“Мин сугышта булдым” дип исемләнгән чараның иң абруйлы кунаклары арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, республиканың Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин, “Аргамак” журналы баш мөхәррире урынбасары, Рөстәм Кутуй турында беренче китап авторы Александр Воронин бар иде.
Александр Воронин Рөстәм Кутуйның иҗаты белән бергә, аның тормыш юлын өйрәнүгә күп көч салуын билгеләде, очрактан файдаланып, истәлекләре белән дә уртаклашты. Александр Геннадиевич тумышы белән Куйбышевтан (Самара), Казан театр училищесында белем алгач, Яшь тамашачы театрында эшләп ала. 1986 елда М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган, бихисап китаплар авторы.
Күренекле татар язучысы, шулай ук бихисап әдәби бүләкләр иясе Ркаил Зәйдулла чыгышын тулысынча Рөстәм Кутуйның иҗади эшчәнлегенә багышлады, аны әтисе Гадел Кутуйның әдәбиятта тәрҗемә өлкәсендә дәвамчысы буларак кабул итүен билгеләде. Белүебезчә, Рөстәм Кутуй 1936 елда туган, әсәрләрен урыс телендә генә яза. Күпчелек татар классик язучыларының әсәрләре Рөстәм Кутуй тәрҗемәсендә билгеле.
Әдәби чарада тамашачы буларак катнашкан Туймазы татар дәүләт драма театры артисткасы Рима Ключарева кичәне оештыручыларга, Казан кунакларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.