+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 февраль 2022, 11:30

Дүртөйле иҗатчыларына Муса Җәлил фатыйха биргән

Бүген – герой-шагыйрь, халкыбызның горурлыгы Муса Җәлилнең туган көне. Аның исеме белән бәйле бер тарихи фактны искә алып үтәсе килә. 1934 елда Дүртөйле районының “Ярыш” гәзите каршында башлап язучы шагыйрьләр һәм журналистларның әдәби түгәрәге оеша. Алар чыгарган “Атака” альманахына шагыйре Муса Җәлил игътибар итә, ул “Коммунист” үзәк гәзитендә рецензия бастыра.

Дүртөйле иҗатчыларына Муса Җәлил фатыйха биргән
Дүртөйле иҗатчыларына Муса Җәлил фатыйха биргән

“...1934 елда без, әдәбият түгәрәге әгъзалары, “Атака” дигән әдәби җыентык бастырып чыгардык. Аның хакында Муса Җәлил рецензия язды. Мин Җәлилне дә күреп беләм”, - дигән фронтовик шагыйрь Бәдрүш Мокамай (Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) Самат Шакирга, Казанда очрашкач.

Чыннан да, Дүртөйле районының “Ярыш” гәзите каршында башлап язучы шагыйрьләр һәм журналистларның әдәби түгәрәге оеша. Шагыйрь Бәдрүш Мокамай һәм “Советская Башкирия” гәзитенең элекке баш мөхәррире урынбасары Габделхәмит Габделмәҗит улы Вахитов (1910-76) түгәрәкне оештыручы һәм аның җитәкчесе була. 1934 елда түгәрәк үзенең “Атака” дигән беренче әдәби альманахын чыгара. Бу зур булмаган татар телендәге журнал Бөре шәһәрендә 1 мең данә тираж белән дөнья күрә. Аның әдәби материалларын туплауда һәм мөхәррирләүдә партия райкомының ул вакыттагы бүлек мөдирләре Шәймәрданов, Юнысов, Гыйрфанов, район Советы башкарма комитеты рәисе Ирмашев, гәзит мөхәррире Вахитов, Дүртөйле колхоз яшьләре мәктәбенең тел һәм әдәбият укытучысы Исхаков һәм район халык мәгарифе бүлеге мөдире Алкин катнашкан. Альманахның басылуы Дүртөйле районы мәдәни тормышында зур вакыйгага әйләнә.

“Атака”ның тәүге битендә Күккуян колхоз яшьләре мәктәбе укытучысы Касыйм Гомәровның “Кем эшләсә, шул ашый!” дигән шигыре урнаштырылган. Каеш авылы егете комсомолец Бәдрүш Мокамайның “Ике очрашу” шигырендә элекке ятим, ярлы крестьян хатынының тырыш хезмәт аша колхозда мул тормышка чыгуы тасвирлана.

Альманахка татар шагыйре Муса Җәлил игътибар итә, ул "Коммунист" үзәк газетасында “Атака”га рецензия бастыра:

"Башкортстан. Дүртөйле район "Ярыш" гәзите редакциясе "Атака" дигән исем астында үзенең тәүге җыентыгын бастырды. Анда 8 яшь иптәшнең 15 шигыре һәм очерклары урнаштырылган. Бу иптәшләр барысы да (Бәдрүш Мокамайдан башкалары) шушы "Атака" аша беренче тапкыр киң укучылар алдына чыга. Шунлыктан аларның язган әйберләрендә җитешсезлекләрнең күп очравы гаҗәп түгел. Шулай булса да, башлангыч язучыларыбызга үсәргә ярдәм итү теләге белән, җыентыкта иң күп күзгә бәрелә торган кытыршылыкларны күрсәтеп үтәргә кирәк”.

Арытаба Муса Җәлил яшь авторларның әсәрләрендәге кимчелекләрне саный, тема өстендә җитәрлек уйланмауны, тел һәм стиль төзеклеге булмавын алар хезмәтендә төп кимчелек итеп исәпли. Аның фикеренчә, кайбер шигырьләр һәм очерклар тиешенчә грамоталы түгел, урыны белән ничектер шыксыз.

Муса Җәлил уңышлы әсәрләрне мактап телгә ала. Һилал Камалның “Колхоз, ул колхоз” һәм Бәдрүш Мокамайның “Ургыл, яшьлек” шигырьләрен уңай билгеләп үтә. “Теле шома, сүзләре матур, сурәтләре җанлы Бәдрүш Мокамайның. "Ургыл, яшьлек" шигыре матур гына чыккан”, дип яза Муса Җәлил. Азактан шагыйрь Дүртөйле яшьләрен әдәбият дөньясында бу яхшы, кыю башлангычлары белән котлый һәм аларга иҗат уңышлары тели.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: