“Мин гомерем буе тик сине генә яратачакмын, синнән башканы күз алдына да китерә алмыйм”, — дип сайрый иде Галимҗан Зифа белән очрашканда.
Галимҗан Урал аръягында туып үсә. Әтисе Хәмит — Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче төркем инвалиды. Әнисе Сәрбиҗамал да соңгы вакытта каты авырды. Аяклары да көч-хәл белән генә гәүдәсен йөртә, ә куллары терсәктән кәкрәеп каткан. Олы абыйсы Хәкимҗан — артист, үз гаиләсе белән аерым яши, ә энеләре Сәлимҗан белән Миңнегали әти-әнисе йортында көн күрәләр. Әтисенең пенсиясе зур түгел, ә әнисенең хәтта гариплеген раслаучы документы да юк. Гаиләнең төп караучысы булып Галимҗан тора.
Ул мәктәптә 6нчы сыйныфны тәмамлагач та, Сибай шәһәренә китеп, тимер-бетон заводына эшкә керә. Бер елны язын бу заводка ике яшь кызны эшкә алалар. Икесе дә чибәр, җитезләр. Берсе — Галина исемле марҗа кызы, икенчесе — Зифа, татар чибәре. Озын буйлы, төскә чибәр, эшкә батыр кыз. Менә шулай күзе төште дә инде Галимҗанның Зифага. Баксаң, алар яшьтәшләр икән.
Зифа тумышы белән Әлшәй районыннан. Әтисе Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алынып, күп тә үтми хәбәрсез югала. Әнисе дүрт улы һәм бер кызы белән ятим кала. Балалар берсеннән-берсе кече, хәтта иң кечесе әле бишектә генә була. Ә Зифага әтисе киткәндә нибары ике яшь була.
Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы авырлыклар турында күп язалар. Ә Зифа үскән гаиләгә төшкән авырлыкларны язсаң, мең битле тарихка да сыймас иде, мөгаен. Ашарга ризык, кияргә кием юк заманнар. Җитмәсә, ел саен җир өчен күтәрә алмаслык салым килә. Үзеңә бармы, дип, беркем дә сорамый, “давай” дип кенә җикерәләр.
Нәрсә белән генә җан асрамады ул елларда халык. Алабута, черегән бәрәңге кәлҗәмәсе дисеңме, ашарга яраклы барлык үләнне дә ашадылар. Тауда юа баш калкытса, яланда балтырган, какы, кымызлык, кузгалак күренә башласа, бала-чага шунда ябырыла иде.
Зифа, өйдә бердәнбер кыз бала буларак, бик тырыш, эшкә тиз өйрәнүчән булып үсә. Әле алты яше тулыр-тулмастан ук инде оекбаш бәйләргә, челтәр чигәргә өйрәнә. Кышкы озын төннәрдә куыксыз бишле лампа яктысында әнисе белән ярышып шарф-шәл бәйли. Ул шәлләрне әнисе базарда сатып он ала. Кая инде ул кием-салым алу! Иске-москыдан әтмәлләп, ямаулы күлмәк-ыштан киеп үсә балалар.
Зифа авылда IV класс тәмамлый да, башкача укырга бармый. Сәбәбе — кием юклыгы. Юка гына кием белән кышларын тимер юлга кар көрәргә йөри ул. Ничек салкын тиеп чиргә сабышмагандыр?!
Инде җиткән кыз булгач, Зифаны әнисе Сибай шәһәренә, абыйсы янына җибәрә. Анда ул тимер-бетон заводына эшкә урнаша. Шунда танышалар да инде алар Галимҗан белән.
Икесе дә озын буйлы, чибәрләр, бергә эшлиләр, сөйләшеп йөриләр, күп тә үтми алар арасында мәхәббәт уты кабына.
— Мин гомерем буе тик сине генә яратачакмын, синнән башканы күз алдыма да китерә алмыйм, — дип сайрый Галимҗан Зифа белән очрашканда.
Шулай бер-ике ай очрашып йөргәннән соң, Галимҗан Зифага тәкъдим ясый. Өйләнешәләр. Бер ел Галим-җанның туган йортында яшиләр. Бәләкәй генә йорт тулы бала-чага. Икенче елны алар Сибай шәһәренә күченә. Барактан бүлмә бирәләр. Атна саен авылда кайтып, әти-әниләренә ярдәмләшәләр.
Берничә елдан башта — Галимҗанның әтисе, күп тә үтми әнисе дә фани дөнья белән хушлаша. Энесе Сәлимҗан да читкә чыгып китә. Ә VII сыйныфны тәмамлаган энесе Миңнегали күлгә батып үлә. Шулай итеп, гаиләдә бары абыйсы Хәкимҗан һәм Галимҗан гына калалар.
Озак кына уйланып йөргәннән соң, Галимҗан белән Зифа бәхет эзләп Чита якларына китәргә ниятли. Анда алар бер авылга барып урнаша. Аларга яшәргә йорт, асрарга мал бирәләр һәм эш белән тәэмин итәләр. Галимҗан төзелештә — балта остасы, ә Зифа штукатур-маляр булып урнаша. Тормышлары акрынлап көйләнә, мал үрчетәләр, эш хакы да ярыйсы гына, матди як та яхшыра.
Берничә ел яши алар биредә. Тик нигәдер балалары булмый. Баштарак алар бу хәлгә артык игътибар итмәсә дә, соңрак бер-берсенә үпкә белдерә башлыйлар.
Бер елны җәен авылда йортларны тоташ үзәк җылыту системасына тоташтыралар. Өр-яңа казанлык төзиләр. Яңа казаннар кайтарыла, алар, элеккеләре кебек, күмер ягып җылытылмый, ә соляркада эшли. Кочегар итеп Галимҗанны тәгаенлиләр һәм аны Иркутскига ике айга укырга җибәрәләр.
Зур шәһәргә килгәч, Галимҗан тулай торакта яшәргә теләми. Уку бүлегеннән адрес алып, бер апага фатирга керә. Бер-ике атна яхшы гына яши ул анда. Хуҗабикә Наташа исемле. Ире дә, балалары да юк.
Беркөн Галимҗан дәрестән кайтуга Наташа өстәл әзерләгән. Сәбәбе — имеш, Наташаның туган көне. Өстәл артына утыргач, хуҗабикә каяндыр графин белән эчемлек тә чыгара. Галимҗанны кыстап, бер-ике стакан эчерә һәм тегесе билгесезлеккә “оча” — караватына барып ава. Ә Наташага шул гына кирәк: Галимҗанны анадан тума чишендерә дә, үзенең эчке күлмәген ерткалап идәнгә ташлап, шәрә килеш Галимҗан янына ята. Иртән Галимҗан куркып уяна. Ә Наташа: “Уяндыңмы, герой, кичә минем киемемне ерткалап, мине мәсхәрәләдең, хәзер милиция чакырам, табибларга дәшәм. Сиңа ике юл — я мине көчләгән өчен төрмәгә утырасың, я хатынлыкка аласың”, — дип кырт кисә.
Нишләргә дә белми Галимҗан. Өйләнер иде — өйдә яраткан Зифасы бар, аны ничек ташласын ул?! Ә Наташа, ай-ваена куймыйча, өстерәп диярлек ЗАГСка алып китә. Тик анда аларга ЗАГС документы бирелми. Чөнки Галимҗанның паспортында Зифа теркәлгән, ә СССРда ике ЗАГСта теркәлү катгый тыела.
Наташа Галимҗанга ныклап ябыша. Зифасы янына да кайтармый. Галимҗан хатынына дөреслекне язарга була. Шулай итеп, аларның гаиләсе таркала.
Галимҗанның хыянәтен бик авыр кичерә Зифа. Башта ышанырга теләмичә, ирен очрашырга чакыра, ләкин Наташа аны беркайда да җибәрми.
Шулай бер ел үтеп китә. Никадәр алдашып, Галимҗанны ышандырырга тырышса да, Наташаның баласы булмый. Аның яшь ирдән күпкә олырак икәнлеге дә ачыклана. Үкенә Галимҗан, ләкин эш узган инде, үкенүдән файда юк.
Ә Зифа бер ел көтеп, иренең кайтмасына ышангач, барлык әйбер-малларын сатып, туган ягына кайтып китә. Уфада эшкә керә, тик фатиры һәм пропискасы булмый. Бер-ике ай эшләгәч, Салават шәһәренә барып урнаша. Башта аңа тулай торактан бүлмә, соңыннан, бер ел эшләгәч, бер бүлмәле фатир да бирәләр.
Шул елларда аның Урта Азиянең Ургенч шәһәрендә яшәгән икетуган апасы мәрхүм була. Апасының ире улы белән ятим кала. Әллә кемне көтеп йөрмәсен дип, аңа Зифаны димлиләр. Зифа риза була һәм алар, өйләнешеп, Ургенчта яши башлыйлар. Ә апасының малаена ул вакытта алтынчы яшь кенә була. Зифа тәү тапкыр аларга барып кергәч, теге сабый: “Ур-ра, әни кайтты”, — дип кочаклап каршы ала.
...Бик яхшы яшиләр Зифа белән Рим. Уллары үсә, армиядә хезмәт итеп кайта, өйләнә, әлеге көндә бик матур гомер итәләр. Ике малай үстерәләр. Хәзер инде икесе дә тормышлы. Оныклар белән әти-әнисен шатландыралар.
1990 елларда илдә буталышлар башланып, СССР таркалгач, Зифа белән Рим Мәләвез шәһәренә кайтып төпләнәләр. Әле шунда гомер итәләр.
Ә Галимҗанның язмышы ничек була? Ул Наташа белән барыбер яши алмый. Ике елдан соң, качып диярлек Наташадан китеп, кабат Сибайга кайта. Элекке урынына эшкә керә. Тик фатир алырга чират җиткәч, я хатыныңны китер, я паспортын алып килеп, монда теркә, диләр.
Ул Зифаның туган авылына барырга була. Анда аңа Зифа турында берни дә әйтә алмыйлар, шулай да элекке кайнеше Фәритнең күрше авылда яшәвен әйтәләр. Анда баргач, Фәрит белән дә күрешә алмый. Ул командировкада була. Шулай да Фәритнең хатынын очрата. Ә тегесе: “Хәзер Зифа кирәкмени, нигә марҗаң белән тормадың? Мин Зифаның адресын белмим, белсәм дә сиңа әйтмәс идем, хыянәтче”, — дип кырт кисә.
Хыянәт төрле була. Илгә, дингә хыянәт итү... Яраткан хатыныңа, яшьли сөйгән беренче ярыңа, балаларыңа, гаиләңә хыянәт итү дә ул гомергә гафу ителмәслек гамәл булып санала. Шуның өчен халык телендә “хыянәт газабы кыямәт газабы белән бер ул” дигән әйтем яшәп килә дә инде.
Фуат Мусин.