+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 февраль 2023, 10:00

“Кемгә – карбыз, кемгә – дуңгыз тоягы...”

Әдәбият турында уйлануларны дәвам итәбез.  

“Кемгә – карбыз, кемгә – дуңгыз тоягы...”
“Кемгә – карбыз, кемгә – дуңгыз тоягы...”

Кичә бер таныш шагыйрь шалтыратып, кызыклы да, гыйбрәтле дә хәл турында бәян итте. Ул үзнәшер ысулы белән бишенче китабын чыгарган бер шигырьчегә китапка кагылышлы ачык тәнкыйть фикерләрен, киңәшләрен белдергән һәм ребуска охшаган “смс”-җавап алган: “Ничек телим, нәрсә телим, шулай язам, кемгә – карбыз, кемгә – дуңгыз тоягы”. Бу сүзләрне аңлатуымны сорады.

Бу уңайдан озак кына уйланып йөргәч, кулыма каләм алдым. “Кызыл таң”ның былтыргы 20 декабрь санында дөнья күргән “Гафләт йокысыннан уяныйк” дигән мәкаләмне тагын бер кат күздән кичереп чыктым. Аңлаешлы күзәтүләр булган бу язманың кулларына яңа каләм алганнарга да, тәҗрибәле шагыйрьләргә дә файдасы тиячәгенә ышанам.
Башкортстанда бүген әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүчеләрнең күбесенең һөнәри дәрәҗәдә булмавы аянычлы хәл. Фәлән шагыйрьнең, язучының китабы чыккач, гәзит-журнал тутырып макташуны әдәби тәнкыйть дип әйтергә һич кенә дә тел әйләнми. Күптән мәрхүм, республикада бу өлкәдә җимешле хезмәт иткән Ким Әхмәтҗановка һаман да лаеклы алмаш күренмәве татар-башкорт әдәбиятының сыйфатына кире йогынты ясый, югыйсә.
Бүген республика гәзит-журналлары редакция­ләренең әдәбият бүлекләрендә шигырьне йөрәк аша тоеп, аңа һөнәри күзлектән бәһа бирә алырдай хезмәт­кәрләр бармак белән генә санарлык. Уңай мисал итеп “Агыйдел” журналында Салават Әбүзәрне, “Тулпар”дан Мөнир Вафинны, “Кызыл таң”нан Ләйсән Якупованы атар идем. Кайчандыр “Өмет” гәзитендә бу вазыйфаны ихлас башкарган талантлы шагыйрь, юмор остасы, күренекле язучы Марат Кәбиров та күптән Казанга күченеп китте. Ә бит Марат синең шигырьләреңнең тамырына балта белән кизәнми генә, төпле, акыллы киңәшләрен әйтеп, каләмгә үрелүчеләргә канат куеп, дөрес юнәлеш бирүче ихлас остаз иде! Мин аңа бүген дә рәхмәтле. Шулай ук 90нчы елларда бергә кайнашкан Рамил Чурагулов, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Илфак Фаризов, Мөхәммәт Закиров, Фатыйх Сайфрановка карата да күңел төпкелендә якты хатирәләр генә саклана...
Узган елда Башкортстан Язучылар берлегенә эшлекле җәмәгать фидакаре, сәләтле прозаик рәис итеп сайланды. Сарафан радиосы аша аның үз вазыйфасына җиң сызганып, илһамланып эшкә тотынуы турында хәбәрләр килеп тора. Айгиз Баймөхәммәтовка уңышлар гына телисе килә. Ә шәхсән үзем (әле һаман да берлеккә алынмасам да) оешманың төрле утырышларында, әдәби кичәләрдә штаттан тыш референт-консультант хезмәтләрен бушлай да күрсәтергә ризамын. Югары белемем булмаса да, матбугат дөньясында кайнап, хәтсез генә тәҗрибә туплап, бодайны кибәктән аерырга өйрәндем кебек. Бу уңайдан үзаллы үсәргә омтылу, күп уку, тырышлыкның мөһимлеген билгелим. Иҗади юллар ачкан Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә хезмәткәрләренә дә рәхмәтлемен. Узган ел юбилеем уңаеннан “Шәрыкъ” радиосында билгеле радиожурналист Зәлия Ахунова оештырган музыкаль тапшыруда (анда минем сүзләргә языл­ган җырлар яңгырады) талантымны үстерүдә ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерү мөмкинлегенә ия булдым. Ходай биргән сәләт белән генә әллә кая китеп булмый шул, ихлас җаннар булмаса!
Сүзне бит карбыз, дуңгыз тоягыннан башлаган идек. Шуңа да хөрмәтле гәзит укучылар мине читкә тайпылуда гаепләргә ашыкмасын әле! Алда тасвирланган вакыйгалар арасында бәйләнеш бар. Матбугатта да, шигърияттә дә тиз генә күтәрелеп, киң офыклар яуламадым. Әдәби мохит камилләш­терде. Вакытында тукмады да, иркәләде дә.
Соңгы 37 ел эчендә татар-башкорт эстрада җыр сәнгате дә псевдокомпозитор, җырчылар белән шыгрым тулды. Бу “эпидемия” шигъриятне дә урап узмады. Милли әдәбиятны сулга каерып алып кереп адаштырырга тырышучыларны үз урыннарына куярга вакыттыр. “Китап” нәшрия­тында, Язучылар берлегендә эшлекле җитди реформалар кирәк, дип исәплим. Уңай нәтиҗәләр көтеп утырмыйк, бу иҗади процесста бердәм катнашыйк.
Ә инде табигатьтә безнең тормыштагыдай дуңгызлар да, сандугач-тургайлар да бар! Дуңгыз җиргә коелган имән чикләвекләрен бер тапкыр да башын күтәрмичә комсызланып ашый, корсагын тутыра. Эх, бер күтәрелеп күккә бакса, кояшны, тирә-яктагы гүзәл чәчәкләрне, күбәләкләрне күреп, гаҗәеп моңлы кошларны ишетеп хозурланыр иде... Үзенчәлекле шагыйрь дустымның сорауларына да җавап таптым шикелле. Сусыл карбызларны сәләтле, тырыш каләмдәшләрем авыз итсен, ә инде дуңгыз тоягын әдәбият кануннарын аяк астына салып таптаган мөтәшагыйрьләр кимерсен!

Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: