+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
14 декабрь 2022, 04:20

Изгелекнең булмый чикләре

Халык шагыйре Кадим Аралбай Милли китапханә фондын баетты.

Изгелекнең булмый чикләреИзгелекнең булмый чикләре
Изгелекнең булмый чикләре

Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты үз өендәге китапларының бер өлешен бирегә китереп тапшыруын мин башта гади генә “бирдем – алдым” гамәле, фикердәшләр бер җыелгач инде, сөйләшеп утыру дип кенә күз алдына китергән идем. Әмма шул гамәлне дә, теләк булганда, тирән мәгънәле, фәһемле һәм файдалы тәрбияви чара итеп үткәреп була икән.
Хәер, борынгы заманнардан изге саналган китап белән бәйле эшләр нәкъ шулай булырга тиеш тә инде. Китап язу, аны халыкка җиткерү, саклау, кадерен белү, файдалану турында кемнәр генә нинди генә алтын фикерләр әйтмәгән?! Аларның кайберләрен мин элегрәк дөнья күргән мәкаләләрдә искә дә төшереп үттем. Менә тагын ике кешенең сүзләре: “Дөньяда акыллы һәм ырыслы буласың килсә, китап укып, китаптан аерылма, шунда бәхет табарсың” (башкорт чәчәне Нурмөхәммәт Йомрани); “Тормышны өйрәнү – бик киң төшенчә. Яхшы китаплар уку – шулай ук тормышны өйрәнү ул” (әдәбият галиме Кирәй Мәргән).
Кадим Аралбайның шигырендә дә шундый юллар бар:
“Китап – адәм өчен бер гаҗәеп дөнья,
Аның хакын белмәгәннәр аңа чуммый.
Әгәр чумсаң ул дөньяга – мәңге туймый.
Яшәрсең, ди, хисләрдән һич аерылмый”.

Республика Милли китапханәсенең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең бик күркәм залына әдәбият сөючеләр җыелды. Анда Башкорт дәүләт университетының байтак кына студентлары булу да күңелгә җылылык өстәде. Түрдәге витриналарга Кадим Абдулгалим улы алып килгән китаплар тезеп куелган.
Чараны китапханәнең бүлек мөдире Азат Ибраһимов кереш сүз белән ачты.
Кадим Аралбайның алдында өстәлдә дә төрледән-төрле байтак китаплар бар иде.
– Бу китапханәгә егет чагымнан ук ашкынып йөрдем: күңелем һәрчак китапларга һәм шушында эшләгән Клара исемле кызга тартылды. Ул – минем хатыным – пенсиягә кадәр монда китап­ханәче булды, – дип башлады сүзен халык шагыйре. – Хәйбулла районының Таңгатар авылыннан мин. 1959 елда Акъяр урта мәктәбен тәмамлагач, туган колхозымда бер ел шофер булып эшләдем. 1960-63 елларда армиядә хезмәт иткәндә, Мәскәү егетләренең дә тәэсире булгандыр, китаплар белән кызыксынуым көчәйде...
Булачак шагыйрь хәрби хезмәтенең өченче елында БДУның филология факультетына укырга керә. Диплом алгач, Хәйбулла, Бөрҗән, Баймак районнары мәктәпләрендә укыта, укыту эшләре бүлеге мөдире дә була. Әдәби иҗат белән актив шөгыльләнүе студент елларында башланып, шигырьләре, поэмалары гәзитләрдә һәм “Агизел” журналында еш басыла. 1971-73 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасында укый. 1973 елдан “Агизел” редакциясендә, 1975 ел башыннан республика Язучылар берлегенең җаваплы секретаре булып эшли. 1980-88 елларда КПСС Өлкә комитеты инструкторы вазыйфасын башкаргач, Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп сайлана. Әдәби җәмәгать­челек аның озак еллар “Китап” нәшрияты баш мөхәрррире, директоры булганлыгын, пенсия яшенә җиткәч, Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары, “Урал” башкорт халык үзәге рәисе эшен алып барганлыгын да белә.
– Ә бу китапларны сезгә күрсәтергә алып килдем, – дип дәвам итте Кадим Абдулгалим улы. – Алар арасында иң кадерлесе – Коръән, әлбәттә. Изге Коръәнебез минем тормышыма әкрен­ләп, өлешләп, сиксәненче еллар ахырыннан килеп керә башлады. Кесәгә сыешлы, көн дә кирәкле, юл догалары булып. “Агизел” журналында, “Йәшлек” гәзитендә басылган китапчыклар рәвешендә. Каләмдәшем Мәүлит Ямалетдиновның шигъри аңлатмала­рын, Казаннан шагыйрь һәм мөхәррир Харрас Әюпнең автограф язып бүләк иткән биш вакыт намаз уку әсбабын күз карасыдай саклыйм. Кызганычка каршы, башкортның һәм татарның шушы ике улы бик иртә гүр иясе булды...
Китапханәдәге бу чарада без К. Аралбайны ерак тарихны өйрәнүче һәм тарихи ядкарьләрне саклаучы буларак та күрдек. Менә аның кулында – борынгы кулъязма китаплар. Аларны үзенең туган районында 1965 елда кулга төшергән. “Мәмбәт шәҗәрәсе” дигәнен ел буе күчергән. 7 дәфтәр булган. “Мәмбәт” дигән буклет эшләгән. Тарих, тел һәм әдәбият институтына да бер данәсен тапшырган.
Тагын бер кулъязма хәзинә – “Солдат бәетләре”. Анда беренче бөтендөнья сугышында катнашкан Хәйбулла районы егетләренең хәле сурәтләнә. Язмаларны күчереп алучысы (бәлки, авторыдыр) – Шәрифулла Кунакаев, диелгән.
Урал аръягы мәктәпләрендә балалар укытканда чын-чынлап эзләнү эшләрен җәелдерә һәм яхшы гына уңышларга ирешә. Мәсәлән, Баймакның Икенче Эткол авылында яшәгән Шәһәргази Габдиев дигән чәчәнне барып таба. Бабай озак – 1979 елга кадәр яши. Аның байтак кына фикерләре 2017 елда Факил Морзакаев туплап чыгарган афоризмнар китабында да урын алган. Менә шулардан берсе – бүгенге темага кагылганы:
“Бөтен гомереңне сарыф ит
син китапка,
Бөтен тормыш,
бөтен акыл китапта”.
Кадим Абдулгалим улы данлыклы Юлык авылыннан китаплар күчерүче, Хаттат Габдулнәфыйк бабайдан материаллар алганлыгын мавыктыргыч итеп сөйләде.
Кулъязма китаплар әлеге вакытта тагын кемнең шәхси архивында саклана икән?!
Әлеге кичәдә К. Аралбай бер кулъязма китапны – галим Миңнегали Нәдергуловка, 1910 елда Мисырда басылган һәм Әбҗәлил районында сакланган китапны Милли китапханәнең сирәк кулъзмалар бүлеге хезмәткәре Ислам Байгуҗинга тапшырды. Фәнни әйләнешкә кертсәгез иде, дигән теләк белдерде.
– Шулай итеп, чират басма китап­ларга җитте, – диде халык шагыйре. –Баймак районының Муллакай авылы мәдрәсәсендә 1916 елда 400 шәкерт укыган, араларыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Искиткеч бай китап­ханә булган. Анда сабак биргән Габдулла хәзрәтнең никадәрле мәшһүрле­ген күз алдына да китерә алмыйбыз – безгә аны ачасы да ачасы әле. Менә бу китапны миңа хәзрәтнең улы Әнвәр бүләк иткән иде.
Шәехзадә Бабич җыентыклары... 1918 елда Ырынбурда чыккан. Безнең заманда Казанда – Галимҗан Гыйльманов, Уфада Равил Бикбаев туплап нәшер иткән китаплар.
Сирәк басмалардан тагын минем кулымда туган якны өйрәнүче галим, археолог Петр Ищериковның “Башкортстанны колонияләштерү тарихыннан очерклар” китабы. Яндырылудан калган, тышлыгы көйгән. Аны Шәехзадә Бабичның якын кардәше, соңгы вакытларга кадәр әдәбият, матбугат әһелләре белән актив аралашкан Әхсән Бабичев саклап алып калган, тышлыгын ремонтлаган. Бу хезмәтне 2003 елда “Китап” нәшриятында кабат бастырдык. Никадәр тәвәккәллек булган! Шул ук Ищери­ковның менә тагын бер китабы...
Кадим Аралбай иң беренче сатып алган китапларын да хәтерли. Бу вакыйга 1963 елның августында, армиядән кайтып, университетка укырга кергәч, Акъяр авылында була. Болар – Наҗар Нәҗминең 1962 елда чыккан “Җир һәм Җыр”, Мостай Кәримнең “Елгалар сөйләшә” китаплары. Студентлык тормышына кереп кенә баручы егет шушы булачак халык шагыйрьләреннән автографлар яздырып алу гына түгел, озак еллар буе әдәбиятта бергә эшләячәген дә күз алдына китерми әле. Шигърият аксакаллары яшь иҗатчыга өметле киләчәк юрый. “Кадим Аралбай халык язмышы өчен янган шагыйрь булып күз алдына баса һәм халыкны халык иткән рух турында тирән уйлануларга барып җитә” (Наҗар Нәҗми). “Ата-бабаларыбызның аваз-ораннары Аралбайның иҗади намусына, шәхси булмышына турыдан-туры йогынты ясый кебек” (Мостай Кәрим). Әз генә соңрак Мостай ага студент егеткә “Торналар кайтканда” дигән шигырьләр җыентыгын, ә шигърият сөюче Клара Аралбаевага ул вакыттагы яшь шагыйрь Рәми Гарипов “Сабантургай җыры” китабын бүләк итә. Гаилә китапханәсенең нигез ташы шулай салына башлый.
Мәскәүгә рәсми эш сәфәре белән бәйле китапларның да тарихы бар. Мәсәлән, 1982 елда СССРның 60 еллыгы уңаеннан төрле милли әдәбиятлар үрнәкләре урысчага тәрҗемә ителеп, зур китапка тупланып чыга. Наҗар Нәҗминең авыр йөген – теге китапны Уфага К. Аралбай күтәреп кайта. Аксакал шагыйрь, китап битләрен актаргалап чыккач: “Монда барыбер минем шигырьләр юк, мин аны үзеңә бүләк итәм, киләчәктә андый җыентыкларда сиңа да катнашырга насыйп булсын”, – ди.
Пушкинның вафатына 100 ел тулуга карата аның шигырьләре бер китапта төрле телләрдә чыга. Башкортчага Кадим Аралбай тәрҗемә итә. Мәскәүдә бу уңайдан үткәрелгән тантанага аны да чакыралар.
– Мәшһүр урыс совет шагыйре Евгений Евтушенконың автографлы китабы күптәнге хатирәләрне яңартты, – дип чыгышын дәвам итте Кадим Абдулгалим улы. – Ул чакта мин КПСС Өлкә комитеты инструкторы булып эшли идем. Искиткеч популяр бу шагыйрь Уфа халкы алдында чыгышлар ясарга килде. Аны озатып йөрүне, вазыйфалы кеше һәм шагыйрь буларак, миңа тапшырдылар. Машина беркеттеләр. “Кунак кая тели, шунда алып бар”, – диделәр.
Кичен зур заллар шыгрым тулды. Хәтта басып торырга урын калмады. Шигырьләре ифрат көчле булуы өстенә, аларны сәгать буе яттан сөйләде. Шигърият кичәләренең икенче өлешендә генә бер-ике артист (шигырь укучы, җырчы) катнаштырды.
Чын-чыннан бөек шагыйрьнең кеше буларак гадилегенә дә таң калдым. Көн буе Уфаны карап йөрдек. “Әйдәгез, төшкелекне ашыйк”, – дим. Тамагына тәгамь дә капмады. Кичке якта гына бер гранат җимеше алып ашады. “Минем гадәт шундый: кичә алдыннан бернәрсә дә ашамыйм”, – ди.
Үзәк базарга кергәч, аның берәм­текләп, җентекләп, сорашып карап йөрүенә янә аптырадым. Шуннан гына чамаладым – соңыннан ул базар турында зур шигъри әсәр язды.
Шагыйрьнең Уфага килеп китүенә бәйле бер гыйбрәтле хәлне дә искә төшерәсем килә. Илдә “үзгәртеп кору”, “билгелелек”, “ачыклык” дигән галәмәт­ләр, демократия уены башланып китте бер мәлне. Шуннан файдаланып, бер каләмдәшебез алны-артны, уңны-сулны карамыйча, бөтен көчен күп кенә шәхесләргә яла ягуга салды. “Фашлаулар остасы” булып китте. Шул каләмдәш Евтушенконың Уфага килүен үзенчә борды: имеш, Кадим Аралбай шагыйрь­нең һәр адымын КГБ кушуы буенча күзәтеп йөргән, “тиешле урынга” хәбәр итеп барган. Юк. Евтушенконың бернинди хилаф адымы, гамәле, сүзе сизелмәде. Шигърияткә мөкиббән бирелгән, халык белән аралашудан илһам алучы, шул ук вакытта тормышны (мәсәлән, базарны) өйрәнүен дәвам итүче шәхес булып исемдә калды.
Казан – Уфа юлларына да тузан төшермәгән чаклар бар иде. Татар әдәбиятының күп кенә күренекле вәкилләре белән яшьтән үк дус булдым. Яшьтәшем, халык шагыйре Рәдиф Гаташ белән әле дә еш кына хәбәрләшәбез. Робагый, газәл жанрларында зур уңышларга иреште. Былтыр чыккан бик күркәм фотоальбомына 90, 100 яшьтә тә очрашуыбызны теләвен язган. Әсәрләренең томнары да шәхси китапханәмне нурландырып тора.
Тагын бер яшьтәшем Гәрәй Рәхим Мәскәүдә Язучылар берлеге идарәсендә Сергей Михалков җитәкчелегендә эшләде, төрки әдәбиятлар буенча куратор, бик белемле һәм ярдәмчел иптәш иде. Уфага соңгы тапкыр 2018 елда килде. Кызганычка каршы, былтыр якты дөньядан китеп барды. Миннән өлкәнрәк Туфан һәм кечерәк Роберт Миңнул­линнарның бакыйлыкка иртәрәк күчүе йөрәкне сыкратканда китапларын еш кына кулыма алам. Шулай ук Рәзил Вәлиев, Фоат Садрыев, Нур Әхмәдиев һәм башкаларның иҗатларын үз итәм, сезгә дә аларны укырга киңәш бирәм. Гомер буе Әлмәттә яшәгән халык шагыйре Гамил Афзал бездә чыгарган китабына: “Башкортча да бик матур яңгырыйм икән мин”, – дип язып бирде.
Озын гомерем дәвамында яшәү урынын күп алмаштырырга туры килде, Уфада гына да 7-8 тапкыр күчендек. Башта ук әйтеп үтелгән кулъязма мирас, борынгы басмалар, 60 ел элек үк сатып алынган китаплар күченер алдыннан иң тәүдә төенләнеп куела торган булды.
Милли китапханәгә мин боларның берсен дә үземә артык булган өчен китермәдем, әлбәттә. Монда алар күбрәк файда китерер, күбрәк кеше укыр дип өметләнәм. Китаплар тапшыру да гади генә эш түгел икән: монда аларның кирәк дип табылганнарын гына алалар, һәрберсе документлаштырыла...
Кадим Абдулгалим улының китап дөньясы, әдәби хәрәкәт турындагы чыгышы шулкадәр мавыктыргыч, фәһемле булды ки, сәгатьтән артык вакыт үткәне сизелми дә калды. Чарада катнашучылар да бу хакта әйтеп үтте.
Тарих, тел һәм әдәбият институтының бүлек мөдире Миңнегали Нәдергулов:
– Китапка сөюне көчәйтүче дәрес, сабак булды бу. Ак көнләшү белән тыңлап утырдым. Кадим аганың ике канаты бар – шагыйрьлек һәм галимлек. Без аның фольклористика, әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшләвен, “Шәҗәрәдә фольклор мотивлары”, “Кулъязма комарткыларда башкорт халык иҗаты” дигән тикшеренүләре фәнни җентек­лелек, җитдилек белән аерылып торганлыгын хәтерлибез әле.
Шул ук институтның бүлек мөдире Гөлнур Хөсәенова:
– Без китаплы заманда яшәдек. Студент чакта ярты стипендиягә китап сатып ала идек бит. Әле генә без бер вуздагы чарадан аның сүлпән оештырылганына, кешеләр аз катнашканына кәеф кырылып килгән идек. Монда күңелләр күтәрелде. Күпләргә үрнәк күрсәттегез, Кадим ага, чакырганыгыз өчен рәхмәт!
Милли әдәбият музее директоры урынбасары Илүзә Шәяхмәтова:
– Безнең музей экспонатларын баетуда, тәртипкә салуда да Кадим аганың тырыш хезмәте зур. Мәсәлән, күп еллар элек төшерелгән фотолардагы язучы­ларның исем-фамилияләрен ачыклауда нык ярдәм итә.
“Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева:
– Күңелләр чистарынып калгандый булды. Күпме тарих, күпме мәгълүмат, күпме фәһем! Мондый чаралар зуррак залларда, күмәгрәк кеше катнашлыгында үткәрелеп, телевидениегә төшерелеп, тапшырулар эшләнсен иде. Кадим ага кебек шәхесләребез бул­ганда рухи тормышыбыз саекмас дигән өмет бар.
Тантаналы да, эшлекле дә бу сөйләшүдә, шулай ук, БДУ доценты Мөнир Карабаев, “Китап” нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөдире Эльвира Якупова, Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Клара Әһлиуллина, Милли китапханә хезмәт­кәре Мәдинә Муллабаева, эшче-хәбәрче, шагыйрь Рәзиф Зөбәеров та катнаштылар.
Кадим Аралбай әдәбият сөючеләргә – рухи азыкның кадерен белүчеләргә зур бүләк ясады. Күп рәхмәт, хуплау сүзләре ишетте. Бүләк булсын дип, мин аңа ул яратып укый торган “Кызыл таң” гәзитенең берничә санын алып бардым. Анда китаплы һәм китапсыз тормыш проблемаларына багышланган берничә мәкаләм басылган.
Чарадан кичен кайтып язарга утыргач, Рәзиф каләмдәшебез шалтыратты һәм күңелендә шигырь тууын әйтте. Укучыларыбызга бу шигырьне дә тәкъдим итәбез.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас