+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
20 октябрь 2022, 21:45

Син бит минем әти...

Тимерчеләр нәселе дәвам итәр.

Син бит минем әти...
Син бит минем әти...
– Фәйзрахман, нишләвең бу, нигә шулкадәр кычкырасың?
Миңнулла, сөйләнә-сөйләнә күзләрен ачып җибәрсә, теге әтәч тавыкларын ияртеп өй уртасына кереп баскан да:
– Миңнулла то-ор! Эшкә соңга каласы-ың! – дигәндәй, кикрикләп булаша.
Әнисе, бу малай төшкә кадәр йоклап ята күрмәсен дигәндәй, әллә юри ишекне ачып калдыра инде. Сикереп торып, барысын бергә куып чыгарды. Фәй­зрахман бабайдан алган әтәч булгач, үзенә шулай “Фәй­зрахман” дип эндәшәләр.
Әнисе пешереп киткән йомырканы ашап, чәйләп алды да, әтисе янына тимерлеккә чапты. Тәпи киткәннән башлап шул тимерлектә, әтисе янында үсте ул. Авылда аларны “Тимерчеләр нәселе” дип йөртәләр. Инде ничә буын Батраевлар, авылда башка эш юк кебек, бишектән төшә торалар, шул тимерлеккә әтиләре янына килеп, сандал янына баса торалар.
Менә Миңнулла да, әтисе ярдәмендә, авыл халкы өчен бик тә кирәкле һөнәрне матур гына үзләштереп ята. Ходай кушса, ул да әтисен алыштырыр оста тимерче булачак. “Берзаман аның да улы килерме икән әтисе артыннан шушы тимерлеккә?” – шундый матур хыяллар еш килә Миңнулланың башына. Үз улың торсын әле янәшәңдә дага чүкеп!
Үзалдына елмая-елмая, матур уйлар белән, елга буенда урнашкан тимерлеккә килеп тә җиткән. Тимерлек эче гөрләп тора: кайда ат дагалыйлар, кайда сабан-тырма чүкиләр. Брезент алъяпкычын киеп алды да әтисе янына килеп тә басты егет. Менә шулай көнмә-көн сандалларда тимер чүкү, күмер өрдереп кыздыру – күңел биреп башкарган эшләре.
Кинәт кенә аның күзе елга буенда бизәкле чиләкләренә су алып маташкан бер кызга төште. Бер дә алар авылында яшәгән кызга охшамаган. Фатыймадан башка бу тирәгә суга килүче дә юк.
Улының теге кызны тә­рә­зәдән бик тырышып күзәтүен аңлаган әтисе: “Бар инде, йөреп кил”, – дигәндәй, башын какты.
Егет алай төшеп калганнардан түгел икән, килеп җитү белән кызның ярга куйган сулы чиләкләрен ялт итеп эләктереп тә алды:
– Исемеңне әйтмәсәң, сусыз кайтасың, чибәр кыз, – дип, кызны куркытып алды үзе.
Кыз да аптырап калмады, борылды да тиз-тиз тезеп китте:
– Гайшә булам мин. Фатыймаларга утырмага килдем. Китер чиләкләремне.
– Юк инде, шулай тиз генә чиләкле булмакчы берәү. Егетең бармы соң, анысын да әйт әле җәһәт кенә.
– Утырмага нәкъ егет эзләп килдем дә инде, шуны да аңламыйсың!
Кызның төшеп калганнардан түгел икәнен тиз чамалады Миңнулла.
– Ай калыккач, картлар яткач, бер җырлап үтәрмен яныгыздан, чыгарсың бит, Гайшә?
Кыз чиләкләрен эләктереп алды да, кунак кызлар шулай чибәр була дигәндәй, сыгылмалы гәүдәсен тагын да көязрәк тотып, ярдан менеп китте. Бу вакытта алар елга буенда шаярып башланган сөйләшүнең икесен дә янган утларга салачагын уйламадылар да. Кулларында ут уйнаткан егеткә күз төшмәслекме соң! Гайшә дә Фатыймаларга утырмага бик еш килә башлады.
Миңнулланың хыяллар инде зурдан:
– Көзләр генә җитсен, туй ясыйбыз, яме, Гайшә! Тарантаслы атларга утыртып алып кайтам мин сине, ризасыңдыр бит?
Бүгеннән алып кайтыр иде дә Гайшәсен, әтисе генә: “Ашыкмыйк әле, улым, тиз генә эшләнми андый эшләр. Сынагыз бер-берегезне башта, үтә кызыл тиз уңа дигәнне дә ишеткәнегез бардыр?” – дип тыебрак тора.
Әтисе кебек уйлап сөйли торганнар авылда сирәк, белеп киңәш бирәдер дип, Миңнулла бервакытта да аның сүзеннән чыкмый. Белеп әйткән икән әтисе, тормыш сынауны куйды алар алдына, әле ниндиен. Ил өстенә килгән кайгының беркемне дә читләтеп үтмәсен сизенеп әйткәндер инде олы кеше. Кызу-кызу эшләп ятканда, әнисенең йөгерә-атлап кереп: “Закир, Миңнулла, кайтыгыз тизрәк, сугыш чыккан!” – дигән сүзе бар дөньяны челпәрәмә китерер дип кем уйлаган.
Миңнулланың башында бары бер уй: “Ничек, Гайшәне ялгызын калдырып, ул бүгеннән сугышка китәргә тиешме? Ул китмәсә, илне, Гайшәне, әти-әнисен кем саклар?” Закир абзый тимерлектә кала, Миң­нуллага иртәгәдән туган илен саклап изге яуга китәргә.
Тимерлек янында, сөй­гәненең аның күкрәгенә башын куеп: “Ишетәсеңме, Миңнулла, минем синеке генә булып, сине сугыштан көтеп аласым килә”, – дигән сүзләре егетне айнытып җибәргәндәй булды.
– Үкенмәссеңме, Гайшә? Ә мин кайтмасам?
– Кайтасың, кайтасың, Миңнулла. Минем мәхәббәтем саклап алып калыр сине үлемнән.
“Көзгә кайтып, туйлар үт­кәрербез, озакламам, көт”, – дип саубуллашкан Миңнул­ланың сугыш юллары бик озынга китте. Кулларында ут уйнат­кан егетне, бер-ике ай эчендә әзерләп, ут чәчеп торган танкка утырттылар. Кайда гына булмасын, күз алдында, ике уллары белән аерылышудан кечерәеп калган әтисе белән әнисе, тавыкларын ияртеп капка төбенә чыгып баскан Фәй­з­рахман һәм моңсу күзләре белән озатып калган Гайшә булды.
Фәйзрахманы да гүя: “Миң­нулла, син кая китәсе-ең?” – дип кычкырып калган кебек. Курск дугасында каты яраланды егет. Бик озак госпитальдә дәваланганнан соң, сул кулын сугыш яланында калдырып, авылга кайтып төште. Кулсыз кайткан Миңнулланы авыл ничек каршылар, гарип егет Гайшәгә кирәк булырмы, дигән уйлар аңа ничә көн тынгылык бирмәде. Җәяүләп үткән авылларны карады. Әйе, авыллар ир-егетләрсез бетеренгән, күп тәрәзәләр кадакланган. Алар­ның авылы да шундый хәлдә микән?
Үзләренең капка төбенә басып, кулларын маңгаена куеп, ерактан килгән яралы солдатны танырга тырышкан әнисен тиз танып алды ул. Әнисе яныңда бер тавыгын ияртеп чүпләнеп йөргән Фәйзрахманның да, аңа бик озак карап торганнан соң, бар көчен җыеп: “Кайттыңмы, көтте-ек!” – дип, берничә тапкыр кычкырырга көче җитте. Әнисе бик бетеренгән. Көчле җил иссә, менә-менә авып китәр кебек. Капка алдында кочаклашып озак тордылар. Әнисе абый­сының сугышта үлеп калуын, әтисенең бу кайгыны күтәрә алмый вафат булуын, сеңлесе Зәйтүнәнең еракта утын кисүен тиз-тиз генә әйтеп бирде. Тимерлектә чүкеч тавышы ишетелгәч, Миңнулла әнисенә сораулы карашын ташлады.
– Күрерсең, балам, үзең, сөйләшерсез озаклап, – дип, булыр-булмас ризыктан тиз генә әзерләп алган өстәл янына чакырды.
Авылның нихәлдә яшәп ятуын үз күзләре белән күргән егет шуны аңлады: бүгеннән җиң сызганып эшкә башларга кирәк. Тимерлектә эшләп булашкан 14-15 яшьлек бер егет, гимнастерка кигән солдатның кем икәнлеген килеп керү белән таныды бугай.
– Менә абзый, Закир бабай әйткән сүзне тоттым. Миңнулла кайтканчы, тимерлектә кисәү янсын, чүкеч тавышы тынмасын, дигән иде, сүндермәдем учакны. Тимерлекне үзегезгә тапшырам, абый.
– Күрәсең, энем, минем хәлне, берүзем булдыра алмам, икәү бергә, яме?
Тимерлек ишегеннән тышка күз салды егет. Менә-менә тау башындагы өй капкасыннан, бизәкле чиләкләрен күтәреп, Гайшә килеп чыгар кебек тоелды. Әнисенең сөйләве буенча, ул сугышка киткәч, Гайшә белән Фатыйма озак та тормый авылдан чыгып киткәннәр. Ниндидер шәһәрдә заводта эшлиләр икән дип, Фатыйманың әнисе бер сөйләнеп тә торган. Шуннан башка алар турында бер хәбәр дә юк икән авылда.
Авылда кызлар, тол хатыннар җитәрлек, бүгеннән өйлән дә яшәп алып кит. Тик Миңнулла, барыбер, бер хәбәре булыр бит дип, Гайшәсен көтә. Менә сугыш кына бетсен, авылга барысы да җыелырлар әле, дигән уйлар белән аның турында сораша, эзли.
Ниһаять, сугыш бетте. Авылга акрын-акрын гына солдатлар кайта, җимерек коймалар, өйләр тәртипкә китерелә башлады. Бер иртәдә ул Фатыймалар ихатасында кемнеңдер йөр­гәненә игътибар итте. Тә­рәзәдәге аркылы такталар кубарылган.
Кулындагы чүкечен ыргытып бәрде дә шул якка атлады. Әнә бит, әнә кемдер елгага су алырга төшеп килә түгелме? Читтәгеләр бер җыелырлар әле, дигән иде, әнә бит Фатыйма кайткан.
Тик Фатыйма Миңнулла белән никтер салкын гына исәнләште.
– Фатыйма, Гайшә кайда? Исәндер бит ул? Ник бер хәбәрегез дә юк?
– Белмим мин аның кайдалыгын. Без бергә булмадык, – шул булды Фатыйманың җавабы.
Аның каршысына тагын берничә тапкыр чыгып карады, тик Фатыйманың теленнән “белмим”нән башка җавап чыкмады. Шулай бер-ике айлап вакыт узды. Бервакыт, иртәнге якта, күмер кыздырган чак иде, тимерлеккә шыпан-шыпан гына дүрт-биш яшьлек малай килеп керде. Авылныкы түгел, ахры, бер дә танышка охшамаган. Үзе, бик тә якын кешесен очраткандай, Миңнуллага ­бәлеп-төбәлеп карый.
– Эй, егет, нишләп йөрисең монда? Кем малае буласың инде?
– Фатыйма малае мин. Читтән кайттык.
Менә сиңа кирәк булса! Фатыйманың үсеп җиткән улы бар ләбаса. Нишләп бер дә күренмәде соң әле елга ти­рәсендә. Кара әле, кыю гына күренә үзе.
Көн дә иртән эшкә килгәндәй килә башлады тимерлеккә малай.
– Әниең ачуланмыймы соң монда килүеңә, егет?
– Ул көн буе амбарда эшли. Белми ул, белсә, ачулана.
Беркөн мышкылдап торды-торды да, шундый бер сорау биреп ташлады бәләкәч:
– Абый, әй абый, син минем әти түгелме соң? Әтием булсаң, нигә мине танымыйсың соң?
Аптырап калды Миңнулла. Фатыйма бит, улының әтисе сугышта үлде, дип сөйләп йөргән. Шулай да игътибар белән, йөз-кыяфәтен, күз карашларын тикшереп чыкты. Кара әле, ничек моңарчы игътибар итмәгән, Гайшә чалымнары бар бит аның каршысында басып торган егеттә.
– Әни әйткән иде, эзләп тап, әтиең тимерлектә синең, дигән иде.
– Ничек “әни”, Фатыйма түгелмени синең әниең?
– Минем тагын бер әнием бар иде. Югалды ул шәһәрдә. Чыгып китте дә бүтән кайтмады.
– Исемең ничек соң синең, улым?
– Миңьяр минем исемем, абый.
Миңнулла малайны җитәк­ләде дә Фатыймаларга китте. Боларның икесе бергә җи­тәкләшеп килеп кергәнен күргәч, Фатыйманың йөзләре ка­раңгыланды:
– Бала-чага сүзе сөйләп йөрмә, нәрсә сөйләмәс биш яшьлек бала, – дип, Миңьярны сөйрәп диярлек өенә алып кереп китте.
Шул көннән соң Миңьяр тимерлеккә юлны бөтенләй онытты. Әнисе белән амбарга йөри, диделәр. Гайшәнең улы, дисәң? Шунда аның исенә Гайшәнең: “Синеке генә булып көтәсем килә сине!” – дип кайнарланып пышылдаганы исенә төште. Димәк, Миңьяр Гайшә белән аның улы булып чыга. Тизрәк, тизрәк, капкалап алырга да Фатыйма янына барырга. Ник Гайшә турында дөресен сөйләми икән ул?
Тәрәзәгә күз салса, Миңь­ярның тимерлеккә кереп баруын күреп алды. Ярый шакылдый торсын әле аз гына, дигән уйлар белән чәй эчкән булды, үзе тимерлекне күзәтте. Кинәт кенә аның колагына Миңьярның кычкырып елап җибәргәне ишетелде. Чабып килеп керсә, баланың кепкасына ут капкан, ике кулы белән тырыша-тырыша сүндерергә маташа. Күмер өрдереп булашкан, ахры. Ишек төбендә чиләктә торган суны койды бәләкәчнең башына. Куркудан җиргә егылган баланы, ничек итсә итте, сыңар кулы белән үләнгә чыгарып салды. Чүпрәк алып, суга лыкашкан чәчләрен киптерде, корымга буялган битләрен сөртте. Акрын гына күзләрен ачкан Миңьяр Миң­нуллага төбәлде:
– Син бит минем әти, әйе бит?! Мин сине озак эзләдем, барыбер таптым. Нигә син мине бер дә эзләмәдең, әти?
Сабый, күзләреннән төшкән яшьләрен сөртергә дә онытып, Миңнуллага текәлде. Карашында ниндидер курку чагыла үзенең. Инде тагын әтисе: “Минем улым юк”, – дип әйтмәсә дигәндәй, мөлдерәп аңа карый.
Миңнулла, сабыйны күтәреп, Фатыймаларга атлады.
– Аңлат, Фатыйма, ни өчен ул миңа “әти” ди соң? Кайда Гайшә? Сөйлә дөресен!
Ишек яңагына сөялеп, туйганчы, үкси-үкси елады хатын. Әйе, Миңьяр – Миңнулла белән Гайшәнең улы. Гайшә үзенең балага узганын белгәч, әниләренә сиздермәс өчен, читкә чыгып китәргә уйлый. Фатыйманың аны берүзен чыгарып җибәрәсе килми. Малай туа. Миңнуллага охшатып Миңьяр дип исем кушалар. Эшкә алмашлап йөриләр, сабый икесен дә “әни” дип йөртә. Балага дүрт яшь тулганда, Гайшә бәхетсезлеккә юлыга. Заводта станокка кысыла. Табиблар берничек ярдәм итә алмыйлар. Гел улына: “Әтиең тимерлектә эшли синең”, – дип сөйли торган була. Миңьяр, шуны исендә калдырып, кая барса да, тимерлек эзли.
– Улым, бәләкәй генә булсаң да, эзләп таптың бит син әтиеңне! Күпме тилмерттем мин сине, сабыем.
Тормыш юлларында күп авырлыклар күргән ике ир-егет кочаклаштылар, әледән-әле бер-берсенә текәлеп, күз яшьләрен сөрттеләр:
– Елама, әтием, мин хәзер гел синең яныңда булырмын, яме, әтием!
– Миңьярны үз улым итеп үстермәкче идем, тик улың сине үзе эзләп тапты, – дип, Фатыйма сүзен дәвам итте. Арагызга керә алмыйм. Тимерчеләр нәселенең дәвамчысы булырга тиеш, коеп куйган тимерче бит улың!..

Мәрьям ШӘМСИЕВА.
Илеш районы,
Югары Яркәй авылы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: