+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 гыйнвар 2023, 22:57

Буран

Башта ышанмады Гөлфия. Булмас, дип уйлады, көнләшеп сөйлиләрдер. Безнең җитеш тормышта тату яшәүдән көнләшү генә бу. Бу мөмкин түгел. Шулай юатты үзен. Әмма соңгы вакыттагы ике арадагы мөнәсәбәтләрне барлый башлагач, күп кенә шикле яклар күренде. Хатын-кыз ике арадагы суык җилне җаны белән дә, тәне белән дә сиземли бит. Газизҗанның үз-үзен тотышы да күпкә үзгәргән иде шул. Моны эштән арып кайтуга да, картая баруга да юрап, үзен юата иде хатын. Тормыш гел сөешеп, яратышудан гына тормый. Авыл җирендә бигрәк тә. Гөлфия үзенең шикләнүләренә аклану эзләде, сизенсә дә, тавыш чыгармады. Баштарак, белмәмешкә салышып, ялгыш та сүз ычкындырмады. Газизҗан эш сылтавы белән соңга калып, хәтта иртән генә кайта башлагач инде: —Газизҗан, утыр әле, сөйләшик, — диде. Газизҗан сүзнең кая таба барасын аңлап: —Ашыгам, бичәкәй, эшкә ашыгам, — дип, чыгарга ук юнәлгән иде дә, Гөлфия аны туктатты. — Барырсың, эшеңә дә өлгерерсең, Гөлсинәң янына да, — дигәч, Газизҗан лып итеп урындыкка утырды.

Буран
Буран

Гөлфиянең күңеле тыныч түгел. Көне буе гел пошаманда булды. Ә инде кичкә кергәч бигрәк тә, бер күзе сәгатьтә, икенчесе – ишектә, дигәндәй, Газизҗанын көтте. Төн уртасы җитеп килә, ә ул һаман юк.

—Нишләп әтиегез кайтмый соң әле ул, балалар? — эче пошудан бу сүзне дә бүген ничәнче тапкыр әйтүе инде.

—И, кайтыр әле. Ул бит күрше “Алга” колхозына китте. Әйтеп китте бит, отчет-сайлау җыелышы дип, — кызы Гөлназ аны юатырга тырыша, әмма үзе дә сәгатькә карап ала, әтисенең соңга калуына эче поша, хафалана.

—“Алга”сы алга ла ул, бик алга таба да түгел шул, балам, артка тәгәрәгәнгә охшап тора.

—Ярый инде, әни, начарга юрама. Алар бит җыелыштан соң мәҗлес оештыра. Әнә бездә ничек сыйланып киттеләр.

—Мәҗлесләренең озаккарак китүе бар шул, — Гөлфия уфтанып куйды. — Бик озакка сузылуы бар. Гел кайтмый калмаса ярый да бит.

—Юкны сөйләмә инде, әни.

Әнисенең ник болай өзгәләнүен Гөлназ да аңлый.

— Бигүк юк түгел шул, балам, ярый, балалар, ятыгыз, йоклагыз.

—Ә син?

—Мин дә, хәзер...

Гөлфия ятарга ашыкмады, нәрсәләрдер җыештыргандай итеп, ары сугылып, бире бәрелеп, йөри бирде. Үткән гомерен кабат башыннан кичерде.

 

* * *

Алар яратышып өйләнеште. Гөлфия — күрше авыл кызы, фермада эшли. Газизҗан – тракторчы. Көн дә үк булмаса да, еш килә иде яраткан кызы янына.

Матур гына туйлап өйләнештеләр. Бу колхозда бер сыер савучы артты. Бераздан Газизҗанны трактор бригадасына учетчик итеп куйдылар. Ул һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы кеше иде. Үзе өчен таныш булмаган бу эштә дә бик тырышты.

Газизҗанны башта – бригадир ярдәмчесе, соңрак бригадир итеп куйдылар. Менә шунда инде алар гаиләсенә ике арага, Гөлфия әйткәндәй, суыклык килеп керде. Газизҗан эчеп, азып-тузып йөри торганнардан түгел. Эчү булгалый, әлбәттә. Әмма бер сәбәпсезгә түгел һәм чама белән. Ул мәсьәләдә ир белән хатын арасында тавышка керерлек аңлашылмаучанлык булмады. Язмыш дигәнең икенче яклап китереп сукты. Барысы да Газизҗан бер ай Уфада булып кайткач башланды.

Аны бер айлык бригадирларны укыту курсларына җибәргәннәр иде. Районнан алар икәү икән. Икенчесе — күрше колхоз бригадиры, иреннән аерылып кайткан Гөлсинә иде. Бик тә чая, ирдәүкә хатын. Аны “атчаянный” Гөлсинә дип тә йөртәләр. Билгеле инде, шулай булмаса, бригадир эшен башкара алыр идеме. Монда әле ир-атка да утырып елардай чаклар була.

Курста утызлап “укучы” арасында ике хатын-кыз булып, берсе — шушы “атчаянный”, икенчесе яңа гына авыл хуҗалыгы техникумы бетергән яшь кенә кыз.

Ничә ир-ат арасында бу ике хатын-кыз бик кадерле иде. Бәйдән ычкынып, “вулегә” чыккан ир-егетләр аларны күтәреп кенә йөртми инде. Тегеләр икесе бер бүлмәдә яши. Юк йомышны бар итеп, бүлмәләренә керәләр. Һәркайсы үзенчә алым белән кызларны каратырга тырыша. Күбрәге шаяртып, әлбәттә. Кызлар да бирешерлек түгел, кайбер кинаяле тәкъдимнәргә ир-ат затын кызартырлык җаваплар да ычкындыра. Илтифатлырак тәкъдимнәр кабул ителә. Кинога, театрга чакыралар икән, нигә бармаска? Кафе-мазарга кереп сыйлану тәкъдим ителә икән, ник кабул итмәскә? Бар да алар хисабыннан бит. Гөлсинә күбрәк Газизҗан белән була иде, якташлар бит. Дәрестән соң, буш вакытта күбрәк урамда йөриләр. Уфа урамыннан култыклашып үтү Газизҗанга ниндидер күңел күтәренкелеге бирә иде. Үзе дә сизмәстән, шәһәр кызларыннан ким киенмәгән, шушы пөхтә, чибәр хатынга ияләшә башлады ул. Аның белән очрашуны, икесе генә кая да булса баруны көтеп ала иде. Әйе, авыл мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял иттеләр, театрга, кинога, циркка да бардылар.

—Шәһәр марҗалары гына димәгән, без дә шәһәр буйлап гулять итеп калыйк әле. Ныклап карале, Газиз, йөзем городской кызларныкы кебекме, кершәннәрем тигез төшкәнме? — дип, шаяртып ала Гөлсинә. — Кара нинди бәхетле пар, дисеннәр әле, әйдә, бер култыклашып йөрик, — дип, Газизҗанга сырышып та ала.

Мондый чакларда Газизҗан йөрәгенең еш-еш тибә башлавын, каны кайнарланып, чымырдап тәненә җылы йөгерүен сизә, күңелендә яңа хис, наз уяна башлавын тоя иде. Парлап йөрүдән икесе дә ләззәт табалар. Яңа уяна башлаган хис аларны шулай астыртын гына бер-берсенә якынайта. Инде күптән балигъ булган, кырыкны куып баручы камил акыллы ике зат сиздерми генә килә торган мәкерле бер хискә бирелгәннәрен аңлап бетмиләр. Әмма котылгысыз әйдәүче бер көчнең җитәгеннән ычкына алмас хәлгә җитеп киләләр.

Юк, хәләле Гөлфиягә хыянәт итү уе Газизҗанның башына да кермәде. Гомумән, хисләнсә дә, ике арадагы мөнәсәбәтнең артык тирәнгә китүен теләми иде ул. Әмма ахыры ни белән бетәчәген уйламас хәлгә җитте, алдагыга битарафлык биләде аны. Бу яңа хис шушы урамда йөрүдән тирәнгә китмәгән дә булыр иде бәлки. Култыклашып урамнан үттең, ди. Я кинога бардың, ди, ресторанда утырдың, моның нинди хилафлыгы булсын? Монда яратканыңа хыянәт тә, гөнаһлы мөгамәлә дә юк бит. Беркөн шулай урамга йөрергә чыккач, Гөлсинә:

—Бүген мин ялгыз калдым бит әле, — дип, Газизҗанга төртеп алды. — Аулагөйгә килер идең, — диде, шаяртып.

—Бәй, бүлмәдәшең кая? — диде Газизҗан.

—Ул сорап, авылына кайтып китте. Нидер булган бугай. Ике көнгә җибәрделәр.

—Ала-ай икә-ән.

—Шу-ула-ай, — диде Гөлсинә һәм аерым бер мәгънә белән өстәп куйды. — Так что, аулагөйгә кил.

—Ә аулагашы булырмы соң? — диде Газизҗан бу шаяртуга каршы.

—Юк инде, Газиз, җаным, хәзер җегетләр үзләре алып килә аны. Шулай, җегет, аулагашы синнән, аңладыңмы?

Аңлады “җегет”, ник аңламасын. Күп күчтәнәчләр белән килде ул. Гөлсинә дә аны мул табын әзерләп көткән икән. Озак кына кич утырдылар. Билгеле инде, күбрәк яшь чакларны искә алдылар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә шаяру-мутлыклар, беренче мәхәббәт турында сөйләштеләр.

Газизҗан Гөлсинә янында куна калды. Бер-берсенә терәлергә дә батырчылык итми, саф, керсез кунуларны искә алып сөйләшеп утырсалар да, бу төн ул вакыттагыдан күпкә аерылып торды. Өр-яңа хисләр яшьлек хатирәләрен уятса да, ул гөнаһсыз сафлык түгел, ә табигый назлану-ләззәтнең иң биек ноктасына күтәреп, чоңгылларга бөтереп алып төшә иде. Әйе, тормыш диңгезенең чоңгылы. Бу ләззәт мизгеленнән соң да әле алар язмышына үз тәэсирен югалтмаган бер төнне өстерәү, тормыш юлына икенче, көтелмәгән бер юнәлеш биргән мавыгу чоңгылы. Үз-үзеңне белештермәс хәлгә килеп, ахыры ни белән бетәсен уйламыйча, ихтыярсыз рәвештә кыргый хискә буйсыну. Күпләрнең тормышына төзәтелмәс үзгәрешләр кертә торган агулы сихри көчкә ия булган яңа мәхәббәт чәчкәсе ату. Гөлсинә белән Газизҗан икесе дә ниндидер бер көчле өермә эчендә бөтерелә, аннан чыгу юлын эзләмиләр, эзләсәләр дә, тиз генә чыгарлык түгел иде шул.

Уку тәмамлангач та, юк сәбәпне бар итеп, тагын бер тәүлеккә калдылар.

— Нәрсә бу? — диде Гөлсинә кайтыр көнне. — Исәрлекме? Бөтенләй башымны югалттым. Гафу ит инде, Газиз җаным, синең дә башыңны әйләндердем.

Ни дип җавап бирсен инде Газизҗан? Үз мавыгуын үзе дә аңлата алмас хәлдә иде ул. Әлегә үкенү дә, кыенсыну да кичерми, татлы мизгелдән арына алмаган, иртәгәсе көн өчен битараф бер хәлдә иде Газизҗан. Хатынына хыянәтен сиземләмәс хәлгә җитеп дуамалланган иде.

Болары инде, авылына кайтып, гаиләсе белән очрашкач кына килеп туды. Яраткан хатыны каршында нык гаепле тойды ул үзен. Яши-яши яңа хис сүрелә башлады. Авыл тормышы бит, гел югары хисләргә бирелеп кенә тора алмыйсың. Үз ихатаңда бөтерелү белән беррәттән — колхоз эше. Ә инде Уфадагы хилафлыгы Газизҗанның Гөлфиягә карата булган хисен суытуга түгел, киресенчә, аның алдында эченнән генә гафу үтенеп, бер аклану эзләгәндәй, аңа ярарга тырышуга китерде ирне. Артыграк та, хәтта. Аның бу “артыклыгын” Гөлфия ай буе аерым яшәүдән сагыну хисе итеп кабул итте.

Гөлсинә белән Газизҗан кабат районда киңәшмәдә очрашты. Кыенсынып кына исәнләштеләр. Мәдәният йортының залына кергәч, Гөлсинә Газизҗан янына утырды. Җыелыш барышында пышылдап кына:

— Син бөтенләй күзгә дә күренмисең, бер дә йомышың төшмимени, ник килеп чыкмадың? — диде. — Свиданҗага чакыру түгел, курыкма, болай гына әйтүем.

Ләкин бу очрашуга чакыру кебек тоелды Газизҗанга. Тәнәфестә дә бергә булдылар.

Кыскасы, ике арада тагын бәйләнеш китте. Очрашулар бик яшертен иде, әлбәттә. Тик авыл җирендәге хилаф эшне яшереп булмый шул. Күпме генә сиздермәскә тырышсаң да, яшерен эш, чаң кагып, оран салып башкарылганы бәрабәрендә халыкка билгеле була. Үзара сер итеп кенә сөйләнә-сөйләнә дөньяга тарала. Бу мавыгу да, ару гына колак исе чыгарып, ике авылга да тарала башлады. Якын “дус”лары Гөлфиягә дә җиткерде, әлбәттә.

Башта ышанмады Гөлфия. Булмас, дип уйлады, көнләшеп сөйлиләрдер. Безнең җитеш тормышта тату яшәүдән көнләшү генә бу. Бу мөмкин түгел. Шулай юатты үзен. Әмма соңгы вакыттагы ике арадагы мөнәсәбәтләрне барлый башлагач, күп кенә шикле яклар күренде. Хатын-кыз ике арадагы суык җилне җаны белән дә, тәне белән дә сиземли бит. Газизҗанның үз-үзен тотышы да күпкә үзгәргән иде шул. Моны эштән арып кайтуга да, картая баруга да юрап, үзен юата иде хатын. Тормыш гел сөешеп, яратышудан гына тормый. Авыл җирендә бигрәк тә. Җәй көннәрен әйтеп тә торасы юк. Ихатадагы эшләрне төгәлләп кергәндә, төн уртасы җиткән була. Таң ату белән тагын торып йөгерергә кирәк. Гөлфия үзенең шикләнүләренә аклану эзләде, сизенсә дә, тавыш чыгармады. Баштарак, белмәмешкә салышып, ялгыш та сүз ычкындырмады. Газизҗан эш сылтавы белән соңга калып, хәтта иртән генә кайта башлагач инде:

—Газизҗан, утыр әле, сөйләшик, — диде.

Газизҗан сүзнең кая таба барасын аңлап:

—Ашыгам, бичәкәй, эшкә ашыгам, — дип, чыгарга ук юнәлгән иде дә, Гөлфия аны туктатты.

— Барырсың, эшеңә дә өлгерерсең, Гөлсинәң янына да, — дигәч, Газизҗан лып итеп урындыкка утырды.

Ул әкияткә ышанган сабый хәлендә, аның бу яшерен мавыгуын хатыны да, башкалар да сизмәс дип йөри иде. Гөлфиясенең болай ачыктан-ачык әйтүе аны тетрәтте. Нәрсә дисен, акланып маташу урынсыз. Газизҗанның хатыны алдына тезләнеп гафу үтенәсе килде. Бар булганын икърарлап, тәүбә итәсе, үзенең тилерүенә үкенүен белдерәсе килде. Әлегә соң түгел, дип уйлады. Бәлки соңдыр... Шундый уйлар кичереп, Газизҗан сүзсез генә башын иеп утыра иде.

— Балалардан оят бит. Алар хәзер балигъ булган, барысын да аңлый. Беркөн Галия елап кайтып керде.

—Алар да белә микәнни?

—Белми димени инде, белә, әлбәттә. Кияүгә бирерлек кыз бит инде. Алияне дә үртиләр икән.

Я, Хода! Әйтәм аны Галия бик мәзәк-мәзәк карап куя. Кечесе дә элекке кебек иркәләнеп, песи баласы кебек сырышып бармый. Бу үзгәрешне Газизҗан аларның үсеп җитүе, сабыйлыктан чыгуы дип кабул иткән иде. Хәзер инде сәбәбенә төшенде. Нинди оят! Ичмасам, тавышланып, савыт-саба кырып, гауга да чыгармый бит. Аңа да, миңа да җиңелрәк булыр иде. Хатынының болай сабыр гына әйтелгән рәнҗүле сүзләре, боегып утыруы коточкыч бит, әйтерең бармы.

—Гөлфия, — диде ул ялынычлы тавыш белән, — мин...

—Кирәкми, Гаҗҗан, кирәкми. Ни әйтәсеңне беләм. Үкенү, гафу үтенүең дә кирәкми!

Бу әкрен, әмма катгый әйтелгән сүзләр бигрәк тә тетрәндерде Газизҗанны. Бичәсе карар кылганга охшый. Адәм ыстырамы бит! Шулай аерылышуга ук барып җитәр микәнни? Нинди оят!

—Нишлибез соң, Гөлфия? — ул кыюсыз гына хатынына карады. — Ялгышлык булды. Зурга җибәрмик.

—Моннан да зуры булмас шул.

—Шулай укмы?

—Әй, утырмасана инде! — Гөлфия аңа карап кул селтәде.

Аның бу көн дә үз итеп әйтелә торган сүзе Газизҗанда өмет чаткысы кабызгандай итте.

Эшкә баруын онытып, шулай ярым-йорты сүзләр сөйләнеп, хатыны янында озак утырды Газизҗан. Ике арада сүз әйтешүгә карый, сүзсез аңлашу күбрәк иде. Бу инде үзенә күрә бер мәхәббәт яңарту булды.

Гөлфиянең әнисе дә эшнең аерылышуга җитүен теләми иде.

— Сабыр бул, балам, берүк тавыш чыгарма. Андый чакта ул ирләрне биздерә генә. Яхшылап сөйләшеп кара. Тик, кара аны, акырып елый күрмә! Сабыр гына сөйләш. Ирләр алар, балам, барысы да кырыкка җиткәндә бер дулап ала. Әйе, әтиең дә... Кыскасы, зурга җибәрмә! — дип, киңәш биргән иде.

—Шулай, Газизҗан җаным, — диде Гөлфия, аңа сынап карап, аның “җаным” сүзендә элекке кебек ярату җылысы түгел, ә битарафлык сизелә иде. Үртәп әйткән кебегрәк ишетелгән бу сүздән Газизҗан дертләп куйды, нәкъ Гөлсинә кебек әйтте бит.

—Шу-улай, икенең берсен сайла! Балаларым кул астына керде инде, ничек тә яшәрмен. Кызларым да шул фикердә.

— Нинди икенең берсе? Нинди икенең берсе, ә? — Газизҗан соңгы чиккә җитеп дулкынланган, куркуга төшкән иде. — Сайланыр вакытым үткән бит инде минем.

— Шуны онытып җибәргәнсең бит, Гаҗҗан.

— Шулайрак килеп чыга шул.

Шул көннән алар арасында башка битәрле сүзләр әйтешү булмады. Газизҗан эш арасында да, эштән соң да йортына ашыга иде. Әйткәнчә, читтә йөрсә дә, үз дөньясын көтүне ташламады ул. Дөньясы үрнәк булырлык, бар да җитеш итеп көйләнгән иде.

Әмма, күңелгә бер шайтан керсә, аннан тиз генә котылып булмый икән шул. Ел үтте. Гыйнвар ахырында колхозларда хисап-сайлау җыелышлары башлана. Соңгы елларда аларны күрше колхоз вәкилләрен чакырып үткәрәләр. Ел буе ике колхоз социалистик ярышта эшли. Җыелышта, кайсы колхоз ничек эшләгән, чагыштырылып, хисап бирелә. Болар колхозына да күршеләре килгән иде. Вәкилләр арасында Гөлсинә дә бар, билгеле. Газизҗан рәсми күрешүдән соң, аның белән башка очрашмады. Гөлсинә, кунак буларак, президиумга сайланган иде. Югарыдан Газизҗанның карашын эзләсә дә, күзләр очрашмады.

Икенче көнне барлык белгечләр, бригадирлар рәис белән берлектә күрше колхозга китте. Газизҗан бармаска тарткалашып караган иде дә, рәис катгый әйтте:

—Анда бит синең чыгыш каралган. Бу район мероприятиесе. Шуны аңла!

—Чирләп торам, Рим Кәбирович, баралмыйм.

—Һе, чирли, имеш. Беләм мин синең чиреңне, — Рим көлеп куйды. — Аннары, җыелышта “үзе” була диделәр. Ул ни уйлар?

—Ни уйласын, чирләү була торган хәл инде.

—Ул, бик беләсең килсә, синең чирне кичәге мәҗлеснең дәвамы дип уйлаячак.

—Соң, үзең күрдең бит, Рим Кәбирыч, кичә мин эчмәдем диярлек.

—Күрдем, күрдем, күшеккән тавык кебек посып утырдың. Ә “первый”ның икенче төрле уйлавы бар. Кеше алдында суфиланып утырып, соңыннан “чабынган” дияр. Барасың, бетте китте.

Гадәттә, хисап-сайлау җыелышыннан соң мәҗлес оештырыла. Колхозчылар клубта чәй-шикәр белән генә, дигәндәй, сыйланса, килгән кунакларга хуҗалар аерым “мәйле” табын оештыра. Рәис кичәге менә шул сыйлануга төрттерә иде.

Газизҗан Гөлфиягә:

—Кәефем дә юк, бүген күршеләрнең җыелышына бармам, ахры, — дигән иде.

Кәеф юклыкның сәбәбен аңлаган Гөлфия дәшмәде.

Кунакларны сыйлау Гөлсинәләр өендә оештырылган иде. Башта кыстатыбрак утырган Газизҗан ниндидер бер чаялык белән башкалардан калышмады. Әйе, авыл кешесенә бәйрәм елына ике-өч тапкыр гына килә бит. Чәчү беткәч — сабан туе, көзен-кышын — сугым ашлары һәм менә шушы еллык хезмәт нәтиҗәсен “юып” алу.

Мәҗлес бетеп, кайтыр якка кузгала башлаганда, Газизҗан мыштыртабрак артка калды. Хуҗабикәгә аерым рәхмәтләрен әйтеп азапланды. Инде ишектән чыкканда Гөлсинә аны җиңеннән тартып туктатты...

Төн уртасы җитте, ә Газизҗан һаман юк, кайтмый. Гөлфия инде җыелышның азагы ни белән бетүен белгәнгә, сыйланып утыралардыр, барысы белән бергә кайтыр, дип, үзен юатса да, күңеле тыныч түгел иде. Йөрәген шикләнү тырный, хафалы уйлар җәфалый иде. Инде түземлеген югалтып, урамга чыкты. Кар явып, буранлап тора. Башкалар кайтты микән? Шунда ул ат абзары ягыннан күңелле сөйләшә-сөйләшә, көлешеп кайтып килүчеләрне шәйләп алды. Атларын тугарып, өйләренә кайталар. Димәк...

“Димәк, димәк, димәк”, — дип, бер урынсыз такмаклады Гөлфия эченнән генә. “Димәк, димәк”, — диде ул, көйгә салып.

“Уф, Аллам! Хыялланам бугай. Башыма нинди уйлар керә. Ник дип такмаклыйм? Нинди куанычтан бу такмак?” Юк, куанып бии торган такмак түгел иде бу. Аяныч кичергән хатынның башына башка уй керми, бары шушы җанөзгеч хакыйкать кенә туглана. Димәк... Гади генә бу сүз эчендә аяныч, бәхетсезлек ачысы, иң кадерле кешеңне югалту кичереше бар иде. Димәк, аларның аралары өзелмәгән булган, гафу үтенүе, мәхәббәт “яңартуы” бер алдау гына икән.

Ишекле-түрле йөрде Гөлфия. Чишенми генә ятып та торды. Юк, болай булмый, нәрсәдер кылырга кирәк. Кызлар йоклый. Э-эх, шулай бер уйсыз татлы йокыга таласы иде! Төрле уйлар кичерде Гөлфия. Юк, болай булмый, диде ул кабат үз-үзен чәмләндереп. Үз күзем белән күрү кирәк. Анда инде икенең берсе... Барам, ара әллә ни ерак түгел, җиде чакрым. Җиде чакрым...

Җиде чакрым ерак җир түгел...

Бер күрергә диеп килдек без...

Аның күңелендә шушы урынсыз бер җыр барлыкка килде.

Җиде чакрым җирдән килдек без...

Ак калфакның каралган чагы...

...Зиһенемнең таралган чагы...

Бу шыңшу үзеннән-үзе килеп чыга, аны уйсызлыкка китерә, фикерен тупларга ирек бирми иде. Уф-ф, хыялланам бугай! Барам, күрәм, икенең берсе...

Җиңелчә генә киенеп чыгып китте Гөлфия. Буран ару гына котыра, җиле дә каршы яктан. Аларга да игътибар итмәде ул. Бер чәм белән атлавын белде. Юл күмелеп бетмәгән булса да, урыны-урыны белән көрт ярып барырга туры килде.

“Адашмасам ярар иде”, — дип уйлап алды. Авылдан чыкканчы болай ук томаланмаган иде шул. “Әй, адашсам... — ниндидер бер үртәлү белән нәфрәтләнеп уйлап куйды. — Адашып үлүең хәерлерәк...”

Ул бөгелә биреп алга атлаганда үзенең адашып туңганын уйлады. Иренең кайгы кичерүен, үкенечле күз яшьләре агызуын күз алдыннан үткәреп, ниндидер бер әче канәгатьләнү кичереп алды. Үкенерсең, соң булыр! Нишләп әле башыма гел төрле җырлар керә. Әллә соңгы юлыммы, әллә үземә үзем озату җырын җырлыйммы? Юк, туктале, адашмыйм да, үлмим дә, барыбер барып җитәм. Үзен чәмләндереп, күңеленә килгән төшенке уйлардан арынып, атлады да атлады.

Әһ-һә, буран тынгандай булды. Юк, тирә-як томаланган, бераз җил басылгандай гына. Ә-ә, урман ышыгы икән. Килеп тә җиткәнмен. Урманны үтү белән “аның” авылы. Шундый уйлар белән көндәшенең авылына килеп җитте Г өлфия.

Газизҗан “аның” янында иде. Аты тугарылган, печән салынган артлы чанага бәйләп куелган. Үзенең ат уйларына бирелеп, башын иеп, күндәм генә абзар ышыгында басып тора.

Димәк... Өендә дә, юлда килгәндә дә Гөлфия иренең сөяркәсе янында түгел, ә башка сәбәп белән кайтмый калуын юрарга тырышты. Бәлки берәр иптәше белән эчеп утырадыр, бәлки берәр дустында куна калгандыр, кебек уйлар белән күңелен юата иде.

Әкрен генә ишек шакыды. Ачу белән дөбердәтү булмады. Нигә күрше-күлән ишетерлек итеп тавыш чыгарырга? Авыл йокыга чумган булса да, бу ике мәхәббәт кошы йокламыйдыр, пар күгәрчен кебек гөрләшәләр булыр. Нинди йокы булсын ди...

Шулай булып чыкты да. Озакламый Гөлсинәнең:

— Кем ба-ар? — дип сузып дәшкәне ишетелде.

— Бу мин, Гөлфия, ач әле.

Гөлфия юл буена эченнән әйтеп килгән мәсхәрәле сүзләрне әйтә алмады. Ишек аша әрепләшеп торудан ни файда? Гади генә сүз, ач әле, әйтерсең күршесенә бер кашык тоз сорап кергән. Гөлсинә сүзсез генә ишеген ачты да, җитез генә кереп китте. Билгеле инде, хурлыкка калган хатын, ирен аздырып, рәнҗетелгән хатыннан юньлелек көтә алмый.

Ияреп кермәде Гөлфия, ишек яңагына сөялеп калды. Аяк буыннары калтырый, тәнендә хәлсезлек иде. Юл килеп арыганнан түгел, ә ачы чынбарлык авырлыгы буыннарын йомшартты. Ияреп керү түгел, сүз әйтергә дә хәле юк иде. Хыялланыр хәлгә җиткергән, миенә сеңеп, миен телгәләгән тозсыз бер сүз — "димәк”тән башка уй керми иде башына.

Тун төймәләрен эләктерә-эләктерә Газизҗан килеп чыкты. Бик күндәм кыяфәттә сүзсез генә атын җигә башлады. Капканы ачып, атын кайтыр якка борды да:

— Исәркәй, — диде йомшак кына, — әйдә, утыр, кайтыйк.

Авыл янындагы урманны чыкканчы әллә ни сизелмәсә дә, соңрак буранның котырганы, бөтен дөньяны томалаганы беленде. Юл күренми, атны үз оңгаена җибәрү кирәк. Кайтыр якка ат юл ялгышмый ул. Газизҗан дилбегәсен тарткаламады, атны үз ирегенә куйды. Сүзсез генә кайта бирделәр. Бераздан җәяү килү кызулыгыннан тирләгән Гөлфия, туңа башлады. Җитмәсә, бик юка киенгән. Ул калтырый иде. Ир хыянәтенә өшегән җанына — үзәккә үткән җил, буран.

— Өшим, — дип пышылдады ул. — Өшим...

Бу сүз ире өчен түгел, үзенең шушы хәлгә калуын эченнән генә кичергән ачы сагыш авазы иде.

Ишетте Газизҗан, тиз сиземләде хатынының хәлен:

—Исәркәй, — диде ул кабат. Башка әйтер сүзе юк иде. Тунын чишеп җәйде дә. — Исәркәй, кил, җылытам.

“Сөяркәңнән калган җылы беләнме?” — диясе килде Гөлфиянең. Әйтмәде, егылып авыртынудан елап, үзенә бер юаныч эзләгән сабый хәлендә ирексездән иренең куенына елышты. Калтыравын тыя алмаса да, җылына башлавын сизде. Газизҗан аның калтыравын, үпкәләгән бала кебек мышкылдап аңа сырышуын сизә, үзенең ни хәлгә калуын аңлап, бу тинтәклегенә үкенә иде. Юату, аклану сүзләре әйтмичә, тун аркылы хатының кочкан хәлдә кайта.

—Юләркәй, — ул тун аша хатынын сөйгәндәй итте. — Әгәр адашкан булсаң?

—Адашмадым бит. Син ул адашкан, юлдан язган.

—Ничек батырчылык итеп, бу буранда юлга чыктың? Ну үзең...

—Чыктым инде. Әнкәй әйткәндәй, ир бирмәк, җан бирмәк...

—Молодец ул әби.

—Әйе, ул булмаса, — Гөлфия әйтеп бетермәде.

—Аңа да җиткергәннәрме?

—Әйе инде.

—Уф-ф! Нинди хурлык.

—Яңа барып җиттеме?

Кинәт ат туктады. Газизҗан чанадан төшү белән биленнән карга чумды. Юлның әсәре дә калмаган. Ат корсагы астыннан көрткә чумган. Аты янына бара башлаган Газизҗанга аны инде бөтенләй югалтырга теләмәгән бер тавыш белән Гөлфия:

—Китмә, адашырсың, югалырсың, чанадан төшмә, — диде, ялварып.

—Юк ла инде, кая барыйм? Атны җитәкләп көрттән чыгару кирәк. Бу теге Бурсык түбәсе янындагы чокырга охшаган. Уңгарак каерсаң, үзебезнең басу булыр. Юл уңдарак булыр, — дип, хатынын юатып, атының тезгененнән тотып, алга әйдәде.

Катырак җиргә чыккач, атны үз ирегенә куйды. Ат бик әкрен атлый, юл югалганы билгеле иде инде. Суыктан да, куркудан да калтыранган хатынын куенына сыендырып, Газизҗан кайтыр якны билгеләргә тырышты. Юк, берни күренми. Пошаманга калдылар, шомландылар.

Алар чыннан да адашканнарын аңлады. Куркудан бер-берсенә сыендылар. Үзәккә үтәрлек куркыныч улау тавышлары чыгарган җил өркетүенә бирелеп, күзгә төртсәң күренмәслек карлы буран карамагында гаҗизлектә калдылар.

Дилбегәне тарткалаудан файда юк, барыр юнәлеш югалган, инде бу фаҗигадан исән-сау котылып, кайтып җитү өмете дә өзелеп бара.

Газизҗанны адаштырган мавыгу, аны бу адашудан йолкып алырга омтылган Гөлфиянең хәзер инде бер дуамаллык булып тоелган тәвәккәллеге икесен дә котылгысыз хәлгә калдырды.

—Нишләдең сиң, Газизҗан? Нишләп бу хәлгә сәбәп ясадың?

Аның саташу аралаш әйтелгән бу сүзләрен Газизҗан җавапсыз калдырды. Ул өшүдән битараф хәлгә килеп, йокымсырый иде. Кулыннан ат дилбегәсе ычкынган, ә бүгенге маҗарага китергән язмыш дилбегәсен, бер дуамал алгысау белән тартып, тискәрегә борды бит.

Кеше соңгы минуты җиткәндә үткән гомерен башыннан кичерә икән, диләр бит. Ир белән хатын, бер-берсенә сыенып, үткәннәрен кабат кичерә, буран ыжгыруына да игътибар итми, йокымсыраган, ярымсаташкан ваемсыз хәлдә иде. Алар атның җил оңгай борылып, туктап калуын да сизмәде. Бер-берсенә сыенып, йокыга талды.

 

Әнәс САФУАНОВ.

Дәвамын 6 гыйнварда 21 сәгатьтә укыгыз.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: