+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
23 февраль 2023, 21:53

Рәхмәт сиңа, Атнабай!

Башкортстанның халык шагыйре, РСФСРның , БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Әнгам Атнабаевның тууына бүген 95 ел

Рәхмәт сиңа, Атнабай!
Рәхмәт сиңа, Атнабай!

Әнгам Касыйм улы Атнабаев Тәтешле районының Иске Күрдем авылында дөньяга килә. Биредә мәктәптә укый, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районында Аксәет, Күрдем авылларында татар теле укытучысы булып эшли. 1951 елда Әнгам Атнабаев ресубликаның төп татар гәзите - "Кызыл таң" басмасында эшли башлый һәм озак еллар шунда хезмәт сала, шулай ук "Сәнәк" сатира журналында редактор урынбасары вазыйфасын башкара.

Әнгам Атнабаевның үлемсез иҗаты белән республикада һәркем таныш, аның тормышчан шигырьләре, әсәрләре укыла, пьесалары бүгенге көнгә кадәр сәхнәләрдән төшми.

Әнгам Атнабаев - халык яраткан, халык зурлаган, халык онытмаган шагыйрь. Чын мәгънәсендә Халык шагыйре!

Халык аны талант иясе буларак та, үз сүзен туры әйтә белгән шәхес буларак та зурлый һәм таланты алдында түбәнчелек белән баш ия.

Бу көннәрдә аның туган ягы Тәтешледә, республканың төрле районнарында шагыйрьнең 95 яшенә багышланган төрле чаралар уза.

Ә без, "Кызыл таң" гәзите хезмәткәрләре,  данлыклы якташыбыз, коллегабызны  95 яшьлек юбилее уңаеннан сагынып искә алабыз. Яраткан "Кызыл таң"ың, республиканың каләм осталары, язучылар, иҗатташ дусларың онытмый сине, Атнабай. Булмышын, матур әсәрләрең, чын дуслыгың, характерың өчен рәхмәт сиңа!

 

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: