+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 гыйнвар 2023, 20:55

Буран

...Күпме вакыт үткәндер, Газизҗан дертләп уянып китте. Үзенең кайда икәнен дә абайламый, буран тавышын, чана шыгырдавын тыңлап торды. Аяк-кулларны да кыймылдатасы килмәгән бер битарафлык. Туңып үлүеңне көт тә тор. Ул хатынын селкетеп уята башлады: —Гөлфия, уян, уян, йоклама! Туңып үләбез бит. Гөлфиянең уянасы килми, һаман иренең куенына елыша. —Тор, әйдә, бераз кыймылдыйк. —Үлсәк ни, бергә... үлә...р-р..без... Ярымсаташып әйтелгән бу сүз Газизҗанны бөтенләй уятты. Ул хатынын ныклап селкеткәли, ялына иде.

Буран
Буран

* * *

—Зөфәр Әмирович, әйдә безгә кайтып чәй эчеп килик, — диде бригадир Газизҗан райкомнан килгән инструктор Зөфәргә.

—Юк, кирәкмәс, рәхмәт, Газизҗан агай! Полевой станда гына ашап алырмын, — диде Зөфәр.

—Әйдә, әйдә, Зөфәр Әмирович. Гөлфия апаң аш та пешергәндер. Мин әйтеп киткән идем. Безгә кайтабыз, — каршы килмәслек итеп, катгый гына әйтеп куйды Газизҗан.

—Кыен бит әле көн дә сезгә кайту. Гөлфия ападан да оят. Әрсез алабай дияр.

—Дими, ник әйтсен? Аллага шөкер, ризык җитәрлек. Әйдә, әйдә, кыенсынма!

Райком инструкторы Сафин алар колхозына урып-җыю чорына беркетелгән иде. Алар, колхоз хуҗалары белән беррәттән, эш барышына җаваплы. Район вәкилләрен төрлечә кабул итәләр. Эч пошырып, комачаулап йөриләр, дип сукранып та куялар. Әмма, тәртип шундый икән, буйсынмый булмый. Тикшеренеп, күзәтчелек итеп кенә йөрмиләр бит, файдалары да тиеп куя. Бигрәк тә техника ватылса инде. РТС запчасть җиткерә алмый. Кирәк детальләрне алу авыр була. Менә шул чакта вәкилләрнең катгыйлыгы кирәк тә инде. Кирәк әйбер тиз табыла.

Бу яктан Сафин бик тә өлгер булып чыкты. Телефоннан булсынмы, барып сөйләшсенме, кирәген тапмый калмый. Күп вакыт “первый” исеме белән куркытып ала. Ә “первый” сүзеннән дә тылсымлысы юк. Барлык мәсьәләләр ә дигәнче чишелә.

Шуңа да Газизҗан вәкилне көйләп кенә, дигәндәй, йөртә, авырсынмый.

— Болытлап тора, яумаса ярар иде, — диде Зөфәр. — Әйбәт темп белән бара башлагач кына кырын сукмасын иде бит әле.

—Яшәртеп тора шул, — диде Газизҗан, офыктагы кабарынып, әкрен генә зурая барган болытка карап. — Эш бер бүленсә, яңадан кузгалганчы күпме вакыт үтәчәк бит. Бәлки яумас әле.

Әйе, тирә-як ниндидер бер тынлыкка чумган иде. Кошлар да сайрамый. Табигать аерым үзгәреш көтә кебек. Кояшның кыздыруы да үзгәреш вәгъдә итә кебек тоела. Барысы да яңгыр билгесе.

—Әйе, явар, ахры, — Газизҗан, яңгырны тизрәк куып җибәрергә теләгәндәй, атын кайтыр якка куалый башлады. — На-а, малкай! — дилбегәсен чирттереп алды да, уфтанды. — Да-а, эшне туктатыр, ахры.

—Тиз үтәр. Җәйге яңгыр тиз үтә ул.

—Үтүен тиз үтәр лә ул. Тик, бер сәгатькә туктасалар, кузгалып китүе көн буена сузыла. Аның бит кайсылары ялны “отмечать” итә башлый.

—Ярый, Газизҗан абый, юкка пошынма әле. Яуса да, контрольдә тотарбыз.

Шулай әңгәмәләшеп кайтып җиттеләр. Гөлфия каршы ук чыкты:

— Әйдәгез, юынып алыгыз да, ашарга керегез. Әллә кайчан әзер инде. Суынып беткәнче, утырышыгыз, — дип, сөйләнә-сөйләнә Газизҗанга тастымал тоттырып кереп китте.

Ул арада күкне болыт бөтенләе белән каплап бара иде инде. Шомлы тынлык бетеп, җил дә көчәйде.

—Кыйбладан исә, яумый калмас, — диде Газизҗан, болытларга карап.

Табынга утыргач та эш турында сөйләшү тукталмады. Гөлфия дә эш барышы белән кызыксынып, сораштырып алды. Бригадир хатыны бит, хафалана инде.

—Әй, Ходаем, Гаҗҗан, аяк киемнәрегез... — Гөлфия тышка атылды. Тышта гөжләп яңгыр ява башлады.

—Все, эш тукталды, — Зөфәр тәрәзә янына килеп, тышны күзәтә-күзәтә сөйләнде.

—Һи-и, давыллап ява, — дип, Газизҗан да аның янына килеп басты.

Чынлап та, күкрәп, давыллап яңгыр ява иде. Урамнарда шундук күл булып су җыелды, гөренделәр ага.

—Болай булгач, озакка...

—Вәт коя, — диде Гөлфия кереп. — Ярый, әзрәк кирәк иде әле ул. Бәрәңгеләргә, чөгендерләргә файдасы тияр.

—Әй, сөйлисең дә инде, Гөлфия! — Газизҗан аңа карап, кул селтәде. — Кемгә нәрсә, бетлегә мунча, дигәндәй. Синдә бәрәңге кайгысы, монда эш өзелде.

—Ярар, ярар, Гаҗҗан, кызма. Мунча, дигәннән, мунча ягам. Әтү анда комбайнерлар белән рәттән тузанга батып йөрисез.

—Чыннан да, яңгыр туктау белән мунча ягабыз. Зөфәр Әмирович, мунча кереп, куна калырсыз.

—Кырда эшләр туктап торган арада өйгә кайтып киләсе иде бит әле.

—Әй, анда ваннада чәпелдәгәнче, монда парланып чабына-чабына бер мунча керүең ни тора.

—Ярый соң. Туктамый бит әле.

Алар тәрәзәдән тышны күзәтә-күзәтә шулай сөйләнде. Гөлфия дә шул тирәдә бөтерелә. Тышны да күзәтә, чәен дә яңарта. Өр-яңадан, дигәндәй, табын корып, аларны кыстый башлады.

—Әйдәгез әле, утырыгыз. Чәй эчеп алыйк.

—Карале, Гөлфия, әллә, мәйтәм, яңгыр хөрмәтенә... — Газизҗан мәгънәле генә итеп бичәсенә карап алды.

Сүзен әйтеп бетермәсә дә, Гөлфия аны тиз аңлады. Әмма ул район вәкиленнән кыенсына иде. Зөфәргә шикле генә күз ташлап:

—Әллә инде, килешерме соң? — диде.

—Килешер, килешер, мондый көнне Ходай үзе кушкан, — диде Газизҗан.

Гөлфия ду килеп яңадан табын әзерли башлады.

—Юк, Газизҗан Кәримович, килешмәс, — Зөфәр шулай рәсми тон белән өзеп әйтеп салды. — Үзең әйттең бит, чак кына буш вакыт килеп чыкса, егетләр бәйрәм итә башлый, дип.

—Анысын көт тә тор инде.

—Шулай булгач, яңгыр туктау белән бригаданы бер урап кайтыйк. Тәртип торышын белеп. Аннан күз күрер.

Күнде Газизҗан, Гөлфия дә, “закуска”лар әзерләвеннән туктап:

—Әйе шул, йөреп кайтыгыз. Сез урап кайтканчы, мунчам да әзер булыр, — диде.

Яңгыр туктаганны көтеп, ару гына сөйләшеп утырдылар. Яңгыр ничек кинәт ява башласа, шулай ук кинәт туктады. Кояш чыгып, көн яктырып китте. Зөфәр белән Газизҗан да ниндидер бер күнел күтәренкелеге белән тракторлар паркына ашыкты. Механизаторлар шунда иде.

Бераздан колхоз рәисе дә килеп җитте. Район буенча эш тукталган икән.

—Ярый, егетләр, буш вакытта техникагызны караштырыгыз. Иртәгәгә бар да төзек булсын, — диде ул, барысын җыеп.

Китте төрле сораулар яудыру.

—Запчастьлар кирәк, Рим Солтанович, күп вакыт эшне шул тоткарлый, — диде берсе.

—Кайчак көне буе запчасть көтеп утырабыз. РТС “обменсыз” бирми.

—Чыннан да, Зөфәр Әмирович, шул мәсьәләне районда хәл итәсе иде бит. Ватык частьне илтмичә, яңасын бирмиләр.

—Ул турыда “первый” да белә лә ул, Рим Солтанович. Тик тегеләр кирәгеннән артык запас туплый, ремонтка ярарлык частьләрне китермиләр, яңасын җиткереп булмый, диләр. Республика буйлап шулай, — диде Зөфәр, уфтанып.

Бу тәртипкә ризасызлык белдереп, гөжләшеп алдылар.

—Ярар, егетләр, техникагызны яхшылап карап куегыз, иртәгә иртүк басуга, — диде рәис.

—Ай-һай, Солтаныч, бик чылатты бит.

—Иртән күз күрер, валоклар юеш булса, дүрт йөзле басуга прямойга төшәрбез. Егылмаган бодай тиз җилли ул.

Газизҗаннар кайтып керүгә мунча әзер иде инде.

—Бар, Зөфәр апаем, әйбәтләп юынып кайт. Себеркесе пешерелгән. Рәхәтләнеп чабынып кер, юын.

—Бераздан аркаңны ышкырга барырмын, — диде Газизҗан.

Зөфәр юынып кайту белән, аны чәй табыны янында калдырып, үзләре киттеләр.

Алар кайту белән яңадан чәй табыны оештырылды. Гөлфия коймагын да җитештерде. Газизҗанның “заказы" да үтәлде.

—Гөлфия, матурым, әйдә әле, чәбәләнүеңнән беразга туктап, безнең белән берәрне тотып куй, — диде Газизҗан, рүмкәгә аракы коеп.

—Әйе шул, Гөлфия апа, безнең белән утыр әле, бераз ял ит. Әтү көне буе туктаусыз йөгерәсең, — дип, инде Газизҗан белән икешәр рюмка тотып алып, кәфе килгән Зөфәр дә аның сүзен җөпләде.

—Әй, килешми бит әле, — дисә дә, Гөлфия артык кыстатып тормады, алар белән берне тотып куйды.

—Вот шулай, матурым, — Газизҗанның да кәефе килгән, күңеле күтәренке иде.

—Инде, инде, сайрый башлар хәзер.

Гөлфиянең бу сүзендә иренең төчеләнүен мыскыллау, санга сукмау түгел, ә моны үз итеп, назланып кабул итүе сизелә. Күз карашлары да җылы, иркәләп карый.

Аларның ярымшаяртып, ярымиркәләп сөйләшүен сүзсез генә күзәтеп утырган Зөфәр ике арада аерым бер җылылык тойды. Озак еллар бергә яшәү дәверендә тупаслана, гадиләнә баручы ир белән хатын мөнәсәбәтләре түгел, киресенчә, яңа кавышкан чорда була торган бер-берсенә тартылу сизелә.

“Бигрәк татулар, кичә генә туйлары үткән диярсең”, — дип уйлап куйды Зөфәр. Аларны озак кына күзәтеп утыргач, түзмәде:

—Карап-карап утырам да, сезгә сокланам әле.

Гөлфия дә, Газизҗан да, кыенсынып, үртәшеп утыруларыннан туктады. Аптыраган кыяфәттә аңа карап, Гөлфия:

—Безнең кыланышны әйтәсеңме? — диде, кызарып.

—Юк, Гөлфия апа, бу кыланыш түгел. Кайбер гаиләләрдә кешегә күрсәтү өчен генә чыннан да кыланып, төчеләнеп утыру була.

— Әллә без арттырып җибәрдекме? — диде Газизҗан һәм мәгънәле итеп Гөлфиягә карап алды.

—Юк, юк! Мин сезгә карата андый уйда түгел. Киресенчә... — Зөфәр чагыштыру сүзен табалмый торды. — Киресенчә, сезнең ясалма түгел, ә үзеннән-үзе килеп чыга. Сез, ничектер, бүген генә кавышкан кебек бит. Мондый җылылыкны ничек саклый алдыгыз?

Ир белән хатын бер-берсенә карашып алды. Гөлфия елмаеп куйды. Газизҗан, нәрсәдәндер кыенсынып, башын чайкады.

Зөфәр дә, аларны кыен хәлдә калдыруын аңлап, сөйләвеннән туктады. Кыен хәлдән чыгу теләге белән, Газизҗан:

—Әйдә әле, Зөфәр апай, берәрне тотып куйыйк, — дип, рюмкаларга аракы койды.

Эчеп куйдылар. Сүзсез генә капкалый башладылар. Һәркайсы үз уена чумган. Зөфәр инде гаиләнең иң серле, иң нечкә җиренә кагылуына үзен битәрли.

—Безнең ике арадагы кими башлаган җылылыкны тергезергә кышкы буран сәбәпче булды, — диде Гөлфия нигәдер моңсуланып киткән тавыш белән. — Бу көтелмәгән һәм аңлаешсыз сүзләргә аптырап калган Зөфәргә карап әйтеп куйды. — Кышкы адаштыргыч буран җылытты ике арадагы салкынны. Син әллә безне егерме ел буе менә шулай, бал татып, май кабып кына яшәгән дип уйлыйсыңмы? Төрле чаклар булды, — Гөлфия бу сүзләрдән ничектер чүгеп киткән Газизҗанның кулындагы тозлы кыярга ымлады. — Менә шундый малосольный кыяр кебек чаклар да, әрем, борыч капкан мизгелләр дә булды. Салкыны да өшетте, уты да көйдерде.

— Бәлки кирәкмәс, бичәкәй, — диде Газизҗан, аңа ялварулы карашын ташлап.

—Тыңласын әле Зөфәр дә. Ул яшь. Аңа бер гыйбрәт булсын. Зөфәр апаем, әйткәнемчә, тормыш ул гел балда-майда йөзү түгел. Бер битен, бер...

 

* * *

...Күпме вакыт үткәндер, Газизҗан дертләп уянып китте. Үзенең кайда икәнен дә абайламый, буран тавышын, чана шыгырдавын тыңлап торды. Аяк-кулларны да кыймылдатасы килмәгән бер битарафлык. Туңып үлүеңне көт тә тор. Ул хатынын селкетеп уята башлады:

—Гөлфия, уян, уян, йоклама! Туңып үләбез бит.

Гөлфиянең уянасы килми, һаман иренең куенына елыша.

—Тор, әйдә, бераз кыймылдыйк.

—Үлсәк ни, бергә... үлә...р-р..без...

Ярымсаташып әйтелгән бу сүз Газизҗанны бөтенләй уятты. Ул хатынын ныклап селкеткәли, ялына иде:

—Үлмибез, үлмибез, җаным. Әйдә, чанага ябышып атлыйк.

Гөлфия ныклап уянды. Икесе дә чанадан төшеп, көрт ярып бара башладылар.

Ат, чана җиңеләйгәнгәме, адымын тизләтте. Инде алар аңа җитешә алмыйлар. Тиз генә кире утырдылар.

— Ат авылны сизде бугай, кая таба, ашыга, — диде Газизҗан, куанып.

—Шулай була күрсен иде.

—Алда нидер күренә, — диде Газизҗан, — йорт-каралты бугай.

—Үзебезнең авыл булса ярый да.

—Авыл булгач, барыбер.

Тик бу авыл түгел иде. Басудагы салам эскерте икән. Ат шунда җиткәч, туктады. Инде тагын йокымсырый башлаган бичәсен күтәреп дигәндәй чанадан төшерде Газизҗан.

—Кыймылда, берүк йоклама. Мин хәзер.

—Син кая? Китмә-ә...

—Әйдә, эскерт ышыгына. Шунда йөрештер, — ул өстендәге тунын салып хатынына кидерде.

—Өшерсең бит!

—Өшемәм.

Атны ышыкка алып керде. Монда тыныч, тирә-яктагы җил үкерүе күңелләрендәге шомны көчәйтә.

Ат ышыкта эскерттәге саламны чемченә башлады. Газизҗан аның авызлыгын салдырды да:

—Хәзер җылынабыз, — дип, җан-фәрман салам йолка башлады. — Х-хәзер.

Шулай итеп ул эскерт эченә ике кеше сыярлык өн ясады.

—Әйдә, хатын, әйдә, безнең куышка рәхим ит, — диде, шаярткандай итеп, бер күңел күтәренкелеге белән.

Урнаштылар. Газизҗан куыш авызын салам белән томалап куйды. Тунга төренеп утырдылар. Икесе дә җылынды. Газизҗан бичәсен кочагыннан ычкындырмады. Иреннәре белән аның иреннәрен эзләде.

— Кит әле, әллә... — Гөлфия аны җиңелчә генә эткәндәй итә. — Әй, Гаҗҗан, — аны ныклап этеп җибәреп, — син атны бәйсез калдырдың бит! Ат китеп барса, җәяүгә калабыз, — диде, аны битәрләп.

—Әй, әттәгенәсе!

Газизҗан куыштан шуышып чыгып китте. Дилбегәсенең бер очын чишеп алды да, кире керде. Йоклап кителсә дип, дилбегәне аягына урады.

—Кузгалып китсә, аяктан сөйрәп уятачак.

—Һи-и, монда куна калыргамы исәбең?

Бу сүздә наз да, шелтә катыш үпкәләү дә яңгырый иде.

—Ә нигә, урын ышык, җылы. Хәтереңдәме, яшь чакта кышкы суыкларда ышык урын эзли идек.

Газизҗан чын-чынлап хискә бирелеп, хатынын кысып кочты. Иреннәре аның иренен эзләде. Гөлфия аны тыйган кебек итсә дә, үзе дә сизмәстән аңа сырыша иде.

—Юләркәй син, Гаҗҗан, тинтәк баш.

—Исәр, дивана, диген дә куй инде.

—Шул чама... Ярый, чашма... Шашма... яме...

 

* * *

—Менә шулай итеп, салкын буран безнең арабызга җылылыкны кире кайтарды, — диде Гөлфия, Зөфәргә карап.

— Әйе, кышкы буран һәм хатынымның сабырлыгы мине упкыннан тартып алды.

— Молодец син, Гөлфия апа, — Зөфәр шапылдатып өстәлгә сугып алды. — Нинди маладис!

— Сүзең дөрес, апай, нәкъ шулай! Мин дә шулай дим инде.

Зөфәр Газизҗаннарда куна калды. Урынны өйалдына көйләтте.

— И, монда йокы тәмле була да инде. Бигрәк тә таң алдыннан, һавасы салкынча, юрганга төренеп, иртәнге саф һаваны сулап, эреп йоклыйсың, — диде Гөлфия.

— Иртәнге сандугачлар сайравын да өстә инде, — диде Газизҗан аны үртәгәндәй итеп. — Эреп йоклау бик тими шул. Таңнан торып йөгерә башлыйсын.

— Әйе шул, Гөлфия апа, менә шул таңнан торып йөгерү сезне картайтмый да инде.

— Картаябыз, Зөфәр апаем, картаябыз. Хәерле картлык бирсен.

Картаю сүзен ишеткәч, Зөфәр әтисен искә төшерде. Ул ни хәлдә икән? Яше бик карт булмаса да, биреште әтисе, кәефе шәптән түгел. Ялга чыккач боегып китте. Гел уйчан, хәтереннән ниләрдер кичергән кебек күренә. Бу арада гына хәлен дә белгән юк. Бер җаен китереп барып килергә кирәк.

Иртән торуларына коеп яңгыр ява иде. Эшләрен бетереп, инде коймак пешерергә өлгергән Гөлфия чәй табыны әзерли иде.

 —Все, Зөфәр Әмирович, — диде Газизҗан, абзар-кура тирәсендә эшләрен бетереп кереп, чыланган киемнәрен селеккәләп. — Все, болай булгач, озакка.

Бу яңгырның басу эшләрен берничә көнгә туктатуы билгеле иде. Колхозда уфтанып ятудан ни файда, Зөфәр кайтыр якка юл тотты. Гаиләсен, хатыны Зәлияне сагынган, Газизҗан белән Гөлфия тарихы да күңелен алгысатты. Ул үзен, Зәлиясен алар белән чагыштырып карый, уйлана. Әгәр минем белән шундыйрак хәл булса... Юк ла инде, булмастайны... Ә шулай да... була-нитә калса, Зәлиясе сабыр гына гафу итә алырмы? Алыр, көтеп тор! Мәңге гафу итмәячәк, бөтен дөньяң пыран-заран киләчәк. Әле болай да юкка-барга кабынып китәргә генә тора. Ярата да, яраттыра да белгән хисле хатын. Хыянәт түгел, читләргә карашың төшсә дә, сизеп, ысылдый ук башлый. Зыян юк, ярата, димәк. Ә Гөлфия апа яратмыймы? Яратмаса, гафу итәр идеме?

Хатынына хыянәт итү түгел, яратуына бер тап та төшермәгән, аның да тугрылыгына иманы камил булган Зөфәр шундый уйлар кичереп кайтып бара. Кичтән башына кергән әтисен кабат исенә төшерде. Ә алар ничек яшәгән? Әнисе белән әтисе арасында ниндидер бер зур күңелсез вакыйга булган бугай. Бик чишелеп бетмәсә дә, әнисе Җәмилә сиздергәләп ала иде бит. Райкомдагы эшләрне бетерүгә, барып килергә кирәк, дип уйлады Зөфәр.

...Беренче көнне эштән өенә кайтуга, Зәлиясе аны кунак каршы алгандай каршылады. Сагындырган, әйтерсең берничә көн түгел, ә айлар буе күрешмәгәннәр.

— Чаво-то кайтмый башладың әле. Әллә анда берәр чибәргә ияләштең инде? — диде Зәлиясе шаяртып, иренә елыша биреп.

—Әлегә синнән дә чибәре очрамады шул, — диде Зөфәр, Зәлиясен кочып.

 — Ә очраса? Очраса, мине ташлар идеңме?

Бу назланып-шаярып әйтелгән сүзләрдән келт итеп Газизҗаннар Зөфәрнең исенә төште.

 — Нигә уйга чумдың? Әллә чыннан да анда калган берәр чибәрне исеңә төшердеңме?

 — Юк, адашырга язмасын дим.

 — Нинди адашу?

 — Кышкы буранда адашу. Гомумән, тормышта адашу.

 — Әй-й, фәлсәфәңне куеп тор әле!

Хатынының кызып китүен, һәр вакыйганы үзенчә аңлый торган булуын белгән Зөфәр буран вакыйгасын башта сөйләмәскә уйлаган иде. Әмма җәй уртасында кышкы буранны искә алып, хатынын шиккә төшерүдән куркып, ишеткәнен сөйләп бирергә булды.

— Менә шулай, Зәлия, гади генә, тыныч, тату яшәгән гаиләдә шундый мәхәббәт сынавы булган.

— Ярый, күпертми генә сөйлә. Яратышып яшиләр диген дә куй.

— Нәкъ шулай.

— Нигә әле моны бүген килеп, командировкадан кайткач сөйлисең, ә? Әллә берәр шикле эшең бармы? Мине әзерлисеңме?

— Миңа аларның вакытында бер-берсен аңлавы ошады. Карале, Зәлия, әгәр безнең белән шундый хәл булса, син ачы буранда мине юллап барыр идеңме?

Зәлия утка баскан песи кебек сикереп торды:

— Әле мине хыянәтеңне гафу итәргә әзерли башладыңмы?

Зәлия зәһәрләнеп, чәпчеде:

— Низашто да мин синең арттан бармаячакмын, һәм дә беркайчан да сине гафу да итмәячәкмен. Улым бар, фатирым бар, ә-әнә бара юлың!

Зөфәр көлеп җибәрде:

— Э-эх, бичәкәй, син аванска кереп кыза башладың бит. Бернинди дә хыянәт юк. Булмаячак та, ант!

— Ә син аванска кереп мине котыртма, — диде Зәлия, иркәләнеп. — Антың кабул ителә.

...Зөфәр әтиләре янына ике көннән соң гына бара алды. Әтисе аның хәлен яхшы аңлый. Гомер буе диярлек райкомда, заманында “первый’" булып эшләгән кеше бит.

Әнисе генә:

— Оныттың, улым, бу арада күренмисең, — дип, битәрләп алды.

Җәмилә колакка катырак булып, тотлыгыбрак сөйләшә.

 — Эшнең күп чагы бит, — дип, Җәмиләнең колагына кычкырып, улының хәлен аңлата Әмир. — Менә вакыт табып килгән бит әле.

 — Әйе, р-рәхмәт т-т-төшкере!

 — Я, ничек анда уборка? Урожай әйбәтме?

 — Бар да әйбәт иде. Менә бит, бу яңгыры бәкәлгә сукты.

 — Юкка хафаланма, улым, хәзер җилли ул. Аның каравы, киләсе елга арыш уңар. Уҗымнар өчен бик тә әйбәт яңгыр бу.

Колак артына кулын куеп, аларны тыңлап торган Җәмилә:

 — Инде к-китте, инде китте. Райкомыңны онытырга ва-вакыт. Әллә нигә бер очрашасыз. Үз хәл-әхвәлләрегезне сөйләшер идегез.

 — Кара-кара, башка вакыт ишетмим дисә дә, монысын ишетеп калган, — диде Әмир, шаяртып.

 — Ишетмәсәм дә с-сизәм. Ни турында с-сөйләшкәнегезне аңлыйм инде. Үзең ни х-хәлдә с-соң, улым?

Зөфәр әнисе ишетерлек итеп кычкырыбрак үз хәлләрен сөйләп, картларның хәлләрен сораштыра башлады. Чәй табыны әзерләгән арада Җәмилә:

 — Әй, улым, б-башым ш-шул хәтле гөжли, әйтерсең лә умарта кү-күче оялаган. Даруларның да файдасы юк. Каты чәй эчсәм, беразга тынып тора, — дип зарланып алды.

Әнисе савыт-саба юып, кухняда мәш килгән арада, Зөфәр әтисенә колхоздагы хәлләрне, шуңа кушып буран вакыйгасын да сөйләп алды.

Улы сөйләп үткән бу маҗараны әтисе шул кадәр тетрәнеп, аңлаешсыз кичереш белән кабул итте ки, Зөфәр аптырашта калды. Нишләп әтисе кинәт үзгәреп китте? Аның сөйләгәнен тыңламаган да кебек уйга чумган. Аның бер агарып, бер кызарып утырганын күреп, Зөфәр:

 — Әти, нишләп кинәт кәефең китте әле, авырмыйсындыр бит? Шул йөрәктер инде, — диде, хафаланып.

 — Шулайрак шул, — диде Әмир ярымпышылдап.

 — Һаман чәнчәме?

 — Чәнчеп китте шул. Прәме умырып-умырып алды.

— Врачка күренергә кирәк, әткәй.

 — Врач ярдәм итә алмас хәлләр була, улым, — диде Әмир үз уеннан арына алмый.

— Алай төшенкелеккә бирелмә әле, әткәй. Хәзер үк врач чакыртам, тикшеренергә кирәк.

— Ә, нинди врач? — Әмир кинәт айнып киткәндәй булды.

Зөфәр өчен бу сорау урынсыз тоелды.

 — Бәй, әллә нишләп киттең бит. Әллә йөрәгең тоттымы дим?

 — Юк, улым, хафаланма! Кинәт кенә...

Әмир сүзеннән бүленеп, уйга калды. Үткән гомерен, үзе белән булган четерекле вакыйгаларны сөйлисе килсә дә туктап калды. Улының, гомумән, балаларының белмәве яхшырак. Күңеле нечкәреп китсә дә, кичерешләрен уртаклашмады Әмир. Балалары гына түгел, бүген килеп үзен-үзе гафу итмәслек хәл булды шул. Улы да, кызы да әтиләренә зур ихтирам белән карыйлар, аны үрнәк итәләр. Йомшарып китеп, йөрәген ничәмә еллар тырнап килгән күңел түрендәге кичерешләрен чак ачып салмады Әмир. Юк, ярамый!

 — Кинәт хәлем бетеп китте. Йөрәк түгел ул, улым, хафаланма. — Шулай юатып, Әмир улын озатты.

Әнәс САФУАНОВ.

Дәвамын 7 гыйнварда 21 сәгатьтә укыгыз.

Башын түбәндәге сылтама буенча кереп укыгыз: https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-05/buran-3095466

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: