-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 гыйнвар 2023, 20:42

Карама орлыгы

Хикәя

Карама орлыгы
Карама орлыгы

III

     Авыл баласына тәпи басканнан бирле хезмәт тәрбиясе бирелә башлый. Өч юнәлештә ала ул аны: колхоз, мәктәп, хуҗалыкта. Нинди эш-йомыш башкарганыбызны санап тормыйм, алар бихисап. “Өстән” дә,”астан” да таләп итәләр, мәктәп буйсына.

     Кичә безне биш  дәрестән соң ындыр табагына капчыкларга бодай тутырырга алып киттеләр. Башка авылдан 5-6 чакрымнан килеп укуыңа карамыйлар, таләп бер. Бер ягы әйбәт булды: салам ягып, калай соскыда бодай куырып ашадык. Бу – ярты бәхет иде.

     Бүген безне, башка авылларны, сыйныф җитәкчебез Мәдинә апага ияртеп, Ак чишмә буена карама орлыгы җыярга җибәрделәр. 4 малай, 2 кыздан торган команда орлык җыеп, Мәдинә апага тапшырырга тиеш идек. Карамалы чишмә ярына килеп җитү белән, орлыклы агач эзләгән булып, атасызлар командасы кайту ягына тайганнар. Мин Мәдинә апаны юатам: ”Авылыбызның инеше буенда да карамалар бар, иртәгә җыеп алып килерләр”.

 – Ә син нигә калдың? – диде ул миңа.

– Миңа ярамый. Әти сугыштан “усалланып” кайтты, әгәр минем турыда җайсыз сүз ишеттерсәләр, талканы коры, каешы олы.

     Һәм мин карама башына үрмәләдем. Чалгы пәкем белән орлыклы ботакларны кыеп кына төшерәм. Бер мәлне аска карасам, Мәдинә апаның сәер кыланышына күзем төште: бер карасаң җиргә утыра, тагын баса, яткан кебек тә итә, үрсәләнә. Әллә ниләр кыланып корсагын уа... Мин гаҗәпләнеп калдым, ничек ярдәм итәргә дип аптырадым. Карамадан сикереп төштем.

– Нишләдегез апа, ничек ярдәм итим? – дидем.

– Бар, орлыкларны букчаңа тутыра тор, – диде.

     5-6 уч орлыкны букчама тутырып, янына килүем булды, апам, кыргыйларча акырып, көчәнеп сузылып ятты. Апаның киң итәге астында кыймылдаган тере әйбер күреп, мин торып йөгердем. Шул вакыт, 20-30 метр китеп өлгәшмәдем, урман яңгыратып: ”Салих, китмә, борыл, үскәнем!” – дигән урман яңгыраткан көчле аваз мине таш стенага бәрелгәндәй кинәт туктатты. Бу куатле-кодрәтле тиңсез тавышка агач башында оеп утырган урман кошлары дәррәү кубарылдылар. Тик мин ботагыннан төшкән карама очында иләмсез зур козгын гына  искитмәгәндәй: ”Коңгыррык!Коңгыррык!” – дип тавыш чыгарды. Мин йөгереп кире килдем.

– Пәкеңне бир,үскәнем, – диде.

– Бар, чишмәдән су алып мен, – дип, хәлсез куллары белән пәкегә үрелде. Мин күн кепкама су алырга Ак чишмә буена төшеп киттем. Кепкамнан бераз су йотты, тирле битенә су сипте, кулларын чайкаган булды.

– Каушама,үскәнем, курыкма. Рәхмәт ярдәмеңә... Быел комсомолга керәсе елың бит... Һәм ул иңбашындагы җылы шәлен алып, тере      “җан иясен” төрде дә: ”Үскәнем, Рәхимә апага йөгер”, – диде.Үзе йөзләре агарган хәлдә җиргә сузылып ятты. Төргәкне кулыма алгач, мин аның күз яше аша рәхмәт, мәрхәмәт тулы илаһи карашына юлыктым... Байтак гомер яшәп тә мин мондый карашка юлыкканым юк әле. Ул мине исертте, гомерем буе күз алдымнан китмәс булды.

     Рәхимә өйдә булып чыкты. ”Бу нәрсә инде?” – дип, гаҗәпләнеп төргәккә күрсәтте. “Мәдинә апа бирде”, – дидем. Ни икәнен аңлап, Рәхимә апа:

­– Үзе кайда соң? – диде.

– Ул... ул... ул...

– Нәрсә “уллап” торасың! – дип кычкырды.

 –Ул Ак чишмә буенда калды. Канаган ул, – дип өстәдем.

– Иртәрәк иде бит әле сиңа кайтырга. Кичә бакчада бәрәңге алышып йөргән иде. Өзлеккән икән балакай... – диде Рәхимә апа, төргәкне кулына алып.

     Кич авышканда колхозның “полуторка”сы Куштүбәгә юл тотты. Тере Җанны һәм үле Җанны төяп.

     Икенче көнне дәрес башланганчы Рәхимә апаның кызы Рәсимә минем колакка иелеп: ”Бу табылдыкның бәхете бар икән, гомере дә булыр”, – диде әнием”, – дип пышылдады. – Чөнки Мәдинә апаның үз әнисе дә, яңа котылып, бәби имезә икән. Бу елны да Мәдинә апабыз сыйныф җитәкчесе  була икән дип сөенсәк, куанычыбыз озакка бармады... Эх!” – дип, уфтанып куйды Рәсимә. – “Немец телен кем укытыр инде хәзер”.

Соңгы сүз

     Мин Куштүбә разъездында тимер юлчы булып эшлим. Юл обходчигы. Куштүбә авылы тимер юлга кул сузымында гына. Һәр көнне юл буйлап, “шпаллар санап”, тегеләй һәм болай авыл турыннан үтәм. Битләүдә, кыйблага карап зур зират җәйрәп ята. Анда 21 яшьлек Мәдинә апамның да кабере бар.Ул инде җир белән тигезләнгәндер, үзен дә бик сирәк кешеләр генә хәтерлидер...

     Зират турыннан үткән саен үзем дә сизмичә, гадәт буенчамы, башымны иеп узам икән. Чөнки аның теге илаһи күз карашы минем йөрәгемә күчкән иде.

     Теге вакытта Хариснын бәянын тыңлаучан укучы сыман бирелеп, оеп тыңлаган идем. Укучы үзе дә сөйләргә тиеш бит. Мин дә укучыларыма үземнең шушы фаҗига катыш трагик бәянымны ишеттерәсем килде. Би-гайбә!

Даим ЯУШЕВ.

Ахыры. Башын түбәндәге сылтама аша кереп укыгыз: https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-15/karama-orlygy-3105680

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: