+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 февраль 2023, 10:05

Яңавылмы? Яңавыл Иҗат утында яна ул!

“Замандаш” әдәби берләшмәсенә – 30 ел.  

Яңавылмы? Яңавыл Иҗат утында яна ул!
Яңавылмы? Яңавыл Иҗат утында яна ул!

Яңавылда үс тә син, шигырь дә язма, имеш? Биредә шигырь язмый гына яшәп булмаганга күрә, Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Гайнан Әмири, Рәдиф Тимершин, Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Кәүсәрия Шәфыйкова кебек талант ияләре туып тора бит инде. Шигырьне биредә Бүә елгасы үзе көйли, диләр, ак каеннар үзләре рифма булып шаулый, имеш. Ә Яңавыл өстеннән очканда, ак болытлар шәлкем-шәлкем шигырь коеп китә икән. Биредә хәтта яшен уты да усал түгел, ә шигьри җанлы ди – менә ни өчен Яңавылда талант ияләре туып-үсеп тора! Өч кешенең берсе биредә я гармунчы, я лирик күңелле шагыйрь, я биюче.

Менә шундый талантлы кешеләр тупланган җирдә оешкан Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче каләм тибрәтүчеләрне берләштергән “Замандаш” әдәби түгәрәге. Бүгенге көндә ул Тәтешле, Борай, Краснокама районнарында, Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел шәһәрләрендә яшәүче иҗат көчләрен туплаучы көчле иҗтимагый оешма булып тора. Узган ел ахырында “Замандаш” үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бай эчтәлекле, матур итеп әзерләнгән кичә Яңавыл район китапханәсендә үтте. Анда шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе начальнигы Ринат Ибраһимов, иҗат сөючеләр, шагыйрьләр, мәктәп укучылары катнашты, район мәдәният йорты артистлары кичәне җыр-моң белән бизәде.
– 1981 елның мартында Башкортстан Язучылар берлеге һәм ВЛКСМ өлкә комитеты карары белән Яңавылдагы “Замандаш” әдәби түгәрәге рәсми рәвештә танылып, берләшмә исеме алу район тарихында зур вакыйга булды. Иҗатчылар зуррак мәйданга чыгу мөмкинлеген алды. Ә арытаба, 1992 елда, “Замандаш”ны һәм республиканың төньяк-көнбатыш районнары иҗат көчләрен берләштергән Яңавыл язучылар оешмасы барлыкка килде. Альманахлар, китаплар ешрак басыла башлады. Аларның исемлеге бүген шактый киң, – дип “Замандаш” тарихы белән таныштырды әдәби түгәрәк җитәкчесе Илсур Шәңгәрәев.
Чыннан да, “Замандаш” җитәкчелегендә шактый гына китаплар дөнья күрә, авторларның аерым китаплары да, җыентыклар да басылып чыгып тора. Китапханә хезмәткәрләре алардан күргәзмә оештырган иде. Алты авторның әсәрләре тупланган “Соңлап килгән язларым” дип аталган соңгы җыентыкларның берсе 2017 елда дөнья күргән. Быел яңа китап басмага әзер. “Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар” дип аталган җыентыкта актив замандашларның иҗаты тупланган. Кичәдә авторлар аның сигнал вариантын кулга алды һәм тышлыгыннан, эчтәлегеннән, бизәлешеннән бик риза булып калды.
– Районның әдәби тарихы ХХ гасырның 20нче елларыннан языла башлаган. Без “Замандаш”ның 30 еллыгын билгелибез, әгәр дә район гәзите каршында шул ук исемдәге түгәрәк эшли башлаган чордан, ягъни 1958 елдан исәпләсәк, әдәби берләшмәбез инде шактый олпат булып чыга. Безне, шагыйрьләрне, язучыларны, китап укучыларны бер нәрсә – нәфис сүзгә, мәхәббәт берләштерә. Ә бу мәхәббәт туган җирне, туган телне, туган халкыбызны сөю белән тыгыз бәйле. Бу хакта бары тик үзенең туган җире, иле, теле, халкы патриотлары гына яза ала. Күп очракта – бернинди бәя таләп итмичә, йөрәк кушуы буенча. Алар матди кыйммәтләргә ия булу өчен язмый, ә җирдәге гади булмаган тормыш хакында яза алмый тора алмаганга, аны яхшырту өмете белән яза. Заманыбыз бик буталчыкка әверелде, әмма, шуңа карамастан, өметсезлеккә бирелмичә, киресенчә, башкаларны дәртләндереп, өметләндереп, иҗат итүчеләр бар. Чөнки чын шагыйрь, язучы үз заманы борчу-мәшәкатьләреннән читтә кала алмый. Шагыйрьне нәрсә борчый? Туган тел язмышы. Шулай ук әдәбиятка яшьләрне җәлеп итәсе иде. Элек һәр мәктәптә диярлек әдәби түгәрәк эшләде, укучылар теләп йөри иде аларга. Хәзер исә бөтен ышаныч, өмет – туган тел укытучыларында, иҗади омтылышлы балалар белән бергә эшләргә, аларны күреп ала белергә кирәк.
Заман катлаулы, әмма иҗатчылар һәрчак тормышның уртасында кайный, әдипләр актив гражданлык позициясе күрсәтеп, иҗат итә. Дөньяны яхшы якка үзгәртүгә аз гына булса да үз өлешен кертсәләр, бу бик мактаулы. Каләм осталары үз миссиясен шунда күрә дә инде. Киләчәктә дә тормышның уртасында кайнап яшик! Юбилеең белән, “Замандаш”! – диде “Замандаш”ның җитәкчесе Илсур Шәңгәрәев.
Шулай ук “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемхановага да сүз бирелде.
– Мин сезгә Нефтекамада актив иҗат итүче “Инеш” әдәби берләшмәсенең ялкынлы сәламнәрен алып килдем! Белүегезчә, “Инеш” – “Замандаш”ның иң күптәнге, иң көчле дусларының берсе. Бездә Нәҗип Исламов, Наҗия Басыйрова, Ринат Апачев, Вәкил Белалов, Фәния Мөнирова, Найзирә Алчина, Диләрә Рәхмәтуллина, Рита Галиева, Зәки Шәйхаттаров, Фәзилә Садыйкова, Рәзиф Тимергалиев, Әдис Зиннәтуллин, Хатип Кашапов кебек иҗат сөючеләр ялкынланып иҗат итте һәм итә. Чөнки “Инеш”кә Низам Хәмзин, Нәҗибә Сафина, Рәфис Нуртдинов кебек танылган кешеләр юл салган, алар аны үз энергиясе, ялкыны белән сугарган. Шагыйрә Рафига Усманова, журналистлар Нәзирә Рәхмәтуллина, Гөлнара Гомәрова, Гөлнара Гыйлемханова, Ринат Апачев аның үсеше өчен зур көч салган. Бүген дә үз юнәлешен, үз агышын югалтмый “Инеш”, “Замадаш”ка барып кушылып, без тагы да көчлерәк, ныграк булып әдәбият киңлекләрендә йөзәбез. Иҗатыгыз өчен рәхмәт. Бергә булыйк, бердәм булыйк! – диде ул үз чыгышында һәм китапханәгә татар телендәге китаплар бүләк итте.
Кичәдә залда утыручы шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Борай районы делегациясе исә гармуннар белән килгән иде. Шагыйрә Гөлсимә Зиннәтуллина матур итеп уйнап та күрсәтте. Шулай ук зур ихтирам һәм хөрмәт белән озак еллар “Замандаш”ның җитәкчесе булып торган Фәрит Суфияровны, бакыйлыкка күчкән башка язучы-шагыйрьләрне телгә алдылар.
Кичәне бик матур итеп китапханәче Дания Хәкимова үзе төзегән бай эчтәлекле сценарий буенча алып барды. Ахырда ямьле итеп чәй эчүләр, истәлеккә фотога төшүләр оештырылды. Әлбәттә, киләчәккә планнар да корылды. Ансыз буламыни? Җәмгыятьнең иң актив, иң позитив кешеләре җыелган бит монда! Кайсы гына авторны алма – үз төбәгендә матур эшләре, актив тормыш рәвеше белән билгеле. Һәркайсы туган тел югалмасын дигән нияттән халкына хезмәт итәргә әзер.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: