+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 февраль 2023, 11:25

Классикка шулай әвереләләр!

Каләмдәшебез, хезмәттәшебез Зөһрә Исламованың “Яшәү яме” җыентыгы дөнья күрү уңаеннан.

Классикка шулай әвереләләр!
Классикка шулай әвереләләр!
Быел үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләүче олуг басмабыз — республиканың “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзите әдәбиятка җиде халык әдибен бирүе белән дә үзенчәлекле һәм мәртәбәле. Аерым алганда, Башкортстанның халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдухак Игебаев, Равил Шаммас, халык язучылары Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов зур әдәбиятка киң юл ачкан үзләренең иҗат юлын нәкъ менә “Кызыл таң” гәзите редакциясендә башлаган, биредәге журналист эшчәнлеге аларга халык әдибе дәрәҗәсенә күтәрелү өчен ныклы җирлек, классик әсәрләр тудырырлык дәрәҗәдә көчле иҗади шытымнар биргән.
Бу җәһәттән әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыган элекке “Кызыл таң”чылар — Салават Юлаев исемендәге премия лауреатлары Әнвәр Бикчәнтәев, Әсгать Мирза­һитов, Гыйлемдар Рамазанов, классикларыбыз Гариф Гомәр, Динис Исламов, Гайнан Әмири, Хәсән Сарьян, Рәис Габдрахманов, Вазих Исхаков, Фәнил Әсәнов, Якуп Колмый, Рәдиф Тимершин, Мөхәммәт Закиров һәм башка күренекле язучы-шагыйрьләребезнең исеме дә гәзитебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган.

Каләмдәшебез, хезмәттәшебез, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе Зөһрә Исламованың узган ел ахырында гына дөнья күргән “Яшәү яме” китабына багышланган язманы ни өчен әлеге шәхесләрдән, “Кызыл таң” гәзитенең милли әдәбият үсешендәге роленә байкау ясаудан башладым әле соң мин? Хикмәт шунда: авторның бу китабы “Кызыл таң” гәзитендә 105 ел яшәп килүче күркәм әдәби һәм мәдәни традицияләр бүген дә лаеклы дәвам иттерелә дияргә ныклы нигез бирә.
Язмалар дүрт тематик бүлеккә — “Сәнгать”, “Әдәбият”, “Мәгариф”, “Дөнья” бүлекләренә туплап урнаштырылган китаптагы һәр мәкаләдән, әңгәмәдән чыннан да, яктылык һәм яшәү яме бөркелә. Ә аның төп геройлары кемнәр! Эчке дөньясыннан да, тышкы йөзеннән дә моң һәм илһам бөркелүче, Башкортстан халыклары­ның бай рухияте сагында торучы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән “Кешеләр күңелендә матур хисләр уяту өчен эшлибез” дигән интервью ачкан китапны арытаба сәх­нәбез күгендәге чагу йолдызлар белән шундый ук җылы, якты, чын мәгъ­нә­сендә яшәү яме өләшүче әңгәмәләр дәвам итә. Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Илсөяр Газетдинова, Җәмил Әбделманов, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Ризван Хәкимов, Вәкил Шәй­хет­динов, Урал Гыйрфатуллин, Руслан Ахунов, Айдар Рәкыйпов, Линар Шәй­мөхәммәтов — Зөһрә Исламова яшәү ямен менә кемнәрдән — иҗаты халык рухы, аның бай мирасы, күңел хәзинә­ләре белән тыгыз үрелеп барган иң чагу, якты шәхесләрдән ала һәм язмалары аша аларны түкми-чәчми туган халкына кире яшәү яме итеп өләшә дә!
Әдәбият өлкәсендә исә аның яшәү яме өләшүче геройлары әдипләр Зөһрә Котлыгилдина, Рәсүл Сәгыйтов, Клара Хәлиуллина булса, мәгариф күгендә ул андый тормыш сутын һәм илһам чыганагын Нурия Хәлиуллина, Ми­ләүшә һәм Камил Арслановлардан ала.
Тормышның төрле өлкәләрендә хезмәт салучы, аның сынауларын лаеклы үтеп, зур казанышларга ирешкән, чын мәгънәсендә югары кешелеклелек үрнәге күрсәтеп яшәүче Усман Хәлиул­лин, Розалия һәм Рамил Хафизовлар, Җәүдәт Камалов, Ләйсән Баһманова, Алсу Нәфыйкова кебек шәхесләр дә — Зөһрә Исламова китабының геройлары. Китапта лаеклы урын алган әлеге шәхесләрне дә уртак сыйфат берләштерә — алар бар булмышы белән яшәү ямен арттыра! Ягъни, китапта тупланган язмалардан чыгып, Зөһрә Исламованың “Яшәү яме” җыентыгын Җирне, Илне ярату, матур тормыш үрнәге турында энциклопедия дип атарга да мөмкин­дер! Ә бу рухи кыйммәтләр кайсы гына заманда да зур әһәмияткә ия! Классик дәрәҗәдә! Чөнки алар кешелекне фә­кать яхшылыкка һәм яктылыкка өнди!
Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: автор үзе үк билгеләвенчә, “бу китабына аның соңгы елларда Башкортстан матбугатында, аерым алганда “Кызыл таң” гәзитендә басылган язмалары тупланган”. Ягъни китапның шушы рәвешле камил, төзек һәм сыйфатлы эшләнешендә “Кызыл таң” гәзитенең, аеруча җыентыкның мөхәр­рире булган басмабызның баш мөхәр­рир урынбасары, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм үзе дә байтак кына саллы китаплар авторы Фәнис Гәрәевның да мөһим хезмәт өлеше бар, дияргә кирәк. Ә инде бик күп югары исемнәргә ия классик рәс­сам Насих Халисов, бизәлеш мөхәр­рире буларак, китапны чын мәгънә­сендә яшәү яменә төреп бирә алган! Кыскасы, яшәү яме өләшүче “Яшәү яме” өчен авторга да, аның иҗади хезмәттәшләренә дә “афәрин” дияргә генә кирәк!
Сүзне “Кызыл таң” гәзитендә канат ныгытып, соңыннан әдәбиятыбыз кү­гендә чагу йолдыз булып калыккан олуг шәхесләребездән башлаган идек һәм алар белән тәмамлыйк та. Алар арасыннан зур галим һәм әдип, Баш­кортстанның халык язучысы Суфиян ага Поварисов белән 2016 елда аның вафатына кадәр тыгыз аралашып тору бәхете тиде. Повесть-романнар гына түгел, трилогияләр авторы булган олугъ әдипнең кеше характерларын шулай тирәнтен, бар тулылыгында ачып бирү, алар нигезендә гому­ми­ләштерелгән образ тудыру осталыгы “Кызыл таң” гәзитенең сәнәгать бү­легендә эшләгәндә чарлануын еш кына телгә алганы хәтердә калган. Моннан чыгып, талантларга бай бәрәкәтле Илеш төбәге кызы Зөһрә Исламованың иҗади эшчәнлеге дә әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыган данлыклы якташлары үрнә­гендә киләчәктә, һичшиксез, журналистика калыплары белән генә чик­ләнмичә, олы әдәбиятка да үрелер, дигән теләктә калыйк! Әлегә “Акчарлак-2018” альманахында, “Энҗе чәчәк” китабында дөнья күр­гән хикәяләре алга таба тагы да күләм­лерәк әсәрләр рәвешендә дә киңкатлам укучылар күңеленә юл ярсын! Әлбәттә, күпсанлы гәзит мәкалә­ләреннән “Бәхет ачкы­чы”, “Муса Гәрәев. Биеклектән — бөек­леккә”, “Яшәү яме” китапларында киң чагылыш тапкан талантлы журна­лист­ның публицистикасы да аның иҗади очышында пар канаты булсын! Нәкъ менә шундый ныкышмалы күп­кырлы иҗади эшчәнлек, эзләнүләр, тырышлык һәм Ходайдан бирелгән бай талант кына язучыны классик дәрәҗәгә кү­тәрергә сәләтле. Уңышлар сиңа, ка­ләм­дәш!

Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, филология фәннәре кандидаты.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: