+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль 2023, 17:15

Факиһа Тугызбаева премиясе кемнәрдә?

Туган төбәгендә шагыйрәне хөрмәтләп искә алдылар.

Факиһа Тугызбаева премиясе кемнәрдә?
Факиһа Тугызбаева премиясе кемнәрдә?

Бүздәк районының Канны Төркәй авылыннан Башкортстанда киң танылган бихисап күренекле шәхесләр чыккан. Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, әйткәндәй, “Кызыл таң” гәзитенең дә даими авторы Факиһа Тугызбаева шуларның алгы сафында булды.

Башкорт әдәбиятына һәм сәнгатенә зур өлеш кертүен исәпкә алып, Бүздәк районы хакимияте башлангычы белән 2020 елда Башкорт­станның халык шагыйре исемендәге премия булдырылган иде. Дәрәҗәле бүләк башкорт телен популярлаштыру, Башкортстан Республикасы сәнгатен, мәдәниятен үстерү өлкәсендәге зур казанышлар өчен бирелә.
Премия һәм лауреат дипломына дәгъва итүчеләрнең даирәсе гаять киң булды. Дәрәҗәле бүләк башкорт телен өйрәнүдә зур уңышларга ирешкән, башкорт теле буенча республика олимпиадаларында җиңеп чыккан белем бирү учреждениеләре укучыларына, Башкортстан тарихын, туган телләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүче укытучыларга һәм мәдәният-сәнгать хезмәт­кәрләренә тәгаенләнә.
Иҗади бәйгенең төп максаты булып исә әдәбият һәм сәнгатьне арытаба үстерү, яшь буынга рухи һәм патриотик тәрбия бирүне активлаштыру, гомуми белем бирү оешмалары укучыларын һәм педагогларны матди яктан дәртләндерү тора.
Шушы көннәрдә 2022 ел йомгаклары буенча Башкортстанның халык шагыйре Факиһа Тугызбаева исемен йөртүче иҗади бәйгенең җиңүчеләре ачыкланды. Премия лауреатлары булып Бүздәк авылының 1нче мәктәбе укучысы Нәҗибә Вәлиева, Иске Богады мәктәбе укучысы Данил Садыйков һәм Татарстан Республикасы Баулы шәһәре китапханәчесе, Канны Төркәй авылында туып-үскән Зөһрә Миңгалимова танылдылар.
Иҗади бәйгене оештыручылар билгеләвенчә, әдәби-тарихи чарада катнашучылар саны елдан-ел арта. Әлеге үзенчәлек Башкортстанның халык шагыйре Факиһа Тугызбаева иҗатының якташлары хәтерендә ныклы урын алуы белән дә аңлатыла. Тоташ Бүздәк районында да данлыклы якташ белән хаклы рәвештә горурланалар.
Белүебезчә, Факиһа Һади кызының әсәрләре башкорт халкының рухи яңарышы идеяләре белән сугарылган, алардан хәзерге чорның бик күп кискен сорауларына анык җаваплар табып була. Факиһа Тугызбаева озак еллар дәвамында Башкортстан Язучылар берлегенең балалар һәм яшүсмерләр секциясе җитәкчесе вазыйфасын биләде. Аның иҗаты республикада киң танылу алды, шагыйрәгә 1994 елда “Сиңа фатыйха бирәм” китабы өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.

 Фото Бүздәк район гәзите сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: