+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
24 февраль 2023, 12:10

Күрдем чишмәләре саекмас!

Тәтешле районының Иске Күрдем авылында Әнгам Атнабаевның 95 еллыгы уңаеннан "Күрдем чишмәләре" төбәкара поэзия фестивале үтте.

Күрдем чишмәләре саекмас!
Күрдем чишмәләре саекмас!

Анда 150гә якын шагыйрь, поэзия сөючеләр, җырчылар үзара көч сынашты. Сәхнәдән бу көнне Әнгам Атнабевның шигырьләре яңграды, шулай ук каләм тибрәтүчеләр дә үзара осталыкта көч сынашты. Быел фестивальдә яңа номинация - Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган җырлар башкаручылар арасында да ярыш барды, аерым башкаручылар, фольклор төркемнәр, ансамбльләр сәхнәдән Атнабай сүзләренә язылган җырларны яңгыратты.

Каләм тибрәтүчеләр арасында җиңүче дип Балтач районыннан Гөлшат Ихсанова табылды һәм фестивальнең гран-приен яулады.

Ә ел саен тапшырыла торган Әнгам Атнабаев премиясенә ике кеше - районның туган якны өйрәнү музее директоры Айсылу Шәрифҗанова һәм укытучы, туган якны өйрәнүче берничә китап авторы Венера Шәйхисламова лаек булды. Яңа лауреатларны ихлас күңелдән колыйбыз!

Ел саен фестивальнең географиясе киңәя, анда катнашучылар саны артканнан-арта бара. Шуңа да "Күрдем чишмәләре" саекмас, фестиваль ел саен гөрләп үтәр, Атнабайның иҗаты мәңгелек, дип ышынып әйтергә урын бар!

 

Гөлнара Гыйлемханова фотосы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: