+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
17 ноябрь 2022, 04:45

“Мин бу җирне матурларга тудым”

Мәчетле районында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗаты буенча шигъри бәйге оештырылды.  

“Мин бу җирне матурларга тудым”“Мин бу җирне матурларга тудым”
“Мин бу җирне матурларга тудым”

Озакламый Башкортстан­ның халык шагыйре, күренек­ле драматург, гениаль тел остасы Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тула. Аның иҗатына битараф булмаган, аны яратмаган, зирәклегенә, осталыгына сокланмаган, исе-акылы китмәгән кеше юктыр ул.
Күптән түгел Мәчетле райо­нының үзәкләштерелгән китапханә­сендә үткәрелгән “Мин бу җирне матурларга тудым” дигән шигъри бәйгедә булганнан соң, үзәктән ерак урнашкан төбәктә дә халык­ның Атнабай­ның иҗатын хөрмәт итүенә, зурлавына тагын бер тапкыр инандым.

Бу бәйгедә җидедән алып сиксән яшькә кадәр булган катнашучыларның шагыйрьнең шигырьләрен илаһи бер дәрт, пафос белән, сәнгатьле итеп сөйләүләре мине бик шатландырды. Шигърият онытылып барган чорда да Атнабай шигырьләренең яңгыравы үзе бер куаныч та иде. Чөнки Әнгам Атнабаевның шигырьләре кайчан язылса да, алар бүген дә актуаль. “Кара икмәк” шигыре Бөек Ватан сугышыннан соң иҗат ителсә дә, конкурсантларның берничәсенең, тыныч чор балалары булуга карамастан, бу шигырьне сайлавы бер дә гаҗәп түгел.
Башкортстан шагыйрьләре арасында Әнгам Касыйм улы беренчеләрдән булып экология темасын күтәреп чыкты. Аның туган ягы – Әри елгасы буендагы каеннарның юкка чыгуын үз йөрәге аша үткәреп язылган “Ак каеннар кая булганнар?” шигыре хәзерге көндә дә актуаль түгелмени? Бу әсәр дә конкурс кичәсендә яңгырады. Инде “Яшьлек белән очрашу” поэмасын гына алыйк. Анда шундый юллар бар:

...Ә дөньялар бик үк тыныч түгел,
Борчып кына тора язмышы;
Әле анда, әле тегендәрәк
Ишетелә шартлау тавышы.
Газизеңә аткан фашистларның
Кулларына корал бирәләр.
Элеккедән яман бомбаларны
Тәре итеп кабат үбәләр.

Шагыйрьләр сизгер күңелле. Аларның күңел күзе вакыйгаларны алдан тоемлый, алдан күрә. Аның узган гасырның 50, 60, 70, 80, 90нчы елларында язылган икътисад, сәясәткә кагылышлы шигырьләре бүген дә бик фәһемле, актуаль булып тора. Әнгам Атнабаевның иҗаты халыкка бик якын. Ул үзе дә халыктан чыккан шагыйрь.
Шушы шигъри бәйгедә бу өлкәдәге оста белгечләр – Энгельс Гәлиәкбәров, Венера Шафикова белән жюри составында булуыма да шатмын. Алар бәйгедә катнашучыларның чыгышына дөрес бәһа бирделәр, дип уйлыйм.
7-10 яшькә кадәр номинациядә Дуван районының Мәчетле авылыннан Айгүзәл Абдрахманова – беренче, Эвелина Гайнетдинова икенче урынны яулады, өченче урын Таш авылыннан Альмир Зариповка бирелде.
11-17 яшьтәгеләр арасында җиңүчеләр – Түбәнге Бобин авылы үсмерләре Софья Ярушина (1нче урын), Руслан Сибәгатов (2нче урын) һәм Әбдрәхим авылыннан Рәлинә Мөхәммәтова (3нче урын).
18 яшьтән өлкәннәр номинациясендә беренчелек Еланыш авылыннан Лена Фазыловага, икенче урын Таиш авылыннан Зәлифә Галимовага бирелде, өченче урынга Яңа Мөслим авылыннан Дания Каюмова лаек булды.
Гомер буе матурлык, гүзәллек, гаделлек өчен көрәшеп, үзеннән соң якты истәлек калдырган фидакарь шагыйрь ул Әнгам Атнабаев, Атнабай... Шагыйрь, драматург. Кулыннан килгән кадәр ул тормышны матурларга тырышты. Әгәр өлкән буын кешеләре аның шигырьләрен – күңел дәфтәрләрендә, ә инде яшьләр куен дәфтәрләрендә йөртеп, яттан сөйлиләр икән, шушы түгелмени матурлык!

Венера Шәйхисламова.
Мәчетле районы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас