+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 сентябрь 2022, 09:30

Бөек шагыйрь генә түгел...

Габдулла Тукай — үз заманындагы һәм бүгенге мәктәптә.

Бөек шагыйрь генә түгел...
Бөек шагыйрь генә түгел...

2023 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бакыйлыкка күчүенә 110 ел тулачак. Татар халкы гына түгел, башка төрки халыклар хәте­рендә дә ул бөек шагыйрь булып яши һәм яшәячәк. Әмма аның иҗаты шигърият белән генә чикләнмәгәнлеге шулай ук күпләргә мәгълүм. Тукай үзе яшәгән җәмгыятьнең икътисади, иҗтимагый, иҗтимагый-сәяси торышын, шул заманда, шул җәмгыятьтә көн күргән татар халкының тормыш-көнкүрешен гаҗәеп тирәнлектә күрә белүе белән дә, әдәби әсәрләрендә шул катлаулы процессларны тасвирлау мөмкинлекләренең гүзәл үрнәк­ләрен калдырган акыл иясе булуы белән дә укучыларның хәтерендә аерым урын алып тора. Мине, социолог буларак, бигрәк тә аның әсәрләрендә шагыйрьнең тормышка карашы, иҗтимагый процессларны күреп, тирән аңлап, әдәби әсәрләр кысасында укучыларның аңына җиткереп иҗат итүе сокландыра; ә ярты гасырдан артык үз балаларыннан күбрәк башка балалар белән классларда һәм аудиторияләрдә эшләгән укытучы буларак, шагыйрь­нең балалар психологиясен, педагогика фәне кануннарын тирән аңлавы һәм белемен үзенең иҗатында шулкадәр оста куллана белүе хәйран калдыра.

Бу үзенчәлек мин укыган ша­гыйрьләр арасында бары тик Тукайның хосусияты дип әйтәсем килә. Ә аның рәсми рәвештә югары уку йортларында белем алмаганын истә тотып фикер йөртсәк, бу чын мәгънәсендә уникаль хәл.
Мисал өчен, аның иҗатында иҗтимагый институцияләрнең эчке халәтен тасвирлаган әсәрләренә игътибар итик. Әйтик, уку-укыту, белем алу, мәгариф институциясе системасы. Шуны әйтергә кирәк: гомум алганда, Тукай яшәгән чорда татар җәмгыяте яшәешенә үтеп кергән яңалыклар мәгариф институциясенә дә тирән үзгәреш­ләр китерә. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, бөтен татар халкы, барлык иҗтимагый төркемнәр тарафыннан, бертөрле кабул ителми. Төрле карашлы кешеләрнең төр­кемнәре арасында каршылыклар барлыкка килеп, төрле тирәнлектәге фикер бәрелешләренә генә түгел, төркемнәр арасында сыйнфый көрәшкә, хәтта кара-каршы сугышу хәленә кадәр китерә. 18 яшьлек шагыйрьнең дә бу бәрелешләрнең эчендә кайнавы аның шигырь­ләрендә ачык күренә. Мәсәлән, үзе укыган мәдрәсәдәге үзгәрешләр турында язган шигырендә аның еллар буе искелектә, җимерелеп-сүтелеп барган хәлдә көн күреп, иза чигеп яшәгән уку-тәрбия йорты үзе телгә килә, һәм:
“Мортаза бай!
Син төзәтмәссең бугай, –
Мин телимен Алладан
икенче бай”, –
дип, бу яшәешенә карата ризасызлыгын белдерә. Мондый авыр хәл белән килешеп яшәмәскә, бу хәлдән чыгу кирәклегенә дәгъва итә. Ниһаять, теләгенә ирешә, “игелекле кеше” килеп, кирәкле төзәтмәләрне кертеп, үзгәрешләрне башлап җибәрә.
Әлбәттә, иҗтимагый яшәештә бу үзгәрешләр төрле тирәнлектә, санап бетергесез күпкырлы һәм гаять катлаулы. Уку йортының, борынгы мәдрәсә булсынмы, хәзерге мәктәп, югары уку йорты булсынмы, аларның фасадын буяу, яисә эчендәге җиме­рекләрне сипләү, нинди дә булса ямау салу белән генә чикләнми. Һәм бу — элек тә, бүген дә шулай. Шуңа күрә дә, Тукайның әсәрләрендә бу үзгәрешләр, үзгәртеп корулар һәм нәтиҗәдә килеп туган каршылык­ларның аның әсәрләрендә чагылышы безнең замандагы процесслар белән “бертуган” кебек тоела һәм шуның белән дә “күңелгә ятыш” шикелле. Әйтерсең лә Тукай безнең көн­күрештән беркая да китмәгән, ул безнең янда, безнең белән бергә мәктәптә, яисә университетларда йөри, күзәтеп торган кебек тоела. Һәм бу “тоелу” — аның җәмгыятьтә барган процессларны күрә белүе, аңлый белүе, аларны матур әдәбият кысаларына салып, укучыга җиткерә белү таланты нәтиҗәсе.
Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә үзенең беренче тапкыр ул заманның “уку йортына” белем алырга баруы турында язган өлешенә игътибар итик: “...әни мине кулымнан җитәкләде дә, үзебездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып китте.
Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булган кебек, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында... минем шикелле ир балалар да бар иде. Әни иң элек ике бөтен икмәк белән бер тиенме, ике тиенме акчасын абыс­тайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кылдык”, — дип бәян итә шагыйрь егет.
Сез ничектер, хөрмәтле укучым, әмма бу трагикомедик күренеш, талантлы режиссер куйган кебек, минем күз алдыма тулысы белән килеп баса: берәү бер-ике тиен акчаны икен­чесенә “тоттыра”, икенче берәү ул акчаны — “тотып ала”, ә тамашачы шәкертләр тын калып бик озак Хак Тәгалә тарафына дога җибәреп утыралар. Иң әһә­миятлесе, миңа калса, әлеге көндә дә тын да алмый утыруларын дәвам итәләр кебек...
Тукай яшәгән чорда Русиядә шактый тирән үзгәрешләр булган, иҗтимагый каршылыклар тирә­нәйгәннән-тирәнәя барып, ниһаять, 1905-07 еллардагы вакыйгаларга кадәр килеп җиткән. Сүз хәтта укытучы ролен башкарган абыс­тай кулына ике бөтен икмәк белән бер тиенме, ике тиенме акчасын “тоттыру” турында да түгел, чөнки бу безнең өчен яңалык була алмый. Бу безнең көнкүрешнең иң өстә яткан, барыбызга да таныш сыйфаты... Бары шул гына: бүгенге шигъриятебездә Тукайны борчыган хәлләр чагылыш тапмый икән, димәк, я бездә андый хәлләр төбе-тамыры белән юкка чыккан, яисә безнең заманның андый шагыйре әле тумаган икән дигән уйга киләсең.
Монысын читкә куеп, тирәнрәктә яткан каршылыкларның берсенә аерым тукталып китсәк, артык булмас. Тукай яшәгән чор татар тормышында уку-укыту институция­сенең актив үзгәрү вакыты: мәдрәсәдәме, авылда мулла йортындамы, балаларны җыеп, аларга белем-тәрбия бирү кирәклеге күпләрнең аңына элеккегә караганда тирәнрәк үтеп кергән вакыт. Бер яктан, бу — һичшиксез кирәкле әйбер. Шагыйрь бу турыда 1905 елда басылган шигырендә:
“Гыйлем белән дөньяны
кулда тотты япон, немец,
француз;
Без, аңсызлар, наданлык
аркасында йоклап
калганбыз”,
— дип язып, үзенең шул вакытта халыкның белем дәрәҗәсе түбән булуга канәгать­сезлеген күрсәтә, уку кирәклеге турында кат-кат ачыргаланып, күп әсәрләрендә язып чыга.
Ә икенче яктан, социология фәне өйрәтүе буенча, җәмгыятьтә үзгәреш, я нинди дә булса гомуми мәсьәлә хәл ителә икән, аның нәтиҗәсендә тәгаен берничә яңа каршылыклар килеп тууы табигый хәл. Мисал өчен, Тукай үзенең 1907 елда, ягъни революцион хәрәкәткә охшаган хәлләр җиңелеп, реакция башлангач, татар телендә чыга торган гәзит-журналлар ябылган, цензураның өр-яңадан барлы-юклы ирекне дә кысуы көчәйгән чорда басылган “Азатлыкка” ши­гырендә әлегә кадәр барган көрәшнең кире нәтиҗәләре турында яза. Халыкның таләпләре үтәл­мәгәнен, киресенчә, “...түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән”, “Җир аны эш­кәртүчеләр өчен”, — дию юк ителгән” һәм башкаларны санап күрсәтә.
Балаларга белем бирү бик тә кирәк һәм бу урында бәхәскә урын юк. Югарыда әйтеп китүемчә, Тукай бу турыда күп тапкырлар ачыргаланып яза. Бездә дә бу мәсьәләгә карашның җитдилеге күккә ашкан. Нәкъ менә шушы изге бурычны тормышка ашыру юлында без мәктәпләр төзеп, балаларны күпләп классларга утыртабыз да, әйтик, 40 балага 45 минут буенча һәр укытучы үзенең белемен балаларга җиткерә. Ә класска, Тукай искә алуынча, төрле яшьтәге, ягъни акыл мөмкинлекләре, сәламәтлекләре, укытучы сөйләгәнне аңлау һәм фикерләү сәләте төрле югарылыкта булган балалар җыелып утыра. Игътибарыгызны җәлеп итү нияте белән, бу урында сызык өстенә аласым килгәне менә нәрсә: балалар булса да, өлкәннәр булса да, кешеләр бөтен яктан бертигез һәм бертөрле була алмый. Бу — табигатьтә булмый торган хәл. Ә биредә мин уку-укыту процессына басым ясыйм: һәр кеше, һәр бала табигатьнең аңлап бетерә алмаслык катлаулы һәм кабатланмас, уникаль җимеше. Бу уникальлек, әлбәттә, укытучыга да карый. Грамматик кагыйдәләр булсынмы, тарихи я арифметик мәгълүмат булсынмы, класста укытучы сөйләгәнне кайбер бала бер әйтүдә үк аңлый; кайберсенә ике-өч тапкыр кабатларга кирәк була; ә кайсы бала өйгә кайткач, кабатлап укып чыккач кына аңлый торган була. Монысы да табигый. Мәсьәлә шунда — ул балалар барысы да бер үк укытучы белән шул бер үк 40-45 минут эчендә аралашып утыра. Ә бит аның сәләте башкаларныкыннан аермалы булуда баланың гаебе юк. Укытучы да, ничек кенә тырышса да, һәрбер сәләте югары я түбән булган бала белән аларның үзен­чәлекләрен исәптә тотып, аерым эш алып бара алмый – аларның кырыгы кырык төсле һәм һәркайсы шәхси игътибарга лаек. Укытучылар, әл­бәттә, өстәмә эш алып барырга тырышалар.
“Социология фәне корифее П. Сорокин да бу турыда шулай ди: Без иң яхшы ният белән балаларны җыеп утыртабыз да, барысын бергә бер үк вакыт эчендә нәрсәгә дә булса укыта башлыйбыз. Ә алар арасында югары әзерлекле сә­ләтлеләр дә, сәләтләре түбән бул­ганнар да утыра. Шул сәбәптән укыту процессы сәләтле укучы­ларның белемнәрен арттыру түгел, ә хәтта аны уртачага әйләндерүгә кайтып кала”. Җитмәсә, Тукай язган “мәктәптә” балалар айлар-еллар буе гарәп теле алфавитын ятлап, гарәп әлифбасын өйрәнеп утыралар. Бер зур булмаган татар авылында бер йортта урнашкан “мәктәптә” очраклы рәвештә җыелган төрле яшьтәге бер төркем балалар арасында булачак бөек шагыйребез дә бар һәм ул зиһене югары булу белән шул вакытта ук башка балалардан аерылып тора.
Күпләребезгә таныш булган “Шәкертләр ни диләр” шигырендә Тукай күренекле социологның фикерен тагын да тирәнәйтә. Уку йортына җыеп утыртып, аларга кыйммәтле мәгълүматны барысына тигез итеп бүлеп бирү генә тиешле күләмдә укучыны белемле, башкаларга, җәм­гыятькә файдалы белгеч булыр өчен җитәрлек шарт була алмый. Шуңа да шагыйрь егетебезнең шәкертләре:
– “күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә”;
– “яктылыктан ни килсә дә, аны куа торган булдык”;
– “йоклый торгач, череп бетеп, бөҗәккә әйләндек”;
– “әхлакны, вөҗданны (кешегә генә хас сыйфатларны. — Р. Н.) сөреп чыгардык;
– “азган-тузган кызлар төсле бетләп яттык”;
– “яшьлекне наданлыкка корбан итеп, тол хатыннарга йортка кердек”, дип тагын күп “казанышлары” турында сөйлиләр. Тукайның мәдрәсәдә укуын тәмамлаган елда, 21 яшендә бастырып чыгарган бу шигырен укучылар, бигрәк тә шәкертләр, бик җылы каршы алганнар.
Мәдрәсәләрдә уку-укыту эшләре түбән хәлдә калуында, шәкерт­ләрнең белем алу урынына бөтенләй башка “һөнәрләргә” өйрәнеп, череп бетү­ләрендә җәмгыятьнең дә гаебен күрә шагыйрь. Габдулла Тукайның яратып укыган, немец шагыйре Гетене әтисе, 16 яше тулгач, Лейпциг университетына укырга җибәргән. Ләкин, биографлары язуыннан кү­ренүенчә, янып торган кап-кара күзле, бөдрә чәчле бу чибәр малай күре­некле университетта тырышып уку урынына, алда көткән олы тормышка әзер­ләнеп, “типтереп” яши башлый: кәрт уйнап, малайлар-кызлар белән танышып, күпләп кофе, сыра, шәраб эчүдән сәламәтлеген югалтып, ныклап авырып китә, кире гаиләсенә кайтып, хәтсез вакыт сәламәтлеген аякка бастырырга мәҗбүр була.
Тыныч йокласын берүк. Биредә сүз кемнең дә шәхси тормышы турында түгел. Ничек кенә булмасын, һәр җәмгыятьтә тарих буена барган каршылыклар булган һәм бүген дә бар. Уку-укыту институцияләре дә, җәмгыять тормышының башка өл­кәләре кебек үк, кеше белән табигать, шәхес белән җәмгыять арасында һәрдаим килеп туган каршылыкларны җайга салу юлында көн күрә. Бу юлда әдәбиятның, шигъриятнең, шагыйрь­нең роле бәяләп бетергесез. Чөнки алар җилкәсендә дөньяның рухи нигезе. Яшәешнең матди-техник ни­гезендә хезмәт куючылар саны миллионнар белән исәпләнсә, рухи нигезендә, бигрәк тә шигъриятендә — берәмтекләп санарлык кына.
Габдулла Тукайның иҗатында шәхсән мине сокландырган тагын бер ягы — аның балалар өчен язган әсәрләре тәрбияви яктан укучыларга тәэсир итү көче белән аерым игътибарга лаек. Беренче чиратта, бу, әлбәттә, әсәрләрнең гади һәм шул ук вакытта әдәби тел белән язылуында. Моннан тыш, әсәрләрнең сюжет төзелеше, сәнгатьчә матурлап, бизәп язылган, бигрәк тә педагогика кануннарын аңлап, аның алымнарын актив кулланып язылган әйбер­ләренең балаларның “таләбенә” туры килүе.
Дөрес, мондый әсәрләр иҗат итәр өчен балалар психологиясен һәм педагогикасын белергә, аңларга ки­рәктер. Моның өчен, беренчедән, авторның үзенә күп укырга кирәк; икенчедән, укыр өчен, үрнәк булырлык талантлы укы­тучыларының иҗат җимешләре булу мотлак. Ә бу яктан караганда Тукайга юл уңай туры килә. Аның укытучылары — дөньякүләм билгеле булган язучылар, шагыйрь­ләр. Алар арасында бигрәк тә мәсәлләр иҗат итүче И. А. Крылов, бөек урыс язучысы Л. Н. Толстой. Билгеле булуынча, аның балалар өчен язган әсәрләре, 1874-75 елларда “Новая Азбука” исеме астында махсус уку китабы итеп төзелеп, бастырып чыгарылган.
Тукай да күптән үзенең татар мәктәпләрендәге балаларга уку өчен җыентык чыгару теләге белән яши. Һәм моның өчен Толстойның шул җыентыгын үрнәк итеп алганын әйтә. Аның әле 1906 елларда ук балалар өчен язган әсәрләре, тәрҗемәләре бар. Алар да бу җыентыгына теркәлгәннәр. Билгеле булуынча, укучы балаларның нәфис әдәбиятка караган әсәрләргә таләбе үзенчәлекле. Әсәр сюжеты белән дә, анда сөйләнелгән вакыйга буенча да иң беренче чиратта балага аңлашыла торган, аның өчен кызыклы булырга, аның күзал­лавын, күңелен җәлеп итәргә тиеш. Әйтик, ямьсез кыланышны сурәтләгәндә уңай күренешне кулланып, матур тәртип белән чагыштырып, кара-каршы куеп күр­сәткәндә, яхшылыкка өндәп әйтелгән өстәмә сүзләрнең кирәге дә калмый. Укучы, я булмаса укыганны тыңлап утырган бала, үзеннән-үзе матур тәртипле герой ягына тартылып, аның тәртибен хуплап, аңа ярдәм итү юлына басып, аның өчен борчылу, кайгыру кебек кичерешләргә күчә. Шуңа күрә дә күп вакыт аңа нинди нәтиҗәгә килергә кирәклеген әйтүнең кирәге дә калмый.
Үз вакытында югары бәя алган җыентыкның бүгенге көндә дә, бигрәк тә балаларны уку-укыту, аларның системага салынган белем нигезендә тормышка карашларын тәрбияләүгә шагыйрьнең мөнә­сәбәтен, татар халкы тарихының, әдәбиятының, мә­дәниятенең тирән тамырларын күр­сәтү юлында әһәмиятен сызык өстенә алыр идем мин. Шулай да, бу урында “үзвакытында” сүзенә кайтып, шуны өстәп әйтү урынлы булыр. Шагыйрь, җыентыкны төзүче буларак, үзенең “сүз башында” ук бурычын ачыклап, яңа үсеп килгән милли әдәбият бакчасыннан анда әлегә кадәр яшәп килгән әрекмән, кычыткан, балтырганнарны керт­мичә, хуш исле гүзәл чәчәкләрен аерып алып, сабый балаларыбыз кулына бер букет тапшыру кирәклеген нигезли. Берен­чедән, балаларның рухларына никадәр булса да азык бирүне бурыч итеп алса да, күз алдында икенче мәсьәлә торуына да басым ясый. Билгеле булуынча, ул вакытта да җәмгыятьтә тормышка карашның күптөрле булуы табигый, һәм бу хәл әдәбиятка да, мәгариф өлкәсенә дә, башка өлкәләргә дә карый, әлбәттә. Әдәбиятның мәктәпкә үтеп керүе нәтиҗәсендә укучы татар балаларына киләчәк буынга кирәкле рухи азык һәм тәрбия бирү мәсьә­ләләренә гомуммилләт тарафыннан игътибар һәм илтифатны арттыру кирәклеген аңлауга бер этәргеч булуына дә өмет итә шагыйрь.
Биредә хөрмәтле укучының игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәл­тәсем килә. Җыентык белән танышканда, андагы “чәчәкләрнең”, хәзерге уку-укыту системасына нигез салучы бөек Ян Амос Коменский педагогикасының төп принцип­ларының берсе — “жиңелдән-авырга” кагыйдәсе ниге­зендә тупланган булуына игътибар итми мөмкин түгел. Бу — шагый­ребезнең никадәр төпле һәм универсаль белемле булуын сурәтли торган тагын бер күрсәткеч.

Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы, профессор.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: