+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
13 ноябрь 2022, 07:15

Күрәзәче

Фантазияң никадәр генә бай булмасын, кайбер нәрсәләрне уйлап чыгарып та булмый. Әмма алар тормышта чынлап та була. Адәм ышанмаслык хәл, хәтта күз алдына китерү дә мөмкин түгел, ә чынбарлык. Мин мондый хәлләрне берничек тә аңлата алмыйм инде, аңларга тырышып карыйм да җеп очын табып булмый. “Могҗиза!” дип тел шартлатырга гына кала.

КүрәзәчеКүрәзәче
Күрәзәче

Яшь кенә бер ханымны ире ташлап китә. Монда хәтта сүз ярату-яратмау турында да бармый әле. Ирнең әйбәтме-түгелме икәнлеге дә икенче планда. Кемдер сине ташлап китә икән, бу – фаҗига. Әйбәт кеше ташлап китсә, үзеңне начар, аңа тиң түгел бер җан иясе итеп тоясың. Начар кеше ташлап китсә, икеләтә кыен. Аны үзең ташларга җыенып йөргән булсаң да авыр хәтта. Го­мумән, үзеңне ташланган кеше итеп тоюдан да кыенрак нәрсә юк. Вәт, теге хатын да кара көеп йөри хәзер, борчыла, өзгәләнә. Иренең кимче­лек­ләрен исенә төшерергә тырыша. Булмый, күз алдына гел әйбәт вакытлары килеп баса…

Шуннан күрәзәчегә бара бу. Күрәзәче кеше бәхет­сезлегендә акча эшләп күнек­кән инде, шундук үз бәясен әйтә: илле мең сум. Һәм ирең кире кайтачак. Ләкин ритуалны төгәл үтәргә кирәк, барысын да җиренә җитке­рергә. Бер генә өлешен үтәми калсаң да, уңышсызлыкка юлыгуың бар. Килешәләр шулай. Күрәзәче бу хатынны: “Ирең ике атна эчендә кире кайтачак!” – дип ышандырып җибәрә.

Хатын көтә хәзер үзенең ташлап киткән ирен. Кире кайткач, үзәге өзелерлек булсын, дип, әйтер сүзләрен әзерләп куя. Көн саен бизәнеп-төзәнеп йөри, караватларына йомшак ястыклар җәя, көн дә тәмле-татлы ризыклар пе­шерә. Ә ир кайтмый. Билгеләнгән вакыт узып киткәч, хатын бик борчыла һәм шул кызудан күрәзәчене судка бирә.
Судьялар күрәзәчеләрне бик өнәп бетерми бит инде, аферистка исәплиләр. Бу карчыкны да бөреп алалар хәзер, син адәм алдап акча эшлисең, гаепләүченең теләген канә­гать­ләндерәбез, бер мил­лионыңны әзерли тор, дию­челәр дә була. Ә күрәзәченең үз туксаны туксан.

– Син ритуалны җиренә җиткереп үтәмәгәнсең! – ди ул теге хатынга. – Әгәр үтәсәң, ирең кайтып керер иде.
Хатын да сер бирми:
– Үтәдем, – дип үзенекен сөйли. – Нәкъ менә син кушканча күзләремне йомып иремне күз алдына китердем дә аның фотосын ишектән өйгә алып кердем, эчтән генә кайтуын теләп, син кушкан доганы кабатладым.
– Шул гынамы?
– Шул гына… – ди хатын.
– Ә “муж на час” чакырдыңмы соң?
Хатын “лап” итеп үзенең маңгаена суга:
– Вәт, әттәгенәсе икән! Онытканмын бит…
– Менә шул шул… – ди күрәзәче, бик эшлекле кыя­фәткә кереп. – Җиренә җит­кереп үтәмәгәнсең, ә үзең мине гаепләп маташасың.

Суд утырышы шунда өзе­лә. Киләсе утырышның кайчан булачагын билгеләп таралышалар.
Хатын, өенә кайткач, юк сәбәпне бар итеп, “муж на час” чакырта. Ялгыз хатынның өендә борасы, кадаклыйсы нәрсәләр күп бит инде. Әзрәк ирләр кулы тими торса, йорт күзгә күренеп гарипләнә башлый. Өстәвенә, үз ире дә бик алтын куллы түгел иде.

Үзеннән бер-ике яшькә өлкәнрәк ир килә хәзер. Елмая. Күзләре ут булып янып тора. Шул зәһәр күзләре белән өйне өйрәнеп чыга да бөтен җитешсезлекләрен төзәтә. Санаулы вакыт эчендә өй күзгә күренеп матурланып, төзек­ләнеп кала. Бәясе дә кыйммәт түгел.

Бу кадәр осталыкка сокланып, хатын чәй әзерли. Сөйләшеп китәләр. Ирнең гаиләсе юк икән, якында гына тора. Сүзләре береккәч, табынга шәраб та килеп кунаклый. Шәраб телләрен чишеп җибәрә, күңелгә дәрт өсти. Музыка кушып җибәрәләр, бии башлыйлар… Ахыр чиктә бу очрашу иртәнге ашны бергә ашау белән тәмамлана.
Ир икенче көнне дә килә, өченчесендә дә… Мәхәббәт ярала болар арасында. Өйләнешергә сүз бирешәләр. Ә хатын күрәзәче өстеннән язган гаризасын кире ала…

Ни әйтмәкче идем соң әле?.. Ә-ә-ә… Әгәр нәрсәдер сез уйлаганча килеп чыкмый икән, күңелегезне төшермәгез. Бәхетегез сез уйламаганча да килеп керергә мөмкин.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас