+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 февраль 2023, 09:30

Йосыф сәүчи әхвалени айытмага...

Әби-бабаларыбыз елый-елый укыган бу әсәр нәрсәсе белән җәлеп иткән?  

Йосыф сәүчи әхвалени айытмага...
Йосыф сәүчи әхвалени айытмага...


Тәүфикъ виргел хикмәт таба кайытмага,
Гакылл коллар хатерени байытмага,
Йосыф сәүчи әхвалени айытмага,
Гыйлмем камил, телим фәсих кылгыл имди.
Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” (XIII) гасыр.

Билгеле булуынча, дөнья халыклары мәдәниятендә киң таралыш алган мавыктыргыч һәм яратып сөйләнелә торган риваятьләрнең берсе Йосыф (Иосиф) турында. Аның барлыкка килүе, үсеш-үзгәреш кичерүе, үзләштерелүе, төрле әдәбиятларда чагылыш табуының билгеле бер кызыклы һәм гыйбрәтле тарихы бар. Танылган шәркыятьче Е. Э. Бертельс билгеләгәнчә, “…бу риваять – дөнья әдәбияты тарихының якты сәхифәләреннән берсе. Эпизодларның чуар үзгәреше – тыныч балачак, гаиләдәге ызгыш-талаш, коллыкка сатуның куркыныч картинасы, коткару мөмкинлекләре ачылу, тагын да куркынычрак түбәнгә төшү, төрмә дәһшәтләре, яңадан искитәрлек күтәрелеш, болар барысы да риваятьне гасырларны гына түгел, ә тулы меңьеллыкны кичә торган әсәрләрнең берсе ясый”.

Ул беренче мәртәбә язма рәвештә безнең эрага кадәр тугызынчы гасырда Тәүратта очрый. Әмма аның аңа кадәр семит кабиләләре фольклорында бул­ганлыгы турында фикерләр дә бар. Тәүраттагы риваятьнең эшкәртел­мәләре сүрия әдәбиятына (IV–VI гасырлар) барып тоташуы билгеле. Аннары җиденче йөзләрдә Коръәнгә “Йосыф” дигән уникенче сүрә булып килеп керә һәм “әхсәнел-касас”, ягъни “кыйссаларныңӊ иңӊ күренеклесе” дип тә атала.
Бу хосуста кайбер шагыйрьләр чыганак буларак Коръәнне беренче шәрехләүчеләр Ибне Габбаска, Кәгъ­бел-Әхбарга һәм башкаларга сылтама ясыйлар.
Мәгълүм булуынча, риваятьнең нәфис әдәбиятта чагылышы IV–VI йөзләрдә яшәгән Афрем, Бальян, Нарсан, Якуб Сергун исемле шагыйрь­ләргә нисбәт ителә.
Риваятькә нигезләнеп язылган мөстәкыйль әсәрләр барлыкка килгәнгә кадәр аның аерым мотивлары Урта гасырларда Шәрекъ шагыйрьләре иҗат­ларында чагылыш таба. Моңа мисал итеп, мәсәлән, Рудаки (XI–X), Җәла­лед­дин Руми (XI) һәм башкаларның әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Риваятьне беренче мәртәбә аерым әсәр итеп фарсы шагыйре Әбу Мөәйяд Бәлхи (X) яза. Алга таба бу сюжетка шулай ук фарсы шагыйре Бәхтияри мөрәҗәгать итә. Ләкин аларның әсәрләре сакланып калмаган, югал­ган.
Аннары бу темага Фирдәүси (X–XI) алына. Әмма аның әсәре киң таралыш алмый, кулъязмалары да аз сакланган. Кайбер галимнәр (А. М. Минови, Г. Хайямпур, З. Сафа, Х. Мостафи, С. Нәфиси, М. Гыйлани һ. б.) аның авторлыгына шик тә белдерә. Аңардан соң әлеге теманы Бохара шагыйре Шиһабетдин Әмгак (XI) эшкәртүе мәгълүм.
Татар тел һәм әдәбият белгече Җ. Вәлиди төрле телләрдә бу сюжетка сиксән әсәр язылганлыгын ачыклый. Азәрбайҗан галиме А. М. Гулиев туксан алты авторны күрсәтә. Төркмән әдәбиятчысы Г. Назаров шундый йөз дә унҗиде шагыйрьнең исемен китерә. Бу исемлек тә тулы түгел әле. Чөнки анда безгә мәгълүм булган янә егермегә якын каләм иясе теркәл­мәгән. Икенче азәрбайҗан галиме С. М. Ибраһимов язганча, төрки әдәбиятта гына да кырык бер автор бу темага мөстәкыйль әсәр иҗат итә.
Кайбер авторлар әсәрләрендә үзләреннән элгәре бу темага язган шагыйрьләрне атыйлар. Мәсәлән, Мәсгуд Дәһләви (XVI–XVII) шундый әдипләрдән Җәбһани, Нишапурдан Мөхимилләтүдин, имам Рөкнеддин, Әграҗ буларак билгеле имам Сәйфед­дин исемнәрен китерә. Аларның иҗат­ларына югары бәһа бирә һәм алардан соңӊ бу темага язучы булмаганлыгы турында фикер әйтелә.
“Йосыф вә Зөләйха”ныңӊ чәчмә ысул белән иҗат ителгән төрдәшләре дә билгеле. Мәсәлән, аның борынгы версиясе “Әнисел-мөридин вә шәмс әл-мәҗалис” (“Мөритләрнең дусты һәм мәҗлесләр кояшы”) дип атала һәм аның авторы XI йөз Һират шәехе Габ-дуллаһ Әнсари. Бу трактат риваятьнең күп төрдәшләре җыелмасын тәшкил итә һәм шул вакытка аларның күп бул­ганлыгына ачык дәлил. Алай гына да түгел, автор үзе файдаланган кайбер чыганакларны да күрсәтеп бара. Ул алга таба Йосыф турындагы әсәрләр иҗат итү өчен чыганакларның берсе бу­ла. Шуңа күрә дә үзбәк шагыйре Дүрбәк (XIV) тә, гәрчә исемен атаса да, аның белән таныш булуын әйтә.
Шулай ук шигырь аралаш чәчмә ысул белән язылган әсәрләр дә бар. Мәсәлән, төркмән шагыйре Гандә­липнең (XVII–XVIII) “Юсуп-Зулейха” поэмасы моңа ачык дәлил булып тора.
Дөнья халыклары әдәбиятында Йосыф-Зөләйха темасына иҗат ителгән күп кенә әсәрләр шәркыятьтә һәм тюркологиядә фәнни нигездә өйрәнел­гән. Мәсәлән, төрек, азәр­байҗан, үзбәк, фарсы, грузин, таҗик, төркмән шагыйрь­ләре Шәйяд Хәмзә (XIII), Сули Фәкыйһ (XIII–XIV), Дүрбәк (XIV), Габдерахман Җами (XV), Мәсгуд Куми (XV), ТәймуразI (XVI–XVII) һәм исеме билгесез (XVI–XVII), Назыйм Һирати (XVII), Гандәлип, Хәсән (XVIII) турында Д. Дилчин, Н. А. Аникеева, С. А. Ибраһимов, С. Хәйдәров, А. М. Гулиев, Б Элбоев, А. А. Гвахария, Ә. Зөһеретдинов, Б. М. Шерназаров, К. Таһиров, С. Ш. Ахундова тарафыннан; көрд шагыйре Сәлим Сөләйман (XVI) поэмасы һәм фольклор версияләр (М. Б. Руденко), классик азәрбайҗан-төрек әдәбиятында “Йосыф вә Зөләйха” темасы” (А. Б. Мирзаев) турында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана.
Шулай ук аерым шагыйрьләрнең иҗатлары хакында монографияләр (Г. Хаямпур, С. Амиркулов, А. М. Гулиев, А. А. Гвахария, М. Б. Руденко, Ә. Зөһеретдинов) нәшер ителә, текстологик хезмәтләр бастырыла.
Дөнья халыклары әдәбиятында Йосыф-Зөләйха темасына шигъри әсәр язган төрки авторларның әүвәлгесе Кол Гали һәм аның иҗаты һәрвакыт игътибарга лаеклы урын алып тора. Шагыйрьнең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы, мәгълүм ки, Идел һәм Урал буйларында күп гасырлар дәвамында популярлык казана, анда яшәүче татар һәм башкорт халык­ларының рухи ихтыяҗын канә­гатьләндереп килә.
Дөрес, тарихта Кол Гали һәм аның тәрҗемәи хәле турында бернинди дә мәгълүмат сакланмаган, авторның исеме билгеле тәзкирәләрдә (анто­логия­ләрдә) дә теркәлмәгән. Ул бары тик әсәр ахырында ике тапкыр үзе хакында шулай белдерә: “Буни дөзән – зәгыйфь бәндә, ады Гали”, “Рәхмәт кыйлгыл, рәхим кыйл Кол Галийә”. Бу да аның асыл исемеме, яки тәхәллүсеме, билгеле түгел. Чөнки “кол” компоненты бул­ган исемнәр безгә таныш. Мәсәлән, “Бакырган китабы”нда телгә алынган шагыйрь­ләрнең берсе Кол Гобәйди, Казан ханлыгы чоры шагыйре һәм сәед Кол Шәриф, суфи шагыйрь Кол Мөхәм­мәд (XVIII–XIX). “Аллаһның бөек (дәрә­җәле) колы” мәгънәсен белдергән бу исем Кол Гали шәкелендә дә булырга мөмкин. Чөнки, әйтик, Миңлегали дигән исемне Миңле Гали дип язу кабул ителмәгән бит.
Әсәрнең аталышы да кулъязмаларда төрлечә язылган. Мәсәлән, “Кыйссаи Йосыф галәйһес-сәлам”, “Йосыф китабы”, “Һәза әл-китаб Йосыф галәйһес-сәлам”, “Һәза әл-китаб Йосыф пәйгамбәр галәйһес-сәлам”, “Китабе Йосыф бине Йагъкуб”, “Кыйссаи Йосыф”. Ә типография ысулы белән нәшер ителгән басмалар “Кыйссаи Йосыф галәйһес-сәлам”, “Китабе хәзрәте Йосыф галәйһес-сәлам”, “Китабе кыйссаи хәзрәти Йосыф ән-нәби галәйһес-сәлам”, “Хикәйәти мәбгасе Йосыф”, “Китабе хәзрәти Йосыф галәйһес-сәлам”, “Кыйссаи хәзрәти Йосыф илә Зөләй­ханең мәсьәләси”, “Йосыф вә Зөләйха”. Халык арасында ул гади генә “Йосыф кыйссасы” яисә “Йосыф китабы” дип аталып йөртелгән.
Шагыйрьнең туган җире турында чыганакларда төгәл теркәлеп калган мәгълүмат юк. Әсәрнең бер күчермә-сендә генә шундый ишарә бар: “Бән Кушан-и зәгыйфь бәндә адәм Гали”. Ягъни Идел буе Болгар дәүләтендәге Кашан шәһәре. Шулай да бу хосуста галимнәр Урта Азия, Кече Азия һәм Идел буе төбәкләрен күрсәтә. Әлеге уңай белән Таҗетдин Ялчыголның (XVIII) “Тәварихе Болгария” дигән хез-мәтендә китерелгән мифик уйдырманы чын хакыйкать буларак кабул итүчеләр дә юк түгел. Текстта чагылыш тапкан Болгар чоры һәм аннан соңгы Идел-Урал җирлегенә хас бул­ган этнографик детальләргә, табигать күренешләренә, фольклор үрнәк­ләренә һәм башка мотивларга нигезләнеп, мәсәлән, Җ. Алмаз, Г. Т. Таһирҗанов, Н. Ш. Хисамов әсәрнең, һичшиксез, Болгар дәүләтендә иҗат ителүен, моның өчен сәяси һәм иҗтимагый-социаль шартларның җитәрлек булуын икърар итә.
Әсәрнең тәмамлану вакыты да текст­ларда төрлечә күрсәтелә. Хосусан Дрезден нөсхәсендә шулай языл­ган: “Рәҗәб ай-и чәлаби утузундан, тарихниң алты йүз утузундан”. Бу милади исәп буенча 1233 елның 12 маена туры килә. Ә Суыксу нөсхәсендә берникадәр үзгәреш күзәтелә: “Рәҗәб ай-и чәлаби утузындан, тарих чун йүз тукызындан”, ягъни 1212 елның 12 мае. Татар филологиясендә боларның беренчесе кануни буларак кабул ителгән. Уфа галиме Р. М. Булгаков аның беренчесен күчереп язучыга нисбәтли һәм икенчесен дөрес дип исәпли.
Танылган шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни, әсәрнең борынгы кулъязмаларын редакцияләп, тәнкыйди текстын төзи (1824). Бу нөсхә 1839 елда Казанда аерым китап итеп бас­тырыла. Шул нигездә поэма, тел галиме һәм текстолог Җ. Алмаз билгеләгәнчә, 1917 елга кадәр җитмеш тугыз мәртәбә нәшер ителә. Ул шулай ук мөхәррир үзе файдаланган ниндидер борынгы нөсхәнең тугыз йөз сиксән шигъри юлын төшереп калдыруын билгели.
Шунысы үзенчәлекле: әсәр көйләп укыла. Бу хакта текстның үзендә үк шулай әйтелә: “Нәзым берлә әйтәйен, аңлаң имди”. Шуңа күрә кайбер шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен “Йосыф китабы” көе илә” дип тә язганнар.
Кол Гали әсәре фәнни даирәдә башлап немец галиме Һ. Флейшер тарафыннан игълан ителә. Ул Дрезден китапханәсендә саклана торган нөсхә турында мәгълүматны үзе төзеп бастырган каталогта терки (1831). Алга таба һолландияле ориенталист М. Һоутсма Дрезден һәм Берлин нөсхәләре нигезендә башкарган тикшеренүләрен 1889 елда нәшер итә.
Танылган дин галиме, тарихчы, фикер иясе һәм мәгърифәтче Ши­һабетдин Мәрҗани “Әл-кыйсмел-әүвәл мин китаб мостафәдел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар шәһәрләре турында мәгълүмат китабының беренче өлеше”) дигән хезмәтендә “Йосыф китабы”н да искә ала һәм аны безгә Болгар заманыннан килеп ирешкән язма истәлек дип билгели. Ул аны әйтелгән дәүләт җирлегендә генә табылуы хакында белдерә. Әмма тюрколог Ә. Н. Нәҗип бу поэманың кулъязмалары төркмәннәр һәм Кече Азия төрекләре арасында да таралуын яза.
Әдәбият тарихы белгече Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин) билгеләгәнчә, Кол Гали әсәре Мавәраэннәһердә түгел, Урта Азиядә барлыкка килгән. Ул поэмада суфичылык булуын катгый кире кага.
Танылган шәркыятьче Е. Э. Бертельс шулай яза: “…Ул (Кол Гали. –
Р. И.) риваятьнең Коръәндәге версиясен төгәл саклый. Аңарда “мистик мәхәббәтнең” үрнәге булган Пен­тефриянең хатыны Зөләйха тарихын тасвирлаган суфичылык тәэсиренең эзе дә юк. Күрәсең, авторның төп бурычы булып риваятьнең Коръәндәге гарәпчә бик үк аңлашылмаган оригиналын кабул ителерлек һәм аң­лаешлы рәвештә популярлаштыру булган. … 1313 елда шулай ук Харәземнән булган һәм Рабгузи тәхәллүсе белән билгеле Борһан угылы казый Насыйрның “Пәйгамбәрләр тарихы” языла. Бу хезмәт Кол Галинең поэмасын бик хәтерләтә, әмма анда Йосыф тарихы гына түгел, ә Ислам дине тарафыннан танылган башка пәй­гамбәрләр тарихы да тасвирлана”.
Бу уңай белән шуны әйтергә кирәк: кайбер суфичыл мотивларның текст тукымасында вакыт-вакыт күзәтелүен инкарь итеп булмый.
Галим беренчеләрдән булып Фир-дәү­синең Кол Гали иҗатына тәэсирен билгели. Хосусан, ул болай ди: “…Бу Фирдәүси тарафыннан югары дәрә­җәдә эшкәртелгән Гүзәл Йосыф турындагы һәм күп мәртәбә шагыйрьләрнең игътибарын җәлеп иткән шул ук риваять”. Алга таба профессор
Г. Т. Таһирҗанов, бу проблеманы тәфсилле өйрәнеп, фарси тексттагы күп моментларның Кол Гали тарафыннан үзләштерелүен ачыклый.
Р. М. Булгаков бу очракта конфессиональ-идеологик моментларны да истә тотарга тәкъдим итә. Ул язганча: “…Фирдәүси Галигә мөнәсәбәттә капма-каршы позицияләрдә булган: ул сөнни түгел, ә шигый, һәм җәбири түгел, ә кадри, ягъни кеше ирегенең азатлыгын таныган…”.
Кол Галинең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә Җ. Алмаз — зур көч куйган галимнәрнең берсе. Ул үзенең тикше­ренү нәтиҗәләрен матбугатта бастыра, шәркыятьчеләрнең 1960 елда Мәскәүдә уздырылган XXV Халыкара конгрессында бәян итә. Әмма аның авторлык мәсьәләсе, әсәрнең иҗат ителү урыны, поэманың чыганаклары һәм текстның тел үзенчәлекләре проблемаларына багышланган төп хезмәте озак еллар дәвамында билгесезлектә кала. Ул бары тик 1987 елда Кол Галинең тууына — 800, “Кыйссаи Йосыф” поэмасына 750 ел тулу уңае белән уздырылган юбилей тантаналары һәм фәнни конференция материаллары җыентыгында дөнья күрә.
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен әдәби яктан тәфсилле итеп Н. Ш. Хисамов махсус өйрәнә. Ул кандидатлык һәм докторлык диссер­тацияләре яклый, аңа алты монография, бик күп мәкаләләр багышлый. Аларда сюжет­ның чыганаклары һәм авторның мөстәкыйль иҗат өлеше, аның алып килгән яңалыклары (хөкемдар һәм гадел идарә, ата һәм балалар мөнәсәбәте һ. б. проблемалар) ачыклана, төрки әдәбиятлардагы төрдәшләре (Мәхмүд Кырымлы (XIII), Шәйяд Хәмзә, Әхмәди (XIV), Сули Фәкыйһ, Дүрбәк, Хәмдуллаһ Хәмди, Гандәлип һ. б.) белән чагыштырма планда тикшерелә. Әсәрнең күпсанлы күчермәләре белән эш итү нәтиҗә­сендә текстның Утыз Имәни төшереп калдырган моментларын билгели. Ул беренче мәртәбә, мәсәлән, Габдуллаһ Әнсариның “Әнисел-мөридин вә шәмс әл-мәҗалис” дигән хезмәте Кол Гали өчен төп чыгана­к­ларның берсе булуын ачыклый һәм фәнни нигезли. Автор Фирдәүсинең “Йосыф вә Зөләйха”сына да мөрә­җәгать иткән­леге хакында сүз алып барса да, ул хакта беренче мәртәбә конкрет мисаллар белән фарсы телен камил белгән шәркыятьче Г. Т. Таһирҗанов тарафыннан инде дәлилләнгән булуын искә төшереп үтү урынлы булыр. Идел буе шагыйре иҗатына гарәп галиме Ибне Җәрир әт-Табариның (IX–X) “Тәфсирел-кәбир”е йогынтысы турындагы аның тезисы алга таба галимнең шәкерте А. М. Ахунов тарафыннан әтрафлы өйрәнелә. Ул шулай ук төрки авторның халык авыз иҗатыннан, “Китабе дәдәм Коркыт” угыз дастаныннан мул файдалануына игътибар итә.
Ул төрки әдәбиятларда бу сюжетка төрдәшләр ясалуның өч ысулын ачыклый: 1) шигъри ысул; 2) шигъри-структур ысул; 3) шигъри ярыш ысулы.
Кол Гали әсәренең чыганагы дигән­нән, шагыйрь барыннан да элек Коръәнне үзе үк күрсәтә: “Коръән эчрә, би шәк, аның мәзкүрлеки” (Коръән эчендә, шиксез, аның мәзкүрлеге). Р. М. Булгаков ачыклаганча, бер күчермәдә Тәүратның да искә алыну очрагы бар: “Бу урбаги Турат ичрә дуруст имди” (“Бу дүртьюллыклар Тәүрат эчендә дөрес инде”). Соңгысы авторның үзенә нисбәт ителәме, әллә күчерүчеләр өстәмәсеме? Бу алга таба тикше­ренүләр өчен уйланырга этәрә, чөнки ул мәгълүмат башка күчермәләрдә һәм поэманың басмаларында күзәтелми.
Әдәбиятчы Р. К. Ганиеваның Кол Гали иҗатының ренессанс характеры турындагы мәсьәләне тикше­ренүгә багышланган хезмәте дә зур кызыксыну уята. Аерым алганда, поэмадагы ренессанс гуманизмы феодаль мөнә­сәбәтләр чорында барлыкка килгән һәм үсеш алган. Автор фике­ренчә, төрки Ренессанс Шәрык ренессансының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә.
“Борынгы татар әдәбияты” дигән коллектив хезмәттә, “Татар әдәбияты тарихы” һәм “Башкорт әдәбияты тарихы” дигән алты томлы академик басмаларның беренче томнарында Кол Гали әсәренә әтрафлы очерклар багышлана. Поэма “Татар поэзиясе антологиясе” һәм “Башкорт поэзиясе антологиясе”ндә урын ала. Әсәрнең тексты хәзерге татар телендә һәм урысчага тәрҗемәдә берничә тапкыр басыла, инглиз телендә дөнья күрә.
Кол Гали әсәренең халык мәдәния­тенә бәрәкәтле тәэсире авыз иҗатында да чагылыш тапкан. Н. Ш. Хисамов фольклор экспедицияләре вакытында татарлар арасында язып алынган шундый вариантларның кырыкка җитүен яза. “Башкорт халык иҗаты”ның VI томына әсәрнең халык авыз иҗаты үрнәкләре урнаштырыла.
“Кыйссаи Йосыф” әсәренең теле мәсьәләсенә килгәндә исә, бу хакта хәзерге вакытка күп, кайвакыт капма-каршылыклы, хезмәтләр бар. Немец галиме К. Брокельман фикеренчә, поэма — анатолия-төрек язма истәлеге. Әмма Г. Газиз һәм башка галимнәр аны катгый рәвештә кире кага. Һ. Флейшер әсәрне татар-угыз ядкяре дип исәпли. М. Һоутсма – уйгыр һәм чагатай телләренә, яки Урта Азия төрки телләренең берсенә якын, В. Перч – татар теле, Б. А. Яфаров – борынгы болгар теле, Ә. Р. Тенишев – Идел буе “төрки”сенең бер төре, Р. Х. Халикова – орхон-енисей ядкярләре (VIII–X) һәм уйгыр язулы язма истәлекләре (XI–XII) белән генетик яктан бәйле бул­ган Болгар дәүләтенең әдәби теленең үрнәге дип исәпли. Академик А. Н. Самойлович, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Харәз­минең “Мәхәб­бәтнамә”, Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәр­ләренең лексик составын тикшереп, “Кыйссаи Йосыф” текстында кыпчак элемент­ларының һәм гомум сүзлек мате­риалының күләме ягыннан “Хөсрәү вә Ширин” белән уртак булуын раслый. Ә. Н. Нәҗип: “Бу поэма теленең нигезендә угыз теле, дөресрәге, аның диалектларының берсе ята”, – дип яза.
Мондый төрлелек үзе үк проблема­ның тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәве һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарыласы эшнең җитдилеге хакында сөйли булса кирәк.
Билгеле булуынча, Кол Галинең тууына — 800, “Кыйссаи Йосыф” поэмасына 750 ел тулу уңае белән 1983 елда Казанда, Мәскәүдә һәм Уфада юбилей тантаналары уздырыла, фәнни конференцияләрнең материаллары аерым җыентыклар итеп бас­тырыла. Бу тантаналы чарага тел галиме Ф. С. Фәсиев тарафыннан әсәрнең кириллицада җыйнама текстының транскрипциясе, хәзерге татар әдәби телендәге тексты һәм урысчага тәрҗемәсе эшләнгән басмасы нәшер ителә. Әтрафлы язылган керештә Кол Галинең үзеннән соң килгән урта гасыр шагыйрьләреннән Котб, Мәхмүд Болгари (XIV), Мөхәм­мәдъяр (XVI), Мәүла Колый (XVII), яңа дәвер әдәбият вәкилләре Габделҗәб­бар Кандалый, Мифтахетдин Акмулла, Дәрдемәнд, Газизә Сәмитова, Нәҗип Ду­мави, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Фәтхи Бурнаш иҗат­ларына бул­ган бәрәкәтле йогынтысы кире каккысыз дәлилләр белән раслана. Әсәрнең Советлар Союзы һәм чит илләр тупланмасында булган йөз дә алтмыш бер нөсхәсенә фәнни тасвирлама ясала, шулай ук 1917 елга кадәр дөнья күргән басмалар турында мәгълүмат китерелә.
Кол Галинең татар әдәбияты үсешенә тәэсире турында сүз барганда, озак вакытлар сәхнәләрдә уйналган һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән шагыйрь К. Әмиринең “Йосыф вә Зөләйха” драмасын, язучы Н. Фәттахның “Кол Гали” трагедиясен, шагыйрь һәм галим Н. Хисамовның “Йосыф-Зөләйха” тарихи драмасын, шагыйрь Р. Харис либреттосына Л. Любовскийның “Кыйссаи Йосыф” балетын да билгеләп үтәргә тиешбез.
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын өйрәнүнең төрле аспектлары һәм концептуаль проблемалары Казан, Мәскәү, Уфа галимнәре Ш. Ш. Абилов, Р. М. Әмирханов, Р. Г. Бикмөхәммәтов, Р. М. Булгаков, М. В. Гайнетдинов, И. Г. Галәветдинов, Х. Госман, М. Г. Госманов, Ү. И. Гыймадиев, Р. Ф. Исламов, Х. Г. Короглы, Х. М. Мөхәммәтов, С. Ш. Поварисов, Ф. С. Фәсиев, Ф. К. Фәтхетдинов, В. Х. Хаков, Ә. И. Харисов, Г. Б. Хөсәенов, З. Я. Шәрипова, Н. Г. Юзиев, чит ил шәркыятьчеләре А. Бодроглигети, Э. Һильшер, В. М. Коҗатөрек, С. Л. Уэст һәм башкаларның хезмәт­ләрендә чагылыш таба.
Безнең исәпләвебезчә, дөньяның төрле тупланмаларында хәзерге вакытка “Кыйссаи Йосыф” әсәренең якынча өч йөзләп күчермәсе билгеле. Кулъязмаларның киләчәктә дә табылу ихтималын истә тотканда, бу санның алга таба тагын артуы мөмкин.
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәренең хәзерге әдәби телгә шигъри күчермәсе аерым китаплар итеп нәшер ителә (1989, 2000, 2008; шул ук латин хәрефләрендә – 1997). Текст казах (1898, 1901, 1904, 1907, 1913), кумык (1908, 1910, 1915), урыс (1985), башкорт (1993), инглиз (2010) телләрендә дөнья күрә.
Әлеге күзәтүләребездән күрен­үенчә, Йосыф-Зөләйха риваятенең дөнья халыклары әдәбиятларында эшкәрт­мәләре, гомумән, Кол Галинең әсәре аерым алганда, шәркыятьтә һәм тюркологиядә шактый өйрәнелгән. Әмма мәсьәләгә нокта куярга иртә дигән фикергә киленә. Шуңа күрә киләчәктә башкарыласы кайбер эшләрнең юнәлешләрен билгеләү мәгъкуль күрелә.
Аерым алганда, карашыбызча, алар шулардан гыйбарәт:
беренчедән, моңа кадәр өйрәнү объекты булмаган башка автор­ларның әсәрләрен тикшерүне дәвам иттерергә кирәк. Бу гомум пландагы проб­лемаларның байтак аспектларын ачыкларга ярдәм итәчәк;
икенчедән, барлык төрдәшләрне үзара чагыштырып, уртак тотрыклы мотивларның үзләштерелү үзенчә­лекләрен һәм һәр авторның мөстә­кыйль иҗат яңалыгын билгеләргә кирәк. Ул, шулай ук, авторлар тарафыннан файдаланылган яңа чыганакларны, текстларда чагылыш тапкан тарихи мәгълүматны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк;
өченчедән, Кол Галинең үз кулы белән язылган текст сакланмаган булу сәбәпле, иң борынгы күчермәне ачыклау максатында хәзергә билгеле булган барлык нөсхәләрнең аерым-аерым (җыйнама түгел!) текстологик башкарылган тулы корпусын булдыру әһә­миятле. Бу күчерүчеләр тарафыннан текстларга кертелгән кайбер аерым моментларны ачыкларга ярдәм итәчәк;
дүртенчедән, авторлар файдаланган чыганакларны тиешле дәрәҗәдә тик­шерү теманы өйрәнүдә өстәмә яңа­лыклар бирергә мөмкин;
бишенчедән, аерым библиогра-фияләр төзеп бастыру да һаман актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Рамил Исламов,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: