+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 гыйнвар 2023, 01:32

Карама орлыгы

Хикәя

Карама орлыгы
Карама орлыгы

I

Мәскәү — Цхалтубо поезды шым гына килеп туктады. Юлда тәүлек ярым килгән пассажирлар, иртәнге Кавказ һавасына кинәнеп, вагоннардан төшеп, “маңгае”на шифаханәнең аталышы язылган автобусларга юнәлде. Болар – юлламалылар төркеме. Без — “кыргыйларны” — такси һәм шәхси машина хуҗалары үзләренә димли башлады. “Ко мне, дорогой, ко мне дорогой!” – дигән авазлар станция буен күмде. Карсак буйлы, татарлыгы йөзенә чыккан бер егет миңа карап күз кысты һәм башы белән үзенә ымлады. Күрәсең, минем йөз дә татарлыгымны күрсәтеп торган.

Иярдем. Машинасына утырып, өенә юнәлдек. Танышып торырга вакыты юк иде: шифаханәләрнең берсенең баш табибын йөртә икән. Мине ике яшьләр чамасы баласы булган хатынына тапшырды да эш­кә ашыкты. Мөлаем гына яшь хатын чәй эчерде дә бер кешелек бүлмәдә ял итәргә урын күрсәтте. Кыска-кыска гына сөйләшеннән аның да татар икәнен белеп алдым.
Мин ике ел элек юллама белән шифа­ханәләрнең берсендә дәваланган идем инде. Шуңа күрә, озак ял итеп тормыйча, үзем белгән “кыргыйлар”ны теләп кабул итә торган чыганакларның берсенә юнәл­дем. Миңа да буш кабина табылды. 20 минутлап родон ваннасында кинәнеп, канәгатьлек белән чыктым. Электән таныш булган кафеларның берсендә тамак ялгап алдым. Бүлмәмә кайтып, озаклап ял иткәч, шәхси йортның тирәлеге белән танышып йөрдем. Бик зур зәвык белән каралган бакчаларны күреп кинәндем.
Бик соңламый гына хуҗа кайтты. Исеме Харис икән. Харис, мине ияртеп, ихатага чыкты, тирән генә бер подвалга алып төште. “Менә болар – минем төп байлыгым”, – дип, тезелеп киткән имән мичкәләргә төртеп күрсәтте. Иң аргы мичкә янына барып: “Монысы – биш еллык”, – дип, графинга бераз шәраб агызды. Калган мичкә­ләре берәр елга соңрак куелган икән. Йортка кердек. “Әйдә, якташ, танышыйк”, – дип, мине аш бүлмәсенә чакырды, һәм бераз шәраб йотканнан соң, үзе турында, үзенең тормыш юлын бирелеп сөйләп китте. Мин, тыңлаучан укучы сыман үз уйларыма бирелеп, аны бүлдерми генә тыңлап утырдым.
Чынлап та, чыгышы белән минем күрше районнан икән. “Утыз яшьтәмен, авылда үстем. Ата-анам бик хәлле булмаса да, ярлы түгелләр иде. Әти – сугыш инвалиды, әни – колхозчы. 10нчы сыйныфны тәмамла­гач, хәрби комиссариат шоферлыкка укырга җибәрде. Бер еллап иске генә машинада колхозда эшләдем. Көзгә армиягә алындым. Шушы якларда, ягъни Грузиядә, авиация полкында машина йөртүче булып ике ел хезмәт иттем. Контракт төзеп, тагын 3 елга калдым, хезмәтем ошады. Үзебезнең яктан килеп, шахтада эшләүчеләр нәсе­леннән бер кыз белән таныштым. Әйбәт кенә урында эшләгән әтисе ярдәмендә, үземнең акчаны да кушып, фатирлы булдым. Хезмәтем дә ошады, бу илдә тормыш корып яшәвем дә ошый. Кәләшем почтада эшли, әле бәби үстерәбез.
Барлык яклап та тормышымнан канә­гать. Нигәдер, туган Башкортстаныма, авылым Куштүбәгә күңелем тартмый. Алты еллап кайтканым юк, анда мине беркем дә көтми. Кайчак үземнең яшьтәшем Вәсилне генә сагынып уйлап куям. Аның белән чыгарылыш кичәсе көнне Мәдинә исемле сыйныфташыбызны бүлешә алмыйча тәпәләшеп алган идек. Ул миңа шул вакытта “Табылдык” кушаматы таккан иде. Күп еллар бу кушаматны нилектән әйткәненә төшенә алмыйча яшәдем...”
Мин, авызга шәраб эләккәндә нинди генә сүзчән кеше булсам да, бу хәлдә үземне сүзгә кушылмаска мәҗбүр иттем.
Әйе, мин дә Башкортстаннан, күрше район буларак, сезнең авылның атамасын да ишеткәнем бар. Мин үзем — тимер юл эшчесе. Корсак ипи эзләгәндәй, сәламәтлек эзләп, Кавказ иленә килеп чыгуым. Сула­рының шифасы тия, иншаллаһ. Егетнең сөй­ләменнән һәм карашыннан ниндидер шомлы хәбәр ишетер алдыннан була торган халәттә эчемдәге ниндидер билгесез җепләр өзелергә җитешеп тартышып-тартышып куйды. Югыйсә, Харис шом-шөбһә­ле хикмәтле нәрсә сөйләмәде, тик үзенең тормыш юлын гына бәян итте. Нигәдер, минем күзләр Харисның күз алмаларыннан аерыла алмады. Ни эзләдем мин анда?
Харис, шәраб шаукымыннанмы, тел тегермәнен тартты да тартты. Ә мин аның хикәятен тыңлардаен тыңладым, күбесен ишетмәдем, чөнки минем башымда хисләр дулкыны ерак елларга алып китеп бәргә­ләделәр. Харисның соңгы җөмләләренә күбрәк игътибар иттем, ахрысы. “Әткәй вафат... Әнкәй игезәк сыңары туганым Хә­ниядә яши... Өйне сатканнар... Посылка җибәреп торабыз”. Һәм ул, минем хәлемә кереп: “Салих абый, син арыдың, ахры, гафу ит, мин сине йончыттым, бугай”, — диде. Тәнем-җаным болай арымаса да, рухым йончыган иде. Чөнки бүгенге тәэс­соратлар чамасыз күп булып чыкты һәм мин, хушлашып, бүлмәмә юнәлдем. Үз халәтемә ничек кенә кайтырга тырышсам да, уң як колагымда: “Китмә, Салих. Борыл, үскәнем!” – дигән дәһшәтле аваз яңгырады. Икенче колагымда карама очына кунган иләмсез зур козгынның “коңгыррык” дигән шомлы тавышы пәйда булды. Һәм мин төшемдә Харисның күзләрендә карама орлыгы төсен шәйләдем.

II
Котлыярга килгән яшь кыз Мәдинәне директор Гали абый Рәхимә апаларга урнаштырды. Мәктәптә җыештыручы һәм мич ягучы Рәхимә апа яшь кызны зур ризалык белән кабул итте. Чөнки укытучыларга утын китертәләр иде. Рәхимә апа 1944 елда ук кара болыт булып ябырылган “Ваш муж...” дигән кара кәгазь алган иде. Өч баласы бар. Өлкән улы Рәхимҗанны районда бердәнбер булган урта мәктәпкә биреп, түләүсез укуга урнаштырып, тулы белемле итте. Һәм аны хәрби очучылар училищесына җибәрделәр. Ике кызы мәктәптә укый. Рәсилә – минем сабакташ. Рәхимҗан, җәйләрен кайтып, хуҗалыкта булышып, әнисенә терәк-таяныч булып китә иде. Ә менә бу елда укуын тәмамлап, Яңа ел алдыннан лейтенант погонында кыска ялга кайтып төште. Бу Котлыяр авылы халкы һәм аның мәктәбе өчен шатлыклы күренеш иде.
Кайтып керүенә аның ятагын биләгән яшь укытучы кыз каршысына килеп басты: “Мин Мәдинә булам”. “Ә мин – Рәхимҗан”. Һәм бер атнадан аларның танышуы тирәнгә кергән иде. Хәтта сүз өйләнешү хакында да барды. Яңа табадан төшкән офицерга кем генә кызыкмас. Килешенде бугай: ата-ана фатыйхасы гына кирәк иде. Рәхимә апа ике куллап риза. Аның сүзе кыска булды: “Туегызны белмим – миңа никахлы килен кирәк. Рәхимҗанның: “Мин бит комсомол”, – диюенә каршы: “Син комсомол булсаң, минем нәселем – мөселман!” – дип кырт кисте.
Алдагы ялында Мәдинә, Куштүбәгә кайтып, әти-әнисенең фатыйхасын алып килде. Яңа ел бәйрәме узып, кышкы каникул башлангач, Куштүбәгә кайтып никах укытырга килешенде.
Силсәүит телефонында төнге дежурда торучы үсмер Рәхимә апага ашыгыч кәгазь тоттырып китте. Ул, каушавын җиңәргә тырышып, “Срочно...” сүзенә генә күз йөртеп алды. Ул яшьләрнең авылның салкын клубында түгеллеген чамалады һәм, кечкенә тәрәзәсеннән сукыр лампа яктысын шәйләп, көндез ягылып керелгән җылы мунчага таба атлады. Байтак икеләнеп торганнан соң ишек шакырга булды. Йөзенә ризасызлыгы чыккан Рәхимҗан улы, ишекне ачып, әнисенә текәлде.
– Менә, улым, сельсоветтан язу китерделәр, сиңадыр инде, – дип кәгазьне улына сузды.
Ә кәгазьдә: “Шәмсетдинов Рәхимҗанга срочно Н. шәһәренә, Ерак Көнчыгышка килеп җитәргә”, – дигән телеграмма иде. 5-10 минут исләрен җыеп торган арада төнге икеләрдә Мәскәү — Уфа поезды булачагы исләренә төште. Станция Котлыярга ерак түгел. Мәдинә колагына Рәхимҗанның: “Җай чыгу белән кайтып алырмын”, – дигән тавышы эленеп калды. Чөнки радиодан Кореяда сугыш башлануы турында ише­телгән иде. Безнекеләрнең дә анда катнашуы билгеле булды. “Миг-15” реактив истребителе очучысы Рәхимҗан Шәмсет­ди­нов та бу сугышка эләкте.
8 еллап сүнеп-сүрелеп өлгермәгән кайгы, чи тиресен өтеп алып, дәһшәтле кара болыттай “Ваш сын...” дигән кара кәгазь бу­лып, Рәхимә апаның йортына янә юлыкты.

Даим ЯУШЕВ.

Башы. Ахырын 15 гыйнварда 21.00 сәгатьтә укыгыз.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: