

Инде август җыена хушлашырга...
Бер саплам җеп — җәйләр гомере.
Теләгәннән тормый, сузып булмый,
Җәй түгел шул гармун.
Шигырь арытаба да шундый гаҗәеп чагыштырулар, көтелмәгән нәтиҗәләргә китерүче юллар белән дәвам итә. Безнең кайсыбыз, әйтик, һавада йөзгән болытларга, искән җилләргә игътибар итә, нәтиҗәләр ясый? Юк бит. Ә шагыйрә күңеле бик тирәнтен икән шул, һәр табигать күренешеннән үзенчәлекле нәтиҗә ясый.
Менә арытабангы юлларны алыйк.
Болытлар да гүя канатлы икән,
Уй агымы сыман тышаусыз!
Ак болытлар китә...
Кошлар китәр...
Август китә... Жылы җәй китә.
Килү белән китү арасында
Яшәү дигән нечкә җеп үтә.
Шушы юлларны укыйсың да уйга каласың. Менә кайда ул шигъри фикер, шигъри моң. Башка төрле уйлар килә: яшәү мәгънәсе, кеше тормышының матурлыгы, тирә-ягыбыздагы хозурлык, табигатьнең мең яшеллеге, тынычлыгы. Табигатькә генә түгел, тирә-яктагы кешеләргә дә яңача карыйсы килә. Менә кайда чын шигъриятнең илаһи көче. Бу инде рифмага китереп яңа юллар, шуларга җайлаштырып шигъри әсәр язу түгел. Ә бит шундый ясалма шигырьләрне гәзит-журналларда еш очратабыз. Шигырь язасың икән, Зәйфәчә яз, һәр юлы уйланырга, сокланырга мәҗбүр итсен.
Инде “Җәй гомере”нең азагына да якынлаштык. Ул юлларны тулысынча китерү дөрес булыр:
Җәйләр белән бергә, күңел тоя,
Гомернең дә китеп баруын.
Китап арасына истәлеккә
Җәй чәчкәсен алып калуым.
Урман өсләреннән сыдырылып
Ак болытлар ага туктаусыз...
Гомер ага...
Ул да җәйләр сыман...
Ак болытлар ага туктаусыз.
Боларга өстәп нәрсә әйтәсең... Һәр юлы — җәүһәр, шедевр! Бөтен шигырь — шедевр! Мондый шигырь язучылар бик сирәк. Ә бит Зәйфә Салихова 6 поэтик китап авторы да. Менә шундый гаҗәеп автор безнең арада яши! Аның кадерен белик. Ул әле дә эшли: менә дигән гәзит чыгара — “Бәләбәй хәбәрләре”. Алдагы елда дәррәү аңа язылу бу бөек иҗатчыга безнең ярдәмебез булыр!
Хаҗи Әхмәтҗанов,
Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы,
җиде китап авторы.