-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
20 апрель 2022, 09:40

Сабантуйдан - чүплек савытынача...

"Китмә, әти!" "Безнең хакка кайт, әти!" Ишетә буламы соң бу ялваруны?! Ул бит - тормыш хуҗасы. Ә ул син дигәнчә генә барамы? Җавап - Рәфыйга Усманованың "Җәза" әсәренең дәвамында.

Сабантуйдан - чүплек савытынача...
Сабантуйдан - чүплек савытынача...

Рәүф баштарак еш кайтып йөрсә дә, соңыннан ике-өч айга бер генә күренә башлады. Тупас сөйләшә, яккан мунчаны да керми... Сания янды-көйде. Дөнья мәшәкатьләре аның берүзенә калды. Рәүф катып кергәндә: “Карачкы, кеше хатыннары кебек киенә дә белмисең” – дип сүгә, ә үзен-үзе карабрак йөри башласа: “Мин өйдә юкта чибәрләнеп клубта йөрисеңдер әле”, – дип нахакка рәнҗетә иде. Ялгыз хатыннар һәм хәтта яшь кызлар белән дә чуалганы ишетелде Рәүфнең. Җитмәсә, акча да кайтармый башлады, ә Саниянең ике бала белән бер кило шикәргә дә аптыраган чаклары күп булды.

Һәм, ниһаять, Рәүф бер китүеннән ярты ел чамасы кайтмады. Ни эшләсен, Сания судка гариза күтәреп барды. Ул, әлбәттә, ире акылына килер, гафу үтенер, дип өмет иткән иде. Ә ул исә судта бер генә җөмлә әйтте:
– Тора алмыйм, аерыгыз!
Саниягә судка кадәр төрле киңәш бирүчеләр булды. Хәтта кайберәүләр ике баласын да иренә ташларга кушты:
– Син яшьсең әле, чибәрсең, уңгансың. Ни өчен син бәхетле булырга тиеш түгел?
Юк, Сания балаларын ташлап беркайчан да бәхетле була алмас иде. Аннары Рәүф кире дә кайтырга мөмкин бит әле.
Әйе, алар, аерылышты. “Бер генә тапкыр булса да әти дип әйтсәң иде, әти нинди була икән ул?” – дип үскәнен, әнисе үз-үзен тоталмаслык дәрәҗәдә исереп, төнен ирләр җыеп, Рәүфне куып чыгаргач, бала чагында ничә тапкыр тәгәрәп елауларын, “их, әтиле булсам”, – дип тешләрен кысып, иреннәрен канатканчы тешләүләрен нигә онытты икән ул???

Төн.
Таң атарга да күп калмагандыр инде, әле бер, әле икенче якка әйләнеп, йоклый алмый яткан Сания ниләр генә уйламый. Юк, йоклый алмый ул. Кичә күрше кызы Рәүфнең автобусына туры килеп (ул шәһәрара маршрут автобусында эшли башлаган иде) утырып кайткан.
– Фәнис белән Фәнил машина күргән саен, әти, дип йөгерешеп чыгалар. Сания апа да балаларыгызны сезгә каршы үстерми. Нигә, Рәүф абый, улларыгыз янына бер кайтып әйләнмисез? – диюенә каршы:
– “Әти”, дип көтмичә, минекен ашыйлар ла алар. Ә бару-бармауга килгәндә, сезнең авыл кырыннан узганда, читкә борылып узам, – дигән. (Сания аңардан аерылгач, туган авылына күчеп кайткан иде.)
Сания өчен килмәсен, юк, кирәкми. Ә балаларын сагынырга, аларны сөендерергә, тәрбияләргә тиеш түгелмени ул? Кая булган аталык хисләре, ата мәхәббәте?
Аерылуларына бер ел үтсә дә, Саниянең бергә булу өметен җуйганы юк иде әле. Әлеге боз кебек сүзләре белән Рәүф шушы өметне дә мәңгегә сүндерде, ләбаса. Йөрәк өзгәләнә, авыр, бик авыр.

Шушы ялгыз үткәргән бер ел эчендә кемнәр генә соратмады аны. Ләкин Саниядан бер җавап:
– Миңа ир бетмәс. Балаларыма әти кирәк.
Саниянең бик өзгәләнгән чакларында кызларга: “Кызлар, горур булыгыз! Сез танышкан егетләрнең “Кайтыр”, дип көтүче хатыны, “әти” дияргә тилмереп йөрүче балалары булырга мөмкин икәнен онытмагыз!” – дип әйтәсе килә.
Таң ата.
Йокысыз тагын бер төн үтә. Алда тагын күпме икән алар? Очы-кырые булырмы? Сания караватта йоклап яткан балаларының өсләренә яба-яба, яшь аралаш елмаеп куя:
– Көтәләр бит! – ди ул. Әллә соң дөресен әйтергәме? Килми ул, көтмәгез. Сезне оныткан ул, дияргәме? Юк, бу мөмкин түгел. Үз йөрәгенең дә яралы булуы бик җиткән, балалар йөрәгенә җәрәхәт салып булмас.

Ә Фәнис белән Фәнил төш күрә-күрә йоклыйлар. Кечкенә Фәнил күптән түгел туган көненә әнисе бүләк иткән уенчык атка атланып әтисе янына чабып барганын күрсә, Фәнис исә әтисенең, үзләрен ташу елга аша алып чыкмыйча, ташлап киткәнен күрә. Алар кулларын сузып кычкыралар, имеш. Арада – елга. Ә әтисе аларга борылып та карамый, китә, күмелә, югала. Ә малайлар әтисе артыннан йөгерәләр, күпме эзлиләр, тапмыйлар, елыйлар. Бик еракта җыр ишетелгән кебек. Фәнил белән Фәниснең үзләренең тавышы түгелме соң?
“Ник ташлап киттең, әтием, безне?
Без генә калдык ятимнәр төсле.
Нишләрбез инде сагынган чакта?
Кайтчы, әтием, бик безнең хакка!”

Шулчак Фәнис нәрсәгәдер сискәнеп, кинәт уянып китте. Битенә әнисенең кайнар яшьләре тама икән.
– Елама, әни, без сине ташламабыз, – диде ул, әнисенә кушылып үксеп. Фәнил дә уянып, алар икесе дә әниләрен кочып алды.
Табигатьтә эссе һава белән салкыны очрашса, я давыл куба, я боз ява. Малайлар күңелендә дә охшаш бер кузгалыш – әтиләрен юксыну сагышы белән аның кайтмавына нәфрәт катыш, үзләренә моңарчы таныш булмаган ят хис тарткалаша иде. Белсә иде әти кеше уллары күңеленә нинди борчулар салуын, нинди мәхәббәттән баш тартуын. Юк, белмәде. Ул бу вакыт үзен дөньяда иң бәхетлеләрдән санап, япь-яшь хатын кочагында диңгез буе кунакханәсендә татлы хыяллар эчендә рәхәт сөрә иде.

... Еллар үтте. Малайлар, әниләре һәм үзләре тырышлыгы белән, хыялларын тормышка ашырып, хәрби һөнәр сайладылар. Алар кояшлыматур җәйләрнең берсендә әниләрен үзләре хезмәт иткән частьтан ерак түгел урнашкан ял йортларының берсенә диңгез күрсәтергә чакырдылар. Аны менә әле яңа гына каршы алып, очрашу шатлыгыннан айный алмый торалар иде. Тезләренә ике оныгын утырткан Сания кояштай балкып торган киленнәре Гөлназ белән Гөлнара, уллары – яңа гына майор дәрәҗәсе алган Фәнил һәм полковник Фәнис чолганышында бәхетле минутлар кичерә иде. Алар утырган беседкадан ерак түгел, чүп савытлары янында аунашып яткан шешәләр кочагында, бер тезенә шунда чүп арасыннан табып алган ысланган балык кисәге, икенчесенә кемдер эчеп бетерми калдырып киткән сыра шешәсе утырткан “әти кеше” шул нигъмәтләрне ничек итеп авызына якын китерергә белми калтырана. Кайчандыр үзе теләп ерагайган якыннарының янда гына булуын аңлау түгел, күптән инде беркемгә дә кирәксезгә әйләнгән бу бәндә үзенең дә кем икәнлеген белер хәлдә булмыйча, Ходай биргән җәзасын күреп утыра иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: