелеге белән ихтирам казана, бер генә кешенең мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмый. Районда узучы дини, мәдәни, спорт чараларының даими иганәчесе дә ул. Ничек инде мондый шәхес әлеге китапта лаеклы урын алмасын?!
Китапның чираттагы герое — техник фәннәр докторы, профессор Мөрсәлим Гәрәев та Туймазы җирлегеннән. Бозаяз авылының кияве күптән инде үз кешегә әверелгән. Еш кына урындагы мәчеткә ярдәм күрсәтә. Кыскасы, Бозаяз авылыннан ул әле дә аерылмый.
Миңнехан Әбдиев бу китапка кермәгән булса, күпләр гаҗәпләнер иде, чөнки аның кебек шәхес — районда бердәнбер. Ул — РСФСРның атказанган эзләп табучысы, БАССРның атказанган рационализаторы, Русиянең атказанган төзүчесе һәм башка бик күп исемнәргә ия шәхес. Шуңа күрә автор өчен Миңнехан Солтангази улының китап турындагы фикере зур әһәмияткә ия.
Зур ихтирамга лаек геройларның тагын берсе билгеле революционер Мирсәет Солтангалиев нәселеннән. Ул үзен иң изге һөнәрләрнең берсенә багышлаган.
Табиблар династиясенең чагу вәкиле Илдар Мидхәт улы Солтангалиев билгеләвенчә, бу китапны язу өчен аналитик, яхшы психолог та, философ та булырга кирәк. Тагын бер кызыклы фактка тукталып үтте табиб: баксаң, безнең тантана сәбәпчесенең амбулатор картасы бөтенләй юк икән. 82 яшьлек кеше өчен бу бик сәер тоела. Ләкин моның да гади генә аңлатмасы бар — Мидхәт Рәҗәпов балачактан бирле спорт белән дус. Иртән тору белән гимнастикага баса, көн саен билгеле бер араны йөгереп, ә кышын чаңгыда уза.
Шунысы куанычлы: китап авторы үзенең геройлары белән дистә еллар элек, ә кайберләре белән балачактан салынган дуслык күперен саклап яши. Сыйныфташларының берсе — байтак еллар дәвамында Халыкны көнкүреш хезмәтләндерү министрлыгының бүлек мөдире булган Марс Мостаев. Ул автор мәктәп елларында ук бик актив булуын, мәктәп стена гәзитендә хикәяләре басылуын, аларны балаларның кызыксынып укуы турында сөйләде һәм кызыклы мәлләрне дә искә төшерде.
Гомумән, Бозаяз — талантлы шәхесләргә бай төбәк. Марс Солтан улына да табигать тарафыннан искиткеч иҗади сәләт бирелгән. Аның йөздән артык шигыре китап булып та, район гәзите битләрендә дә дөнья күрде, үзенең һәм башка билгеле авторларның сүзләренә җырлар иҗат итте, алар әлеге вакытта радио һәм телевидениедә даими яңгырый. Әйткәндәй, әлеге чарада ул сыйныфташына багышлап күптән түгел генә язган “Учагыбыз янсын әле!” дигән шигырен укып ишеттерде.
Байтак еллар мәктәп директоры вазыйфасын башкарган мәгариф ветераны, районның иң оста шахматчысы Наил Ишмаковның, үзенең тырышлыгы, иҗади сәләте, намуслы хезмәте белән барлык авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән, көтүчедән башлап, ферма мөдире, мәдәният йорты директоры кебек вазыйфаларны башкарган һәм даими рәвештә иҗат белән шөгыльләнүче Таһир Вилдановның, Мидхәт Рәҗәповның район гәзитендәге күркәм йолаларын дәвам итүче яшь мөхәррир Ринат Шәйбәков һәм башка бик күп кунакларның чыгышы авторга чиксез рәхмәт сүзләре белән сугарылды.
Әлбәттә, бу геройлар авторны билгеле журналист, район гәзите мөхәррире, халык театры артисты буларак белсә, кызы Резида өчен ул — сөекле һәм хәстәрлекле әти, гаиләнең ныклы һәм какшамас нигезе. Әйткәндәй, Мидхәт Гандәлиф улының юрист булу хыялын кызы Резида һәм онык-оныкалары тормышка ашырган. Вакытында юридик институт тәмамлап, юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация әзерләвенә карамастан, Мидхәт Гандәлиф улының журналистикага тартылуы көчлерәк булып чыга һәм ул аның тормыш мәгънәсенә әверелә. Резида Мидхәт кызы да — әтисенең иң актив укучысы. “Үзенең геройларын ул ихлас ярата. Һәр кешенең йөрәгенә, күңеленә ачкыч таба белә, шуңа аның белән эч серләреңне дә уртаклашасы килеп тора”, — ди кызы.
Әйткәндәй, әлеге чараны оештырып, алып баручылар — Бозаяз авылы китапханәчесе Әлфинә Мостаева, кичә дәвамында үзенең җыр-моңнары белән чараны бизәүче оста гармунчы Әнвәр Ямалов та — китапның чагу геройлары. Шуңа әлеге чараны алар барлык күңел җылысын салып алып барды.
Бу китап, әлбәттә, андагы геройлар өчен бик кадерле булса, киләчәк буыннар өчен дә аның әһәмияте бәһаләп бетергесез. Биредә кеше язмышлары гына түгел, тоташ район тарихы да чагылыш таба. Шуның белән ул кыйммәтле дә.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.