+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 июль 2022, 13:45

Кешегә кеше кирәк...

Язучы Дилбәр Булатованың “Наза” китабы дөнья күрдеЯзучы Дилбәр Булатованың “Наза” китабы дөнья күрде.

Кешегә кеше кирәк...
Кешегә кеше кирәк...
Дилбәр Булатованың Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылып чыккан “Наза” китабы күптән түгел үз укучыларына барып иреште. Басмага тупланган бер повесть һәм өч хикәя язучының тормыш күренешләренә үзенчәлекле карашын, әдәби әсәрне кору осталыгын, тел байлыгын ачык күрсәтә.

“Кунак мунчасы” хикәясе – авторның кыска чәчмә әсәрләре арасында иң уңышлыларының берсе. Бәхетле балачак хатирәләре авырлыкларга бирешмәгән “нәнәйләр буыны”на соклану, мәдхия буларак яңгырый. Китапка кергән “Дога” эссесы Бөек Ватан сугышы каһарманы, якташыбыз Ришат Исмәгыйлев белән очрашу тәэссоратлары, Брест героеның истәлекләре, сугыш чоры вакыйгаларын тасвирлау рәвешендә оештырылган. Язмада әдәби әсәр һәм эссе жанры сыйфатлары ачык чагыла, геройның гына түгел, авторның да вакыйга-проблемаларга субъектив бәясе ачык сизелә. “Тимертау” әсәрендә, беренче карашка, шифаханәдә ял иткәндә күргән-белгәннәр генә бәян ителә кебек. Әмма биредә ЛФК тренеры Наина, таксист Карен мисалында ялгызлыкның никадәр авыр хис икәнлеге фәлсәфи яктан гомумиләштерелә. Хәсрәт-кайгылар шәхесне җәмгыятьтән читләштерә, үз-үзенә бикли һәм бәхетсезлекләрдән качу, ялгызлыктан котылу өчен кешегә яклау, сыену, ягъни күңелен бушатырдай кеше кирәк, дигән фикер үткәрә автор.
Китапка исем биргән “Наза” повесте гади укучылар һәм әдәбиятчылар өчен дә шактый кызыклы материалга нигезләнгән. Әсәр үзәгенә соңгы елларда әдәби процесста бәхәс кузгаткан, үз укучысын битараф калдырмаган, канун кебек кабул ителгән кайбер күренешләргә каршы чыгып, моңа кадәр күзәтелмәгән әдәби-мәдәни күренеш тудыручы конкрет шәхес прототибы, аның язмышы алынган. Аннотациядә язылуынча, повестьта әдәби уйдырма күп. Әмма Д. Булатова тарафыннан прототипның язмышы, характер сыйфатлары, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәте, иҗади почеркы тирәнтен өйрәнелүе сизелеп тора.
Әсәрнең беренче бүлегендә Назаның балачагы, яшьлек еллары, беренче мәхәббәт хисләре алып килгән шатлык-куанычлар, шулай ук югалту-сынаулар, тормыш каршылыклары күрсәтелсә, икенче бүлек исә төзүче ханымның язучылык һөнәренә алынып, бу юлда газаплы һәм ләззәтле иҗат мизгелләрен кичерүе, шәхси тормышындагы көтелмәгән борылышлар күз алдына бастырыла.
Күркәм язгы табигать сурәтеннән, шомыртларның шау чәчәктә утыруыннан башланган хикәяләү кызның күргән-кичергәннәре белән каршылыкка керә. Гаилә тарихы бер сәбәпсезгә дә көнләшүче, ара-тирә кул күтәрүдән дә чирканып тормаучы ата кешенең ахырда икенче хатынга чыгып китүеннән, ике арада кайта-китә йөрүе белән башланып китә. Әнисенең башка кеше белән кушылуы, сеңлесе туып, озак та үтми, үги әтинең чыгып китүе Назаны үзгәрергә мәҗбүр итә. Вак-төяк хуҗалык мәшакәтьләре янына фермада сыер савышу, печән чабу, утын әзерләү кебек өлкәннәр генә җиңеп чыгарлык эшләр – үсмер бала өчен тормышка әзерлек этабының кырыс чынбарлыгы.
Музыка училищесыннан китәргә мәҗбүр булып, балалар бакчасында эшли башлаган кызның язмышында сынаулар бихисап. Кызга тәүге самими мәхәббәт хисләре алып килгән Ахыр авылы егете Мансур да – шуларның берсе. Беркатлы Наза Мансурның ялган вәгъдәләренә ышана, авырга уза. Сөйгәне тарафыннан аңлау тапмаган кызның ерак бер шәһәргә төзелешкә чыгып китүе чарасызлыктан качу, әнисенең, тирә-яктагыларның гаеп-битәреннән яшеренү буларак аңлашыла. Мәхәббәт шулай сынала: әйләнә-тирәдәге кешеләр, гореф-гадәтләр, хәтта сөйгәне үзе – бөтен дөнья – каршы торса да, Наза йөрәгендә мәхәббәт учагын саклый. Мансурга, нәни улына булган садә хисләре аңа авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Аның өйләнүен ишеткәч тә, очрашып-аңлашуга өметен җуймый.
Зиннур белән Назаның танышуына Филзә исемле ахирәте сәбәпче була. Икеләнүләр, бәргәләнүләр аша корылган гаилә үзен аклый: Назаның улы – әтиле, үзе гаиләле була. Зиннур аның тормышына ямь, мәгънә алып килә: китаплар дөньясына җитәкләп алып керә. Кызлары Алсу туа. Ләкин илдәге сәяси үзгәрешләр, икътисади көрчек Наза гаиләсен дә читләтеп үтми. Шунысы әһәмиятле: татар әдәбиятындагы классик хатын-кыз образларыннан аермалы буларак, Наза җитеш бай тормышка омтыла. Аның өчен туганнары, якыннарының да исән-сау булуы, тормышта үз урынын табуы мөһим. Әмма төзелештәге авыр хезмәт тора-бара сәламәтлегенә зыян сала.
Күләме буенча шактый җыйнак беренче бүлек Назаның улы Артур язмышы өчен борчылуы, улының өйләнүе белән төгәлләнә. Нәкъ шушы хәлләр аны кулына каләм алырга этәрә дә инде.
Повестьның икенче бүлеге Наза Кәбированың бер-бер артлы алты китабы басылып, укучылар тарафыннан яратып укылуын күрсәткән вакыйгалардан тора. Иҗат белән янган йокысыз төннәр янына китапларны бастырып чыгару, кибетләргә тарату, укучылар белән очрашу кебек хисапсыз мәшәкатьләр дә өстәлә. Бу эшләрдә иң зур ярдәмче Зиннур була: ул – хатыны язганнарны укып беренче фикер әйтүче дә, юлда озатып йөрүче дә, китап ташучы да. Әмма Назага килгән дан белән бергә төрле гаепләүләр, киңкүләм әдәбиятка иярүдә тәнкыйть-ләгән усал сүзләр дә яңгырый башлый. Гади төзүченең төрле югары исемнәр йөрткән язучыларны узып китүе, гомерендә китап тотып карамаган кешеләрне дә китап укырга кызыктыра алуы ризасызлык тудыра. Кемдер җае туры килгәндә ачыктан-ачык һөҗүмгә күчә.
Укучылар исә Наза Кәбированы сердәш дусты урынына күрә, аңа хатлар юллый. Күпләр аның китапларында үз язмышын, үз фаҗигасен, үз күңел торышын күрә. Китапларның уңыш сере дә гыйбрәтле язмышларны гади аңлаешлы тел белән, тирән хис-кичерешләр, яшәеш логикасы белән бәйләнештә бирә белүендәдер. Повесть авторы да бу сернең асылына төшенеп булса кирәк, гади укучы кызыксынып укырлык әсәр язуга ирешкән. Повесть үзәгенә алынган геройның реаль вакыйга-күренешләр белән киселеше ачык, шуңа да әсәр ышандыру көченә ия.
Ачы тәнкыйтькә дучар булуга карамастан, Наза Кәбирова тагын да чәмләнебрәк иҗат итә. Тәвәккәлләп, меңәрләгән тиражлар белән китапларын бастыра, алар тиз арада сатылып бетә. Бу хәл режиссерларның да игътибарын җәлеп итә: әсәрләре бер-бер артлы театр сәхнәләрендә куела башлый, тулы заллар җыела.
Тормышы берникадәр көйләнде дигәндә, Наза яңа сынау алдында кала. Тетрәндергеч хыянәт вакыйгасы “Синсез” дип аталган бишенче китапның сюжетына нигез булып ята. Алтынчы китапны инде үзенең мәхәббәт тарихына, яшьлек яраларына багышлый.
Автор тарафыннан ярдәмче сюжет сызыгында бирелгән вакыйгалар Назаның характерын ачарга, язмышын тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә. Повестьта Назаның язмышы белән параллель рәвештә Филзә исемле герой калкып-калкып куя. Бер урында хезмәт куйган, бер кашыктан ашаган кызларның язмышы төрлечә. Филзәнең уңышлы гына кияүгә чыгып, ахырда эчкечелеккә сабышып, сукбайлыкка чыгып китүе укучыны борчылырга мәҗбүр итә.
Д. Булатова укучыга тәэсир итү мөмкинлеген вакыйгалар катламында да, хисси катламда да уңышлы файдалана. Кулланылган шигырь яисә җыр текстлары, робагыйлар повестьның эчке ритмын тәшкил итә кебек. Озын көйләргә хас салмаклык вакыйгалар куласасын кайчак бераз акрынайта, ярсу хисләрне тезгенли сыман тоела. Психологик катламда метафорик сурәт, төрле ассоциацияләр белән эш итү урынлы башкарылган. Зират ихатасында мәмрәп пешкән җиләкләр, ап-ак кар өстендә кан тамчылары – Зиннурның соңгы минутларына; аяк астында буталган буаз мәче – Мансурдан алданган Назага ишарә. Зиннур белән бөртекләп төзегән бакча йортының януы тормышның бу сәхифәсен утка ягу, хыянәт ачысы алып килгән яну-көюләрнең дәвамы кебек кабул ителә. “Сак-Сок”, “Мәтрүшкәләр” һәм “Айлы соната” антитезасы яшәеш асылының бер төрле генә дулкынга корылмавын, катлаулы һәм каршылыклы булуын тагын бер кат ассызыклый. Яшьлектән башка картлык булмаган кебек, мәхәббәтне һәрвакыт хыянәт сагалап тора, бәхетле мизгелләрнең тәмен татыр өчен сынауларны үтү мотлак. Кыскасы, геройның уй-хисләре, шикләнү-икеләнүләре фәл-сәфи гомумиләштерүләр белән оста үрелеп бара.
Кешегә көчле булып калыр өчен дә кеше кирәк. Яшь кыз Наза алдына куелган сынауларны Мансурга булган мәхәббәте, кавышу өмете ярдәмендә җиңеп чыкса, аннары Зиннурга карата уянган хисләре аңа канат куя. Гомеренең җәй уртасына җиткәндә, аңа илһам, иҗат көче бирелә, һәм ул, әсәрләре белән кешеләр арасына юл ала, алар белән тиң торып әңгәмә кора, аралаша, күпләрнең күңел ишекләрен ача.
Повесть ахырында шуңа төшенәсең: мәхәббәт – Ходай тарафыннан бирелгән олы бүләк. Гомумән, шәрык әдәбияты традицияләрендәге романтик алымнар һәм реалистик башлангычның табигый синтезы, психологик сурәтнең тирәнлеге, вакыйгаларны бер җепкә тезә белү осталыгы Д. Булатованың “Наза” повестена бәхетле язмыш юрарга мөмкинлек бирә.

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: