+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 июль 2022, 13:45

Яшендәй ялтлап киткән гомер

Көрәшче шагыйрь Шамун Фидаиның тууына — 120 ел.

Яшендәй ялтлап киткән гомер
Яшендәй ялтлап киткән гомер
Моннан ярты гасыр элек аның исеме Шәехзадә Бабичныкы белән янәшә йөри иде. Иҗади талантлары бик иртә ачылган, бер үк вакытта халык азатлыгы, яңа тормыш өчен көрәшкән һәм сыйнфый дошманнар тарафыннан ерткычларча үтерелгән бу егетләрнең берсенә — 24, икенчесенә 18 яшь булган. Чираттагы юбилее уңаеннан Шамун Фидаи турында кул астымда гына яткан мәгълүматлардан кыска бер мәкалә язарга утырган идем. Мәгълүматлар күп булып чыкты, каяндыр нәрсәдер эзләү ихтыяҗы да тумады.

Бәлки кызыксынучылар булыр, менә ул чыганаклар: “Башкортостан. “Краткая энциклопедия” (1996 ел); “Совет Башкортостаны языусылары” биобиблиографик белешмә-китабы (1988); “Татар поэзиясе антологиясе” (1956); “Габдулла Тукай энциклопедиясе” (2016); Башкортстанның халык шагыйре Роберт Пальнең “Иду до конца” повесте (Уфа, 1973); Салават Юлаев һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләр лауреаты Юрий Узиковның “Это с нами навсегда” китабы (1983). Яшьлегендә “Кызыл таң”да, гомере ахырында “Өмет”тә эшләгән прозаик Фәнил Мансуров “Айгалыш урманы” дигән повесть язган иде, аның басылу-басылмавын белмим. Болардан тыш, халык шагыйре Сәйфи Кудаш, күренекле драматург Риза Ишморат, журналист Гали Ишбулатов (Әбҗәлил башкорты, 24 яшендә аның безнең гәзиттә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булганлыгы мәгълүм) һәм башкалар үз истәлекләрендә Шамун Фидаиның шәкерт чагы, хәтта соңгы көннәре турында язып калдырганнар. Көрәшче шагыйрьнең Казанда 1960 елда “Октябрь җиле”, Уфада 1972 елда “Пламя сердца” дигән җыентыклары нәшер ителде.
Тугандаш ике әдәбият тарихына Шамун Фидаи булып кереп калган Касыйм Мөхәммәтҗан улы Шакирҗанов 1902 елның 15 июнендә Ырынбур шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туган. Иске дини мәдрәсәдә бер-ике ел укыгач, дөньяви белем алырга тели, ләкин иске карашлы әтисе рөхсәт итми. 14 яшьлек үсмер өйдән чыгып китәргә мәҗбүр була. 1916 елда Уфаның “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Бире­дәге “Милли көй, сәхнә һәм әдәбият” түгәрәгендә актив катнаша, шигырьләр, нәсерләр, мәкаләләр яза башлый. Большевикларның Уфа оешмасы бе­лән эшлекле бәйләнешкә керә, язганнарын аларның “Алга” гәзитендә “Шамун Фидаи” псевдонимы белән бас­тыра. Әсәрләренең төп темасы — ил­дә­ге самодержавиене, аны алмаштырган Вакытлы хөкүмәтне тәнкыйть­ләү, хезмәт ияләре бәхете өчен революцион үзгәртеп коруларга дан җыр­лау. Әдәби һәм сәяси мохиттә кайнаган сәләтле үсмернең формалашуына
Г. Тукай, М. Гафури иҗатла­ры хәлиткеч йогынты ясый. Ул үзе А. Пушкин,
М. Горький, В. Маяковский шигырьлә­рен татарчага тәрҗемә итә. БашЦИК рәисе һәм Язучылар берлеге җитәкче­се Афзал Таһиров та бит аның турында: “Шамун Фидаи пролетар идеологияне башкаларга караганда яхшырак аңлады. Ул пролетар әдәбиятка нигез салучылар­ның берсе булды”, — дип язган.
“Уфа. 1918 елның март, апрель айлары. Мин “Госмания” мәдрәсәсе шәкертемен. Унбишенче яшем белән барам, — дип хәтер йомгагын сүтә Риза Ишморат Казанда 1988 елда чыккан “Дусларым, остазларым” китабында. — Җыелышып, “Галия”гә әдәби кичәгә киттек. Билгеле инде, “Галия” “Госмания”гә караганда атаклырак мәдрәсә. Аның башында таныл­ган Зыя Камали тора. Галимҗан Ибраһимов кебек әдипләр үзләре хәзер шунда укыталар. “Галия”нең танылган шагыйрьләре Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Төхфәт Ченәкәй бар.
Концертны алып баручы игълан итте: хәзер мәдрәсәбез шәкерте Касыйм Шакирҗанов, икенче төрле әйт­сәк, талантлы яшь шагыйребез Шамун Фидаи үзенең яңа шигырьләрен укыячак. Әле ул сәхнәгә чыкмаган, шигырь укымаган, ләкин Шамун исемен ише­түгә тамаша залы, бердәм кул чабып, яшь шагыйрьне алкышлап каршы алды. Шигырь!.. Әгәр яхшы шигырь булса, ул үзе генә дә укучыга, тыңлау­чыга зур рухи азык һәм чиксез эстетик ләззәт бирә. Әгәр инде шагыйрь үзе укыса, ул чакта аның кыйммәте өчләтә артык дигән сүз. Без зур кызыксыну белән Шамунның чыгуын көттек. Шамун... Әлегә кадәр ишетелгән исем түгел. Исем буларак та колакка ятрак булып яңгырый. Шулай да матур. Ә Фидаи инде безгә, шәкертләргә, бик аңлашыла. Үзенең әмәле, алдына куйган максатына ирешү өчен җанын да фида кыла, корбан итә ала торган кеше, дигән сүз.
Менә Шамун сәхнәдә. Өстендә гаять килешеп торган фасонлы тегелгән ап-ак күлмәк, кара чалбар. Бераз бөдрә­ләнеп, дулкынланып торган озын кара чәч, янып торган кара күзләр... Мөлаем көләч йөз һәм һәр яктан камил ыспай гәүдә. Кыскасы, һәркемне сокландырырлык, унбиш-уналты яшьләрдәге матур яшь егет. Җиңел, җитез адымнар белән атлап сәхнәнең нәкъ урта бер җиренә килеп басты. Бераз залга карап торганнан соң көр тавыш белән укый да башлады. Беренче сүзләрен ишетү белән зал тынып калды һәм бөтен күңелен биреп тыңлый башлады.
Күкрәде күк, тетрәде җир,
Исте кискен көчле җил;
Дөрләгән ялкын көченнән
Сикереп уянды мәзлум ил.
Аудылар алтын сарайлар,
Төште тәхетләр җимерелеп;
Патшалар, таҗлар, богаулар,
Барсы түгелде, себерелеп.
Шигырьнең төп мәгънәсен тыңлау­чыларга җиткерерлек итеп, яхшы артистларга хас осталык белән сөйләде ул. Беренче юллары белән үк тыңлау­чылар күңелен биләп алган бу шигырь­дә, Шамунның ялкынлы хисләрендә, хәрәкәтләрендә ниндидер бер ашкыну, алга, яктылыкка омтылу сизелә иде. Шигырьнең соңгы юллары тагын да көчлерәк яңгырады. Ул:
Әйдә ис, җил, дөрлә, ялкын!
Бөтен галәм кайнасын!
Әйдә янсын барлык утлар!
Җирдә золым калмасын, — дип шигырен тәмамлау белән зал аны көчле алкышка күмде. Уч төпләребез кызганчы кул чабуларыбыз Шамунны зур уңыш белән тәбрик итүебез булды.
Бу минем Шамун Фидаины беренче күрүем иде. Без, “Госмания” шәкерт­ләре, билгеле инде, шушындый уңыш­лардан соң дуслары, иптәшләре тарафыннан сырып алынган Шамун янына кереп, аңа үзебезнең тәэсиребезне сөйләп тормадык. Моңа әле кыюлыгыбыз да җитмәгәндер, мөгаен. Тулай торагыбызга кайтып киттек. Сүзебез­нең күбесе Шамун, аның талантлы шигыре, оста укуы турында булды...”
1919 елның язында Уфаны колчакчылар басып алгач, Шамун 5нче армия составында фронтка китә. Коралдашлары талантлы яшь шагыйрьне яхшы белгәнлектән, аны армия сәяси бүле­генең “Кызыл яу” гәзите мөхәррире итеп тәгаенләтүгә ирешәләр. Редакция Ырынбурда урнаша. Биредә Шамун Афзал Таһиров, Даут Юлтый белән эшли, яп-яшь Муса Җәлил белән дуслаша. Гражданнар сугышы фронтларында берничә тапкыр була.
Тукайның вафатына 6 ел тулган көннәрдә Кәрвансарайда бөек ша­гыйрь­гә багышланган кичә оештыра. Доклад һәм “Габдулла Тукай” дип атал­ган шигырен сөйли. Заһидулла Яруллин иҗат иткән “Тукай маршы” көенә башкарылган бу шигырьдә “саз” образы моң һәм хәсрәтне аңлата. Ай, йолдызлар, уйга талып, саз моңын тыңлыйлар һәм әкрен генә сүнәләр. Тукай да йолдызлар белән бергә сүнә...
1920 елның язында Шамун Фидаи комсомолның губерна комитетында эшләү өчен Уфага килә. Губкомга әгъза итеп сайланып, шәһәр һәм губерна комсомол оешмаларын төзүдә җиң сызганып эшли, җыелышларда һәм митингларда чыгыш ясый. “Кызыл яу”да тупланган тәҗрибә аңа Башкортстанда беренче комсомол гәзите “Яшь коммунист”ны оештыруда ярдәм итә. Аның мөхәррире була. Күпчелек шигырьләре шунда басыла.
Гали Ишбулатов истәлекләреннән: “Шамун Фидаины беренче тапкыр 1920 елның язында күрдем. Уфаның татар һәм башкорт комсомоллары җыелышы бара иде. Башка мәсьәләләр арасында — башкорт әдәбияты торышы. Докладтан соң фикер алышулар башланды. Миңа таныш булмаган бер егет сүз алды. Ишек төбендәрәк тора. Уртача буйлы, ап-ак чырайлы, озын куе керфекле кара күзләреннән әйтерсең лә очкын чәчри. Яшьләргә хас кайнарлык, яңгыравыклы тавыш белән сөйли. Яхшы әдәби телдә сөйләгән акыллы сүзләрен таң калып тыңладык. Янымда утырган дустым: “Яшь шагыйрь Касыйм Шакирҗанов”, — диде миңа. Бу көннән башлап аны еш күрдем, якыннан таныштым...”
Риза Ишморат хәтерләүләренчә, Уфада мәдәни чаралар үткәргән араларда кайчак Шамунның усал шаяртуларына җавап итеп Төхфәт Ченәкәй болай дип әйтә торган булган:
— Әй усал булып чыктың син, Касыйм. Сине бит үгетләп Ырынбурдан монда “Галия” мәдрәсәсенә җибәрүче­ләр Шәехзадә Бабич белән мин булдым. Монда килеп үстең. Касыйм идең — Шамун булдың, шагыйрь...
Башкортстан һәм Уфа комсомоллары җитәкчесе, “Яшь коммунист” гәзите мөхәррире, танылган шагыйрь Шамун Фидаи Бөтенрусия комсомол­ларының III съездына делегат итеп сайлана. Шулай итеп ул берничә көннән Мәскәүгә җаваплы сәфәргә китәргә тиеш. Моңа санаулы гына көннәр калганда РКСМның губерна комитетының авылда эшләү буенча бүлек мөдире Барый Башмаков белән якын гына арага командировкага чыгып керергә җыена.
Шамунга 18 яшь тулган көнне — 1920 елның 15 июнендә — ярлы авыл яшьләренә комсомол ячейкасы оештыруда ярдәм итү максатында бу ике дус Уфадан җәяүләп Кушнаренкога таба чыгып китә. Һәм хәбәрсез югалалар. Ай ярымнан соң гына хәзерге Кушнаренко районының Шәрип волостена керүче Камышлы авылыннан ерак түгел Айгалыш урманы сазлыгында аларның мәетләре табыла. Бу хакта республика гәзитләре тирән кайгы белән хәбәр итә.
Остазының һәлакәтен ишеткәч, ундүрт яшьлек Муса Җәлил күз яшь­ләренә тыгылып түбәндәге юлларны яза:
Ил өчен сугышып, ил юлында
Җанкайларын фида иттеләр,
Ирек өчен көрәш дулкынында
Фидаилар корбан киттеләр.

Фәрит Фаткуллин.


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: