+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 гыйнвар 2023, 09:50

Иманлы һәм илһамлы иҗат

Әдибә Дилә Булгакованы Борай алкышлады.  

Иманлы һәм илһамлы иҗат
Иманлы һәм илһамлы иҗат

Борай район хатын-кызлар советы, һәм без, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Тарихи мәчеттә күренекле шагыйрә, язучы, күп популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дилә Булгакова һәм аның иҗатташлары белән очрашу кичәсе үткәрдек. Бәйрәмнең җыр-моңлы икенче өлеше үзәк китапханәдә дәвам итте. Әдибәне безнең борайлылар бик ярата. Очрашуга күмәкләп җыелулары да шуңа дәлил.

Дилә Хәмзә кызын район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, күп еллар шәфкать туташы вазыйфасында көч салуын зурлап – дәваханә, төрмә циклы хикәяләрендә хокук бозучыларның тәүбәгә килүен чагылдырган үтемле әсәрләре өчен эчке эшләр бүлеге коллективлары, мөслим-мөслимәләр, китапханәләр системасы хезмәткәр­ләре, композитор Вәсил Хәбисламов, каләмдәшләре, укучылар һәм нәни­ләр, кыскасы, олысы вә кечесе – күпсанлы борайлылар һәм “Сәхиб­җамал” татар хатын-кызлары республика оешмасыннан килгән ахирәтләре тәбрикләде, мәдхияле шигъри юллар, әдибәнең үзенең сүзләренә җырлар, бүләкләр һәм чәчәк гөлләмәләре белән олылады, кадерләде.
Кичәдә Кырмыскалы районы­ның Бозаяз авылы кызы, нечкә тоемлауга хас шагыйрә, язучы, яраткан әдибә­без­нең тормыш һәм иҗат юлына байкау ясалды, китапханәләр системасы тарафыннан әдибәнең дөнья күргән әсәрләре, җыентыкларыннан матур күргәзмә, аның иҗатына һәм урындагы “Сәхиб­җамал” татар хатын-кызлар оешмасы эшчәнлегенә багышланган видеотас­малар оештырылды. Борынгы нә­кышләре белән балкучы тарихи сөлге үрнәкләре, элекке кәсепләрдән районда яңартылуга юнәлеш алучы палас сугу җиһазлары, аның янында осталык дәресе күрсәтергә әзер торучы һөнәрманнар – барысы да кичәгә ямь һәм гамь өстәде, кызыксыну уятты.
Билгеле булуынча, Дилә Булгакова дини эшчәнлек тә алып бара. Ул намаз әһеле, хаҗия, Уфаның “Ихлас” мәчете мөтәвәллият әгъзасы булу белән бергә дини темага иҗаты, китаплары белән дә аерылып тора һәм игелекле гамәлләре белән дә һәркемгә үрнәк булырлык. Районда төзелгән Тарихи мәчеткә нигез ташлары салуда һәм мәчетне ачуда кунак буларак катнашуы да безнең мөслим-мөслимәләр арасында аның абруе зур булуы хакында сөйли. Шуңа да кичәнең беренче төп өлешенең Тарихи мәчеттә үтүе дә, Коръән сурәләре һәм догалар белән башлануы, мөслим-мөслимәләрдән истәлек­ле бүләкләр тапшырылу, әдибә сүзләре­нә моңлы мөнәҗәтләр әйтелү, чәй һәм төшке, кичке аш табын­нарының республикада гына түгел, тирә-якта дан алган “Борай фермеры” хәләл ризыкларыннан хәстәрләнүе дә юкка түгел – барысы да игелек һәм иманга корылуы белән борайлылар һәм кунаклар өчен үз һәм якын иде.
Әйткәндәй, һәр төбәкнең, район­ның үзенең тарихта урын алган истәлекле дә, гыйбрәтле дә вакыйгалары була. Борай, мәсәлән, тарихта революциягә кадәр базарда китап сатуны тыюга каршы күтәрелгән Китап бунты белән билгеле. Борайлылар – элек-электән китаплы халык. Күптән түгел ачылган мәчет тә бер дә юкка Тарихи исемен йөртми... Революциягә кадәр ул урында мәчет төзелеп, соңыннан төрле хуҗалык биналары, шул исәптән кинотеатр вазыйфасын үтәгән бинаны сүтә башлауга, халык тагын калкан булып басты: “Монда күңел ачу яисә сәүдә итү урыны түгел, бары Аллаһ йорты гына булырга тиеш!” – дигән таләп куелды. Рифат хәзрәт Зарипов, иншәАллаһ, мөслим-мөслимәләр, игелекле спонсорлар, теләктәшләр һәм Аллаһ ярдәме белән Борай халкына һәм үзенә дә һәйкәл булырлык шушы күркәм гыйбадәтха­нәне төзетүгә һәм ачуга иреште. Хәзер инде районның һәр авылында диярлек, ә үзәктә хәтта өч мәчеттә азан моңнары яңгыравы һәм халыкның дини белемгә тартылуы ул көнне килгән кунакларда да соклану тудырмый калмады. Димәк, борайлыларны иманга тартылуны хуп күрүче халык, дияргә тулы нигез бар.
Баксаң, кыз фамилиясе Бикмәтова булган Дилә апаның нәсел тамырлары да районның Иске Бикмәт авылына барып тоташа икән. Хаҗиянең ул авылда әрвахларга атап корбан чалдыруы да билгеле. Мулла авылының да Бозаяз белән уртак тамырлары барлыгы әйтелде. Шик юк, барыбыз да бертуганнар анысы, атабыз Адәм һәм анабыз Һава балаларыбыз. Шөкер шуңадыр кичәбез дә бер тында бердәм һәм туганнарча узды. Аны республикадан читтә дә исемнәре билгеле шәхесләрдән оешмабызның шәрәфле җитәкчесе Динә Морзакаева, композиторлар Резида Сабитова, Роза Якупова, кул эшләре остасы Рима Сөләйманова һәм бүтән кунакларның тирән эчтәлекле чыгышлары бизәде. Әдибә иҗатын халыкка җиткергән һәм тәбрикләгән урындагы талантлардан Ирина Исмәгыйлева, Флүн Биктиев, Миләүшә Гарифуллина, Лида Әхмәтҗанова, Фәнилә Гайсина, Роза Сафина, Зилия һәм Вәрис Гыйлемшиннар, “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләренең, Таңатар мәк­тәбе укучысы Зилина Гыйләҗева­ның зәвыклы милли костюмнарда биюләре нур өстенә нур, шулай ук шагыйрәне үзенең үлемсез “Җиз кыңгырау моңнары” белән композитор Вәсил абый Хәбисламовның сәламләве, бу ике мәшһүр юбиляр белән фотога төшүләр ямь өстенә ямь һәм онытылмас мизгелләр булды.

Рафига Усманова,
шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: