+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
9 декабрь 2022, 05:00

Дисбе сәдәпләре төсле барлап, Кешеләргә гомер теләрмен

Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянның тууына — 95 ел.  

Дисбе сәдәпләре төсле барлап, Кешеләргә гомер теләрменДисбе сәдәпләре төсле барлап, Кешеләргә гомер теләрмен
Дисбе сәдәпләре төсле барлап, Кешеләргә гомер теләрмен

Әхсән Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туган. Аның нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташкан. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947-50 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе хезмәтендә була. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамлаганнан бирле Әхсән Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли. 1956-62 елларда “Социалистик Татарстан” гәзите редакциясендә башта — хәбәрче, соңыннан әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962-66 елларда — “Казан утлары” журналының җаваплы сәркәтибе, 1977-81 елларда исә шул ук журналның баш мөхәррире урынбасары вазыйфаларын башкара.
Әхсән Баянов шигырьләре республика матбугатында 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда “Диңгез шавы” исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Ул — шигъри әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырьләре, балладалары, “Яшел мәйдан” (1957), “Диңгез шавы” (1958), “Мират” (1959), “Сез аңларсыз мине” (1963), “Сәяхәтнамә” (1969), “Һәйкәл” (1970), “Кышкы чәчәкләр” (1974) кебек поэмалары бүгенге татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.
Әхсән Баян проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Нигездә, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган “Яшьлегемне эзлим” (1966), “Дүрт монолог” (1968), “Тау ягы повесте” (1972), “Төлке тоту кыен түгел” (1975), “Тавыш – табигать бүләге” (1977), “Аязучан болытлы һава” (1978), “Аргы яр” (1979) повестьлары һәм “Ут һәм су” (1971), “Таш китап” (1981) романнары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Әдипнең “Күзләре нинди иде” һәм “Һәйкәл” исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә куелды, ә “Тау ягы повесте” буенча телевидение өчен өч серияле нәфис фильм эшләнде.
Әхсән Баян әдәби иҗат эшен җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп бара. Ул – 1974 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Әхсән Баян — Татарстанның халык шагыйре.
Әхсән Баян 2013 елның 8 маенда Татарстанның Кама Тамагы районында Җәмәки авылында тормыш иптәше янына җирләнгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас