+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 март 2022, 09:35

Француз исемле башкорт сатиригы Мәскәүдәге татар китапханәсендә

Анда Мар. Сәлим республиканың төп милли басмалары белән таныштырып, аларның яңа саннарын да бүләк итте.

Француз исемле башкорт сатиригы Мәскәүдәге татар китапханәсендә
Француз исемле башкорт сатиригы Мәскәүдәге татар китапханәсендә

“Литературная газета” редакциясе үзенең күптәнге авторын, күренекле башкорт сатиригы Марсель Сәлимовны “Настоящее прошлое” мәгърифәт проектының йомгаклау конферен­циясендә катнашырга чакырган. Анда Русиянең танылган язучыларына Антон Дельвиг исемендәге “Сүзгә һәм Ватанга тугрылык өчен” әдәби премияләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне “Литературная газета”ның баш мөхәррире Максим Зам­шев тапшырды.

Быел әлеге премия лауреатларының китаплары басылачак. Дипломантларның әсәрләре “Литературная газета” битләрендә дөнья күрә.
Тантана кунакларына иҗади бүләкләрне “Твердь легенда” музыкаль төркеме, актерлар Полина Нечитайло, Александр Рапопорт тапшырды. Урыс әдәби җәмгыяте рәисе, шагыйрь Александр Чистяков үзенең “Чиновник һәм шагыйрь” дигән шигырен укыды, ә шагыйрь Виктор Пеленягрэ үзенең “Как упоительны в России вечера” шигыренә мәңгелек хитын җырлады. “Милли колорит” номинациясе дипломанты Марсель Сәлимовның чыгышы һәм аның “төньяк амурлар” турындагы шигыре иҗади дусларының һәм хезмәттәшләренең көчле алкышларына күмелде.
Абруйлы жюри әгъзалары билгеләп үтүенчә, “француз исемле башкорт сатиригы”ның шигъри сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырый:

Полководец Наполеон,
Европа илләрен яулап,
бөек булырга теләгән.
Ләкин кылыч белән килеп Рәсәйгә,
тарыган ул зур бәлагә –
жиңелеп,
көлкегә калган.
Һәм ахырда әйтеп салган:
“Бөеклектән көлкелегә –
тик бер адым...”
Ике гасыр үткәч, мин –
француз исемле башкорт –
юккамыни шушы хәлне
искә алдым.
Көләм, дисәң, көлкеле шул:
безнең ата-бабалар
чакырылмый килгән кунак
Наполеонны “озатып”
Парижгача барганнар.

(Мар. Сәлим,
“Көлкеледән бөеклеккә”)

Тарихи чаралар алдыннан Марсель Сәлимов “Вакыт тәгәрмәче” клубында танылган урыс язучысы һәм журналист В. Г. Короленконы (1853-1921) искә алу кичәсендә катнашты. Шулай ук Сергей Михалковның мемориаль кабинетында Русия Язучылар һәм нәшер итүчеләр берлеге рәисе, Дәүләт думасының Мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Шаргуновның Русия халыклары ассамблеясенең әдәбият комитеты рәисе, “ЛИффТ” Евразия халыкларының мәдәни проектларын үстерүгә ярдәм фонды президенты Маргарита Әлмөхәммәтова белән эшлекле очрашуы булды. Бу очрашу барышында иҗади берләшмәләр җитәкчеләре Башкортстанда “ЛИффТ-2022” VI Бөтенрусия әдәби фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча уртак эш турында килеште.
Дәүләт думасында Марсель Шәйнур улы Башкортстаннан депутат, Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт, технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Ющенко һәм Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, академик Владимир Кашин белән очрашты.
Совет чорыннан бик яхшы таныш булган башкорт сатиригын КПРФ фракциясе җитәкчесе, Русиянең халык-патриотик көчләре лидеры Геннадий Зюганов та җылы кабул итте. Геннадий Андреевич язучының иҗади уңышлары, республикада мәдәният яңалыклары белән кызыксынды, Башкортстанга килергә һәм Уфада узачак “Апимондия” умартачылык буенча 47нче Халыкара конгрессына ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Башкорт халык юмористы, “Душа пчелы” шигырен укып, аңа автографлы “Алтын кеше” китабын бүләк итте һәм атаклы сәясәтченең “Зюганов анекдотлары” җыентыгын кабул итеп алды. Әлеге китапның кереш өлешендә: “Шаярта белү, күп кенә әйберләрне юмор призмасы аша күрү сәләте теләсә кайсы кешегә карата симпатия өсти, ә сәясәтчеләргә бу сыйфатлар бигрәк кирәк” дип язылган.
Марсель Сәлимов башкалага иҗади сәфәре кысаларында Татар мәдәни үзәгенең китапханәсендә дә булды, аның фондында татар язучыларының гына түгел, башкорт язучыларының да китаплары күп. Мар. Сәлим китапханәгә татар һәм башкорт телләрендә китаплар һәм республика гәзитләренең яңа номерларын бүләк итте. Китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева аны Мәскәү татарлары һәм башкортлары белән очрашуга чакырды. Чакыруны кабул итеп, танылган юморист татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев белән берлектә тугандаш халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы кичәсен үткәрергә тәкъдим итте.

Шәрифҗан Солтанов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: