

Какча гына гәүдәле, терекөмештәй җитез, таныш түгел кешеләр белән дә шундук аралашып, сөйләшеп киткән Нияз исемле бу егет белән сиксәненче елларда гәзитләрдә бер үк төрле эшләр башкарырга туры килде. Ул — “Совет Башкортостаны” секретариатында, мин — “Кызыл таң”ныкында. Ике редакция журналистлары һәрчак сөйләшеп, киңәшләшеп, ярдәмләшеп, ярдәм итешеп яшәдек. Нияз яшь иде әле. Әмма бик тә мәшәкатьле, кешеләр белән уртак тел табуны, кайчак килеп туган четерекле хәлләрне көйләп җибәрүне таләп иткән секретариат (редакциянең “штабы” шунда) эшендә сынатмады. Моннан тыш, шактый гына усал тәнкыйть мәкаләләре язарга да вакыт тапты. Гәзиттә матур гына шигырьләре дә басылды. Шуннан башлап утыз елдан артыграк, аның кинәт вафатына кадәр, бу егетне күздән яздырмадым диярлек. Хәрәкәтчән, энергиясе ташып торган, яңалыкка омтылучы кеше буларак, ул, әлбәттә, бер урында гына эшләп утырмады.
Менә әле “Кош сәламе” дип аталган 648 битле китап белән танышканда Нияз Мәһәдиевның тулы образы, без белеп җиткермәгән күп яклары күз алдына килеп баса. Бу саллы җыентык-ка аның үзе исән чакта басылмаган шигырьләре, хикәяләре, үткер, фәһемле фикерләре, матбугатта басылган мәкаләләре, рәсемнәре, аның турында якыннарының, каләмдәшләренең истәлекләре, фотолар тупланган. Китапны бу шәхеснең тормыш иптәше — күренекле шагыйрә, матбугат ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Зөһрә Котлыгилдина һәм аларның улы Азамат Мәһәдиев әзерләгән.
Нияз Мәһәдиев 1963 елның 4 апрелендә Баймак районының Темәс авылында туган. 1980 елда Уфада республика урта художество мәктәп-интернатын тәмамлагач, Уфа нефть институтында архитектор һөнәренә укып чыга. 1985 елда хезмәт юлын Баймак район башкарма комитетында архитектор-өлкән инженер булып башлый.
Баймак районының урындагы радиотапшырулар оештыручысы, “Совет Башкортостаны”, “Известия Башкортостана” гәзитләрендә төрле вазыйфаларда, арытаба “Йәшлек” гәзитендә баш мөхәррир урынбасары, “Комсомольская правда” гәзитенең Башкортстан буенча вәкиле, “Аманат” журналының баш мөхәррире була. “Оран”, “Халык сүзе” гәзитләрен оештырып, аларда баш мөхәррир вазыйфасын башкара. Көнүзәк, проблемалы мәсьәләләрне күтәрүе белән укучылар арасында ихтирам яулый. Гомеренең соңгы елларында “Ағиҙел” журналында эшли.
“Бүленми икән йөрәк” дигән шигырьләр китабын чыгара. Драма жанрында, прозада да каләмен сынап карый. Зөһрә Котлыгилдина белән берлектә “Хан сүзеннән югарырак Әдип сүзе” дигән публицистика китабы чыгара, ул әдәбият сөючеләр арасында бик югары бәягә лаек була. Кызганычка каршы, бу гаять зур хезмәт җимешен күрергә өлгермәде — 2019 елның 8 мартында арабыздан китте.
Кайда гына эшләсә дә, нәрсәләр генә язса да, Нияз Мәһәдиев күңеле, җаны, рухы — бөтен булмышы белән шагыйрь иде. Шуңа да “Кош сәламе” аның шигырьләре (күпчелеге сиксәненче елларда язылган), шулай ук аларга ул елларда “Совет Башкортостаны”нда мөхәррир урынбасары булып эшләгән күренекле шагыйрь Сафуан Әлибаев мәкалә-рецензиясе белән башланып китүе бик урынлыдыр. “Туган телгә, әдәбиятка, мәдәнияткә күңелендә туган олы ихтирам, сөю, күпчелеге урысча укыса да, сүрелмәгән, шиңмәгән... Теләгем шул гына: Нияз дөрес юлда. Тик аның хисле күңелендәге шигъри тамчылар көндәлек ыгы-зыгыларда басылып, күмелеп кала күрмәсен. Әлбәттә, гәзит мәшәкатьләрен үзләре шушы урында эшләп караганнар гына беләдер. Андагы эшнең киеренкелеген еш кына очучы хезмәтенең авырлыгына, кыенлыгына, тәвәккәллегенә дә тиңлиләр. Көндәлек гәзит мәшәкатьләрен дә, чын мәгънәсендә сәнгатьчән әсәрләр иҗат итү йөген дә бергә күтәрү, ару-талусыз тарту өчен, әкиятләрдә генә бәян ителгән батырлар кебек, куш йөрәкле булырга кирәктер. Тама-тама, иҗатың чылтырап, җырлап китә күрсен”, — ди Сафуан Әлибаев 1989 елның 10 декабрендә басылган мәкаләсендә.
Әминә һәм Бикҗан Мәһәдиевлар гаиләсендә биш малай үсә. Нияз — уртанчысы. Әминә Сафа кызы китапханәдә эшли, Нияз да бәләкәйдән шунда кайнаша, 4-5нче сыйныфларда чакта, урам аша гына булган мәктәптән йөгереп килеп, әнисенә ярдәмләшә. Бервакыт Темәскә очрашуга Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Абдулхак Игебаев, Равил Бикбаев, Ирек Кинҗәбулатов килә. “Бу егеттән шәп китапханәче чыгар, мөгаен”, — диләр алар да.
Нияз бермәлне әнисе янына “Башкортостан пионеры” гәзитен тотып килә. “Әни, менә монда рәссамлыкка укырга чакырабыз, дип язганнар, мин шунда китим әле”, — ди. “Юк, йөрмисең, син дүртенче сыйныфта гына бит әле”, — диләр әти-әнисе. Төгәл бер елдан тагын шул ук белдерүне күргәч: “Мин быел барам инде”, — дип ныкыша. “Туган ил кайдан башлана?” дигән темага рәсем ясап җибәрергә дә кушканнар. “Туган ил кайдан башланганын күрсәтәм, әйдә минем белән, каләм, дәфтәр ал, кайбер нәрсәләрне язып барырсың”, — ди әнисе.
Нияз ясап җибәргән рәсемне ошаталар, имтиханга чакыралар. Мәктәп-интернатта да, институтта да яхшы укый. Туган районында аның хезмәт юлы башлануы турында күренекле драматург Наил Гаетбай “Кош сәламе” китабында түбәндәгеләрне хәтерли: “80нче еллар уртасы. Урал аръягы иҗади яшьләренең “Ирәндек” әдәби берләшмәсенең бер утырышы алдыннан Баймакта яшәгән шагыйрә Гөллирә Исхакова миңа әйтеп салды:
— Яшь талантлы шагыйрь таптым! Шигырьләре менә дигән! Үзе җор сүзле, шаян. Архитектор булып эшли.
— Киләсе утырышка чакыр, — дидем мин. — Шигырьләрен алып килсен.
Нияз Мәһәдиев белән шулай танышып киттек. Яшь, чибәр егет барыбызга да ошады. Сүзгә оста, чынлап та шаян. Шигырьләре дә үзенә тәңгәл килгән — үзенчәлекле, образлары тапталмаган, яңача, фикере бар. Кыскача әйткәндә, сәләтле егет. Өметле яшь шагыйрьнең табылуына барыбыз да куандык. Нияз сәләтле шагыйрь генә түгел, әйбәт архитектор һәм рәссам да иде. Үзен оста оештыручы итеп тә күрсәтте, кушканны вакытында җиренә җиткереп үтәп куя иде. Сәхнәдән оста чыгыш ясый, тыңлаучыларның күңелен яулый белә. Шул сыйфатлары белән тиңдәшләре, район җитәкчеләре, дуслары, бигрәк тә “Ирәндек” берләшмәсе әгъзалары арасында зур абруй яулады.
Нияз урыс, башкорт әдәбиятларын укып барды, аларны яхшы аңлады. Төрле әсәрләр хакында сөйләшкәндә югары дәрәҗәдә фикер йөртүе, төпле бәя бирүе мине сокландыра иде...”
Советлар Союзы “үзгәртеп кору” дигән чорга кергәч, республикабызның төп ике гәзите мөхәррирләре берьюлы диярлек вазыйфаларыннан бушатыла. “Совет Башкортостаны”на җитәкче булып килгән яшь, энергияле Мансур Әюпов коллективны шактый яңарта һәм яшәртә. Нияз Мәһәдиев турында ишетеп калып, аны Баймактан чакырып китерә, җаваплы секретарь урынбасары итеп тәгаенләп, гәзитнең йөзен, әлеге термин белән әйткәндә, дизайнын яхшыртуны тапшыра. Хезмәттәшләре әйтүенчә, егет бу бурычны уңышлы башкарып чыга. Арытабангы елларда “Йәшлек” гәзитендә, “Аманат” журналында бу җәһәттән уңышлы эшчәнлеген дәвам итә. “Кош сәламе” китабында бу хакта байтак кына истәлекләр бар.
Сиксәненче елларның икенче яртысында Нияз Мәһәдиевның төп хәстәрлекләре дизайн гына булмаганлыгын менә шушы җыентыкка кергән мәкаләләр дә искә төшерде. Баймак районының “Октябрь байрагы” гәзитенә бик актив язышкан икән ул. Шунысы үзенчәлекле: мәкаләләрнең язылуына утыз биш еллар үтеп, илебезнең иҗтимагый-сәяси корылышы ук үзгәргән булуга карамастан, Ниязның язмаларындагы кайбер мәгълүматлар бүген дә әһәмиятен югалтмаган, көнүзәк булудан туктамаган, матур тәҗрибәләрне тормышта кулланырга мөмкин. Мәсәлән, туган якларына кайткан дипломлы белгечләрне ничек каршы алулары, тәҗрибәле укытучыларның үз фәне буенча яшь хезмәттәшләре алдында дәресләр үткәреп күрсәтүләре яшь укытучыларны эшкә кабул итүне истә кала торган көн итеп оештырулары... Безнең өчен яңалык булып торучы Баймактагы тәҗрибәне бүген һәркайда таратасы иде!
“Совет Башкортостаны”на эшкә килгәч, егетнең иҗади сулышы киңәя. Язмаларының тематикасы төрлелеге сокландыра. Шулай да күңелен әдәбият һәм сәнгать ныграк тарткан булса кирәк. Менә гәзитнең 1988 елгы 23 ноябрь санында тоташ бер битне алып торган “Әйт сүзеңне, әдип, заманга!” дигән язма. Ул республикабыз язучыларының Х съездына багышланган. Бер уйлаганда, һөнәре буенча әдәбияттан шактый ерак торган 25 яшьлек автор берлек идарәсе рәисе Әсгать Мирзаһитовның отчет докладын, чыгышларны җентекле анализлый, кыю фикерләр, тәнкыйть сүзләре әйтә. “Шаулап-гөрләп торган съезд залы бушап калды, — ди ул ахырда. — Әдипләр, югары трибунадан төшеп, тын иҗат бүлмәләренә таралышты... Тын, дигәннән... Безнең, әдәбият сөючеләрнең, теләге: әдипләрнең иҗат бүлмәләре тыныч кына булмасын иде. Анда “келт-келт” сәгать сугуы гына түгел, ә бүгенге тормышыбызның кайнар пульсы тибүе ишетелсен. Үзләре дә шаулы тормыш дәрьясында кайнаса иде. Хәл ителүне көткән проблемалар бихисап. Идарәнең Динис Бүләков җитәкчелегендәге яңа составына эш җитәрлек. Ә әдип исә һәрчак укучысы алдында әсәрләре белән йөзгә-йөз очраша”.
Нияз Мәһәдиевның аңарчы ярты ел элек — 1987 елның 26 сентябрендә чыккан “Нәрсә бирербез? (Нефтекамада үткән яшь шагыйрьләр фестиваленнән соң уйланулар)” дигән мәкаләсе дә сагынып искә алырлык. Автор бу чара турында язганда ул чакта әле япь-яшь шагыйрь, күбесенчә студент булган Зөлфия Ханнанова, Рамил Дәүләткулов, Габидулла Зарипов, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Хисмәтулла Юлдашев һәм башкаларның фикерләрен дә китерә. Күрүебезчә, бу егетләр-кызлар еллар үтү белән әдәбиятта шактый билгелелек яулады.
Яшь каләмдәшебезнең сәнгатьнең төрле жанрлары буенча язмаларын да мавыгып укырлык. СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков турында истәлекләр җыентыгына рецензияме; райондашы, халык җырчысы Рамазан Янбәковның юбилей кичәсеннән репортажмы; шулай ук данлыклы җырчы Радик Гәрәев белән ике интервьюмы; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Уфадагы спектакльләре турында отчетмы; республиканың Композиторлар, Рәссамнар берлекләре эшчәнлеге хакында мәкаләләрме; аерым рәссамнар, сынчылар, архитекторларның (болары инде һөнәрдәшләре!) иҗат портретларымы... Заманында аларның һәммәсе гәзиттә бик укымлы булдылар дип хәтерлим.
“Йәшлек” гәзитендә, “Аманат” журналында җитәкче вазыйфаларда чакта бу басмаларны кызыклы, укымлы итү, тиражларын арттыру буенча Ниязның тырышлыгы турында әле сүз барган китапта шулай ук материаллар байтак.
Энергиясе ташып торган шагыйрь, журналист егет бер заман башкорт милли хәрәкәтенә актив кушылып китте. Ул оештырган һәм җитәкчелек иткән “Оран” гәзите ул заманда чынлап та үзгәрешләр, сәяси тормыштагы катлаулыклар чорында халыкка юл күрсәтүче, оран салучы да булды.
Нияз Мәһәдиев 2012 елның көзендә “Халык сүзе” дигән 8 битле гәзит чыгара башлады. Милләтләрне, телләрне, авылларны, мәктәпләрне, табигатьне, экологияне саклау һәм башка көнүзәк темаларга җитди мәкаләләр әледән-әле басылды, милли республикаларга, андагы халыкларга түбәнсетеп караучы Мәскәүдәге кайбер сәясмәннәр, чиновниклар тәнкыйть утына тотылды. Гәзит битләрендә күренекле шәхесләрнең республика Президентына ачык хаты, Хөкүмәт утырышыннан отчет мәкаләләре, министрлар, дәүләт комитеты рәисләре белән интервьюлар да урын алды. Билгеле сәясмәннәр, галимнәр, педагоглар, шагыйрьләр басманың актив авторлары булып китте. Материалларның күбесе Ниязның үзенеке иде. Әле әйтүләренчә, ул 15 (!) псевдоним кулланган.
Зөһрә Котлыгилдина белән Нияз Мәһәдиев өч ел эчендә “Хан сүзеннән югарырак Әдип сүзе” дигән 528 битле китап яздылар. Андагы материаллар — әдипләр һәм шагыйрьләр белән әңгәмәләр 2016 елдан башлап тәүдә “Ағиҙел”дә басыла. Ул чакта журналның баш мөхәррире булган драматург Рәлиф Кинҗәбаев әлеге “Кош сәламе”ндә ул материалларның ничек иҗат ителүе, журнал укучылар арасында югары бәя алуы һәм ахыр чиктә кулдан-кулга йөртеп укырлык бу китапның тууы турында тәфсилләп яза.
Иҗади гаилә — Зөһрә белән Ниязның халык күңелендә якты сәхифә булып сакланучы уртак эше — Башкортстан юлдаш телевидениесендә озак кына еллар барган “Бай бакча” тапшыруы. Алар тележурналист һәм оператор белән республиканың төрле районнарын иңләп-буйлап яшелчә һәм җимеш үстерүче һәвәскәр бакчачыларның тәҗрибәсен уртаклаштылар. “Кош сәламе” җыентыгында Нияз Мәһәдиев турында аның әнисе Әминә Мәһәдиева, тормыш иптәше Зөһрә Котлыгилдина, бердәнбер уллары Азамат Мәһәдиев якты сагыш белән язалар. Башкорт әдәбиятының күренекле вәкилләре Гөлфия Юнысова, Рәшит Шәкүр, Әхмәр Үтәбай, Фәрзәнә Гобәйдуллина, Факил Морзакаев, Салават Әбүзаров һәм башкалар, шулай ук гәзит, журнал редакцияләрендә бергә эшләгән элекке хезмәттәшләренең Нияз Мәһәдиев турында истәлекләре урнаштырылган.
Кайчан гына әле елмаеп-көлеп, ихлас аралашып-сөйләшеп йөргән каләмдәшнең, бергә туплагач, бай журналистик һәм әдәби мирас калдырганлыгы күренә. Ә истәлекләр аның шәхес икәнлеген раслый. Бу китапны оештырган, нәшер иткән, моңа финанс ярдәме күрсәткән изге күңелле замандашларга зур рәхмәт әйтәсе килә.
Фәрит Фаткуллин.