+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
30 март 2022, 13:25

Шигъри иман гыйззәтлеге

Башкортстанның халык шагыйре Факиһа Тугызбаеваның вафатына — бер ел.  

Шигъри иман гыйззәтлеге
Шигъри иман гыйззәтлеге

Башкорт әдәбиятының күренекле вәкилен искә алу көннәрендә без аның иҗаты үзенчәлекләре турында Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Поварисов 2015 елда язган мәкаләдән өзек тәкъдим итәбез.

Факиһа — гарәп сүзе. “Җимеш” дигәнне аң­лата. Факиһа Һади кызының шигъри җимеше — үләндә, чәчәктә, гөлдә, кылганда, какыда, чиш­мәдә, утта, ташта, диңгездә, күктә, галәм киң­лекләрендә... Әмма аның иң тәмле җимеше — тәпи басып киткән җире йөрәгендә. “Җир-су” шигырендә болай ди:
Җир-су гынам минем,
Җир-суларым.
Башларымнан гына ашканы.
Җәннәттә дә җанга ямь табалмам,
Үз итәлмәм синнән башканы.
Бер артык баш тоям үз-үземне,
Яратса да мине башкалам.
Асылымның шаулы дулкынына
Кочакларым җәеп ташланам.
Менеп басам тагын Балкан тауга —
Башын иеп кала кылганнар.
Уклы кылган, әрсез әремнәр дә —
Барысы да миңа туганнар.
Танышы да, таныш түгеле дә
Әй өзелеп әйтә “Туганым!”
Беркемгә дә мине охшатмагыз,
Мин җиремә охшап туганмын.
“Ватан-Ана” дип әйтү дә бар. Монысы — хис-тойгы каймагы. Ватанпәрвәр — шул каймакны халыкка тәмләп ашатучы изге җан. Фа­киһа-Җимешнең “Җир-су гынам” дигәне — шул каймакны халыкка таратып биргәне. Бу идеяне шагыйрә Тугызбаева фразеологик әйтемнәр белән нурлый: җир-суларның баштан ашуы; үз җиреннән башка җәннәттә дә урын тапмау; асылының шаулы дулкынына колач җәеп ташлану; тауга менгәндә кыл­ганнарның баш иеп калуы; утлы кылган белән әрсез әремнәрнең туганлашып китүе; үз җиренә охшап туу һ.б.
Факиһа ханымның “Җир-су гынам” дигәнендә илаһи сүз-сурәт тә, иманлы уй-фикер дә, илһамлы хис-тойгы да бар. Ватанга булган мәхәббәт — патриотик тәрбия.
Фразеологик әйтемнәр чәчмә әсәрдә күбрәк кулланыла. Сүз сәнгате остасы буларак, Факиһа Тугызбаева аларны шигъри әсәрләр тукымасына да чигә белә.
“Чагыштыру — танып-белү анасы” дигәнне халык үзе иҗат иткән. Фәлсәфә фәнендә ул си­земләү, чагылыш, танып-белү категория­ләре белән дуслаша. Аз сүз белән күп мәгънә аңлату, җанлы картина тудыру, образлылыкка ирешү максаты куеп, бу сурәтләү-тасвирлау чарасына нык игътибар итә шагыйрә, аларны үзгәртә дә (трансформацияләү). Үзе дә яңаларын иҗат итә. Мәгәр көтелмәгән чагыш­тырулар табу нык кызыксындыра аны. “Көлүем” шигыренә игътибар итик:
Чылтыратып көлеп җибәрдем мин,
Учлап сипкән кебек көмешләр.
Җил йөгерде, колын чыңгырдады,
Кушылдылар миңа инешләр;
Бал кортлары очты чәчәккә.
Чылтыратып көлеп җибәрдем мин
Үз-үземә җәйге сәхрәдә.
Ишетелде микән көлүләрем —
Кояш чыкты болыт артыннан,
Гомер биргән шушы көн алдында.
Чырай бозарга мин тартынам.
Чылтыратып көлеп җибәрү Абайның сүз алтыны турындагы фикерен хәтерләтә. Муса Галинең “Кояш җиле” дигән поэмасында җил, җир кешесен күк дөньясына алып китеп, космос серләре белән таныштыргач, кире туган җиркәенә алып кайтып куя. Факиһа Тугызбае­ваның да җиле — хәтәр, гыйззәтле, иманлы, җилле җил. Җилгә кушылып, колыннар чың­гырдый, инешләр җырлый, бал кортлары чәчәк­тән-чәчәккә оча, сәхнәдәге тамашаны күрү өчен ашыгып, болыт пәрдәсе артына вакытлыча яше­ренгән. Кояш балкып килеп чыга. Үзендәге кешелеклелек сыйфатларын шагыйрә “гомер биргән көн алдында чырай бозарга тартыну” дип ачыклап куя. Шигырьнең “Көлүем” дип аталуы, беренче карашка, сәер тоела кебек. Ныклап уйласаң, бер дә алай түгел. Көлеп, елмаеп, ялкынланып яшәү — көчлеләр хозурлыгы. Елап, үксеп, мескен яшәү — көчсезләр хурлыгы.
Җир шары — мәхәббәт йомгагы. Моны аң­лату өчендер, бәлки, “Мәхәббәт” дигән шигырь яза шагыйрә. 12 юлдан гына тора ул. “Мәхәббәткә тугры хатынмын мин” дип әйтүе сафлык символы булып яңгырый.
Сүз остасы үз фикерен я мәкаль, я әйтем, я чагыштыру, я метафора белән тәмамлый. Әзер чагыштыру белән фикер күркәмләү Факиһада юк түгел. Үзгәртү осталыгын да күрсәтә белә. Күбрәк үз чагыштыруы белән хозурлана. “Фәлсәфә” шигырендә чәчәк, елга, таш, таулардан сүз-сурәт ясый шагыйрә. “Су төбендәге ташлар кебек, истәлеккә калсын моң-зарым”, ди. Бу чагыштыру аша нәрсә әйтергә тели ул? Мәгънәсе бармы? Ташлар тирәндә. Су төбендә. “Тел дигән диңгез бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, теләгәннәр чумып алыр, теләмәгән — коры калыр”. Су төбендәге таш шул энҗе-мәрҗән­дер шагыйрә өчен. Таш — катылык, ныклык сим­волы. Моң-зар — шагыйрь күңелендәге иман­лы илаһилык. Хис-тойгы алтыны. Менә ни өчен ташны чагыштыру объекты итеп ала сүз остасы. Шигырь шулай тәмамлана:
Миндә хәзер таулар фәлсәфәсе,
Җир тетрәсә — бәлки, авармын,
Җиргенәмнең җиде катына да
Чат ябышкан яшәү тамырым.
Бай, матур, гүзәл, нәфис табигатьле, баллы Башкортстан җирендә яшәү — үзе зур бәхет. Салават Юлаев кебек каһарманнары, “Урал батыр” дастаны, тәмле балы белән данлана бу ил дөнья йөзендә. Факиһаның үзен баллы җәй белән чагыштыруы — шигъри сөйләм­лелекнең ширбәтле шәфәгате: “Сибеп көләм алтын шатлыкларым, баллы гына җәйнең үзе мин”. Мондый чагыштыруның Җир шарындагы башка бер генә илендә дә булуы мөм­кин түгел. Мондый чагыштыруны Башкортстан кызы гына әйтә ала. Башкортстанның баллы табигате — шигърият оҗмахы.
Факиһа үзен Башкортстанның баллы җәенә тиңли. Шуны әйткән бер строфада гына да күпме сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы:
Каршыма ук килеп чыгар болан,
Табигатьнең, диеп, күзе мин.
Сибеп көләм алтын шатлыкларым,
Баллы гына җәйнең үзе мин.
Факиһа Һади кызы метафорик чагыштырулар белән язарга ярата. Аңарда сурәтлелек, фикер, хис яшертен булучан. Моның өчен аң-акыл, белем, мәгълүмат кирәк. Бар алар Факиһада.
Факиһа Тугызбаева 1950 елның 1 гыйнвар көнендә туа. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ачлык. Ялангачлык. Сугыш фаҗигасе. Канлы бәхет. Ил йөрәге яралы әле. Беләме Факиһа сабый бу хакта? Аның да күңеле ил ярасы белән игезәкме? Аның да бәхетенә сугыш каны буялганмы? Алай ук түгел, әлбәттә. Аның “Җир-суы” үз Ватаны бар.
Яшәешнең яшенен дә, утын да, давылын да, гарасатын да, тайфунын да күреп үсте Факиһа Һади кызы.
Аң-акылга, белемгә, хис-тойгыга бай шагыйрә яшәешне ямьләү, матурлау, бәхетле итү нияте белән яза. 2014 елда Факиһа Тугызбаевага “Башкортстанның халык шагыйре” дигән мәртәбәле исем бирелде. Моның өчен мин нык шатландым. Чөнки яратып укыйм мин аның шигырьләрен, поэмаларын. Сугыш­тан соңгы елларда, ил яраларын ямау өчен, меңләгән хатын-кызларыбыз фронтовиклар сафына басты. Сабыйлык елларын үткәргәч, бу сафка Факиһа Тугызбаева да килеп кушылды. Ул елларда каләм осталары “Рух инженерлары” дип атала иде.
“Шигъри иман” дидем. Шигъри иман — шифалы җиһан. Иманлы шигърият — яшәүгә шәүкәт. Иман — баллы илһам. Иманлы сүз — гөнаһсыз күз. Сүз-сурәтле иман — пәйгам­бәрдәге җан. Сүз-сурәттәге аң — гыйззәттәге заң. Шигърияттәге ук — имансызга тәмуг. Факиһа ханым Аллаһ куйган барлык гыйззәт­лекне аңлап яза. Сүз-сурәтләрдә тасвирлаган үз образы фәрештә сыны булып гәүдәләнә.
Суфиян ПОВАРИСОВ,
БДУ профессоры, Башкортстанның
халык язучысы.

2015 ел.

Исеме һәрвакыт күңелдә!

Факиһа Һади кызы сугыштан соңгы авыр елларда туган. Шундый җиңел булмаган заманда туып-үсүенә карамастан, күңел нечкәлеген, илһамын, хис-тойгыга байлыгын саклый алган. Иҗат җимешләре – шигырьләре, поэмалары – гадилеге, халыкчанлыгы белән күңел түрендә урын ала.
Әдибәнең “Кызыл таң”, башка гәзит-журналлар белән дә дуслыгы озак еллар дәвам итте. Факиһа Һади кызының шигырь-поэмаларын гәзит укучылар яратып укыды, көтеп алды. Үзе дә аның иҗатын ихтирам итүчеләрне яңа шигырьләре, поэмалары белән шатландырып торды. Киләчәктә дә шигырьләре белән халык хәтерендә мәңге яшәсен ул!
Тыныч йокла, Факиһа Һади кызы, урының оҗмахта булсын! Син һәрвакыт күңел түрендә! Ирең Мансур әфәндегә, кызың Зөлфиягә Ходай сабырлыклар бирсен!

Гүзәл МОНАСЫЙПОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: